СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Көрд халык әкияте “Ходай үзе карар”

Бер агайның ике кызы булган. Үсеп буйга җиткәч, болар, кияүгә чыгып, икесе ике авылга күчеп киткәннәр. Көннәрдән бер көнне агайның хатыны болай дигән: «И картым, кызларыңның төп йорттан киткәннәренә күпме вакыт узды. Зинһар, барып хәлләрен белеп кайтсаң иде...»
Агай күчтәнәчләр алып юлга чыккан. Иң элек ул өлкән кызы яшәгән авылга киткән. Кызы аны якты йөз белән сөенеп каршы алган. Кочаклашып күрешкәч, хәл-әхвәл сораша башлаганнар. «Йә, кызым, ничек яшисең, сөйлә әле», — дигән әти кеше. «Безнең ничек яшәгәнне беләсең килсә, ишектән чыгып кара, — дигән кыз. — Әнә, авыл читендәге тип-тигез басуны күрәсеңме? Без анда быел бодай чәчтек. Әгәр Ходай яңгырын кызганмаса, игеннәр мул булыр, үзебезгә ашарга да, базарга чыгарып сатарга да җитәр». Кич буе кияве һәм кызы белән Ходайдан яңгыр тели-тели кунак булгач, агай иртән икенче кызы янына юл тоткан.
Кече кызы да моны елый-елый, сөенә-сөенә каршы алган. «Тормышларыгыз ничек, ни көн күреп ятасыз?» — дип сүз башлаган әти кеше. Кыз, җавап та бирмичә, әтисен ишегалдына алып чыккан. Ә анда йөзләгән чүлмәк тезелеп тора, ди. «Әгәр дә быел Ходай кояшлы көннәрен кызганмаса, ирем ясаган чүлмәкләр, матур булып, вакытында кибәр. Без аларны сатып баербыз. Әгәр яңгыр яуса, ачлы-туклы яшәргә туры килер»,— дигән агайның кызы. Кич буе агай кияве һәм кызы белән Ходайдан кояшлы көннәр тели-тели чөкердәшеп утыргач, икенче көнне иртән кайтырга чыккан.
«Кызларыбызның хәлләре ничек?» — дип каршы алган аны хатыны. «Их, аңламассың бу дөньяны! — дип көрсенгән агай. — Берсе Ходайдан яңгыр сорый, икенчесе кояшлы көн көтә...» «Ә син нинди теләк теләдең соң?» — дигән хатыны. «Нәрсә телим? — дип, аптырап әйткән агай. — Яңгырын да, кояшын да теләдем. Калганын Ходай үзе карар...»