- Әкълимә, үтергеч кызык бер яңалык ишетәсең киләме? Килсә, ныклап тотын, егыла күрмә. Кичә минем мужик чәчәк тотып кайтты бит. Нинди, дип... Розалар иде. Кайдадыр күрдем дә әле: бер бәйләменең бәясе ике мең чамасы. Юк, Әкълимә, грамм да эчмәгән, ап-аек. Кайтып керде дә басып тора авызын ерып ишек төбендә. Аннан: «Мә, хатыннар бәйрәме белән», — диде дә теге чәчәкне кулыма китереп тоттырды. Егылыплар китә яздым шул чакны, Әкълимә, моның кыланмышыннан. «Нишләвең бу, тилердеңме әллә?» — дип кычкырып җибәрдем. Аның гомерендә миңа бүләк биргәне булмады. Ичмасам, туган көнемә берәр колготки булса да бүләк итсә ярар иде. Ә монда бер кочак чәчәк күтәреп кайткан.
И-и-и, Әкълимә, нинди ярату ди ул, аның бит өйләнүе дә кешенеке төсле булмады. Әле авылда торган чакта керде бу бервакыт. Үзе ашыктыра каядыр. «Әйдә тизрәк, авыл Советы ябыла, паспортыңны онытма», — ди. Ышандым, ярар, берәр йомыш кушалардыр, дип уйладым. Барсак, тегендә салмыш рәис Гомәр басып тора. Күз ачып йомганчы сукты да бирде бу безнең паспортларга үзенең пичәтен. Ник чыктың, алайса, дисеңме, кызык кеше син, Әкълимә, чыгар вакытың җиткәч, ризалашмый кая барасың? Менә син һаман ярату турында сөйлисең. Каян килсен ди ул төзелештә эшләүче гади бульдозерчыга? Ярый да синеке культуралы, мәктәптә рәсем укыта, бәйрәм саен чәчәк бүләк итә. Ничек? Бүләк итми карасын, дисеңме? Менә, менә, син андый ишегә күнеккән инде. Ә миңа кем күрсәткән ди ул чәчәкне? Шуңа баштарак, бар, йөргән себеркеңә бир бу себеркене, дип, чүттән генә мужикны өйдән сөреп чыгармадым. Аннан, аңга килеп, туктале, миннән башка кайсы җүләре карасын инде моңа, дип уйлап куйдым. Дөрестән дә, кулы кытыршы, үзеннән солярка исе килә.
Менә мин, Әкълимә, һаман иремнән зарланам. Ә бит син аның нигә бүләк алмавын да белмисең. Сәбәбе бик гади — кибеттә йөрергә яратмый ул. «Вакыт уздырып йөрмим әле, әнә акча, үзеңә кирәген бар да ал», — ди. Ышанасыңмы, аның беркайчан да «бүләк күпмегә төште?» дип сораганы булмады. Үзең уйлап кара, хатын-кызга нәрсә кирәк тагын? Ирләр ул, хатын-кыз акча сораганда, саранлыктан шундук саңгырауга салыша бит. Юк, юк, Әкълимә, ни әйтсәң дә, үземнеке — үземә, монысына күнеккән, башкасы кирәкми. Инде нигә чәчәк тотып кайтуын да аңладым кебек. Нәрсәдер әйтергә тели ул, әйтә генә алмый, яратадыр, дим... Бер уйласаң, ул тикле яратмаслык түгел лә мин.