СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Илшат Сәйфуллин “Үрнәк малай”

Дүртенче «Б»да сыйныфны җыештыру чираты бу атнада Рөстәм белән Гөлфиягә килеп җитте. Дәресләр тәмамлану белән сыйныфташлары таралуга, Рөстәм алдагы өстәлгә менеп утырды да, эскәмиягә аякларын салып:
— Закирова, болай эшлибез, мин хәзер спортзалга барып киләм, бишенчеләр белән решающий матч бүген. Ә классны аннары бергә җыештырып бетерербез, — диде сыйныфташы Гөлфиягә.
— Беркая бармыйсың, беләм мин синең кайчан спортзалдан киләсеңне, — дип, кыз чиләкне шалт иттереп сыйныфташының алдына китереп куйды.
— Ярый, синеңчә булсын, син идәннәрне юа башла, мин такта сөртермен, — дип, малай чүпрәккә ябышты.
— Оста икән, идәннең яртысын мин юам, яртысын син, тактаның да яртысын мин сөртәм, яртысын син!
— Усал син, Гөлфия, характерыңны үзгәртмәсәң, Мөхәммәт сиңа гомереңдә дә өйләнмәс, — дип, малай сыйныфташының авырткан җиренә басты. Кызларның бөтенесе диярлек Мөхәммәт янында бөтерелә бит.
Ләкин Гөлфиянең исе китмәде бугай:
— Һе, кирәге бар, — дип кенә куйды.
— Мин дә синең кебек кызга мәңге өйләнмәс идем. Сиңа өйләнсәң, менә хәзерге кебек идәннең яртысын мин юам, яртысын син ю, чәйнекнең яртысын мин кайнатам, яртысын син кайнат, дип теңкәгә тиеп бетәрсең, — дип мыгырдана-мыгырдана малай акбур белән башта идәнне, аннары тактаны уртага бүлде дә, сиңа башка сүзем юк дигәндәй, чүпрәккә ябышты.
Сыйныфташының соңгы сүзләре кызда көтелмәгән кызыксыну уятты.
- Рөстәм, — диде ул, мөмкин кадәр йомшак булырга тырышып, — син чынлап та спортзалга бар әле, спорт — егетләргә кирәкле эш, ә мин монда үзем карый торырмын, әллә ни кыенлыгы юк бит, көн дә өйдә эшләнелә торган эшләр, — диде Гөлфия.
Ул соңгы сүзне әйтеп бетергәндә, малайдан җилләр исеп, швабра идәндә аунап калган иде.
Малай, хәле бетеп, тирләп-пешеп, бишенчеләрне җиңеп сыйныфка килеп кергәндә, бөтен җир ялт иткән иде.
— Кайда йөрисең, менә әллә кайчан эшне бетердем бит инде, — дип, Гөлфия кулларын ике якка җәеп җибәрде.
Сыйныф, чынлап та, ямьләнеп, балкып тора иде.
Моны чәчләрен ике атнага бер генә тараучы Рөстәм дә күреп алды:
— Молодец, Гөлфия, уңган да икәнсең үзең, синең белән сыйныф җыештырулары үзе бер рәхәт, — диде ул, маңгаендагы тирләрен сөртеп.
Ул арада сыйныф җитәкчесе Зифа Мөнировна да килеп керде. Чиста, җыештырылган сыйныфны һәм тирләп пешкән Рөстәмне күргәч, ул, аптырап:
— Гөлфия, әллә Рөстәмне дә идән юарга өйрәттеңме? — дип сорады.
— Әйе, Зифа Мөнировна, Рөстәм менә дигән итеп идән юа белә икән, мине чиләккә якын да китермәде.
— Алайса, Рөстәм, башка малайларга үрнәк булып, идәнне иртәгә үзең генә юарсың, яме, ә кызларга башка эш табарбыз, — дип, укытучы сөйләшүгә нокта куйды да, бик канәгать калып сыйныфтан чыгып китте.
Чәчләре үрә торган малай, бер Гөлфиягә, бер Зифа апасы чыгып киткән ишеккә таба карап, сулы чиләккә арты белән килеп утырганын сизми дә калды.