СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Казах халык әкияте "Юмарт Дөя" (Тәрҗемәчесе һәм төзүчесе Вәлиев Р.И.)
К
айчандыр Дөя иң матур хайваннардан саналган. Тармак-тармак
мгөгезләре, кабарып-күпереп торган койрыгы да булган аның.
Беркөнне ул, гадәтенчә, елга буена су эчәргә төшкән. Үзе су эча. үзе судагы шәүләсенә карап соклана икән бу. Шулчак аның янына, көяз атлап, Болан килгән.
— Хөрмәтле Дөя дустым! Мин бүген кунакка бара идем. Бер кичке генә мөгезеңне биреп торсаңчы!
Нишләсен, юмарт Дөя тәмле телле Боланга мөгезләрен биргән.
Ул заманда атларның койрыгы булмаган. Су эчәргә төшкән бер Ат Дөянең Боланга мөгезләрен биргәнне күргән дә аннан бер кичкә койрыгын сораган. Шулай итеп Дөя койрыгын да биргән.
Бу көннән соң шактый вакыт үткән. Ләкин Дөягә мөгезләрен да. койрыгын да кире китерүче булмаган.
Боланны далада очратып, Дөя үзенең мөгезләрен сорагач, Болан аңа: «Койрыксыз малга мондый мөгез килешми. Койрыгың үскәч, мөгезләреңне бирермен»,— дигән.
Дөя дала буйлап койрыгын эзләп киткән. «Мөгезләрең үскәч, койрыгыңны бирермен»,— дип кешнәгән аңа Ат.
Шул заманнан бирле Дөя, су эчкән чакта, һәрчак як-ягына карана. Әле һаман да тармаклы мөгезләре белән озын койрыгын китермәсләрме дип көтә ул.
2026-02-05 18:08