СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Кави Латыйп "Өн"

Кеше үз гомерендә чыпчык чүпләп бетерә алмаслык сүз сөйли торгандыр. Ә менә Мостафа телсез, тумыштан шулай. Улының теле ачылуын ана озак көтә. Мостафага ике яшь тулып өченче китә, әмма теле ачылмый. Гөлсем апа исемнәрен әйтә-әйтә улына уенчыклар күрсәтә, бала елмая, рәхәтләнеп көлә, тик авызыннан сүз чыкмый. Мостафа уйнаганда туптай тәгәри, егылса да, бәрелсә дә, сикереп торып, атлап китә...
Биштә дә, алтыда да малай телсез кала бирде. Гөлсем апа улының теле ачылуын һаман көтте: менә Мостафа иртән уяныр да сөйләп җибәрер шикелле тоела иде аңа. Ә малай дәшмәде, гүя, ул таш белән бер иде. Нинди генә изге теләкләр теләсә дә, ананың теләге кабул булмады.
Ана беркөнне улының кулыннан тотып, малайны багучыга алып китте. Багучы бишни карандаш белән чынаякка Коръән сүзләре язып, Мостафага эчерде. Саубуллашканда бөти биреп, малайны шул бөтиле мендәрдә йоклатырга кушты. Мостафа өч айга якын бөтиле мендәрдә йоклады, әмма теле ачылмады. Ә моны әнисе зарыгып көтте!..
Малайның сәерлекләре сизелә башлады: ул уйнарга чыкмыйча, көнозын тәрәзәдән карап утыра, ә малайлар исә урамда шау киләләр иде.
Мостафага укырга керергә вакыт җитте. Гөлсем апа улына яңа күлмәк-ыштан җөйләде, букча хәстәрләде, китап-дәфтәр сатып алды.
Беренче сентябрь көнне Гөлсем апа улын мәктәпкә алып китте... Малай дәртләнә-дәртләнә таяклар сызарга өйрәнде, тактадан саннарны күчереп язды. Ике-өч атна шулай узды, әмма тора-бара «көймәсе терәлде»: бер генә авазны да сузып әйтә алмый иде ул. Мостафа шулай да укуын ташламады, һәр көн букчасын күтәреп мәктәпкә килде, укый белгән сыман әлифбасын ачып утырды. «Миннән кайчан абый укытып карар икән?» — дип, үз янына укытучының килүен көтте. Укытучы белән генә укыйлар дип уйлый иде ул.
Мостафа искитәрлек сәләтле иде, ул укытучының һәр хәрәкәтен, авазларның әйтелешен энә күзләгәндәй күзләде: «а» авазын әйткәндә авыз ачыла, «б» дигәндә ябыла икән! Малай мәктәпкә барган, укып кайткан вакытта, нинди дә булса хәрефне исенә төшергәндә, укытучыны күз алдына китерде, үзен класста утырган кебек хис итте. Әнә «м» авазын әйткәндә укыту-чының иреннәре бер-берсенә ябышып тора, «ж.» дигәндә укытучының көмеш теше ялтырап китә. «Т»ны әйткәндә тешләре тешкә тия, чикләвек ватамыни! Саннарны исә Мостафа сурәтләргә охшатып өйрәнде. Алтылы борын шикелле булса, унлы кешенең кашы белән күзе кебек икән!
Мостафа дүрт ел укып йөрде. Сугыш башланыр алдыннан, әнисе үлгәч, апасы Мостафаның укуын өзеп, аны фермага эшкә урнаштырды. Ул чакта малай унөч яшь белән бара иде. Унөч аның өчен чыннан да бәхетсез булып чыкты: унөчкә чыккач, әнисе үлде, укуы өзелде...
Мостафа дүрт ел үгез җигеп фермага су ташыды. Көзен коеп яңгыр яусынмы, кышын буран котырсынмы, ул бер эшен белде: су кайтарды.
—Мостафа түгелдер, мичкә бөкеседер! — диләр иде аның турында кешеләр.
Ниләр генә эшләмәде ул авыл кешеләре өчен! Төннәрен тегермәндә кунып он тарттырды, урманнан нарат ылысы алып кайтты. Авылдашларыннан кем дә булса дөнья куйса, кабер казыды, аннары тагын су ташыды. Эшләп аргач, ул ферма йортына барып куна, әллә нинди төшләр күрә: үзеннән ике яшькә олы булган Кәримә белән төнката саташа иде.
Мостафага Кәримәнең бөрмәле күлмәге, сөрмәле, серле күзләре ошады. Мостафа үзе сипкелле булгангамы, шадра йөрәк яндыра дигәндәй, Кәримәнең шадралары аның йөрәген телгәләде. Салам кайтарганда ул кызның малкайларына бер-ике сәнәк өстәбрәк бирергә, суны җылытып эчертергә тырыша иде. Артыннан агыла-тагыла йөргәч, Кәримә йөкле булып куйды.
Кәримәнең үзе белән бер яшьлек Мансур исемле сөйгән егете бар иде. Карт әнисе әйтүенчә, сугышка ул зөлхиҗҗә аенда китте. Кәримә Мансурдан озак хат көтте. Әмма Мансурдан хәбәр килмәде дә килмәде. Аннан соң, Мансур генерал кызына өйләнгән дигән сүзләр ишетелде. Төмәндәге хәрби госпитальдә фельдшер, имеш. Автомобиль белән генә йөри икән, ФЗӨгә укырга киткән авыл малайлары шәһәр урамында күргәннәр, автомобилен кычкыртып узып киткән...
Сугыш беткәч, Мансур исән-сау авылга кайтты, күкрәгендә бер медале дә бар иде. Күп тә үтмәде, Мансур амбулаториягә акушер булып урнашты. Кыска гына вакыт эчендә Мансурның «җиңел куллы кендек әбисе» дигән даны да таралды.
—Баш сау булгач, җәһәннәмнән дә кайтасың икән, Себердән әйләнеп кайттым,— диде Мансур Кәримәне очраткач.— Үзеңә бүләк алып кайттым, бизәкле шәл. Мин сине оныта алмыйм, төшләремә керәсең...
—Сине, Мансур, өйләнгән дип сөйлиләр, шул дөресме? — диде Кәримә, ниһаять, сорарга батырчылык итеп.
—Юк сүз ул, Кәримә, миңа синең шикелле тормышны алып бара белгән хатын кирәк. Әйдә, кушылыйк бергә, син нәрсә, әллә телсез белән тормышыңны бәйләмәкчеме? Шул гүзәллегең белән...
—Мостафага тел тидермә! — диде Кәримә.— Үзебез аңлашырбыз.
—Шулай ук мине оныттыңмы, Кәримәкәй?
—Кискән икмәк кире ябышмый, үзең беләсең. Соң инде, минем өч айлык авырым бар... Мансур, син акушер кеше, һич яшерми әйт әле, баланы әйтәм, Мостафа кебек телсез тумас микән?
—Аның чарасын табып була,— диде акушер.— Фән хәзер кешеләр шикелле генә атламый, ат кебек дүрт аяк белән йөгерә. Ветеринария дә, медицина да үсә...
—Шулай дисеңме, Мансур? Син миңа ярдәм итмәссеңме?
—Синең хакка, Кәримәкәй, яңадан Себергә китәргә риза...
Мансур Кәримәгә якыная төште.
—Әйе, чарасын табып була. Үзең дә беләсең, авылда мине «җиңел куллы кендек әбисе» диләр. Иртәгә син амбулаториягә кил әле, кичкырын, яме?
Кәримә, Мансур әйткәнчә, амбулаториягә нәкъ кичкырын килеп керде.
—Әйдүк, Кәримәкәй, акыллым... Үзем,— диде акушер Кәримәнең өстеннән плащын салдырып.— Сиңа дигән бизәкле шәл шул була инде... Килешә, хан кызымыни!.. Инде, акыллым, эшкә керешергә мөмкин... Аның чарасын табып була, дидем ич, кулым җиңел минем...
—Нишләмәкче буласың? — диде Кәримә.
—Аборт ясыйбыз, Кәримәкәй.
Кәримә беразга телдән калды һәм, ниһаять, акылына килеп:
—Җинаятьче! — дип кычкырды.— Юк, син мине ялгыш аңлагансың, әшәке җан! Мин бала телле булсын өчен әллә берәр чарасы бар микән дигән идем. Бизәкле шәлең дә, ярдәмең дә кирәкми. Минем Мостафа телсез генә, ә син денсез икән.
Ир бала тапкач, Кәримә белән Мостафа өйләнештеләр. Малае ун айга җиткәч, Кәримә тагын шикләнә башлады: «Әтисе кебек телсез булса, нишләрмен?» Кәримә баласын уйлап борчылды, төннәрен мендәр читен тешләп, яшь чыгармыйча эченнән генә елады. «Балам ун айлык бит инде, ник сөйләшми икән? Бер генә сүз әйтсен иде, ичмасам. Әллә Казанга барып профессорга-фәлән күрсәтим микән?»
Мостафа исә башын аска иеп, фермада эшләп йөрде. «Үзем дә телсез, малай да телсез булыр микәнни? Нәселдәндер инде?! Кем белән генә киңәшергә соң? Ни дип өйләндем икән? Аһ, кем генә уйлап чыгарган бу яратуны? Ул кеше телле булды микән? Әллә телсезме?..» Мостафа өенә кайтмыйча, ферма йортының иске сәкесендә йоклады: баласын, сөйгән хатынын төштә күреп саташып бетте.
Беркөнне таң белән Кәримә ферма йортына килеп керде, кулында баласы иде.
—Сөенеч, сөенеч, әтисе! — диде Кәримә, бармаклары белән иренә аңлатып.
—Ни булды? — диде Мостафа, ишарәләр ясап.
—Малаең сөйли!
—Эттә! — диде бала, зәңгәр төймәдәй күзләрен елтыратып.
«Авызы ачылды, тешләре тешкә тиде, аннары авызын ерды,димәк, «әти» дип эндәште»,— дип уйлады Мостафа, ничек тә өнне төштән аерырга теләп.
2025-02-21 16:20