СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Гөлнар Сираҗиева “Фатир”

1

Җир йөзенә кабат язның шаулап-гөрләп килүе быел Сәфәр карт өчен, нигәдер, бик сәер тоелды. Нишләптер, күңеле артык сөенмәде. Ә бит ул язларның җитүен яшьләрдәй җилкенеп каршы ала иде. Яз җитә башласа, аның йөреше үк үзгәрә: адымнары җиңеләя, күңеле яшәрә, тормышка, яшәешкә карашы бөтенләй икенче төрле була башлый иде. Яз әле ул җир йөзендә табигатьнең уянуы гына түгел, яз әле ул — алдагы ел өчен уңышка нигез салу вакыты, яңа тереклекнең дөньяга килү вакыты да. Яз әле ул — Җир йөзендә Җиңү белән бергә тынычлык та алып килгән вакыт... Яшәгән гомерендәге язларның барысын да хәтерләмәсә дә, Җиңү алып килгән язны бик яхшы хәтерли Сәфәр карт... Шул яздан соң күпме генә вакытлар үтсә дә, күпме генә вакыйгалар булып онытылсалар да, Җиңү язын онытмады ул. Чөнки ул онытырлык түгел иде шул...
Җиңү көнен ул госпитальдә каршы алды. Сикереп торып биисе килде аның... Тик егетнең яралы аягы моңа ирек бирмәде... Врачларның бик нык тырышлыгы гына аның аягын кисүдән саклап калды... «Зинһар өчен, аягымны кисә күрмәгез, минем әле дошманнарны илебездән куасым бар, туган илебезне саклыйсым бар», — дип, аңын җуйганчы ялварды егет табибларга...
Туган авылына култык таягы белән кайтып төште ул... Әнисе аны күргәч егылып китә язды, әтисе аны тынычландырырга ашыкты:
— Әнисе, әнисе! Тынычлан әле, күрмисеңмени егетебез исән-сау бит! Медальләрен генә күр, ике як түше тулган бит! Герой кайткан! — диде. Ата белән ул кочаклашып күрештеләр...
Сугыш авылларда да үзенең «кара эзен» калдырды... Күп йортлар хуҗасыз калганнар, ә кайберләре, хуҗалы булсалар да, ярым җимерек хәлгә килгәннәр. Абзар урыннары бушап калганнар, алар урынында тимер казык баганалары, биек булып үскән чүп үләннәре. Читән койма, капка ише әйберләр гел күренми — алар сүтелеп, ягылып беткәннәр... Авылны кабат яшәртергә, эшкәртелми торган җирләрне эшкәртәсе, уңыш чәчәсе бар иде... Сәфәр дә бөтенләе белән авыл тормышына чумды. Язу-сызу эшен беләсең дип, җитәкче итеп сайладылар үзен. Күп кенә яшьтәшләре шәһәргә китеп барсалар да, ул авылда калды...
Әкренләп авылны торгыздылар. Авыл елдан-ел зурая, матурлана барды. Берсеннән-берсе матур, биек йортлар барлыкка килде. Туйлар булып, сабыйлар дөньяга туа башладылар. Әкренләп мәктәп, балалар бакчалары ачылды. Кыскасы, тормыш дәвам итте.

2

Сәфәр дә өйләнеп җибәрде. Бер-бер артлы 3 малай бүләк итте аңа сөйгән хатыны. Балалары да үзе кебек бик тырыш, эшчән булып үстеләр. Тпк кече уллары Зөфәр генә сәламәтлеккә туя алмады. Гел чирләп тора башлады, ахыр чиктә инвалид таныклыгы бирделәр үзенә. Менә шунда Сәфәр картның үзәкләре өзелде дә инде.
Ике олы улы үз тормышларын корып җибәрделәр. Оныклар да бүләк иттеләр. Төп йортта әти-әнисе янында төпчек уллары Зөфәр генә торып калды. Авырмаган вакытларында йорт тирәсендә эшләштереп йөрде ул. Йортлары да Сәфәр карт белән бергә картайды инде. Уллары үзләре янына шәһәргә чакырырга гына торалар югыйсә, ләкин Сәфәр карт кына үз нигезен ташларга җыенмады. «Сугыш ветераннарына фатир бирәләр икән» дигән хәбәрне ишеткәч тә, аның артык исе китмәде. Берничә документ тутырып, куллар куйдырдылар үзеннән. «Тиздән фатирлы булырсың, юкса бу йортың озакламый ишелеп төшәргә дә мөмкин! Көт!» — диделәр. Тагын, килеп, ниндидер документлар җитми, имзаларың җитми дип, кабат документ сорадылар, кабат имзалар алдылар...
Бу хәлләр берничә еллар буе кабатланды... Ләкин яңа фатир күренмәде... Уллары: «Әти, үзебез йөрик, булмаса», — дип тә карадылар. Моңа кадәр хөкүмәтнең пенсиясен генә алып өйрәнгән карт кулын гына селтәде...

3

«Иртәгә санаторийдан кайтып җитәм», — дип, кече улы Зөфәр хәбәр салды. Үзе генә түгел, җитмәсә, бер кыз белән кайтам, дигән.
Ходай насыйп итеп, бергә тормыш корып җибәрсәләр, бик яхшы булыр иде дә бит...
Чыннан да, Зөфәр ялгызы гына кайтмады. Аңа ияреп, өйгә мөлаем гына бер кыз да узды. Зөфәр дә сүзне кыска тотты. «Өйләнешәбез», — диде. Каршы килү монда урынсыз булыр дип, карт белән карчык үзләренең фатихаларын бирделәр. Тик күңелләре генә моңа ышанмады. «Бер күреп кенә, гомерлеккә яр сайлыйлар микән?» — диештеләр дә тындылар. Хәер, заманасы шул бит инде хәзер. Әнә каршы як күрше Идрис кызы егете белән бик озак очрашып йөреп кияүгә чыккан иде дә бит, никтер аерылыштылар...
Зөфәр белән Әлфия әкрен генә яшәп киттеләр. Тормыштан зарланмадылар, әти-әниләренә авыр сүз әйтмәделәр, үзара ярдәмләшеп, бик тыныч кына яши бирделәр. Әлфия Зөфәр авырып киткән чакларда яныннан да китмәде, аңа терәк булырга тырышты.
«Инде тынычлап үлсәк тә ярый, улыбыз ышанычлы кулларда», — дин уйладылар карт белән карчык.
Бу тормышны ничек ташлап китәсе килсен ди?! Әйтергә бер генә сүз инде. Әнә бит тагын язлар җитә, тик менә йорт кына бик иске. Ныгытып корырга Зөфәрнең сәламәтлеге җитмәс... Әле бу килештән йөреп торса, бик канәгать... Җитмәсә, онык туарга тора...

4

Матур бер иртәдә Сәфәр карт җирле үзидарәгә китте. Исәбе фатир мәсьәләсен хәл итү иде. «Булыр, Сәфәр абзый, әкренләп бирәләр бит! Синең дә чиратың җитәр! Хәбәр бирербез, борчылма!» — дип, өенә кайтарып җибәрделәр...
Хәле бетеп кайтып кергәндә, карчыгы гына өйдә иде. Көч-хәл белән урынына барып ауды ул. Үлән чәйләре дә булышмады, никтер хәле яхшырырга уйламады...
Көннәр бер-бер артлы үтә тордылар. Сәфәр карт та урыныннан сирәк торгалады. Хәлләре шәптән түгел иде аның. Ишек ачылуга, ике күзе дә ишектә булды. Үзе һәрвакыт хат ташучыны сораштырып кына торды, фатир хакында хәбәр көтте ул.
Беркөнне, картның хәлен белергә дип, яшьтәше Нургали карт керде:
— Син, яшьти, болай ятма! Тор син! Җиңү бәйрәме җитте. Иртәгә митингка килү мәҗбүри, диделәр бит!
Ул шулай яшьтәшенең күңелен күрергә тырышты. Ә иртәгәсе көнне Сәфәргали картның хәле тагын да авырайды. Ул үзе янына Зөфәрне чакырып алды:
— Улым, оныгым тугач әйтерсең, бабаң сине бик яратты, диярсең. Мин аңа булачак фатирны бүләк итәм...
— Әти, әле оныгыңны үзең күреп әйтерсең бу сүзләреңне... Яшә әле, әти, яшә!..
Көн урталарында капкадан хат ташучы Мөнирәнең шат авазы ишетелде:
— Сәфәр абзый, сөенче! Сиңа фатир бирергә дигән хәбәр алып килдем. Менә шушында имзаңны гына куясы. Барысын да шатлык хисе биләп алды. Тик бу сүзләрне Сәфәр карт кына ишетми иде инде...