СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Рөстәм Галиуллин "Йорт"

Әле кайчан гына тугыз катлы бу йорт шәһәрдә иң биек һәм иң матурлардан иде. Тирә-ягын балавызга җыелган умарта кортларыдай сырып алган шыксыз, диварларындагы акшарлары кубып, төрледән-төрле язмалар белән чуарланган һәм һәр подъездыннан «хуш исләр» аңкыган «хрущёвка»лар янында ул күктән иңгән хан сарае кебек күренә иде. Шәм кебек горур басып торган тугыз катлы бу панель йорт алардан күпкә өстен тоелса да, тагын берничә елдан кояшта аның да төсе уңачак һәм яңгыр-карлар, көчле җилләрдән кибарлыгы кителә башлаячак, ләкин бүген ул, зәңгәрсу төстәге панельләрен балкытып, күзләрне иркәли.
Менә беркөнне шушы тугыз катлы йорт янына шәһәрнең төрле ягыннан кешеләр агыла башлады.
— Рәхим итегез, иптәшләр. Эчкә узыгыз. — Ишек янындагы егет килүчеләрне якты йөз белән каршы алып торды. Шушы әллә мари, әллә чуваш егете иң кадерле кеше булып тоелды әлеге минутларда.
— Рәхмәт, туган, яхшы сүзләреңә. Уң аяктан атлап керик әле, бисмилла әйтеп...
Прораб — ул да ишек төбендә каршылап торучы егетнең милләттәше иде — эчтән генә дога укып, яңа йортка аяк атлаучыларны беренче каттагы беренче фатирда каршылап торды. Аның имән бармагы туктаусыз исемлек язылган кәгазь буйлап йөрде.
— Гадел Гайнуллин... ә-һә! Таптым. Мәгез, кәгазьләр. Җентекләп тикшерегез. Барысы да дөрес язылган булса, ачкыч алыр өчен кул куярсыз да үз фатирыгызга күтәрелерсез.
— Илтөзәр Мөхәммәтгалиев. Сез — иң соңгы булып ачкыч алучы.
— Мин гел ахырга калам инде. Элек-электән.
— Гаҗәп! — Прораб кычкырып җибәрде. — Исемлеккә күз салыгыз әле: мондагы кешеләрнең барысы да — татарлар! Гаҗәп! — Ул, исемлектән карашын аера алмыйча, бермәл башын чайкап торды.
— Чыннан да кызык. — Илтөзәр дә ни әйтергә белмәде. — Татарстанда булганга күрәме икән әллә?
Ачкычлар тапшырылгач, фатирларны кабул итү мәрәкәсе башланды. Төзүчеләр намус белән эшләгән — хилафлыклар телгә алып сөйләрлек түгел иде. Ничә еллар тилмереп фатир көтү белән чагыштырганда, ишек тоткасының бушрак беркетелүе, унитаз капкачының күтәрелгән хәлдә тормавы, линолеумның бер читтән аз гына баш калкытуы нәрсә инде ул?! Актлар төзелеп, кәгазь эшләре тәмамлануга, йорт төзек, җыйнак кырмыска оясын хәтерләтеп, күңелле генә бер көйгә гөжләп тора башлады, һәркем, үзенә тәгаенләнгән фатирның һәр почмагына кабат-кабат күз ташлап, сөенечле адымнар белән әрле-бирле йөренде.
— Менә монда диван куярбыз. Теге почмакка — кәнәфине. Телевизор түрдә торыр...
Озын киң балконнарның ишекләре җырлап ачылды.
— У-у-у! — һәр катның балконыннан сокланулы авазлар яңгырады. Якында гына каенлык башлана иде. Тигез рәт булып утырган каеннарның яктылыгы күзне камаштыра. Ерактарак, тыгызланып кысылып утырган озын аяклы каеннарны иркенләп җәелгән, моннан- балконнан, кара-кучкыл болыт сыман күренгән наратлык алыштыра. Тагын да ерактарак Казансу тыныч кына дулкыннарын уйната.
— Оҗмах түре бит бу!
Кешеләрдәге шатлыкның иге-чиге юк иде.
Иң күңеллесе яши башлагач, танышкач булды. Йорттагы кешеләр беренче атналарда бер-берсенә «исәнме», «фатирыгыз иминме» кебегрәк тапталган сөальләр белән генә сүз каталар иде. Бу вакытта һәрберсе үз фатирын җиһазлау белән мәшгуль: йөк машиналары ишек төбенә килеп-китеп кенә тора. Менә берсе элек яшәгән җиреннән төянеп килгән: әрҗәдән иске суыткыч, шактый озак хезмәт иткән телевизор, әллә ничә җәймәгә җыелып төйнәлгән чүпрәк-чапрак төшә. Икенчесе яңа фатирга яңа җиһазлар белән күчә: авырлыктан бөкрәеп, подъезд ишегеннән йөгерә-атлый кереп киткән ир-егетләрнең җилкәсенә кунаклаган җыйнак кына төрелгән тартмалар күзгә күренеп кала.
Хәер, чын-чынлап танышу нәкъ менә шул беренче көннәрдән үк башланды.
Май аеның болай да җилкенгән күңелләрне иләсләндерә торган саф киче иде. Күңелең шатлык хисеннән ташып торганда, кая инде йоклап булсын? Илтөзәр урамга чыкты. Ишегалдындагы яңа утыргычларның
берсенә чүмәште. Җылымса җил биткә кагылып иркәләп китә, йорттагы утлар бер-берсе белән шаярышып, янып-сүнеп ала, якындагы каенлыктан чикерткәләрнең төн йокысын качыра торган җыры ишетелә. Рәхәт!
Берзаман подъезд ишеге шапылдап ачылып ябылды. Илтөзәргә таба бер ир атлады.
— Нихәл, туган? Иокы алмыймы? — Өйдә киеп йөри торган тар кара трико һәм ялан тәненә куртка гына элеп чыккан киң җилкәле, тыгыз бәдәнле, түгәрәк йөзле, нечкә мыеклы ир аның җилкәсеннән дустанә кагып куйды.
— Шулайрак шул...
— Син дүртенче каттанмы әле?
— Ие, егерменче фатир.
— Мин — өчтә, ундүртенчедән. Синеке ике бүлмәле, димәк?
Илтөзәр баш какты.
— Шайтан алгыры, бер-беребезне әллә кайчаннан бирле белгән кебек, ә танышкан юк. Мин — Абдулла. Абдул дисәң дә була.
— Илтөзәр. — Ул Абдул га кулын сузды.
— Казанныкымы?
— Юк, районнан — Мамадыштан.
— Ә-ә, шәп. Ерак ара түгел. Ит, сөт, майга аптырамыйсын, димәк?
— Шулай.
— Менә миңа кыенрак. Касыймда тудым. Нижгарда үстем. Туган як белән аралар өзелде. Хатын да моннан, Казаннан. Баерак бер районнан өйләнәсе калган — азык-төлек бушка килер иде, а-һа-һа-һа! — Абдул кичке тынлыкны бозып, башын артка ташлап рәхәтләнеп көлде.
— Кайда эшлисең соң? — Илтөзәр сүз ялгансын өчен генә кызыксынды.
— Безнең мишәр кайда булсын инде? Сәүдәдә — алыш-бирештә! Хе-хе-хе...
— Әй, үзәгендә кайнап, сиңа ни өчен әле бәрәңге, сөт өчен кайгырырга?
— Хе-хе-хе. Мин хозтоварда шул.
— Әйтәм җирле йөк машинасы белән еш кайтасың...
—А-һа-һа-һа! Шәп әйттең, туган. Үзең кайда эшлисең?
— Мин — врач.
—О-о-о! — Абдулның кысылып көләргә торган күзләренә җитдилек йөгерде. Илтөзәрнең җилкәсен тагын сыйпап алды. — Төшемле эш, туган, төшемле.
Шулчак аларга тагын берәү якынайды. Аның исемен белә Илтөзәр: Сафагәрәй ул. Каратут йөзле, чем-кара калын чәчле, чандыр озын буйлы Сафагәрәй гел җиренә җиткереп үтүкләнгән күлмәк-чалбардан йөрер, чәче пөхтә итеп таралган булыр. Бер катта яшәгәнлектән, алар, җиһазлар күчерешкәндә, бер-берсенә ярдәм иткәләделәр. Сафагәрәй университетта төрек телен укыта. Үзе кебек үк каратут йөзле, чем- кара түгәрәк күзле, озын керфекле, уттай карашлы, чибәр, сылу, нәфис буй-сынлы хатыны белән гөрләшеп яшиләр.
—Кичегез күңелле үтәме, кардәшләр? — Килеп җитүгә, ул иң элек Илтөзәргә, аннан Абдулга кул биреп күреште.
—Аллага шөкер, Сафагәрәй туган! — Абдул аның да җилкәсенә үз итеп кулын салды. — Нәрсә, сине дә йокы алмыймы? — Абдул Илтөзәргә биргән соравын кабатлады.
—Мондый гүзәл кичтә ничек йоклап ятмак кирәк! — Сафагәрәй киң җилкәсен язып, ләззәтләнеп киерелеп алды.
— Шулай, шулай, — диеште Абдул белән Илтөзәр.
—Ару гына яшәп ятабызмы? — Яннарына Шәүкәтнең килеп басканын күрми дә калганнар икән.
—О-о! Себер татарларының иң күреклесе Шәүкәт! — Абдул, шапылдатып, аның да җилкәсеннән какты.
Какча гәүдәле, урта буйлы Шәүкәт иң биектә — тугызынчы катта яши иде.
— Беренче каттан бирәбез дип тордылар да тугызга ук күтәрделәр. — Ул, эштән кайтышлый очраклы гына очрап, Илтөзәргә диван менгерешкән иде. Ул да, Абдул кебек, сәүдә системасында эшли. Казанда туганына кунакка килгән җиреннән урнашып калган.
Сүз үзләренең йорты тирәсендә әйләнде. Күбрәк Абдул сөйләде. Кем нинди җиһаз алган, кайдан юнәткән? Шәүкәт каенлык белән наратлыкны мактап туймады:
—Тыңлагыз! Әнә бер чикерткә сихри кичкә мәдхия җырлый! Каен яфраклары серләшә!
Илтөзәр әңгәмәдәшләренә карап сөенеп куйды.
— Егетләр, шөкер, йортыбызда тәрбияле кешеләр урнашты. Бүгенге күк шулай аңлашып, ярдәм итешеп яшисе иде.
— Шулай, шулай, дөрес әйтәсең. — Сафагәрәй аның сүзен җөпләде.
— Кардәшләр, улларыбызга, кызларыбызга да сабак бирик: йорт әйләнәсен чүп-чарга батырмасыннар.
— Дөрес, дөрес...
Сүз арты сүз чыгып, ирләр байтак утырды. Инде кузгалыйк дигәндә генә кулларына таяк тоткан тоташ карадан киенгән ике карчык килеп чыкты. Илтөзәрнең аларны беренче генә күрүе түгел. Күршедәге «Хрущёвка» карчыклары болар. Эштән кайтышлый, гел күзгә чалыналар. Тугыз катлы йортның һәр кешесе артыннан нидер мыгырданып калалар.
— Казандагы иң шәп йортка күчтеләр дә...
— Кәләкә-мәләкә килеп утыралар...
— Тынычлыкны бозалар дип хат язарбыз әле...
— Анда без күчәргә тиеш идек...
Алар берсен берсе үсендереп, ләззәтләнеп мыгырдана иде. Ирләр сүзгә кереп тормады. Кычкырып бер көлделәр дә, кул селтәп, тугыз катлы йортның якты подъездына кереп югалдылар.
Беркөнне кичкырын шул ике карчык һәм ике исерек ир тугыз катлы йорт тирәсендә тавыш чыгарды.
— Безгә каенлык күренми...
— Кояшны капладылар...
— Бу йортны җир белән тигезләргә кирәк, — кебек таныш җөмләләре аша ике ирне кыздырды карчыклар.
— Бу җирдә безнең балалар өчен футбол кыры булырга тиеш иде!
— Шашлык пешерергә урын юк!
— Домино сугарга диген! — Аларга кушылып, теге ике ир дә төкерек чәчте.
Балконның ачык ишеге аша бу сүзләр йорттагы һәр фатирга үтеп керде. Тик башка чакта бердәм гәп куерткан ирләрнең берсе дә урамга чыгуны кирәксенмәде. Чыгып нишлисең?
Менә хәзер генә ул бер сәгать вакыт кыска тоела. Шушы мизгелдә атна, ай, ел бик ерак ара кебек. Күз ачып йомган кебек кенә буласың — син инде шул вакыт аралыгының минутларын ваклыйсың.
Әле кайчан гына үзләре яшьләр саналып йөртелгәннәрнең балалары үсеп җитте. Тугыз катлы йортта, атна саен ук булмаса да, туй мәҗлесләре ешлады. Иң элек Шәүкәтнең олы малае өйләнде. Кукмарадан килгән киленне бөтен йорт яратып кабул итте. Әле ишегалдында җил уйнатырдай җитез хәрәкәтләр белән мендәр, юрган тузанын какканын, әле Кукмарадан нечкә генә беләкләре өзелеп чыгардай авырлыкта зур-зур сумкаларга бәрәңге, кишер, суган төяп, кәз-кәз атлап кайтып килгәнен күреп, һәркемгә ачык чырайлы бу эшчән кызга сокланып туялмадылар. Аннан Сафагәрәйнең олы кызы кияүгә китте. Кияү белән кәләшнең бер-берсенә ике тамчы су кебек охшавын йорттагылар бәхеткә юрады. Аннан чират Илтөзәр малаена җитте. Илгизәр Казан кызына өйләнде. Йорттагыларның шактые төрле төбәктән җыелып, күбесе, авылныкы булганлыктан, шәһәр кызын сынабрак каршы алганнар иде. Тик кызның әти-әнисе Балык Бистәсеннән булып, кыз җәйләрен авылда әбисе янында үткәргәнлектән, алар киленнең дә нәкъ үзләре кебек гади булуын күрделәр һәм җиңел сулап куйдылар:
— Рәхмәт төшкере, йортыбызга уңган-булган, тәүфыйклы киленнәр генә килеп тора.
Тик бердәнбер көнне Абдулның үзе кебек үк сүзгә оста, кеше белән аралашуга маһир, чая малае Аяз күрше «хрущёвка»дан Катяны алып кайтты. Йорт эче бу хәбәрдән гөж килде:
— Абдул нәрсә карады икән?
— Бер дигән егет иде. Нәрсә, татар кызлары бетте микәнни?
Абдулның гына ыгы-зыгыга исе китмәде.
— Борчылмагыз, туганнар, — диде ул, ирләр, гадәттәгечә, ишегалдында җыелгач. — Мәскәүгә китә алар.
Туй үтте. Анда Илтөзәр дә булды. Моңа кадәр туйларның иң кәттә өлеше ишегалдында үтә, бөтен
йорт бергәләп күңел ачалар иде. Бу туйда кияү белән кәләш урамга чыкмады. Хәер, анда аларны көтеп торучы да күренмәде.
Аяз белән Катяның Мәскәүгә китүен түземсезлек белән көттеләр. Марҗа киленнең янәшәдә яшәве йорттагыларның күңеленә аңлатып булмый торган пошаман салды.
Беркөнне Абдул белән Аяз подъезд ишеге төбенә чемодан, зур-зур тартмалар чыгарып өйделәр. Бераздан йөк машинасы килеп туктады.
— Шөкер, яшьләрне Мәскәүгә озаталар икән. — Бу вакыйганың шаһитлары сөенеп шулай уйлады.
Әйбер-сәйберләр төялеп бетте. Йөк машинасы янына Абдул үзенең гаиләсе белән чыгып басты.
— Ярар, улым, Аяз. Күршеләр белән тәртипле генә торыгыз. Без Мәскәүдә урнашуга хәбәр итәрбез. — Ул улын кочаклап, аркасыннан шап-шоп каккалады.
— Күрше хакы — Тәңре хакы. Берүк алар белән әчелешле булмагыз. — Анасы да, Аязны кочаклап, бермәл тын торды. Аннан Катяның да җилкәсенә орынып алды.
— Йә, хуш иттек! — Абдул йөк машинасына башта хатынын утыртты. Аннан кул болгады да ишекне шартлатып япты.
Машина күздән югалуга, Катя Аязның җилкәләреннән кочты.
— Керик тизрәк. Хәзер сиңа мин генә хуҗа!
— Киттек, былбылым. — Аяз аның биленнән кочып күтәрде.
Ул көнне беренче тапкыр ишегалдында ирләр төркеме дә, әби-чәбиләр дә күренмәде. «Хрущёвка»дагы балалар гына Абдул каяндыр юнәтеп кайткан һәм хәзер аның истәлеге булып калган уенчык дәү пароходның штурвалы өчен тарткалашалар иде.
Инде йорттагы һәркем үз эченә бикләнеп, үз тормышы белән яшәүгә күнегеп килә иде. Сафагәрәйнең улы Надяга өйләнде. Бу бөтенләй көтелмәгән яңалык булды.
— Мин бернишли алмыйм, Илтөзәр. Башта белми йөрдек. Балага узган бит тегесе. Ярәшкән кызы да бар иде бит үзенең. — Сафагәрәйнең гәүдәсе көн эчендә чүгеп, кечерәеп калгандай булды. Ул хәзер элеккечә йорттагылар белән: — Газиз кардәшем, саулык-иминлекме? — дип сөйләшеп аралашмый, муенын куырылып килгән җилкәләренә яшерен, тавышсыз-тынсыз гына фатирына кереп югала.
Бу вакыйга да тына төшкән иде, Сафагәрәй хатыны һәм төпчек кызлары белән Төркиягә күченеп китте. Йорт эчен әлеге хәбәр әллә ни шаккатырмады. Ул вакытта аларны мөһимрәк нәрсә борчый иде. Нәкъ шул көннәрдә якын-тирәдәге «хрущёвка»ларны тузганга чыгарып, андагыларны каенлыкны кысрыклап төзелгән тугыз катлы яңа йортка күчерделәр.
Ничә еллар буе йорттагылар белән бер гаилә кешесенә әйләнгән идән юучы Разия апа да киткәч, йорт эче тәмам бушап калгандай булды.
—Картайдым инде, туганнар. Миңа да ял итәргә вакыт.
Хушлашып йөргәндә, аны чәйгә Илтөзәр белән Шәүкәт кенә чакырды. Күп фатирларда Разия апаны белмиләр иде инде.
— Тәмәке тартучылар күбәйде. Аракы шешәләрен ник ваталардыр? Йорт тирәсе чүп-чар оясына әйләнде. — Разия апа яраткан йорты белән йөрәге әрнеп хушлашты.
Беркөнне Шәүкәт тә Илтөзәр белән саубуллашырга керде.
— Себергә кайтып китәм. Тыныч күңел белән яшисе килә, — диде ул, башын иеп.
— Малай каламы соң?
— Юк, фатирны сатып китәбез.
Илтөзәргә моңсу иде. Бу көннәрдә аның да улы белән килене Америкага күчеп китте.
- Врач булып эшләп, бу илдә мин гаиләмне тота алмыйм. Өч көнлек дөньяда кешеләрчә яшәп каласым килә.
Саубуллашканда, ул кат-кат тәкрарлады:
— Әти, бу фатирны алмаштыр. Әллә кемнәр белән яшәп ятканчы...
— Нәрсә сөйлисең, улым? Барыбыз да качып бетсәк, бу йортта кем генә калыр соң?
Илгизәр кулларын як якка җәйде.
— Сезнең өчен борчылып әйтүем. Кичә подъезд төбендәге исерек төркем хатынга бәйләнеп маташкан. Мәктәп яшендәге ниндидер ят малайлар: «Давай, пойдём в рощу», — дип әйтәләр, ди.
— Кит аннан?
— Шулай. Хатын берсенең танавына тондырган да кереп киткән. Янап калганнар.
— Алай.
— Үткән атнада Маһирә карчыкны көпә-көндез талап чыктылар. Шул ук малайлар.
— Милиция чакыртканмы?
— Юк. Әбине тәмам куркытканнар. Бүтән урамга чыкмыйм дип әйтә, ди.
— Мин ул селәгәйләргә үзем аңлатырмын.
— Маташма, әти. Әйтеп карадым — ыржаеп көләләр генә.
Илгизәрләреңә киткәч, Илтөзәр хатыны белән япа-ялгыз калды. Йорт күзгә күренеп шыксызлана: беренче каттагы панель йөзеңне кызартырлык оятсыз сүзләр белән тулды. Коридорларда да котың очарлык мәхәббәт рәсемнәре һәм «интим хезмәт» вәгъдә иткән телефон номерлары чекерәеп тора. Илтөзәр күптән инде лифтка утырмый, андагы сасы искә башны тыга торган түгел. Балконга да нәрсәдер кирәккәндә генә чыга, урамнан ишетелгән сүгенү сүзләре аның җанын газаплый. Илгизәр исә, Америкадан шылтыраткан саен, бер үк җөмләләрне кабатлый:
— Әти, фатирны алыштыр. Шөкер, инде аякка бастык. Сиңа акчалата ярдәм итәргә мөмкинлегем бар. Юньле кешеләр янына күч.
Тик кайда соң хәзер юньле кешеләр? Кем кемне көтеп тора?
Илтөзәрнең монда яшисе дә, каядыр китәсе дә килмәде. Шул төшенке рухта көннәр үтте дә үтте. Бигрәк тә кичләр ямансу иде.
Тугыз катлы йортны инде күптәннән тагын да биегрәк — ун, унике, уналты катлы — йортлар каплап китте. Кояш нурлары эссесеннән төсе уңган йорт алар янында чүгеп, мескенләнеп калды. Җил көчлерәк искән саен, панельдә китек урыннар арта барды.
Йорт тирәсе чүплек оясына әйләнде. Ишегалдына терәп диярлек урам базарын да ачып куйгач, хәлләр тагын да мөшкелләнде: карбыз яки банан кабыгына басып, тигез урында муеныңны сындыруың да ихтимал иде.
Тәмам гайрәте чиккән Илтөзәр фатирын сатарга булды. Җыелган акчасы бар, улы ярдәм итәргә тора. Шулай булгач, шәһәр үзәгендәге абруйлы районнан дүрт бүлмәле фатир алырга да хәленнән килә.
Хатынының: «Нишләрбез икән ул дүрт бүлмәдә», — дигән сүзләрен колакка элеп, ул бөтен уңайлыклары булган өч бүлмәлене эзләде. Эшне тиз тотты: Казансу буеннан — ярның икенче ягыннан гына менә дигән өр-яңа йорттан ошаганын тапты. Хәзер инде күпме еллар көн иткән газиз фатирны сатасы гына калды.
Илтөзәр белдерү бирде.
— Аһ-һа, акылың алтын икән! — диде бер егет, йортны әйләнеп чыккач. — Сасып-тынчып беткән йорттагы фатирыңны шул бәягә кем алсын? Ике тапкырга киметсәң дә кирәкми.
— Монда яшәгәнче мин тулай торакта яшим! — дип чәтердәде бер хатын-кыз.
—Монда күчәргә дәгъвалап башыма бәла алмаскадыр. Яңадан сатулары, ай-һай. — Риелтор башын чайкады.
— Ник, шулкадәр начармыни?
—Фатирың әйбәт тә бит. Йорт начар. Аннан соң монда базар сатучылары кереп тулган. Алар белән тыныч кына яшәүләр булыр микән?
Кара син аны. Моңарчы игътибар да итмәгән. Бу подъездда элеккеләрдән ул берүзе калган икән бит. Хуҗалары фатирларын вакытлыча арендага тапшырып китеп беткәннәр.
—Безгә дә шулай итми булмас, ахры. — Хатынының сүзләре дөрес иде.
Илтөзәр булган акчасына ике бүлмәле фатир алды. Ә монысын вакытлыча тапшыру турында белдерү элде. Ике сәгать үттеме-юкмы, ишектә кыңгырау аваз бирде.
—Вай-вай, без эзләгән фатир бит бу. Тәртипле квартирантлар эзләдеңме, хуҗа? — Ике әрмән аның җилкәсеннән үз итеп какты. Йортны ал да гөл итеп торырбыз, дип антлар эчтеләр. Тик бәя турында сөйләшә башлауга зарланышырга тотындылар.
— Йорт иске. Балаларга шартлар юк. Бәяне алай югары куйма инде син, хуҗа?
— Без монда еллар буе яшәргә җыенабыз. Шуның өчен бәясен төшер, дускай.
Илтөзәр бу йорттан шулкадәр туйган, җаны бизгән иде.
— Ярар, чукыныгыз шунда! Кая, килешү төзик тә китәм, — диде.
Телгә оста булсалар да, сүзләрендә тормады җимеш сатучылар. Ай ахыры җиткән саен, аларның койрыгын тота алмый интекте Илтөзәр.
— Мин — Мәскәүдә. Бер атнадан кайтып җитәм, дускай.
— Аз гына да борчылма. Казаннан читтә идем. Кайтуга иң беренче сиңа йөгерәм. — Илтөзәргә бу җөмләләрне ай саен ишетергә туры килде.
Кайбер айларда ул акча сорап шылтыратып та тормый башлады.
— Ике айныкын бергә алырмын әле, — дип, үзен тынычландыра, кайчак үзләре шылтыратмаслармы дип тә өметләнә иде. Кая ул? Тыннары да чыкмый.
Фатирында торучылардан өч ай буе хәбәр хәтер булмагач, Илтөзәр шунда юл тотты. Алар белән өзеп сөйләшергә ниятләде ул: акча түли алмыйлар икән, фатирны бушатсыннар!
Йортка якынлашкан саен, йөрәге ашкынып типте. Күпме бәхетле еллар кичерде ул монда! Улы Илгизәр шушында туды, канат чыгарды. Хәзер ул бик еракта, океан артында. Әле дистә еллар элек кенә Абдул, Сафагәрәй, Шәүкәтләр белән күңелле гәп куерталар иде. Алар хәзер кайсы кая китеп югалды.
Йорт янындагы базар шау-гөр килеп кайнап тора.
— Әйдә, дускай, ярмалы бәрәңге алып җибәр!
— Баллы карбыз, үзе авызыңа керәм дип тора!
— Хөрмәсе телеңне йотарлык!
Базар рәтеннән узганда, кояшлы яктан күчеп килгән каратут йөзле егетләрнең барчасы да аны үзенең сату өстәленә дәште. Кайбер әрсезләре кулыннан тартты, оятсызраклары җилкәсеннән үк йолыккалады.
Илтөзәр туктап тормады. Әнә ул! Элеккеге йөзен-төсен тәмам җуйган, ядрәләр яугандай тишкәләнгән, моңсулык сарган йорт. Илтөзәрнең газиз йорты!
Йорт тирәсе ташландык хәлдә. Җил иркенә уйнаклаган чүп-чарның күплегенә Илтөзәрнең исе китте. Ә кайчандыр монда күзләрне иркәли торган тәртип иде. Илтөзәр каенлык белән наратлык ягына күз салды. Тик җаннарга сихәтлек биргән урманчык урынында теләсә ничек тезелгән йортлар калкып чыкканын күрен йөрәге сыкрады.
Ул подъездга якынлашты. Уңайлы итеп ясалган киң урындыклар юкка чыккан, җырлап ачыла торган ишек тә бер тупсасында асылынып тора. Боларны күреп, Илтөзәрнең үзәге өзелде.
— Илтөзәр абый! — дигән тавышка борылып караса, артында Абдул малае Аяз белән аның хатыны Катя басып тора.
—Ә-ә, сез икәнсез. — Ул Аяз белән кул биреп күреште.
—Ни йомыш, Илтөзәр абый? — Хатыны марҗа булганлыктан, ул урысчага күчте.
—Фатирны күрергә килдем әле. — Илтөзәрнең аларга ачыласы килмәде.
— Безне квартирантларыбыз төп башына утыртты. Ничә ай түләмиләр — нишләргә дә белмибез. — Аяз аптыраган кыяфәттә кулларын як-якка җәйде.
— Полиция чакырттык — участок өчен җаваплы егет: «Үзегез хәл итегез, алар белән бәйләнешәсем килми», - ди. — Катяның ачуы йөзенә, нәфрәте күзенә чыккан.
— Кемнәргә тапшырган идегез соң?
—Үзбәк егетләренә иде шул. — Аяз үкенгәндәй кул селтәде.
— Кичә үз өебезгә кертмәделәр!
—Шулай... — Аяз хатынын дөресләп куйды. — Бүген берничә егетне ияртеп барган идем — берни кыла алмадык...
— Өч бүлмәле фатирдан унтугыз кеше чыккан! — дип, Катя Аязны бүлдерде. — Дүрт кеше генә торабыз дип алдадылар тагын!
— Бар икән күрәселәр. — Илтөзәр бу сүзләрне үзен уйлап әйтте. — Минем дә хәлләр шулайрак бит әле. Өченче ай инде тиешле акчаны ал алганым юк.
— Да-а?! — Аязның күзләрендә гаҗәпләнү катыш сөенү чалымнары пәйда булды. Чит кешенең дә хәле начар булуын белгәч, үз хәлең яхшырып киткәндәй тоела бит ул. — Нишлибез, Илтөзәр абый?
— Белмим, — Илтөзәр, чыннан да, дөресен әйтте. — Фатирга кереп карыйм.
— Без көтеп торабыз, — диде Аяз.
Илтөзәр теләр-теләмәс кенә дүртенче катка күтәрелде. Таныш ишекне күреп дулкынлану кичерде. Монда узган бәхетле еллар исенә төшеп, йөрәген чеметтереп алды. Кыңгырау авазы коридорга кадәр яңгырады. Ишек кенә ачылырга ашыкмады. Ул кабат төймәгә басты. Ниһаять, күзчектәге нокта-яктылык бер мизгелгә нокта-караңгылыкка әйләнде дә ишек ачылды. Борынга әчкелтем ис килеп бәрелде.
— Вай-вай, хуҗа килгән! — Арсен, аны күрүгә, кычкырып сөйләнә башлады. — Әйдүк, хуҗа, әйдүк, түргә уз.
— Кереп тормам инде мин. Монда гына сөйләшик.
Арсен аны ишетергә дә теләмәде.
— Ниткән ишек катында тору ул? Кер әйдә, уз!
Ул Илтөзәрне өстерәп дигәндәй фатирга алып керде. Аш бүлмәсендә бер хатын кайнаша. Аның киң итәге арасыннан ике бала күзләрен ялтыратып алды да гаип булдылар. Залдагы диванда тагын бер ир утыра. Идәндә бала уенчыклары ауный, почмакларда кәгазь тартмалар өелгән иде.
— Чәй эчәсеңме, хуҗа?
— Юк, юк, кирәкми. — Аш бүлмәсенә атлаган Арсенны ул кулыннан тотып туктатты. Аннары үгезне мөгезеннән эләктерергә булды. — Мин акчага килдем.
— Килгәч-килгәч, чәй эчми китмисең инде.
— Рәхмәт, өч ай өчен тиешле акчаны бир дә — китим.
— Ни бит, хуҗа, — Арсен, ничек сүз башлыйм дигәндәй, башын кашып алды, — миндә бер тәкъдим бар: сат син миңа бу фатирыңны!
— Аңламадым? Ә акча?
— Анысын исәпләшербез.
— Күпмегә сатып алырга ниятлисең инде?
Арсен бармаклары белән күрсәтте.
— Нәрсә?!
—Хуҗа, бу йорттагы фатирларның барысын да шул бәягә саттылар. Мин әле артыграк та әйттем.
Илтөзәр дәшмәде. «Аязны чакырырга кирәк. Бу башбаштаклыкка юл куярга вакыт!»
-Йә, нәрсә дисең? — Арсен, башын кырын салып, аннан җавап көтә иде.
— Уйларга кирәк. Хатын белән киңәшләшим.
— Ярар-ярар, мин ашыктырмыйм.
Илтөзәр тизрәк чыгу җаен карады.
Баскычлар буйлап төшкәндә, ул фатирын Арсен гаиләсеннән ничек бушату турында баш ватты.
Урамда Аяз белән Катя күренми, Илтөзәр адымнарын кызулатты. Бу йорт шулкадәр ят иде. Монда Абдул да, Сафагәрәй дә, Шәүкәт тә юк. Хәтта аларның балалары, нәсел дәвамчылары да алардан калган фатирларга хуҗа түгел. Кайчандыр йорттагы дуслык һәм тәртип өчен җанын бирердәй яшәгән Илтөзәрне монда беркем белми, һәм ул берәүгә дә кирәкми иде.
Йорттан шактый ераклашкач кына, ул артына борылып карады. Үзенең мескенлегеннән җаны өшегәндәй булды. Нишләргә?
Аның каршында кемнәрнедер иярткән Аяз белән Катя пәйда булды.
— Без фатирны сатарга булдык, Илтөзәр абый. — Аяз керфекләрен аска төшерде. — Бу подъездда синең фатирың гына кала.
Алар китеп барды. Илтөзәр баскан урыныннан кузгала алмады. Бераз хушына килгәч, Аязлар киткән якка карап пышылдады:
— Фатир күптән минеке түгел инде. Без үз йортыбызга үзебез хуҗа түгел.
Ул үзе дә сизмәстән сыраханәгә таба атлады.
Ниндидер шау-шу, мәхшәр купканда, сыра парыннан аның кәефе күтәрелә төшкән иде инде. Кешеләр йөгерешә башлады, кайсы кычкыра, кемдер елый.
— Ни булды? — Илтөзәр айкала-чайкала сыраханәнең чыгу ишегенә таба атлаган бер егетнең җиңеннән эләктереп алды.
- Ян-гын! — дип мыгырданды тегесе көрмәкләнгән телен көчкә әйләндереп.
—Янгын? — Илтөзәр аның артыннан караңгы урамга чыкты.
Урамда халык ары-бире йөренә. Биек йортларның кайсыннандыр, ургылып-ургылып, кара төтен чыга иде. Кешеләр, кулларын болгый-болгый, шунда күрсәтеп нидер сөйләнде. Якында гына янгын сүндерә торган машиналарның сиренасы ишетелде.
— Башта бик каты нидер шартлады, — диде кемдер. — Газ булдымы соң...
Илтөзәр төтен чыккан якка таба китте. Якынлашуга аның йөрәге жу-у итте: ялкын телләре ул гомерен уздырган тугыз катлы йортның бер фатирын камап алган иде. Ул, үзен үзе белештерми, шунда таба атлады. Ут шәүләсе дүртенче кат тәрәзәләрендә уйный иде.
— Янабыз! — Подъезд ишегеннән кул астына нәрсә очраса, шуны эләктергән кешеләр атылып чыкты.
— Коткарыгыз! — Илтөзәрнең башына күсәк белән тондырдылармыни, ул каршына очраган кешеләрне таптап китәрдәй булып йортка таба йөгерде.
— Хәзер янгын сүндерүчеләр килеп җитә, тотыгыз бу ахмакны!
— Хатыны, баласы ут эчендә калганмы әллә?
— Кертмәгез, янып бетәчәк бу!
Кешеләрнең бу сүзләре аңа бик еракта сыман ишетелде.
— Коткарыгыз, — дип пышылдады аның иреннәре. Сулышы капкан иде, ул гыж-гыж килеп, подъездга бәреп керде.
— Нишлисең син, хуҗа? Янып үләсең бит. Киттек тизрәк, качыйк! — Ике баскычны бер итеп йөгереп төшкән Арсен аны үзе белән өстерәргә теләде.
— Ха-ха-ха! — Илтөзәр кычкырып көлә башлады. — Ха-ха-ха! Качыйк дисеңме? Янсын! Бетсен, юкка чыксын дисеңме? Юк! Мин газиз йортыбызны җир белән тигезләргә юл куймам! Йорт безнеке! Минеке!
Аны авызын ачып күзәткән Арсен кул селтәде дә караңгылык эченә кереп югалды. Әчкелтем төтен исенә буыла-буыла, Илтөзәр өскә үрмәләде.