СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Гомәр Толымбай “Яз булмаса, көз булыр”

Безнең укытучы Гыйльфан абый яз җитә башладымы:
—Үзегезне, беренче пароход белән әллә кая, еракка алып китәм,— дип, күңелне кытыклый башлый. Былтыр шулай сөйләнеп-сөйләнеп тә бернәрсә дә булмаган иде, бу ел нәрсә булыр инде?
Әле ул бу ел бигрәк хәтәр сөйли:
—Мәскәүгә үк барырбыз, Ленин бабагызны да күреп кайтырбыз, — ди.
Без аңарга:
—Узган ел кебек, сөйләнеп кенә калмасаң ярый инде,— дибез дә эчебездән барыбыз да бару турында уйлыйбыз.
Гыйльфан абый елмая да:
—Алай ел саен сөйләнеп калу ярамый инде ул! Бу ел барабыз да барабыз инде, — ди. Шуннан соң инде без юл хәстәрен дә күрә башладык.
—Юлга нәрсә алып чыгарга?
—Ашарга нәрсәләр хәзерләргә?
Барыбыз да шушы турыда баш ватабыз. Билгеле, төрлебез төрлечә хәзерләнә. Әле югары очның Зариф малае:
—Юлда ашарга дип, миңа әни бер чүлмәк үрә хәзерли,— дип әйтә ди. Әйтерсең инде без авыл кырына гына чыгабыз.
Аңардан көлә-көлә эчебез катып бетте.
Үзебез генә хәзерләнмибез, өйдә дә хәзерләнәләр.
Күрше Хәмәткә яңа чалбар белән яңа күлмәк тектергәннәр. Маһруйга әнкәсе бик матур яулык алып биргән. Теге үрә алып бара торган Зариф малае яңа күн итек кигән. Шулай барының да ата-аналары хәлләренә күрә маташтыралар. Ата-аналары юклар да бераз җайлаштыралар. Миңа да әти белән әни бер чалбар да бер шиблит алып бирделәр. Шиблите тузуын тузган инде дә, шулай да тишелмәгән әле, киярлек.
Әти:
—Буржуй булып китмәсәң ярар инде, — ди, көлә.
Әни:
—Адашып кына калмасаң ярар иде, — ди, шул турыда күбрәк кайгыра.
Шулай итеп, барыбыз да ныклап торып хәзерләнәбез. Мәктәпнең IV сыйныфын бетерә торган 10 малай, 5 кыз, канатлы кошлар кебек, очардай булып йөрибез шул. Бездән кечек укучылар:
—И алар кебек булырга! — диләр бугай. Әллә кайдан билгеле: күзләре шуны сөйләп тора.
Авылда да безнең китүебез турындагы хәбәр фаш булды инде, картрак кешеләрнең күргән берсе:
—Исәннәрме, сәфәр кешеләре? Бәхетле шул сез. Яхшы заманга туры килдегез. Кечкенә генә башларыгыз белән без күрмәгән, без ишетмәгән нәрсәләрне күреп, ишетеп кайтырсыз инде, диләр. Ә усалраклары:
—Анда сезгә кем ими бирер, әнкәгезне дә алып барасыз булыр инде,—дип шаярталар.
Хәер инде, без дә аптырап тормыйбыз:
—Сез генә шулай безнең кебек чакта еламыйча икмәк ашый алмаган, без инде хәзер үк сез белгәнне беләбез,— дип, аларның борыннарына чиерттерәбез.
Әле кичә генә Гыйльфан абый баручыларны — барыбызны да җыйды да, кай җирләргә барачагыбызны, нәрсәләр күрәчәгебезне — барын да, барын да сөйләп бирде:
—Пароходта булабыз, тимер юл белән дә йөрибез, ситсы һәм китаплар эшләгәнне дә күрәбез, шәһәр мәктәпләре белән дә танышабыз, эшчеләр арасында да булабыз, Ленин бабайны да күрәбез, — ди.
—Ленин бабайны, үлгәч, — ди, Гыйльфан абый әйтә,— бер пыяла савыт эченә салганнар да, ди, бер җыйнаклы гына өй эченә куйганнар, ди. Шуннан Ленин бабайны бөтен дөнья халкы килеп карап китә,— ди.
Нихәтле әйбер күреп кайтачакбыз икән! Тик шунсы гына начар — китәргә җыена башлаганнан бирле көн дә тиз үтми, төн дә узмый. Тизрәк кенә китсәк ярар иде инде.
Китәбез дип җыена башлаганга инде бер айдан .артык. Ә без һаман китә алмыйбыз. Эчләр пошып бетте инде. Җитмәсә очраганы берсе:
—Нихәл, исән-сау йөреп кайттыгызмы, йөргән җирләр ямьлеме? — дип үрти дә башлады.
Аптырагач, өйгә кайтам да әкрен-әкрен генә Ленин бабайның рәсемнәрен карап чыгам. Әле дә ярый Ленин бабайның бөтен рәсемнәрен бер дәфтәргә җыйнап барган идем, хәзер дәфтәремне актарына-актарына юанам шул.
Әти кайвакыт:
—Улым, сездән бару булмый. Былтыргы кебек сөйләп кенә каласыз. Әйдә, чынлап эшли башла инде. Әнә - бозау ач тора, үзен тугайга алып чыгып ашат, — дип, авыр җәрәхәткә тоз салып ташлый.
Бер мин генә түгел, китәргә җыенган байтак иптәшләр, канатлары сынган кошлар кебек, моңаешып йөриләр. Шулай да әле кичләрен бергә җыелышып, нык кына гәп сугабыз. Кайсыларыбыз:
—Бару булмый инде, — ди.
Ә кайсыларыбыз:
—Өметне өзәргә ярамый әле,— диләр.
Ул да булмый, ачлык елны аталары белән Себер ягында йөреп кайткан Фатих:
—Их тимер айгыр, тимер айгыр... Ул бит гөж килә. Бу чыгара. Ут чәчә... Төтен аудара. Йөгерек атың аның янында бер тиен тормый. Ул күз ачып, күз йомганчы әллә нихәтле җир китә. Аның артына әллә күпме кечкенә генә өйләр (вагоннар дип йөртәләр үзләрен) тагылып шелдер-шелдер тик баралар, — дип, тимер юл турында әллә ничаклы сөйләгәч:
—Гел өеңдә кебек инде менә, өең белән су өстендә .агып барган кебек,— дип, пароход турында да сөйләп китә. Шуннан безнең уйлар тагын әллә кайларга, әллә кайларга йөгерәләр.
Үзеңне бер тимер юлда, бер пароходта итеп уйлый башлыйсың. Ул гына булмый, шәһәрләрдә йөгереп йөргән кебек буласың. Ул вакыт уйлау гына бер хәл, әле төннәрен әллә ниләр күреп саташып бетәсең. Хәмәт бер төнне бигрәк кызык булган:
—Пароходта барам, имеш, ди. Киң генә су эченнән барганда, күп кенә кешеләр чишенделәр дә, сикереп төшеп, су керә башладылар, ди. Шул чагында мин дә түзә алмадым, тиз генә чишендем дә суга сикереп төштем, имеш, ди. Сикереп кенә төшкән идем, башым әллә нишләп авыртып китте, шул чагында уянып та киттем, ди. Уянгач, ни күзем белән күрим, сәкедән идәнгә егылып төшкәнмен икән, — ди.
Мин үзем дә төшемдә тимер айгырга атланып очып йөргәлим. Шулай да Хәмәт кебек урынымнан ук егылып төшкәнем юк әле. Шулай итеп йөрәк һаман барырга җилкенә, күңел һаман сүрелми. Барырбыз, барысын да күреп кайтырбыз төсле.
Көн буе бәрәңге утыртышканга, нык арыдым. Ашагач-эчкэч, әни:
—Бүген, улым, кичен чыгып йөрмә инде, — ди.
Кая инде чыгарга? Бөтенләй ардырган... Ашадым, эчтем дә тиз генә егыл! Ятуга, май кебек эреп тә кителгән. Шулай тәмле генә йоклап ятканда, берәү:
—Тор, тор, — дип аяктан өстери. Ни бар икән дип, күзне ачсам, Әхмәди икән.
—Нишләп ятасың, иртәгә китәргә бит, хәзерлән, ди. Әллә ни аптырап киттем. Хәзерләнеп өлгереп булмас төсле булып китте. Тиз генә:
—Әни, иртәгә китәбез, хәзерлә!—дип кычкырып та җибәрдем. Әни шунда казан юып маташа икән, Әхмәдидән китү турында сорашты да, казанын юып бетергәч минем кирәк-яракларымны хәзерләргә кереште, йокым кая, очты да китте. Тизрәк Әхми белән урамга чыгып киттем. Туры ук Хәйриләргә барып кердек. Хәйри дә белмәгән булган икән. Хәйринең абзасы кызык кеше:
—Бурлакка китәсезмени, акча салыгыз инде, озакламый урак җитәр, безгә акча кирәк булыр, көзгә өйләнергә кайтырсыз,—дип безне шаярта.
Иптәшләр янында озак торып булмады, өйдә әйберләрне хәзерләп җиткерә алмаслар, иптәшләрем белән китәргә өлгерә алмам төсле. Тизрәк йөгерә-йөгерә өйгә кайттым, йөрәк әллә ни булган кебек гөлт-гөлт килә.
Әни:
—Торган төшеңә бар да булыр. Юлга чыгасы бит син. Юлда йоклый алмассың. Йокла инде, бәбкәм,—-ди.
—Хәзер инде йокламагач та риза,—дим.
—Әни:
—Исән-сау гына әйләнеп кайтсаң ярар инде,— ди.
Әти дә кайтып керде, ул мыек астыннан көлеп кенә:
—Я, китәсең инде. Миңа күчтәнәч итеп нәрсә алып кайтырсың? — дигән була.
Мин дә аптырамыйм:
—Акча күбрәк бирсәң, зуррак нәрсә алып кайтырмын, — дим.
Әти:
—Бу елдагыларга сүз таба алмассың,— дип үзе дә көлә.
Әни сүзен тыңлап йокларга яттым. Ничаклы тырышсам да, йокыга китеп булмый да булмый. Күңелгә әллә ниләр килеп китә. Күңел тынычлансын дип, ике тапкыр меңгә чаклы санап та карадым, алай да эш чыкмады. Беренче әтәчләр кычкыргач та байтак кына вакыт йоклый алмый яттым әле.
—Тор, улым, тор, чәй өлгерде, — дигән тавыш колагыма керү белән күземне ачтым да сикереп тордым. Көн бөтенләй яктырып киткән, күңелгә шик килә, соңга калынган кебек:
—Ник иртәрәк уятмадыгыз! — дип, чак кычкырып җибәрмәдем.
Әни:
—Ярсыма, ярсыма, әле көтүне дә куаламадым, иртә әле, — ди.
Алай да күңел түзмәде, аннан-моннан киенгәләдем дә тизрәк Хәйриләргә йөгердем. Хәйриләргә барып керсәм, Хәйринең абыйсы чәй эчеп утыра, ә Хәйри үзе гырылдап йоклап ята. Мине күрү белән Хәйринең абзасы көлә-көлә:
—Нихәл, шәһәр кешесе, шәһәр кешесе болай иртә тормый аны, — ди.
Мин тиз-тиз генә:
—Хәйри ник йоклап ята? — дидем.
—Нәрсәгә?—ди.
—Хәзер китәргә бит безгә, — дим.
— Кем әйтте сиңа? — ди.
—Кичә Әхми әйтте, үзең дә ишеттең бит, — дим. Ул кычкырып торып көлеп җибәрде дә:
—Мин сине чая малай дип йөри идем, бушка чыкты инде. Син белмәдеңмени, ул бит юри алдап кына әйтте, — ди.
Ни дә әйтмәдем. Тоттым да Әхмиләргә чаптым. Әхмиләргә барып кереп, Әхминең чәй эчеп утырганын күргәч, эчемә җылы кереп китте:
—Хәйри абзасы алдалаган гына икән, — дип уйлап алдым. Әхми мине күрү белән елмаеп куйды да:
—Нихәл, нишләп йөрисең? — ди.
—Кайчан китәбез? — дим.
—Мин каян белим?—ди.
—Соң кичә, иртәгә китәбез, дип әйттең бит, — дим.
—Мин сиңа алдалап кына әйттем иде, син аны чынлап дип белдеңмени? — ди. Минем ышанасы килми:
—Уйнамыйча гына, дөресен генә әйт әле, — дим.
—Дөресе шулай булгач, тагын нәрсә әйтим инде, — ди, үзе көлә.
Башыма суккан төсле булды. Күз алларым караңгыланып китте. Караңгы чырай белән өйгә кайтып кердем. Кайтып керү белән үк әни:
—Нәрсә булды тагын? — дип, миңа туп-туры карап тора.
Елаган тавыш белән генә:
—Бармыйлар икән, Әхми мине алдалаган икән, — дидем дә, чәйне эчмичә урыныма барып, башымнан ук томаланып яңадан яттым. Әни:
—Әй, шул Гали малаеның сүзенә ышанып йөрисең, аның әнкәсе дә авылда беренче ялганчы, — ди. Җитмәсә әти дә уянган икән, ул күзен ачар-ачмас ук:
—Улым, кайттыңмыни? Нихәл, исән-сау йөреп кайттыңмы? — ди, күрешергә кулын сузган булып итенә. Аннары икәүләп көлеп җибәрделәр.
Аларга көлке. Ә мин еларга да белмим, көләргә дә белмим. Әхми алдалап бигрәк авырга китерде. Шулай итеп, тагын эш чыкмады. Аларны онытып, яхшылап эшли башларга кирәк инде. Яшелчә бакчабыз бер дә рәтләнмәгән әле, бүгеннән башлап ук шуны эшли башлыйм. Җитәр, китү турында уйлап йөреп, күп вакытым әрәм булды.

Көннәрдән бер көнне әни белән тарының чүбен утарга бара идек, әнинең карт килендәше Гафифә җиңги очрады. Исән-саулыкларны сөйләшкәч, әни Гафифә җиңгигә:
—Ник болай үзең генә? — диде.
Гафифә җиңги:
—Шакир улым иртәгә иске урынына — Мәскәүгә китә бит, шуңа күрә атасы да бүген эшкә чыкмады, мин дә төшкә чаклы гына чыгам, — ди.
Мин инде китү турында уйлауны чынлап торып оныткан идем. Бу сүзне ишетү белән, ут кабынып киткән шикелле, тагын китү уе гөлт итеп кабынып китте:
—Иптәшләр белән китеп булмады инде, Шакир абый белән китеп булмасмы икән?-—дигән уй башны чолгап алды. Шул уйга чумып Гафифә җиңгинең әнидән аерылуын да, җиребезгә барып җитүебезне дә сизми калдым. Бары билчәннәр кулны чәнечкәлн башлагач, әни:
—Улым, карабрак азаплан, тарыларны йолыкма, — дигәч кенә, үземнең чүп үләннәрне утарга килгәнлегемне белдем.
Тарыны бөтенләй билчән басып киткән. Әни:
—Юешрәк вакытта, иртәрәк чәчкәннәр, шуңа күрә билчән баскан,-—ди. Әтине орышып ала:
—Солдатта йөреп онытып кайткан, ахры, — ди. Мин бер дә дәшмим. Минем алдымда билчәннең чәнчүе барырга очынып йөреп-йөреп тә бара алмый калудан җиңелрәк төсле. Билчәннең төбеннән генә тотам да:
—Сине йолкып атуы бер нәрсә түгел, ә менә Мәскәүләргә барып кайтуы авыр, анда барып булмый,— дип уйлый-уйлый йолкыйм. Ул да булмый — йөрәкләнеп киткән кебек булам, әнигә:
—Әни, шушы җирегезне бүген үк утап бетерәм. Шакир абый белән Мәскәүгә генә җибәрегез,-—дип әйтәсем килеп китә. Аннары тагын әйтсәм дә эш чыкмас кебек була. Шуннан качып китү турында уйлый башлыйм.
—Шакир абый белән ничек китәргә? Качып китәргә ярамасмы? Шакир абый нәрсә әйтер икән? Әни бик кайгырмасмы икән? Ничек кайтырмын икән?
Тагын шундый әллә нинди уйлар башта боламык кебек болганалар. Уйлый-уйлый эшкә дә зыян китерә башлаганмын булырга кирәк, әни:
— Син, улым, бик сүрән азапланасың, җилкәңә ялкаулык менеп утырган, ахры,—-ди. Эшне белгертәсе килми:
—Юк, әни, тырышып эшлим, — дим. Шул сүздән сон чынлап торып эшләп тә китәм. Башта уй булганга күрә ул тагын озакка бармый, суга салган ут чылт итеп сүнгән кебек тиз бетә. Баш качу турында ныграк уйлый башлап, куллар әкрен эшли башлыйлар.
Уйлый торгач мин:
—Ни генә булмасын, Шакир абый белән качып китәргә,— дип кисеп куйдым. Шуннан соң әнигә карап:
—Улың китү турында уйлый, ә син белмисең, — дип, үзен жәлләп тә алам.
Ике кишәрлек чамасы утагач, төшке ашка кайтып киттек. Кайткан чагында басудагы ашлыкларга:
—Мин иртәгә сезне күрә алмам инде, иртәгә бу вакытта, кем белсен, мин әллә кайларда булырмын, дигән күз белән карап, басу белән саубуллаша-саубуллаша кайттым.

Бәхеткә каршы, төштән соң эшкә бармадык.
Әни:
—Улым, ял ит, — ди.
—«Ярар», — дидем дә үз эшемдә булдым. Эшнең очына үзем генә чыга алмаганга, тизрәк теге ачлык елны аталары белән әллә кайларда йөреп кайткан Фатих янына бардым, эш шулай-шулай, дип серемне чиштем дә:
—Нишләргә кирәк инде? — дидем.
Ул:
—Әй, курыкма, әйдә кит. Бер дөнья күреп кайтырсың, тик акчасыз китмә, атаңның биш-ун сум акчасын эләктер, — ди. Аннары пароходка барып утыру турында киңәштек. Ул әйтә:
—Үзеңне озатып, пароходка утыртып кайтырмын,— ди.
Иртүк, таң белән чыгып китәргә булдык та, мин Шакир абыйларга киттем. Аларга барып керсәм, чәй эчеп утыралар. Шакир абый, барып керү белән үк:
—Китәбез, китәбез дип йөрдегез, укытучы абзагыз булдыра алмады инде. Әйдә булмаса, үзем алып китим,—ди. Мин дә батыраям:
— Әйдә, алып кит, барам, — дим, Гафифә җиңги гаҗәпсенә:
— Кара әле, юк башы белән нәрсә сөйли, үсә төшкәч китәрсең әле, — ди. Аннары Шакир абый да:
—Мин бит эшләргә китәм. Үсә төшкәч, зуррак эшләрне башкарырлык хәлгә килгәч, үзеңне алып китәрмен әле,— ди. Минем китәсем килгәнне сизә, ахры.
—Бала-чага, сүземә ышанып, котырынып китмәсен, — ди булыр инде. Мин эчемнән генә:
—Сөйләгез, сөйләгез, барыбер китәм, соңыннан үзегезнең дә исегез китәр әле, — дим дә, Шакир абыйга карап алам. Шакир абый болай усал кеше төсле күренми, качып барган өчен бик нык тиргәмәс төсле.
—Иртәгә озатырга килермен әле, Шакир абый, — дидем дә әтинең 5—10 сумын эләктерү, иртә торып китүгә хәйләләр эзли-эзли өйгә киттем.
Өйгә кайта-кайта уй тагын кирегә борылды:
«Бер башым качып барып кына нәрсә була, нәрсә күрә алам? Нәрсә белән таныша алырмын?» дигән уйлар күз алдында зыр-зыр әйләнә башлады. Үземне ике ут арасында калган кеше кебек сизә башладым. Бер барам, бер бармыйм, дип, аптыраш эчендә калдым. Бер заманны уемның:
—Бармаска!—дигән ягы көчәеп тә китте.
«Иптәшләрсез, җитәкчесез барып ни генә эшләрмен, ни генә күрермен, ни генә белермен» дигән сорауларның каршысына «Болай качып китеп кенә бер эш тә чыкмас!» дигән уйлар килеп утырдылар да, миңа күзләрен челәйтеп карадылар төсле булды. Өйгә кайтып кергәндә тәмам: «Болай качып китмәскә, эшнең җаен, Гыйльфан абый белән, иптәшләр белән бергә баруны көтәргә», дигән уйга килдем.
Шунсыз ярамый. Барыбер бармыйча калмабыз, яз булмаса, көз булыр, көзге туклыкта барып кайтуы яхшырак та булыр.
Әтиләр дә берничә сум акчаларын көз көне сыкрамыйчарак бирерләр.
Әйдә, хәерле булсын. Көзге туклык тизрәк килсен!
Фатих иртүк килеп уяткан иде:
—Йокым килә. Хәзер бер яры да бармыйм, — дидем дә башка сүз әйтмәдем.
Иртәнге чәйне эчкәч, тагын утауга киттек. Яз айлары, җәй айлары кырдан кайтмый торган чаклар инде. Чәй эчәсең дә кырга китәсең, ашыйсың да кырга китәсең, йоклап торасың да кырга китәсең. Шулай итеп көз килә дә җитә. Әйдә, тизрәк җитсен: яз булмады, көз булыр. Көзге туклыкта бару яхшырак булыр. Көзен ни чек булса да бармыйча калмабыз!
2024-11-21 15:48