Рафаэль, шатлыгын сыйдыра алмаган кешедәй, ишекне киң итеп ачып керде. Елмаюдан авызы колагына җитә язган.
Керде дә, бусагада басып торган хәлдә, шулай, елмаюын әле дә булса җыеп алалмаган төсле, берәм-берәм өйдәгеләрне: әнисен, дәү әнисен, Наильне, хәтта йомшак урын өстендә колак артын юып утырган Мияубикәгә кадәр барысын да күздән кичерде. Янәсе, күрәсезме абзагызны!
Күрмичә! Мондыйны да күрмәсәң!..
Әнә, әнисенең дә йөзе нурга күмелде. Дәү әнисе исә, күзләрен зур ачып та яхшылап шәйли алмагач, маңгаена күтәреп куйган күзлеген җәһәт кенә борыны өстенә төшерде. Төшерүе булды, әле генә зур ачылган күзләре елмаюдан кысылып юк булдылар. Наиль атылып абыйсы алдына ук килеп басты. Кулы белән сугылып та карамакчы иде, буе җитмәде. «Нәрсә булды әле бу өйдә шулхәтле?» дигән сыман, Мияубикә дә ялануыннан туктап, бер тәпие колак артында тырпаеп калган килеш, яшькелт күзләрен Рафаэльгә төбәде.
Шундый матур, шундый сөйкемле иде Рафаэль бу минутларда. Бит алмалары кызарып алсуланган, шомырттай кара күзләре шатлыкка мөлдерәгән, кардай ак күлмәк якасыннан ялкын теледәй сузылган галстук кызылы йөзендә чагыла.
Дәү әнисе түзеп тора алмады:
— Алтыным минем! Пионер булгансың түгелме? Мондый бәхетле көнне дә күрәселәрем бар икән... Рәхмәт яугыры!
Кызык та инде бу дәү әниләр. Рәхмәт яудыра. Әйтерсең лә пионерга мине түгел, аны алганнар...
Рафаэль шулай уйларга да өлгермәде, әнисе кочып алды үзен.
— Бигрәк килешә икән, улым, сиңа пионер галстугы! Бәхете белән булсын инде, бәхете белән.
Бу әниләрнең барысы да минем әни кебек микән? Гел азсына. «Өчле» апкайтсаң, «Дүртле алыр идең»,— ди; «Дүртле» алсаң, «Бишле булсын иде»,— ди. Бәхете белән булсын, имеш. Шушы үзе бәхет түгелмени?..
Әти кайтсын әле, әти кайтсын. Белсә ул белә инде мондый эшләрне. Сугышта да булган. Өч ордены, биш медале. Ә теге абый?! Галстук бәйләгән абый. Түше тулы орден-медаль. Менә геро-о-й, ичмасам! Нәрсә диде әле галстукны бәйләгән чакта? «Безгә, балалар, сезнекедәй бәхетле бала чак эләкмәде». Ишетәсезме? Ә әни бәхетле булырга куша...
Әти кайтсын әле, әти кайтсын...
Кайтасы әти, әлбәттә, кайта инде ул. Нәкъ көндәгечә бервакытта — бер сәгатьтә: кешеләрнең эштән кайту сәгатендә. Мияубикә дә белә моны: әти кеше капка төбенә килеп җитүгә, башкалар ишетмәгән, ишетә дә алмаган аяк тавышларын колак очлары белән бик тиз тотып алып, ишеккә ашыга һәм бусагада көтеп каршылый.
— Әнә, әтиегез кайта!— ди, Мияубикәнең тып итеп сикереп төшеп ишеккә ашыгуын күргән әниләре.
Ишектән керүенә, әти кеше беренче булып Рафаэльне күрә һәм, чынлап та беренче күргән төсле, кашларын күтәреп, улына карап тора. Сүзсез узган бу кыска мизгелдә улы аңа үсеп, олыгаеп киткән төсле күренә. Өсте-башы да көндәгедәй пөхтә бүген. Муенында ал галстук! Түшендә пионер значогы...
Рафаэль дә әтисенең бу тикле мул итеп, бик тутырып елмаюын, шушы яшенә җитеп, беренче тапкыр күрә бүген.
— О... улым — пионер!— ди әтисе һәм бердән солдатларча үрә катып, боерык биргән тавыш белән: «Коммунизм өчен көрәшкә әзер бул!»—дип кычкыра.
— Һәрвакыт әзер!
Баядан бирле кызыгып та, сокланып та күзәтеп торган бәләкәй Наиль, нәкъ абыйсыдай салют бирә дә:
— Мин дә!— дип ярып сала.
— Син дә?— дип елмая аңа әтисе.
— Абый кебек булам.
—Буласың, улым, буласың,— дип эләктереп ала төпчегенең сүзен әнисе.
— Абыйсыннан үрнәк алса, булыр,— ди дәү әнисе.
— Абый бирерме соң аны?
— Нәрсәне бирерме?
— Үзең әйттең ич. Абыеңнан үрнәк алсаң, дидең.
—Вожатый абый үрнәкне коммунистлардан алырга куша,— ди Рафаэль.
— Дөрес әйткән!
—Алайса, әти, мин синнән генә алырмын. Син коммунист бит.
— Була, улым, була.
—Ярый, буласын аштай соң булдырырсыз. Килегез утырыгыз. Ашым суына,— ди әниләре.
Барысы да табынга утырдылар. Мияубикә үзенең гадәтләнгән урынына — Наиль янына сыенды.
Аш тәмле. Наильгә абыйсының ашы тагы да тәмлерәк төсле тоелды.
Аш ашалып, компот эчелеп беткәч, әти кеше урыныннан торды да Рафаэльне үзе артыннан чакырды:
—Әйдә, улым! Үрнәк эшнең иң беренчесеннән башлап җибәрик әле.
— Мин дә!— дип атылып торды Наиль.
Балалар, әтиләренә ияреп, ишегалдына чыктылар.
—Бар әле, улым, әнә лапас астындагы тимер көрәкне китер әле.
— Ә мин?
— Ә син кечкенә чиләгеңә су тутыра тор.
— Анысы нигә?
— Кушканны эшләгәч — белерсең.
Наиль, әтисе кушканча, чиләгенә су тутырып алып килгәндә, Рафаэль түр тәрәзә каршында чокыр казый иде.
— Хәзер инде, улым,— диде әтиләре, тамырлары дымлы чүпрәккә төрелгән ике яшь сирень агачын китереп,- менә бу үзегездәй яшь гүзәлләрне казыган чокырларыңа утырт та әйбәтләп күм. Ә син, Наиль улым, агачларга су сип.
— Әти, үсәрләрме икән?— дип сорады Рафаэль.
— Монысы инде, улым, хезмәт сөюегезгә бәйләнгән. Әгәр дә иренмичә карап-тәрбияләп, вакытында суын сибеп, вакытында төбен йомшартып торсагыз, үсәрләр дә, чәчәк тә атарлар. Онытмагыз, алдагы тормыш юлыгызның иң беренче эше менә шушы булыр.
Бу сүзләр Рафаэльне нигәдер уйланырга мәҗбүр иттеләр. Кич җитеп йокларга яткач та озак уйланып ятты ул.
Уйлар... хыяллар... Диңгез! Әгәр син шул уй-хыял диңгезенә чумсаң, берсеннән-берсе бай, канатлы һәм гаҗәп хикмәтле хәлләргә очрарсың...
Рафаэльнең уй-хыяллары да үсә, зурая, көчәя һәм җәелә торгач, түр тәрәзә каршысында үзе утырткан әлеге сирень агачлары алсу-зәңгәр чәчәккә төренделәр, аннары һәр урам, урамы гына түгел, бөтен дөнья гөлбакчага әйләнгән кебек булды...
Менә Рафаэльнең хыяллары, ярларына сыеша алмаган язгы ташкындай, көчәйгәннән-көчөеп ургыла-ургыла ага башлый... Миллионнар... Миллионнар... Миллионнар... Ничә миллион пионер бар дигән иде әле бая вожатый абый сборда? Әгәр шул ничә миллион пионерның һәркайсы берәр генә төп агач утыртса да, и... саный китсәң... ничәмә- ничә миллион... миллион... милли... мил... ми...
Миллионнар әйтерсең лә Рафаэльнең керфекләренә басалар. Баса торгач калгытып-калгытып алалар. Ниһаять, күз кабаклары бер йомылып, бер ачыла торгач, Рафаэль үзенең йокыга чумуын белми дә кала.
Рафаэль мондый зур тантанада беренче катнаша, имеш. Кайда диген әле— Артекта. Пионерларның яңа паркын ачу тантанасы икән. Нинди генә илдән кунак юк монда! Күмердәй кап-кара тәнле, энҗедәй ап-ак тешле, куе бөдрә чәчле Африка балалары дисеңме! Алма битле, кара кашлы Куба пионерлары кирәкме сиңа! Күзләрендә кайгы моңсулыгы чагылган Чили балаларымы... Кем генә юк!
Менә быргы тавышы пионерларны үзләре үстереп алып килгән гөл-чәчәкләр күргәзмәсенә өнди башлады... Менә бу күргәзмә ичмаса!
Һәй... нинди генә-нинди генә гөл дә чәчәк юк бу күргәзмәдә!
Рафаэль китергән сирень чәчәкләре янында пионерлар җыелган. Алар үз телләрендә җанлы бәхәс алып баралар. Озак та үтми, кунаклар Рафаэль белән Наильне чорнап алалар. Кара тәнле, ак тешле, бөдрә чәчле Африка малае Рафаэльгә якын ук килеп нәрсәдер әйтә. Аның сүзләрен тәрҗемә итәләр: «Мондый чәчәкне ничек үстердегез? Шуның серен безгә дә сөйләсәгез икән,— дип үтенгән икән ул малай.
— Бернинди дә сере юк аның,— ди Рафаэль,— без коммунистлардан үрнәк алабыз, ә безнең әти...
— Улым!.. Улым дим. Ниләр сөйләнәсең болай? Тор... тор, акыллым. Мәктәпкә барыр вакыт җитеп килә. Тор!
Рафаэль күзләрен ача. Башы өстендә, назлап-сөеп, әнисе басып тора. Ә кайда соң теге, сорау биргән кара малай? Чү, чәчәкләрем кайда?
Рафаэль яткан җиреннән сикереп тора. Атылып түр тәрәзәгә килә...
Әнә ул утырткан яшь сирень агачлары. Аларның нечкә ботакларында бөреләр күренә...
— Үсәләр! Үсәләр болай булгач!
Рафаэль тиз-тиз генә киенә дә түр бакчага, сирень агачлары янына ашыга. Чыгып барышлый, караватында җәйрәп йоклап яткан энесен уятырга да онытмый:
— Наиль, тор! Кичә әти ни әйтте сиңа?!
Наиль ялт күзләрен ача. Ялт торып утыра һәм, тиз генә киенеп, абыйсы артыннан чаба... Кулында чиләк, ә чиләктә су. Сиреньнәргә су сибәсе бар бит аның...
Тәрәзәдән әни белән дәү әни уллары, оныкларының беренче хезмәт иртәсен шатланып карап торалар...