Динар белән Илфир, гадәттәгечә, икәү. Баскетбол ятьмәсен баганага беркеткәннәр дә, ярыша-ярыша шуңа туп ыргыталар. Кем остарак? Кем күпме кертер?
- Очко!
- Тагы берәү...
- Эх, булмады...
- Китер тупны. Менә болай ыргыталар аны. Хоп!..
- Әй, мактанчык! Мимо!.. Тагы мимо!.. Ха-ха-ха.
Малайлар тирләп беттеләр.
Казансу буена су коенырга төшкән классташларын күрделәрме, юкмы, аларга бөтенләй игътибар да итмәделәр. Су керүче малайлар, яр кырыена тезелеп бастылар да, хор белән кычкырдылар.
-Дин-ар! Ил-фир! Монда киле-ге-ез!..
Ләкин бу ике малай аларны ишетмәмешкә салышты, тупны култык астына кыстырып, юлда очраган вак ташларны тибә-тибә, гамьсез генә китеп бардылар.
...Бух! Бух! Бух!.. Динар белән Илфирнең классташлары бер-бер артлы Казансуга чумды. Елга өстендә бер мизгелгә бик матур салават күпере хасыйл булды да сүнде. Яр өстендә ялгызы калган Васил, үзе дә сизмәстән, каз үләнен йолыккалап утырды. Әле яңа гына пәйда булган салават күпере дә аны үзенә җәлеп итә алмады. Гамьсез генә күздән югалган ике малай шәүләсе аның уйларын бер ноктага җыйды.
“... Алар икесе дә дуслар, классташлар. Икесе дә начар укый, тәртип боза. Икесе дә милициянең балалар бүлмәсендә “кара исемлек”тә тора. Класс җыелышларында да, пионер дружинасында да тикшереп карадык, үзләрен, төрле каты чаралар да кулландык. Үзләренекен иттеләр - бирешмәделәр. Ә укучылар алардан бүредән өреккән кебек курыктылар. Үз яннарына - түгәрәкләргә, секцияләргә якын да китермәделәр. Үзебезгә якын җибәрмәүнең сәбәбе нәрсәдә иде соң? Сәбәпләре дә бар иде. Шулай да... Үз иптәшеңне коллективтан читләштерү нәрсә соң ул? Болай ярамый! Ярамый!”
- Малайлар, малайлар! Василны карагыз әле. Берүзе утыра.
Васил сискәнеп китте.
- Әй, судан курка ул, судан.
- Малайлар, әйдәгез чиркәнчек алдырыйк.
Васил ялт итеп иптәшләре янына сикереп төште. Малайларны үз янына җыйды.
- Фәрит, Вагыйз, Камил... Башкаларыгыз да тыңлагыз. Бер сүзем бар сезгә. Динар белән Илфир хакында.
- Тагын нишләгәннәр?
- Нишләмәгәннәр. Хәзер генә игътибар иттегезме сез аларга?
- Иттек. Я, шуннан?
- Шуннан шул. Баскетбол уйныйлар идеме алар? - Васил үз сорауларына үзе үк җавап биреп барды. - уйныйлар иде. Туплары бар идеме? Бар иде. Ятьмәләре бар идеме? Бар иде. Хәзер дә, әнә, эленеп тора. Бу - бер.
- Шаккаттың, чәлдергәннәрдер әле.
- Тубын белмим - анысы иске. Бәлки берәрсеннән алып торганнардыр. Ә ятьмәсен, әнә, күреп торасыз, үзләре үргәннәр.
Елга уртасында түгәрәкләнеп тезелеп, Васил авызына карап торган малайлар карашларын баганада эленеп калган ятьмәгә юнәлттеләр.
- Хәзер мәсьәләнең икенче ягын уйларга кирәк. Без алар турында нәрсә белә идек? Спорт белән кызыксынганнарын белә идекме? Юк бит, юк. Әйдәгез, үзебезнең баскетбол командасына алыйк үзләрен.
Малайлар шаулашып куйдылар.
- Бүрене бүреккә салсаң да урманга кача, ди.
- Уйлап карарга кирәк.
Малайларның кайберләре башта карышса да, тора-бара бирелә бардылар. Үзләренә караганда гәүдәгә кечкенә булган Васил аларны үз ихтыярына буйсындырып өлгерде. Василны бик ихтирам итәләр бит алар. Аны уены-чыны белән “круглый отличник” дип йөртәләр. Бу бәяне барлык фәннәрдән дә гел бишлегә укуы өчен генә бирмәделәр аңа. Ул мәктәптә иң оста шахматчы, иң оста волейболчы да, иң оста баскетболчы да.
Васил маңгаена төшкән чем кара чәчен кулы белән сыпырып куйды да иптәшләренә текәлеп карады. Аларның йөзләрендә кояшның судан кайтарылган нурлары уйный иде. Күзләрендә ризалык билгесе. Димәк, була.
... Малайлар өчен - ике, кызлар өчен ике группа баскетбол секциясе эшли мәктәптә. Пионер группасындагы баскетболчылар барысы да спорт разряды алганнар. Өлкәннәр группасында беренче разрядлы спортчылар да шактый.
- Булат Гобәевич, - диде физкультура укытучысы секция җитәкчесенә мөрәҗәгать итеп, - баскетболчылар секциясенә тагын ике малайны өстәргә телиләр. Секциядә йөрүче укучылар үзләре тәкъдим итәләр. Ләкин алар мәктәптә иң тәртипсез, иң начар малайлар...
- Килсеннәр, - диде физкультура укытучысы, - димәк, традицияне бозабыз.
- Нинди традиция?
- Моңа кадәр бит монда отличниклар да, ударниклар гына йөргән. - Үзе үк өстәп куйды. - Килсеннәр, аларга да урын табабыз.
Аннан бирле инде елга якын вакыт узды. Баштарак бу ике малайга кыенрак булды. Аз гына җебеп тордыңмы, каршы як командасындагы уенчы кулга керә язган тупны ялт итеп эләктереп тә ала, ятьмәгә салып та куя. Шунысы яхшы: барыбер начар уйныйсың дип рәнҗетмиләр. Класста да кырын күз белән карамыйлар. Нишләп үзгәрделәр соң әле алар? Югыйсә, шул ук укучылар бит. Шул ук класс, шул ук укытучылар. Авыр фәннәрне үзләштерергә дә ярдәм кулын сузып торалар. Юк, тукта, тукта... Элек тә шулай түгел иделәрмени соң алар? Әйе шул! Элек тә шулай булганнар. Тик Динар белән Илфир генә киреләнгән. Коллективтан аерылып, үзләренә ниндидер аерым бер кызык, аерым бер мәзәк эзләгәннәр. Бактың исә ул кызыклар, ул мәзәкләр мәктәпнең үзендә - укучылар арасында да бар икән ләбаса. Тик аны күрә белергә генә кирәк.
...Динар һәм Илфир исемнәрен милиция бүлегендә “кара дәфтәр”дән сызып ташладылар.