Борын-борын заманда Песи белән Тычкан дус-тату яшәгән. Көннәрдән бер көнне Тычкан урманда йөргәндә бер чокырга төшеп киткән. Тегеләй иткән, болай иткән — чыга алмаган. Шул тирәдән Песи үтеп бара икән. Тычкан аңа:
—Песи дус, булыш әле, менә алмыйм, — дигән.
Ә Песи:
—Булышыр идем дә, бик ашыгам, — дигән дә китеп барган.
Тычкан, җирне казый-казый тырмаша торгач, чокырдан чыккан. Икенче көнне, йон эрләп, кәтүк ясаган. Шуны алып, Песигә кунакка килгән һәм аңа кәтүкне биргән. Песи, кәтүк белән уйный-уйный, җепкә чорналып беткән. Аннан котыла алмый азаплана башлаган .
—Бу сиңа бүләк, дустым, — дигән дә Тычкан, аны шул килеш калдырып чыгып киткән.
Шул көннән башлап Тычкан белән Песинең дуслыклары да беткән.