СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Рөстәм Бакиров "Булат һәм бал кортлары"

Җәйнең матур җылы бер көнендә малайлар гадәттәгечә авыл читендә зиннәтле палас кебек җәйрәгән яшел чирәмдә уйнарга җыелдылар. Шунда Муса Азат белән Булатка өчәү бергә күрше авылдагы туганнарына барып кайтырга тәкъдим итте.
— Юл буенда борчак басуы. Хәзер борчак өлгергән, борчак та ашарбыз. Урман эчендәге аланга урнашкан умарталыкта Хәйдәр абый эшли. Анда да кереп чыгарбыз,— дигәнгә Азат белән Булат та бик теләп кушылдылар.
Шулай итеп, өйдәгеләргә әйтеп тә тормыйча, өч дус юлга чыга.
Авыл читендәге изгеләр чишмәсенә җиткәч, улак читенә пөхтә итеп җәелгән басмага ятып, көмештәй саф чишмә суы эчтеләр. Җәйге эссе көнне салкын чишмә суы әйтерсең лә җанга ниндидер бер сихри көч, сихәт биргәндәй булды.
Чишмә яныннан башланган үрне менеп җиткәч тә борчак басуы җәелеп ята. Борчак яфраклары саргайса да, яшел кузаклар шактый күп икән әле. Малайлар, бер урыннан икенчесенә күчә-күчә, кесәләрен яшел борчак кузагы белән тутырдылар. Борчак басуы кечкенә генә урманга барып терәлә икән. Әнә шул урман янында алар барасы авыл да күренеп тора.
Борчак ашый-ашый, урман читенә барып җиткәннәрен сизми дә калдылар. Урман авызында салкынча саф һава сулап, төрле кошлар сайравын тыңлый-тыңлый, бераз эчкәрәк керделәр.
Булатның кинәт башын аска иеп, кулларын селки-селки вак куакларга таба йөгерә башлаганын күреп, Муса белән Азат нәрсә булганын да аңламый тордылар. Булат куак арасына кереп егылгач кына, алар эшнең нәрсәдә икәненә төшенделәр: якында гына Хәйдәр абый эшли торган умарталык икән! Бал суыртканда умарта кортлары бик усалланалар. Әйтерсең лә умарта кортлары берәр җан иясе килгәнне көтеп кенә тора, күренүгә аңа ташлана һәм угын да батыра. Әгәр дә битлек кимәсәң, умарталыктагы өйгә узармын дип уйлама да.
Менә шулай, сизмәгәндә, умарта корты, безелдәп килеп, Булатның колак артына угын батырып та өлгергән. Ул корттан качып урманга таба йөгерә. Каршыдагы кечкенә куаклар арасына качарга йөгергәндә, агач төбенә барып абына да читкә тәгәрәп китә. Муса белән Азат корттан кача-поса Булат янына ашыктылар һәм аңа торырга булыштылар. Булат торып басты, ләкин атлый алмады, аның аягы тубыктан кызарып һәм бераз шешеп чыккан иде. Куркудан кечкенә Азат та елый башлады.
Кечкенә юлдашларын бераз тынычландырырга тырышып, Муса:
— Хәзер мин Хәйдәр абыйны алып киләм. Ул барысын да белә. Булатның да авырткан аягын дәвалар, — дип, агачлар арасыннан кача-поса, умарталыктагы өйгә таба йөгерде.
Озак та көттермичә Муса белән Хәйдәр абыйсы килеп җитте. Хәйдәр абый хәрби хезмәттә булган, беренче ярдәм күрсәтү алымнарын яхшы белә. Ул саклык белән генә Булатның авырткан аягын карады.
Хәйдәр абый үз битлеген салып Булатка киертте һәм аны күтәреп умарталыктагы өйгә алып китте. Муса белән Азат та куак арасыннан саклык белән генә Хәйдәр абыйлары артыннан атладылар.
Кечкенә генә өй эчендә бер өстәл, эскәмия һәм бер карават бар. Мич, күптән акшарланмаганга, сары төскә кергән.
Хәйдәр абый, колгада эленеп торган сөлгене салкын суга манып, Булатның аягын чорнады һәм иртән җыелмаган бер кешелек урынга яткырды. Муса белән Азатка утырып торырга кушып, кулына тимер савыт алды да чыгып китте. Ул бераздан яңа суыртылган бал тотып әйләнеп керде. Әле суынырга да өлгермәгән чәйнектән өч стаканга чәй ясап, кунакларны өстәл артына чакырды. Яңа бал белән сыйланганнан соң, Муса белән Азат якында гына күренеп торган авылга Мусаның туганнарына барып килделәр. Аннары Хәйдәр абый абзардан атын чыгарып, аны озынча арбага җикте. Муса дилбегә каптыргычларын йөгән боҗрасына эләктерергә булышты. Арбага иртән чабылган хуш исле печән түшәделәр. Хәйдәр абый Булатны күтәреп алып чыккан арада, Муса белән Азат та арбадагы яшел печән өстенә үрмәләделәр. Көннең эсселеге дә инде бераз кими төшкән. Урман читенә җиткәч, кабат бераз борчак йолкып алдылар. Яңа суыртылган балдан соң, яшел борчак авызның тәмен алганга, аны ашаучы булмады. Сөйләшә-сөйләшә кайта торгач, авылга җиткәне сизелми дә калды. Булатны өйләренә күтәреп керткән арада, Муса фельдшерны чакырып китерде. Ул игътибар белән карагач, алай куркырлык берни дә юклыгын белдерде. Фельдшер Булатның аягына компресс ясады һәм, иртәнгә кадәр тотарга кушып, малайны тынычландырып чыгып китте.
Булат бик тиз йокыга талды. Иртән уянганда аягының сызлавы басылган, кызаруы беткән иде.
Булат торып юынды. Иртәнге ашны ашагач, Булаттан «сорау алу» башланды...
Әти-әнигә әйтмичә күрше авылга киткән өчен әй эләкте дә соң үзенә. Малай рөхсәтсез башка беркая да китмәскә вәгъдә бирде.
Көннәр берсе артыннан икенчесе уза торды. Булат уйнаганда әти-әнисе күзеннән югалып озак йөрми башлады. Көннәр эссе торса да, су керүе сирәгәйде.
Беркөнне Булат кызык хәлгә очрады. Кояш иртәдән көчле кыздыра. Урамда чыдап булмаслык эсселек. Ул, Азат белән инешкә барып озаклап, рәхәтләнеп су коенып өйләренә кайтып килгәндә, Хәйдәр абыйлары турысына җиткәч, көчле гөжләгән тавышка туктап калды. Тавыш Хәйдәр абыйлар ягыннан килә иде. Караса, чия бакчаларындагы барлык умарта корты очып чыккан диярсең, алар һавада бер тирәдә очып әйләнә иде. Бу гөжләү тавышы озакка бармады, умарта күче авыл кырыеннан гына ага торган Бишәңгер елгасына таба очып китте.
Булат Хәйдәр абыйлар янындагы тыкрыктан умарта корты күче артыннан йөгерде. Корт күче Бишәңгер елгасы ярында үсә торган тал агачының аскы ботагын сарды. Корт күче, ерактан караганда, өй кыегына карлыгач балчыктан ябыштырып ясаган ояга охшап, тал агачы ботагына асылынып калды. Инде, ул тирәдә дулап очучы бал кортлары да тынычландылар. Бу вакытта Хәйдәр абый умарталыкта эштә иде. Әгәр дә ул эштән кайтканны көтсәң, корт иле очып китеп юкка чыгачак.
Булат йөгереп өйләренә кайтты да бу хәл турында әтисенә сөйләде. Әтисе, корт күчен җыю өчен тубал, битлек, агачтан ясалган чүмеч, төтенлек һәм кечкенә агач баскыч алып, авыл читенә китте. Булат, зур эш башкарган кеше кебек, әтисенә кая барырга, корт иленең кунган урынын күрсәтергә ашыкты.
Булатның әтисе саклык белән генә баскычны агачка сөяп куйды, битлеген башына киде һәм, баскычка басып, корт күчен тубалга төшерә башлады, аннары тубалны корт күче кунган ботакка элеп куйды, ә үзе төшеп, Булат янына яшел үлән өстенә утырды. Ул, Булатның сораулы карашын күреп: «Улым, курыкма, тубалдан кортлар чыкмый, агачта калганнары исә тубалга керсен дә, кайтып китәрбез», — дип, улын тынычландырды. Бераздан, тубалның авызын бәйләп, өйләренә кайтырга кузгалдылар. Битлек, төтенлек һәм агач чүмечне Булат тотып кайтты. Әтисе тубалны сарайга салкынча урынга кертеп куйды. Күч җыярга алып барган әйберләрне урнаштыргач: «Тубал Хәйдәр абыең эштән кайтканчы торсын да, кичке салкынча һавада аларга илтеп бирербез», — дип, өйләренә керделәр. Булат өйдә әтисе белән зурларча шактый вакыт сөйләшеп утырды.
Әтисе аңа:
— Менә, улым, һәрвакыт кешегә шулай яхшылык эшләргә кирәк. Син кешегә эшләгән яхшылык иртәме-соңмы үзеңә яхшылык булып кайта, — диде.
Бераздан Булат, барлык булган хәлләрне күңел түренә салып, иптәш малайлары янына уйнарга чыгып китте.
2025-04-08 08:26