— Коены... үзебезнең коены, туган нигезебезне барып күрәсем килә.
Көндезге ашка булыр дип, бәрәңге әрчеп маташкан Сәләхи карт, урын өстендә ятучы карчыгының сүзләрен ишеткәч, сискәнеп куйды. Яртылаш кабыгыннан әрчелгән бәрәңгесе кулыннан шуып чыкты да идәнгә төшеп, сәке астына ук тәгәрәп кереп китте. Моңа да игътибар итмәде карт.
— Барырбыз, анасы... барырбыз... Тик менә аягыңа гына бас,— дигән юату сүзләре әйтергә ашыкты.
Бәдрикамал карчык җавапсыз калды. Ул, калын юрганга төренгән көйгә, эчкә баткан, төсе уңа башлаган соры күзләрен бер ноктага төбәп ятуын белде. Сәләхи карт исә аның юрган астыннан чыгарып күкрәгенә куйган сөякчел кулларының җиңелчә калтыравына бераз карап торганнан соң, янә дә үз эшенә кереште — чиләктән яңасын алып, бәрәңге әрчүен дәвам итте. Ә үзе, карчыгы да ишетелерлек итеп, сөйләнеп алды:
— Менә тагын берне генә әрчим дә пешерергә куям. Ашап алгач, хәл дә кереп китәр...
Үзе шулай диде, ә үзе сулы савытка күз төшереп алырга да онытмады
«Нигез», «кое» дип уйлады ул, борылып карчыгы ягына карый-карый, соңгы көннәрдә еш кабатлый башлады әле бу сүзләрне. Йокы аралаш та шулар белән саташа.
Дөрес, боларны карчыгы элегрәк тә искә төшергәли, тик соңгы вакытларда телгә алуын туктаткан, язмышларының шундый булуына килешкән кебегрәк йөри башлаган иде.
Сәләхи карт белә: авылдагы бердәнбер коены Бәдрикамалның әтисе, аңа бабай булырга тиешле Харис карт казыган. Ләкин ул нигез, кое инде күптән, бик күптәннән аларныкы түгел...
Авырып урын өстенә ауган карчыкның шулар хакында еш кына сөйләнә башлавын күреп, карт баштарак: «И Ходаем, әллә җиңеләя башлады инде»,— дип хафага да калган иде. Ипләп кенә сөйләштереп карагач, карчыгының үз акылында икәнен, зиһене аек булуын аңлап тынычланды. Тик карчыгы гына барыбер «үз нигезебез», «коебыз» дип сөйләнүеннән туктамады.
Менә әле дә ул, төссезләнеп, пыялаланып калган күзләрен бер ноктага төбәп, әллә кайларда — ерак заманнарда калган нәрсәләр хакында уйланып ятуын белде. Аны иң борчыганы шул: ни өчен таза-сау чагында тәвәккәлләп туган нигезләренә аяк басмады, коеларын кереп карамады икән?! Авылның аргы очында гына иде ич үзе. Әйе, күпме гомер чакырып, ымсындырып торса да, алар нигезенә хуҗа булып алган кешеләрнең капкасын ачып кермәде ул. Керүен кермәде, әмма төнге караңгылык каплап алгач, кеше күрмәгәндә, кача-поса дигәндәй, ул тирәдән ничәмә-ничә тапкырлар урап кайтуы хак анысы. Элеккеге читән урынына яхшы тактадан әйләндереп алынган койма ярыгыннан үзенең әти-әнисенең, энесенең аяк эзләре калган ихатаны барып күзәтә торды. Еллар узу белән ишегалдындагы ямь-яшел чирәмнең кими баруын да, алар өстенә вак ташлар түшәлүен дә белеп яшәде. Тора-бара узганнарны хәтерләтеп, бары тик сиртмәле кое гына калды. Сиртмәле кое төнгә бушап калган ишегалдында ялгызы гына кала һәм ул койма ярыгыннан үзенә карап торуларын сизенгәндәй җилдә ыңгыраша, шулай итеп үзе янына килергә чакыра сыман тоела иде. Мондый чакларда Бәдрикамал өшәнеп, куркып кала, тизрәк китү ягын карый. Яңадан бу тирәгә килмәскә үз-үзенә антлар бирә. Әмма бер-ике көннән аны туган нигезе, үзләренең коесы тагын үз янына әйдәкли иде. Шулай... качышлы уйнаган кебек картаелды менә.
Бәдрикамал карчык озаклап, буыла-буыла ютәлләргә кереште, тына төшкәч, гыж-гыж килеп, баягы сүзен кабатлады:
— Нигезебезне., үзебезнең туган нигезебезне күрәсем килә.
Янәдән карчыкның шул сүзләре ишетелгәч, Сәләхи карт, ярар, җитеп торыр булмаса, дип, бәрәңге әрчүеннән туктады, кулындагысын чупылдатып сулы савытка ташлады да корткасының уйларын читкә юнәлтергә теләпме:
— Хәзер, анасы, хәзер пешеп тә чыгар... Ашарбыз утырып...— диде.
Карчыгы аның бу сүзләрен әллә ишетте шунда, әллә юк. Янә дә үз туксанын туксан итеп, әлеге дә баягы шул ук сүзләрен кабатлады:
— Үзебезнең коены, нигезебезне барып күрәсем килә. Барып күрсәм — үлсәм дә үкенмәс идем,— диде.
Аның бу теләге шулкадәр көчле иде бугай, хәтта Сәләхи картны гаҗәпкә калдырып, урыныннан ук торып утырды. Ә күз алдында һаман да үзләренең ямь-яшел чирәм белән капланган ишегалды, төшләренә әле әти-әнисе, әле энесе Халикъ кыяфәтендә кереп йөдәткән сиртмәле кое басып тора һәм ул аны үзенә әйдәкли иде.
Бераздан алар, бер-берсенә тотынышып, җан әсәре сизелмәгән озын, тар урамга чыгып бастылар. Шуннан соң озын- озак уйлап тормыйча, тәвәккәлләп, югары очка таба атлап киттеләр. Бәдрикамалны үз туган нигезе, әтисе казыган кое алга әйдәсә, Сәләхи картны өйләреннән ераклашкан саен бер уй талкыды: «Ничекләр генә гомер бакый атлап кермәгән капканы шакырлар да, үзләренең нинди гозер белән йөрүләрен тел әйләндереп әйтерләр?»
Газапланып атлый торгач, ниһаять, килеп җиттеләр коелы йортка. Тимер баганалы биек, киң урыс капка янында тукталып, атлап керергә кыймый бераз басып тордылар. Икесенең дә бу якка байтактан килеп чыкканнары булмагангамы, башларына килгән беренче уйлары шул иде: «Әйе, нык, таза яши Вәли Хәбибенекеләр!»
Эчке яктан җанлылык сизеп, кемнәрнеңдер сөйләшкәнен ишетеп, икесе дә ярамаган эш кылгандай куырылып килделәр. Кемдер урам якка — капкага таба килә, ахрысы. Ялгышмаганнар икән. Келә зыңлап тартылуга, зәңгәргә буялган капканың кечкенә ишеге ачылып та китте. Аннан иң элек яланаяклы кечкенә малай атылып чыкты. Аның артыннан ук иңенә чиләк-көянтә салган яшь хатын күренде. Ул, үзләренең капка төпләрендә карачкы кебек басып торган карт белән карчыкны күреп, бермәлгә аптырап калды. Йөзендә гаҗәпсенү, курку, уңайсызлану билгеләре уйнаклап алды.
— Буш чиләкләргә карап өнсез калган карт белән карчык, яхшыга булмас бу дип, кире борылып китәргә дә уйлаганнар иде, әмма Сәләхи карт авызыннан сүзе чыгып очуын сизми дә калды: Без сезгә идек бит, килен...
— Соң, алайса... әйдәгез, узыгыз,— диде яшь хатын (чын нан да, ул бу йортка килен булып төшкән бала иде).— Әти өйдә, йомышыгыз андадыр, шәт!
Һәм ул, бер читкә тайпылып, көтелмәгән кунакларга узарга юл бирде. Эшне болайга җибәрәсе килмәгән карт гозерләрен әйтергә ашыкты.
— Килен, әйдә, без өлкәннәрне борчып тормыйк инде,— диде.— Менә карчыгым сүзе белән йөрүебез. Шушы нигезне, коены күрәсе килде аның.
Килен кешенең гаҗәпсенүе бу юлы инде чиктән ашты. Ул янә карт белән карчыкка сәерсенеп, бер караш ташлады. Моңа каршы Сәләхи карт: «Бәдрикамал әбиеңнең балачагы шушында үткән, кызым»,— дип, акланырлык сүзләр тезде.
Килен акыллы бала иде. Ул авызын ачып сүз әйтмәде, төпченеп тормады. Борылды да кире ишегалдына кереп китте, теге юеш борын да әнисе артыннан чабулады. Карт белән карчык та алар артыннан иярде.
Әйе, бу инде кайчандыр Бәдрикамал карчыклар яшәгән ихата төсле түгел иде. Әмма барыбер монда алар көн иткән нигезнең ташлары ята.
Карчык ишегалдыннан таныш чалымнар табарга азапланып карады. Тирә-юньне күзәтте, ә картның күзләре әлеге дә баягы сиртмәле коега төбәлде. Бәдрикамалы кайта-кайта искә төшергән, соңгы вакытта саташып сөйли башлаган кое ишегалдының иң түрендә — бакча ышыгында бура-муенын кукрайтып утыра.
Килен бөтен ишегалдын карашы белән капшап чыгучы карчыкка, коега мөкиббән китеп торучы картка карап: «Аңламассың бу өлкәннәрне»,— дип уйлады һәм, үзләрен генә калдырып, өйгә кереп китте.
— Ә без кое суын эчмибез, бабай аны малларга гына бирергә куша,— диде карт янында басып калган малай. Аңа ни- нәрсә дип тә җавап бирергә өлгермәделәр, Бәдрикамалы ишеттеме-юкмы, Сәләхи карт болдырдан чыгып килүче тавыштан сагаеп калды. Моңа кадәр ничек чыкмый түзеп торгандыр, йорт хуҗасы Хәбиб килененнән сорау ала әнә.
— Ни калган аларга монда? (Кара-кара, бөереннән үк чыга тавышы.)
Аңа каршы киленнең йомшак тавышы ишетелде:
— Карчыгы авырый икән. Туган нигезе белән бәхилләшик дип килгәннәр.
— Туган нигез... Һе!.. Кара син аны... Теге ни... китәр вакыты җиткәч кенә... онытмаганнар, димәк...
Ул да булмады, болдыр ишеген төртеп ачып, җиңелчә киенгән Хәбиб карт үзе дә чыгып басты.
Көтелмәгән кунакларны карашы белән сөзеп, таптап үтәрдәй булып карап торучы Хәбибкә беренче булып Сәләхи эндәште:
— Син... кем (ул аңа кем дип мөрәҗәгать итәргә дә белмәде) безгә рөхсәтеңне бир инде, яме... Ни бит... менә карчыгымның үз нигезен, коеларын күрәсе килде. Сезгә комачауламыйча гына йорт тирәли урап чыксын, кое янында утырып хәл алсын инде бераз. Ни дисәң дә, балачагы узган изге җир бит монда.
Хәбиб, аның сүзләрен ишетсә дә, җавап кайтармады. Аның кысыла төшкән күзләре бетәшкән, ябыгудан кечерәеп калган Бәдрикамал карчыкны бораулый иде. Ул аның сүз башлавын көтте. Менә-менә ничә еллар күңелендә йөрткән каргышын әйтер кебек тоелды аңа җаны чыгарга җыенган карчык. Нигез, кое сылтау гына моның өчен. «Теге дөньяга китеп барганчы барысын да әйтеп калыйм дип торган бу үлем түшәгеннән»,— дип уйлады ул, карчыкка карап.
Әмма, ни гаҗәп, Бәдрикамал карчык нәрсә дә булса әйтергә ашыкмый иде. Ничә еллар узып та моңа кадәр бер генә тапкыр да аяк атлап кермәгән бу ишегалдына узгач, аның бөтен күңелен әйтеп тә, сөйләп тә, аңлатып та булмастай сагыш, моң басып алды. Ирексездән, күзләренә яшьләр тулды. Алар тамчы-тамчы булып сытылып чыктылар да, битендәге тирән буразналар буйлап, төрлесе-төрле якка тәгәрәштеләр. Карчык томаланган күзләре белән ишегалдының бер читендә моңаеп утыручы коега карады, аякларын сөйрәп шунда таба атлады. Менә ич инде аның тынычлыгын алган, төшләренә кереп йөдәткән, үзенә чакырып, шул ук вакытта куркытып яшәгән әтисе казыган кое.
Бәдрикамал карчык, тәбәнәк рәшәткә белән әйләндереп алынган кое янына килеп җиткәч, туктап калды. Карты кармаланып ачкан кечкенә капкадан эчкә узды. Беренче эше итеп кытыршы куллары белән яңартылган бурасына орынгалап алды. Коеның өсте ябулы, үзе йозакта иде.
— Ачасы иде,— диде ул, хәлсез тавышы белән коега ишарәләп. Үзе сораулы карашын үзеннән бер адым да калмый атлап йөрүче картына төбәде. Тегесе исә үзләренең һәр адымын күзәтеп торучы Хәбибкә сүз катты:
— Капкачын ачарга иде?!
Хәбиб карт урыныннан кузгалмады, бары тавышын күтәрә төшеп кенә кычкырды:
— Әй, килен, сиңа әйтәм, китер әле ачкычын!
Өйдән атылып чыккан киленнең сәерсенүе йөзенә үк бәреп чыккан. Ул: «Ни булган соң боларга? Нигез, кое дип, берләре авылның теге очыннан килгәннәр, икенчесенең йөзе качкан...» — дип уйлады һәм, каядыр барып, яшерелгән җиреннән ачкычны алып килде, шуның белән йозагын ачып коеның капкачын күтәрде. Астан — түбәннән салкынча дымлы һава бөркелеп менде.
...Бер уйласаң, әллә ни ис китәрлеге дә юк инде анысы. Авыру карчыкның: «Үзебезнең нигезебезне күрәсем килде»,— диюе табигый хәл бит. Килен кеше бераздан моны нәкъ шулай кабул да итте. Әнисе итәгеннән тарткалап: «Әни, әни, безнең коега нәрсә булган?!» — дип сораштырган малай да тора- бара сөален кабатлаудан туктады, ишегалдын бер итеп уйнарга кереште. Әмма Хәбиб карт кына... Ул гына бу хәлгә тыныч карый алмады. Моңа кадәр өендә борчусыз гына картлыгын үткәреп ятучы Хәбибкә шактый тәэсир итте бу хәл. Сәбәбе-сылтавы булмаса да, ул ишегалдында әрле-бирле йөренә башлады. Үзе әледән-әле чакырылмаган кунакларга күз төшереп ала. Ә чынлыкта исә искә төшерер, уйланыр нәрсәләре байтак иде аның. Күбесе еллар узу белән төссезләнеп калган булсалар да, әле исендәгеләре дә байтак, алар барысы да, телисеңме, юкмы, барыбер шушы сиртмәле кое тирәсенә килеп укмашалар.
...Утызынчы еллар башы иде. Авылда төрле имеш-мимешләр китте. Халык телендә моңа кадәр ишетелмәгән хикмәтле сүзләр йөри башлады. Янәсе, бөтен авыл халкын бергә туплаячаклар да бергә яшәтә башлаячаклар, күмәкләшеп эшләтәчәкләр, шулай яшәү колхоз буласы, ди. Һәркем өендәге бар нәрсәсен җыйнап, шул колхоз буласы урынга илтеп тапшырырга тиеш икән.
Бу хәбәрләр берәүләрне пошаманга төшерде, кайгыга салды. Соң, шулай булмыйча, бар карап торганыңны — атыңны үзең җитәкләп колхозга илтеп бир әле син. Балаларың авызыннан өзеп алып җыйган ашамлыкларны сатып алынган ат ич ул!
Кемнәрнедер кара кайгыга салган бу хәбәрләр Хәбибнең әтисенә — Вәли картка кагылмады. Ник дигәндә, аларның абзарында тыпырдап торган атлары да юк, җирне тартып алырлар дип тә хафаланасы түгел. Әллә инде уңдырышлылыгы беткән, әллә дөрес итеп эшкәртмиләр шунда, менә ничә ел инде кинәнерлек уңыш ала алмыйлар. Әтисе: «Булуга караганда, булмавы хәерле бу дисәтинәнең »,— ди.
«Колхоз», «күмәк хуҗалык» дигән сүзләр телдә ешрак кабатланган саен, Хәбибнең әтисе сөенә генә. Эчендәге шатлыгын тышына да чыгара кайчакта, улының ялтыр башыннан, күлмәк ертыгыннан күренеп торучы иңбашына кагып: «Колхоз дигәннәре генә булсын, безнең көн килер»,— ди.
Кечкенә Хәбиб колхозны иң элек өстен-башын бөтенәйтүче, ач тамагын туйдыручы итеп күз алдына китерә иде. Кайдандыр — читтән килеп колхоз ясап йөрүче агайларга ияргән әтисе белән әле тегендә, әле монда кереп-чыгып йөри торгач, малай башкасын да аңлады: колхоз дигәннәре әле сине киендергәнче, тамагыңны тук иткәнче башта кемнәрнедер чишендерергә, ач калдырырга тиеш икән...
Колхоз оештыру авылның астын-өскә әйләндереп ташлады. Әллә кайдан килгән, билләренә каеш таккан абыйлар беркемнең дә ай-ваена карамыйлар, капкадан бәреп керәләр дә абзардагы сыерларны җитәкләп алып чыгып китәләр, атыңа тышау салалар...
Хәбибнең исенә төште. Берчак шулай әтисенә ияреп түбән оч Мисбахларга барган иде. Әтисе кичен генә Мисбахның атын бирмәскә җан талашуы турында кайтып сөйләде.
— Барыбер алабыа..— диде кырын ятып тәмәке төтәтүче әтисе.— Менә күрерсез...
Өч-дүрт хәрбигә ияргән әтисе һәм тагын кемнәрдер бергәләшеп төшкәч, кашка бияне җитәкләп чыктылар. Ат артыннан гаиләнең бар кешесе урамга сибелде. Елаудан шешенеп беткән ана, бар дөньяны каргый, куркышып итәгенә сарылган эреле-ваклы балаларын күкрәгенә кысып, талаучыларга ләгънәт укый иде. Йорт хуҗасы Мисбах агай чарасыз калып урынында басып тик тора. Куллары хәлсезләнеп салынып төшкән.
Атын бирмәскә тырышып бу юлы да карышкан, атының муенына барып асылынган иде дә... Тик ишегалдында хуҗа булып алган өч-дүрт кеше алдында көчсез иде ул. Арадан берсе билендәге алтатарын суырып чыгарды да маңгаена терәп кычкырды:
— Син нәрсә, контр, совет влачена каршымы, әллә башыңның зинданда черүен телисеңме?!
Хәбиб карт шуларны уйлап ишегалдында йөренә, җанында — зилзилә. Хәзер, ничә еллардан соң, әнә шул эшләрнең бик үк дөрес булмавы турында сөйләнә башладылар. Дөрес булмаган, имеш. Башта нәрсә уйлаганнар?! Күпме еллар әтисе белән горурланып яшәде бит ул. Мәрхүм әтисе Вәли картның сурәте колхоз идарәсе каршындагы тактада эленеп торды. Колхоз төзүче кеше дип, җыелыш саен мактап телгә алдылар үзен. Ә хәзер... Беркөнне күрде Хәбиб: әтисенең рәсемен кемдер йолкып алган...
Килене каенатаеның кинәт кенә үзгәреп китүенә игътибар итми калмады. Тик моны нәрсәгә юрарга да белмәде. Бабасының сәерләнеп китүенә оныгы да битараф түгел икән.
— Бабай, нәрсә эзлисең син? Ишегалды буйлап нишләп йөрисең? — диде.
Бабасының:
— Аяк астында чуалма әле...— дигән төксе сүзен ишеткәч, читкә китеп, үз уена бирелде.
Хәбиб картның хәтере әле дә булса узган еллар тирәсендә бөтерелә иде.
Әтисе теге чакта дөрес әйткән булган. Колхоз дигәннәре алар йортына акрынлап җылылык китерә, кот кертә башлады. Моңа кадәр хәерчелектә көн күргән, «ялкау Вәли» дигән кушаматы булган әтисе белән элеккеге кебек сөйләшмиләр иде инде. Күз алдында авылның абруйлы кешесенә әверелде ул. Аның белән санлашалар, сүзенә колак салалар, тыңлыйлар. Тыңламый гына карасыннар, әтисе нәрсә эшләргә икәнен бик яхшы белә иде.
Көн кичкә авышты. Хәбиб карт та уйларыннан арынырга, тынычланырга теләде. Ләкин булдыра алмады. Соңгы вакытта еракта калган күренешләрнең, сирәк кенә искә төшүче вакыйгаларның әле берсе, әле икенчесе җанын ашый башлады. Шулардан талкынган күңеле бөтен дөньясына үч, нәфрәт белән тулды. Җитмәсә, кара инде, килене баядан бирле Сәләхи карт белән Бәдрикамал карчык янында басып тора.
Каенатаеның тамак кыруын ишетеп, килен сискәнеп куйды. Шушы авылга, шушы йортка килен булып төшкәннән бирле белә ул: тамак кырдымы, аның яныннан ераграк кит инде син, юкса... Ул шулай эшләде дә — картларның үзләрен генә калдырып, иңенә чиләк-көянтәсен асып суга чыгып китте. Шул арада мөлдерәмә тулы чиләкләрен күтәреп кайтты да өйгә кереп юк та булды.
Бәдрикамал гына боларның берсенә дә игътибар итмәде. Аның үз уе, үз дөньясы иде. Ул кое янына җайлап кына урнашты да, кире мәңге кайтарып алып булмаячак бала чагына, шушы нигез, шушы кое белән бәйле булган хәтер очын сүтә башлады.
...Әнә ул, унбер-унике яшьлек бала, иңенә чиләк-көянтә асып, судан кайтып килә. Көянтәсе иңнәрен ярып ук кергән. Югыйсә авыртуын басар өчен әле тегеләй, әле болай күчереп тә карый. Атлаган саен, чиләге чайпалып, суы яланаякларын пешерүче кайнар туфракка түгелә. Их, чишмәләре ерак шул.
Кызының җәфалануын читән буенда кычыткан урып йөрүче әтисе дә карап торган икән. Ул бөгелә-сыгыла кайтып килүче Бәдрикамал каршына килде, суы яртылаш кына калган чиләкләрен үз кулына алды.
— Әти, әти, дим,— дип сөйләнә-сөйләнә кыз аның артыннан иярде.— Әйдә, кое казыйбыз, суны шуннан гына алыр идек. Бигрәкләр дә ерак инде безгә чишмә...
Дөньяда юктыр мондый яхшы әти. Күр инде син аны, кызының сүзен күтәреп алды:
— Ә нигә казымаска, казыйбыз аны!
Бәдрикамал иртә торып ишегалдына чыкса, ни күрсен, әтисе кое казырга керешкән, әнисе дә аның янында кайнаша. Бәдрикамал үзе дә аларга булышмакчы иде, әмма әнисе аңа башка эш кушты.
— Энең Халикъны кара, аңа күз-колак бул,— диде.
Күптән түгел генә тәпи йөри башлаган энесен бәләкәй арбага утыртып йөргәндә, телендә гел кое булды кызның.
— Беләсеңме, Халикъ, тиздән суга еракка бармаячакбыз бит. Әнә әти кое казый, кое! Суны шуннан гына алачакбыз. Ничек тирән казыган инде,— дип сөйләнде Бәдрикамал.
Тирәнрәк төшкән саен кое казуның авырлаша баруын да күрде кыз. Әтисе астан бауга бәйләнгән кисмәккә тутырып үзле балчык биреп тора, әнисе читкә алып китеп бушата да кире аны аска төшерә.
Ничә көнгә сузылгандыр инде кое казулары, әмма очы да, кырые да күренми әлегә. Ә беркөнне түбәннән әтисенең шатлыклы тавышы ишетелде:
— Су! Су чыкты! Су!..
Бәдрикамал, аңа кушылып энесе Халикъ бөтен дөньяны шаулатып кычкырып җибәрделәр:
— Су чыкты! Су! Безнең коебыз булды!
Әтиләренең тирләп-пешеп, кызыл балчыкка буялып коедан чыгып килүләрен күргәч кенә чыр-чу килүдән тукталып калдылар. Бәдрикамалга хәтта уңайсыз булып китте. Аның сүзен тыңлап интекте ич инде әтиләре. Әмма әтисенең үз эшеннән бик тә канәгать булуын күргәч кенә ул халәтеннән арынды. Әтиләренең йөзендәге елмаю әнисенә, аның тирәсендә бөтерелүче балаларга да күчеп өлгерде.
— Коебызның суы беркайчан да кипмәсен,— диде әтиләре. Бераздан ул бау бәйләнгән агач чиләкне коега төшерде. Аннары көмеш төсле (ни арада тонгандыр?!) салкын су чумырып алды да биленә кадәр чишенеп ташлады. Әниләре аңа чиләктән су койды, әтиләре пошкыра-пошкыра юынырга кереште. Бәдрикамал белән Халикъка нәрсә — алар чиләктәге суга кулларын тыгып уйнауларын белделәр.
...Хәбиб, юк эшен бар итеп, абзар-кура тирәсендә йөренә. Ә үзе каш астыннан гына кое янында утыручы Бәдрикамалга карап-карап ала. Аның шулай утыручы карчыкка ачуы килә һәм аның шулай утыруы аңа һич кенә дә аңлашылмый. «Әллә алышына башлаганмы соң бу карчык? Күр инде син аның йөзен! Әле генә сабый баладай елмая иде, хәзер әнә бите кара янып чыккан»,— дип уйлый ул. Хәзер аларны кире борып җибәрмәгәненә дә пошына.
Бәдрикамалның янәшәсендә генә ул-бу була калса дип сакта торучы картында да, үзенә читтән генә карап йөрүче Хәбибтә дә, өй тәрәзәсеннән үрелеп-үрелеп күзәткәләп алучы килендә дә гаме юк. Күз алдында бары тик аңа таныш та, якын да булган күренешләр генә.
...Коены кое итү өчен аннан соң да шактый тырыштылар әле. Бәләкәй арба тартып, күп тапкырлар тау итәгенә барырга, аннан ташлар җыеп, аларны сөйрәп кайтырга туры килде. Кое эчен шул ташлар белән әйләндереп алып, бурап куйганнан соң, әтиләре сиртмә куйды. Шуннан соң гына чын коега әйләнде әле ул. Ишегалдына үзгә бер төрле ямь биреп хезмәт итә башлады. Бәдрикамал да, әнисе дә көянтә асып ерак чишмәгә йөрми хәзер. Өйдән генә чыгасың да, коены ачып, £иртмәгә бәйләнгән озын баулы чиләкне аска төшереп җибәрәсең. Күпме кирәк ал көмеш суын, туйганчы эч, кош-кортлар алдына куй, кояшта җылытып, бакчадагы яшелчәләргә сип. Тора-бара әлеге коеның суына күрше-күләннәр дә тиенде. Кергән бере, мең рәхмәтләр укый-укый, рәхәтләнеп су алып чыгып китә.
Беркөнне ихатага Вәли килеп керде. Аны күргәч, Бәдрикамал курка калды. Аның кешеләр белән тупас-дорфа сөйләшүен күргәне булгангамы, әллә көпә-көндез, талап дигәндәй, җирән кашкаларын алып чыгып киткәннәре өченме, яратмый ул аны.
Вәли үзенә өнәмичә карап торган кызга астан гына ачулы караш ташлады да лаштыр-лоштыр атлап ишегалдын урап чыкты. Кое янына килеп җиткәч, тукталып калды. Капкачын ачып, беркавым аска карап торды һәм энесен үзенә сыендырып басып торучы кызга дәште:
— Әти-әниең өйдәләрме?
— Басуга киттеләр, кичә үзегез ашлык җыярга барырга куштыгыз бит...— дияргә ашыкты Бәдрикамал. Ул ач күз Вәлинең тизрәк чыгып китүен тели иде.
Вәли аның сүзләрен әллә ишетте, әллә юк, күтәрелеп тә карамады. Ул әле дә булса коеның тирәнлеген чамаларга теләгәндәй, түбәнгә текәлгән. Байтак торды ул шулай һәм кинәт черт иттереп коега төкерде дә чыгу ягына таба атлады.
Кыз аның бу кыланышына хурланып, кычкырып җибәрмәкче иде дә, иренен тешләп, тынып калды. Вәли капкадан чыгып күздән югалуга, коелары янына йөгереп килде дә, ачык калган капкачын шапылдатып ябып та куйды.
Кичен, әти-әнисе кырдан кайткач, кыз барысын да сөйләп бирмәкче булган иде, ләкин аларның арыган-талчыккан йөзләрен күреп, тынып калды. Әмма әтисе дә, әнисе дә көндезге хәлләрне Бәдрикамал әйтмәсә дә беләләр иде бугай. Әтисе килә дә баса кое янына, килә дә баса. Нидер уйлана, ахрысы, йодрыгы төйнәлгән үзенең.
Беркөнне кыз, әти-әнисенең сүзләрен ишетеп, куркынып калды. Гомергә булмаган хәл: әтисе чыгырдан чыгардай булып ярсыган, йөзе ачулы. Үзе: «Кара син аны... үзең колхозда исәпләнсәң дә күңелең анда түгел синең,— дип бәйләнә Вәли. Илдә күмәкләшү өчен көрәш барганда мин аерым хуҗалык булып яшәргә омтылам, кое казыганмын, имеш»,— дип сөйләнә.
Әнисе аны тынычландырырга тырышты.
— Соң, аларча, советча булсын. Күмик коены!
Ул да түгел әнисе, ачуын басарга теләп, көрәген алды да койма буенда ятучы кызыл балчыкка батырды. Әмма умырып алган балчыгын коега ыргытырга өлгерми калды, әтисе аның юлына аркылы төште.
— Юк, күммибез!
Бер нәрсә дә аңышмыйча карап торган кыз йөгереп килеп аларның араларына керде дә:
— Юк, күммисез. Тимәгез коега!..— дип кычкырып җибәрде.
Ишегалдындагы шау-шудан куркып, кечкенә Халикъ еларга кереште...
Бәдрикамал, уйларыннан аерылып, эчкә баткан күзләрен, тынычсызланып, әрле-бирле йөрүче Хәбибкә төбәде. Теге чакта Хәбибнең әтисе Вәли: «Сез аерым хуҗалык булып яшәргә омтыласыз!» — дип җаннарын ашап яшәгән көннәрдә үк коены күмеп куйган булсалар, әти-әнисенең язмышы да, Бәдрикамал белән Халикъның да гомерләре болай булмас, әби-бабалары гомер кичергән нигез дә тузгымас, аңа җиде ят кешеләр хуҗа булмас иде, бәлки. Бу хактагы уйларын Хәбибкә әйтәсе дә килгән иде аның, әмма ниндидер көч аны тотып калды. Моңардан ни файда хәзер?!
Бәдрикамалның саңгыраулана башлаган колагында теге көннәрдә яңгыраган тавышлар аерымачык булып янә кабатланды:Күмик коены! Күмик тә котылыйк!
— Юк, күммибез!
— Тимәгез коега!
— И-и-и-хе-хе-хе!..
Күммәделәр коены. Ул көмеш суы белән кинәндереп яшәвен белде.
Һәр иртә Бәдрикамалның әти-әнисе колхоз эшенә чыгып китә. Өйдәге бөтен эш кызга кала. Ул коедан су алып яшелчәләргә сибә, кош-кортларны ашата, энесен уйната.
Әти-әнисе эштән соң гына кайта. Кайталар да кызлары пешереп куйган әйберләрне җылытып ашыйлар да урын өстенә авалар. Көнозын ишегалды белән йорт арасында йөреп арыган Бәдрикамал да башы мендәргә тиюгә изрәп йокыга китә.
Кайчакта йокы аралаш әтисе белән әнисе сөйләшкәннәрне дә ишетеп ята.
— Тәмам каныга бит Вәли тәресе,— ди әтисе,— кое дип теңкәгә тия.
— Син дә ирең кебек аерым хуҗалык булып яшәү турында хыялланасыңдыр әле ди миңа да,— дип кушыла әнисе, авыр сулап.— Күмик, сиңа әйтәм, коены.
— Күмде диярләр!
Бер төнне ишек кактылар. Баштарак йодрык белән төйделәр, аннан аяк белән тибәргә үк керештеләр.
Өйдәгеләр һичнәрсә аңламыйча, куркышып, урыннарыннан сикереп тордылар. Кечкенә Халикъ кычкырып елап җибәрде.
Әтиләре күлмәк-ыштаннан гына болдырга чыгып китте. Озакламый үз артыннан нәрсәләргәдер абына-сөртенә атлаучы өч кешене ияртеп борылып та керде.
Төнге тынлыкны бозып йөрүчеләрнең берсе әлеге дә баягы шул Вәли мөртәт иде.
Кара шәүлә оулып керүчеләрнең берсе каккан казык төсле ишек төбендә басып калды. Икенчесе, күн итекләрен шыгырт- шыгырт иттереп, идәнне таптап түргә узды, кулындагы яктырткычы белән почмакларны ялмап алды, сәке асларын капшап чыкты. Аннары йомшак тавыш белән:
— Гражданин Харрасов, җәһәт кенә киенегез! Сез безнең белән барасыз,— диде.
(дәвамы бар)