СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Фәнис Яруллин "Сабыр канаты"

Хөрия белән Гыймай яратышып өйләнештеләр. Төскә-биткә, буйга-сынга һәр икесе карап торырлык. Хөрия шәһәр кызы булса да, бик һавалы түгел, Гыймайны авылдан килгәнлеге белән битәрләмәде, тигез күрде, яратты. Гыймайның аңа тик бер ягы гына ошамады: ашап туйгач, Гыймай үз алдындагы валчыкларны учына җыеп авызына каба иде. Баштарак Хөрия түзде, аны- моны әйтмәде, ләкин ире бу гадәтен өйдә генә түгел, кунакларда яки шәһәр ашханәләрендә дә кабатлый башлагач, сабыры сынды:
—Ташла әле шул гадәтеңне, — диде ул, — кешеләр алдында оят.
—Нәрсәсе оят булсын аның? — диде Гыймай, чын-чынлап гаҗәпләнеп. — Ипи бит ул.
—Ипиен ипи, әмма тәрбияле кешеләр алай эшләми. Син валчык җыеп ашаганнан ил табынында ипи артмас. Шөкер, илебез аңа калмаган.
—Бәләкәйдән шулай гадәтләнгән инде, — диде Гыймай, сүзне озынга җибәрмәскә теләп. — Дөресен генә әйткәндә, валчыкларны җыеп капканны мин үзем дә сизми калам. Шуларны җыеп ашамасам, хәтта тамагым туймый төсле.
—Саранлык ул синең, — диде Хөрия. — Авыл кешесенең канына сеңгән саранлыгы...
Хатыны саранлыкта гаепләсә дә, Гыймай киң күңелле, башкалар белән тиз аралашучан, юмарт куллы кеше иде. Бәйрәмдер, ялдыр җитә башласа, колхоз базарына чыгып әйбәт симез итен дисеңме, төрле тәм-томын дисеңме, һәммәсен мул итеп алып кайтып куяр иде.
Хөрия:
—Нигә шул чаклы әйбер ташыйсың? — дисә:
—Кем килеп чыкмас, кешене мул табын белән каршылау күңелле бит, — дип, канәгатьлектән кулларын угалар иде. һәм чынлап та Гыймайларга өере-өере белән кунаклар килә. Алып кайткан ризыкларга хуҗа табылуга Гыймай бик шат була иде.
Хөрия үзе дә кешеләр белән аралашуга каршы түгел. Ул гармунга кушылып җырлап җибәргән чакларда күңелләрдә канат үскәндәй була, һәркем ашкыну, омтылу хисләре кичерә. Хөрия җырлап туктаганнан соң да җыр тәэсиреннән озак айный алмыйча утыралар. Аннары Хөрияне мактарга тотыналар:
—Әй, Хөрия ханым, бигрәк шәп җырлыйсыз инде. Мондый тавыш, мондый моң күңеле саф кешеләрдә генә буладыр, — диләр.
Хөрия мактау сүзләренә каршы төшеп маташа:
—Бик мактасагыз бозып куюыгыз бар, — ди. Ләкин үзе шат. Әнисе йортында мондый җырлашып утыруларны, кунакка йөрешүләрне бөтенләй күрмәде ул. Бигрәк тә Хөриянең апасы бала ияртеп иреннән кайткач кырысланып китте аларның әниләре. Ашау-эчүне бик исәпли башлады. Кайвакыт Хөрия дә, әнисе өендә күнеккән гадәт буенча, иренә ризасызлыгын бел дерә:
—Нәрсәгә инде бәйрәм дип кенә кешеләр сыйларга?
—Кунак ашы — кара каршы, дигән нәрсәне онытма, — ди Гыймай. —Аннары кунакка йөрешү бит әле ул кешегә барып ашап кайту гына түгел. Аралашу, күңел ачу дөнья мәшәкатьләрен оныттырып тора. Бушандыра. Безнең бу ашкынулы заманда ул бик кирәк нәрсә. Шушылай бергә-бергә җыйналышмасак, мин әле синең җырлаганыңны да белми яшәр идем. Синең җырлавыңны тыңлаганнан соң, мин, беренче мәртәбә гашыйк булган үсмер малайлардай, очынып йөрим.
—Арттырырга сиңа куш инде, — ди Хөрия, канәгать елмаеп.
—Арттырмыйм, — ди Гыймай, — матур яшибез. Шуңа сөенәм. Ә беләсеңме, мин кайчакта нәрсә уйлап куям?
—Нәрсә?
—Ярый әле без кунакка йөрешмәслек дәрәҗәдә бай түгел, дим.
Хөрия ирен аңлап җиткерми.
—Соң, — дип дәвам итә Гыймай, — тавыкның симергәч арты бөрешә, диләр бит. Баеп китсәк, без дә бөрешә башламагаек, дим.
—Безгә баю куркынычы янамый, — ди Хөрия. — Икебезгә бер тимер карават. Фатир кешенеке, телевизор күршенеке.
Алар икәүләшеп көлешергә тотыналар.
—Ә беләсеңме? — ди Хөрия, көлүдән туктап, — әни мине сиңа биреп җибәргәндә нәрсә диде.
—Йә, йә, нәрсә диде?
—Иреңнең киеменә сырлан булып ябышсаң ябыш, кире кайтасы булма, — диде.
—һай, бигрәк акыллы ана икән. Акыллы анадан акыллы бала тумый, кем тусын?! Шулай акыллы булганың өчен мин сиңа баеган көннең иртәгесен бик җилле берәр нәрсә алып бирермен әле. Бөтен кеше аһ итәр.
—Алайса баеганны гына көтәсе калды.
Алар шулай тату яшәделәр. Озакламый малайлары Альберт туды. Малайлары тәпи йөри башлауга, шәһәрнең яңа микрорайоныннан бер бүлмәле бик шәп фатир бирделәр. Фатир алган көнне Хөрия гел очынып кына йөрде.
—Картым, чап базарыңа. Базарда ни бар — бөтенесен төяп кайт. Пир ясыйк әле. Монда инде кунак җыярга була, ә?!
—Әйе, — дип килеште Хөриядән ким шатланмаган Гыймай. — Утыз-кырык кеше сыя да сыя инде.
Алар бергәләшеп фатирларына сокланышып йөрделәр.
—Моның кухнясы да безнең тегендә торган бүлмәдән зуррак, — диде Хөрия. — Бер шәп кенә суыткыч алып менә монда куеп җибәрәбез. Ә биредә өстәл торыр. Ә менә бу як савыт- саба шкафы өчен бик әйбәт булыр...
—Кухняга әйберләреңне «урнаштырып» бетердең бугай, хәзер олы якка чыгыйк инде, — диде Гыймай көлеп.
Олы якка чыккач, шатлыгыннан Хөрия кычкырып ук җибәрде:
—О, бигрәк зур инде!
—Карале, Хөрия, — диде Гыймай, — минем башка бер уй килде әле.
—Ниндирәк икән ул синең башка килгән уй, белик.
—Әллә, минәйтәм, бу якка бернәрсә дә алмыйк микән? Кунак җыярга иркен. Бер диван-карават алабыз да — вәссәлам. Көндез шунда утырырбыз, төнлә ятарбыз.
—Ә малай?
—Аны уртага салабыз.
Алар кухнядан залга, залдан балконга чыктылар. Балкон иркен иде.
—Бу бит үзе бер бүлмә! — дип сөенештеләр.
—Монда өстәл чыгарып куйсаң, җәй көннәрендә саф һавада ашап-эчеп утырырга була, — диде Хөрия.
— Без авылда күп вакыт кичкелекне тышта ашый идек, — дип сөйләп китте Гыймай. — Безнең ындыр табагы чаклы зур,түгәрәк подносыбыз бар иде. Шуны ишек төбендәге ташка чыгарып куябыз, подносның уртасына самавыр менеп кунаклый. Кырыена без, алты бала тезелешеп утырабыз, һәрберебездә алюмин тәлинкәләр. Иреннәрне пешерә-пешерә алюмин кашык белән аш чөмерәбез. Кайчакта без ашап утырганда көтү кайта башлый. Тәлинкәң белән ашны подноста калдырып, көтү каршысына чыгасың. Чабыша-чабыша кәҗә-сарыклар кайтып җитә. Күрмирәк калсаң, мут кәҗәләр йөгереп килеп ашыңны татып карыйлар. Аннары алар «Бу чаклы кайнарны ничек ашыйсыз?» дигәндәй, иреннәрен чалшайтып китеп баралар.
Гыймай еш кына авылын исенә ала. Үзләре ягыннан килгән берәр кешене очратса, ай-ваена карамыйча, өйләренә алып кайта. Аны кадерле кунагы итеп сыйлый, хөрмәт итә.
—Артыгын юмартланасың, — ди аңа Хөрия. — Нәрсәгә кирәк сиңа алар белән мәшәләнеп йөрү?
—Авылдашлар бит алар, якташлар, — ди Гыймай. Аныңча, шушы сүз бөтенесен аңлатырга тиеш кебек. Ләкин Хөрия аңларга теләми. Соңгы вакытларда ул шактый үзгәрде, әледән-әле кибетләргә чаба башлады. Өйдә җиһазлар күзгә күренеп артты. Бер әйбер икенчесен «сорап» торды. Кием-салымнары күбәйгәч, гардеробы, стенка алып җибәргәч, эчен тутырырга китабы, матур савыт-сабасы кирәк булды. Ә иң кыены — акча җитми башлады. Хөрия тегене алам, моны алам дип йөргәндә, Гыймай һич кирәксез бер авылдашын алып кайта. Ашатып- эчертүе генә җитмәгән, көчли-көчли күчтәнәчен тыгып җибәрә. Шунсы бик эчен пошыра Хөриянең. Аннары һәр сорап кергән кешегә әҗәткә акча биреп чыгара. Әнә бер иптәше йөз тәңкәсен кайтармыйча елдан артык йөртә инде.
Ә бервакыт Гыймай ниндидер авылдашына өр-яңа плащын кидертеп җибәргәч, Хөрия нык кына тузынды.
—Нинди Дон Кихотлануың бу, ә? Плащыңны бирмәсәң катып үләр дип курыктыңмы? Тоз түгел, эремәс иде.
—Нигә юкка тузынасың әле? — диде Гыймай. — Мин бит аны бөтенләйгә бирмәдем. Җибәрәчәк ул, җибәрәчәк.
—Җибәрер, көтеп тор. Эт авызына кергән сөякне алырсың!
—Син авызыңны үлчәбрәк ач, — диде Гыймай да кызып. — Нинди эт булсын ул. Минем авылдашларымның эт көненә калганнары юк!
—Әйбер сораганда, ашыңны ашаганда, бар да әйбәт алар.
—Ул миннән плащ сорамады. Кара явымда кешене ничек яланөс чыгарып җибәрәсең? Көчләп кенә кидердем.
—Шулай шул, — диде Хөрия, мыскыллы итеп. — Син әйбәт, мин начар. Син кешеләрне жәллисең, юмартлык күрсәтәсең, ә мин бөтенесен үземә җыям.
—Минем алай дигәнем юк бит әле, — диде Гыймай.
—Тел белән әйтмәсәң дә, аңлашыла, мин шыр исәр түгел. Мин кем өчен тырышам соң? Менә шушы уртак тормышыбыз өчен бит! Плащыңны биреп җибәргәч, үзең нәрсә белән йөрисең. Иске курткаң беләнме?
—Борчылма, минем кызлар каратасым юк, — диде Гыймай һәм, сүзне уенга борырга теләп: — Миңа Казанның бер чибәре җитеп ашкан, — диде.
Ләкин Хөрия йомшарырга ашыкмады.
—Бәлки, минем сине матур итеп киендерәсем киләдер, — диде ул. — Үтеп киткәндә, нинди матур пар дип, артыңнан карап калсалар, начармы әллә? Яки өеңә кунаклар килеп кергәндә, дөньяң ялт итеп торса начармы? Элек-электән кешене киеменә карап кабул итәләр, дигән сүз бар. Җиһаз өйнең киеме бит ул.
—Син ул сүзнең ахырын онытма. Акылына карап озаталар, дигән анда.
—Актык плащын салып биргән кешене акыллыга санап булмый инде. Әле теге йөз тәңкәне кайтарып биргәннәре юк, хәзер монсы өстәлде.
—Ала каргада аласың булсын, диләр бит. Бирәчәгебез булса, нишләр идең, — диде Гыймай, Хөриясенең кызуы сүрелә төшкәнгә сөенеп.
Әйткәләшү тирәнгә китмәде, алар татулаштылар. Килешкәннән соң Хөрия, иренең күкрәгенә сыенып:
—Син бигрәк беркатлы инде, картым, — диде. — Алай ук беркатлы булырга ярамый. Юләргә санарлар үзеңне.
Хөриянең сүзләрендә хаклык бар, моны Гыймай аңлый. Әмма үзенең холкын үзгәртә алмый. Аның инде ничә тапкыр: «Кешегә әҗәт бирмәм», — дип ант иткәне бар. Ләкин берәрсенең ялынып керүе була — бирә дә чыгара. Күбесен Хөриягә әйтеп тормый ул. Кешеләрнең нигәдер бирү ягына хәтерләре кыска. Кайберләре хәтта:
—Фәлән көнне акчаңны кайтармасам, исемем фәлән булмасын! — ди-ди алалар. Андыйларның күзенә күренергә үзе оялып йөри аннары Гыймай.
Ә тормыш, Гыймайны юри сынарга теләгәндәй, һаман шундый кешеләр белән очраштыра торды. Гаиләдә вак-төяк ызгыш бетеп, инде әйбәт кенә яши башладык дигәндә, аларга ниндидер таныш түгел бер абзый килеп керде. Өйдә Гыймай үзе генә иде.
—О-о, исәнме, Гыймай энем! — дип килеп күреште ул ике куллап. — Таптым бит тәки. Син, Гыймай энем, берүк ачулана күрмә инде, яме? Күчтәнәчсез-нисез килеп кердем.
—Сез кем соң? Нишләптер мин сезне танымыйм әле, — диде Гыймай уңайсызланып. Теге абзый, аның уңайсызланганын күреп:
—Син мине белмисең, Гыймай энем. Мин Баулы районыннан. Тик берүк син миңа ачуланма инде. Минем сиңа зур йомышым төште. Казанга «Сельхозтехника»га эш белән килгәнием.
—Эшләрегез уңдымы соң?
—Эшләр уңды анысы. Тик менә йөземнең кызарасы булгандыр инде, документым белән акчамны югалттым. Йөзем ертып сезгә килүем дә шуның өчен иде. Бер унбиш тәңкә акча биреп тормассыңмы дигәнием. Самолетка билет алырга кирәгие.
Гыймай аптырап калды.
—Сез мине каян беләсез соң? — диде ул. — Өемне ничек таптыгыз?
—Адресыгызны справочныйдан алдым, — диде абзый кеше. — Бәхетем бар икән: «Абдуллин Гыймадиның адресы кирәк», — диюгә, табып бирделәр. Сине каян беләмме? Былтыр син безнең колхозга эшкә килгәннең. Берничә кеше ындыр табагында җилгәргеч көйләдегез. Шунда нишләптер синең исем хәтергә кереп калган. Әйберләремне югалтып, кая барырга белми торганда, келт итеп син искә төштең. Туктале, минәйтәм, бу мине бәладән коткармый калмас, димен.
Абзый кеше килеп кергәндә кыю күренгән иде, йомышын әйткәч, үз сүзеннән үзе куркып китте. Бер аягына карады ул, бер өс-башына. Гыймай чәй куймакчы булып чәйник шалтырата башлагач, коты очып:
—Юк, юк, Гыймай энем, чәйләр эчеп тормыйм, берүк мәшәкатьләнмә, — диде. — Әгәр миңа ышансаң, гозеремне үтә дә, мин китим, туганкай. Тик берүк ачуланма, әгәр күңелеңдә миңа карата шик туса, әйт, һич рәнҗемим, борылып чыгып китәм.
—Шикләнмим, — диде Гыймай, — тормышта нинди хәл булмас. — һәм ул шкаф тартмасын ача башлады.
—Юлыгызга унбиш тәңкә җитәрме соң? — диде ул.
—Бөгелмәгә хәтле самолет билеты 12 сум, аннары автобуска ике тәңкә. Бер сумы артып та кала әле. Бала-чагаларга бераз Казан күчтәнәче алырмын дигәнием дә — анысын, яңадан килергә язса, шул чагында алырмын инде.
Гыймай бу абзыйга егерме биш сум акча сузды. Абзый кеше, рәхмәтләр укый-укый, акчаны түш кесәсенә салып куйды.
—Иртәгә үк акчаңны салам. Борчылма. Миндәгесе югалмас. Бик күп килсә, дүрт-биш көннән килеп җитәр. Берүк миңа ачуланма, яме?
Гыймай бу эшен хатынына әйтеп тормаска булды. «Менә дүрт-биш көннән акча килеп төшәр, ипләп кенә үз урынына салып куярмын», — дип уйлады. Әмма дүрт-биш көн артыннан атна узып китте, ә акча килмәде. «Юк, алдарга тиеш түгел, — дип күңелен тынычландырырга тырышты Гыймай. Күзләре бик ышанычлы карыйлар иде. Әнә бит, балаларына күчтәнәч алырлык акчасы артып калганын күргәч, ничек сөенде. Рәхмәт хис ләреннән күзләре яшьләнде бахырның. Юк, юк, мондый кеше алдамас».
Көн арты көн үтә торды, акча килмәде. Гыймайның хәтере калды. Егерме биш сум акчасы өчен түгел, кешеләрнең шулай юк кына нәрсә өчен ялганга барулары, түбәнсетүләре рәнҗетте аны. «Инде Хөрия күргәләгәнче акча табып урынына салып куярга кирәк, юкса рәт бетәчәк», — дип уйлады ул, тик өлгерми калды. Хөрия беркөнне бик ашыгып тартманы актара башлады. Ул андагы акчаларны кат-кат санаганнан соң:
—Моннан егерме биш сумны син алдыңмы? — дип иренә кычкырды.
—Мин.
—Тагын берәрсенә әҗәткә биреп чыгардыңмыни?
—Ни... — диде Гыймай, — шулай туры килде инде, Хөрия. Баулы районыннан бер абзый килгән иде, акчасын, әйберләрен югалткан. Ничек шундый чакта кешегә ярдәм итмисең...
—Аһ, шулаймы? Инде синең юләрлегеңне җәһәннәм астындагы Баулы районында да белеп җиткергәннәрме? — диде Хөрия зәһәрләнеп. — Җитте, күп түздем. Бүтән түзәр хәлем калмады! Җыен алкашны, җыен эшлексезне туйдырып ятар өчен эшләмим мин. Алкашларың бик кадерле булса, әнә шулар янына кит. Яши алмыйм мин болай!
—Ни сөйлисең син, Хөрия? — диде Гыймай. — Баш ярылып, күз чыкмаган бит әле. Егерме биш сум акча өчен шул- тиклем кыланырга.
—Синең бу беренчесе генә түгел инде. Мин бер яктан, тегесенә җиткерим, монысына арттырыйм дип чабам, ә ул таратып ята. Кешеләргә яхшы булып күренәсең килә синең. Тик шуны белеп тор: аңа карап кешеләр сине әйбәт димәячәкләр.
Дөньяда тагын бер юләрне төп башына утырттым дип, синнән көлеп, эчеп йөридер әле Баулыдагы алкаш абзаң.
—Алкаш түгел ул, күзләре сабыйларныкы төсле саф аның.
—Ха-ха-ха! Күзләре саф, имеш! — Хөрия ниндидер бер яман көлү белән көләргә тотынды. Аның мондый хәлен күрмәгән Гыймай курка калды.
—Йә инде, йә, әнкәсе, — диде ул, мөмкин кадәр йомшак булырга тырышып. — Менә күр дә тор: бу — соңгысы! Бүтән беркемгә бер тиен бирмим. Йә, тынычлан. Ә егерме биш сум өчен кайгырма, менә-менә килеп җитәр.
—Юатма мине, — дип кычкырды Хөрия, аяк тибеп. — Синең белән сөйләшәсем килми минем. Әнә ишек, әнә чемоданың. Теләсәң, авылыңа кайт, теләсәң, Баулы районындагы абзаңа кит. Бүтән мин синең белән яши алмыйм. Жуликларга, алдакчыларга дип тапкан мал юк миндә.
Гыймай, «Син боларны чынлап әйтәсеңме?» дигәндәй, хатынына карады. Хатынының йөзендә рәхим-шәфкать юк иде.
—Ярар алайса, — диде ул. — Теләмәгән кеше янында яшәп булмас. Хуш!
Ул киемнәрен алып чыгып китте. Ә бераздан кулына зур посылка ящигы тотып почтальон килеп керде. Посылка Баулыдагы теге абзыйдан иде.
«Берүк үпкәләмәгез, — дип язган иде ул, — коры акчаны гына җибәрергә күңелем тартмады. Акча янына бераз авыл күчтәнәчләре салыйм, дидем. Гаеп итми генә ашагыз берүк. Каклаган казы да, башкалары да үзебезнең нигъмәт. Соңгарганым өчен ачуланмагыз берүк. Бераз чирләп алдым».
Хөрия хәлсезләнеп диванга барып утырды. Аның күзе шкафтагы хрусталь вазаларга, матур итеп төпләнгән китапларга, стенадагы келәмнәргә төште. Тик боларның берсе дә аны шатландырмады. Өйнең һәр почмагыннан бушлык, шыксызлык карап тора иде.
2025-03-20 07:57