Яшәгән, ди, бик сылу һәм сөйкемле бер кызчык. Сөембикә исемле булган ул. Бераз үскәч ул, ни генә эшли башласа да, эше барып чыкмаса аны ташлый икән. Шуңа күрә әнисе дә, әтисе дә кызлары өчен бик-бик борчылганнар. Иренчәк, уңмаган, булдыксыз кыз булып үсәр дип курыкканнар. Юкса ул үзе тыйнак, акыллы кызга да охшаган. Табигать тә үзеннән матурлыкны жәлләмәгән. Ә менә ниятләгән эше барып чыкмаса, ыргыта гына икән. Нәкъ шул вакытларда, җитмәсә, әнисе дә үлеп китә. Ана назыннан мәхрүм кала Сөембикә.
Көннәр үтә...
Менә беркөнне ул әнисен юксынып утыра, тартмадан аның чиккән яулыгын табып ала. Яулыкны кулга алуга, әнисен күз алдына китерә. Чиккән яулыгының асыл итеп чигелгән рәсемнәренә, даланың нәфис чәчкәләренә, бизәкләренә сокланып, онытылып карап тора. Сизгер, нечкә бармаклары белән ипләп кенә сыйпый, битенә куя да тынып кала... Бу мизгелдә ул әнисенең күкрәк җылысын тойгандай була. Шулчак Сөембикә үзеннән-үзе әсәрләнеп:
— Әни, әнием, — диеп, яулыкны йөзенә көчлерәк итеп кыса.
Шунда Сөембикәнең күңелендә чигү чигәсе килү теләге уяна. Бу теләк аның күңеленә ташкын булып килеп керә, һәм ул әнисенең төсе итеп саклаган чиккән яулыкны янә күкрәгенә кысып:
— Әни, әнием, мин дә синең кебек матур итеп чигү чигәргә телим, — ди.
Әнисе гүя елмаеп:
— Хәерле сәгатьтә, кызым. Өйрән... Әтиең бүләк иткән чигү энәң дә бар ич синең. Аннан соң, кызым, кеше гомере дә чигү чигүгә бик охшаш бит. Никадәр матур итеп чигәргә өйрәнсәң, шулкадәр ямьле итеп ошбу дөньяда яшәрсең, — ди шикелле, әйтерсең кызый шулай әнисе белән серләшә...
Серләшкәч тә Сөембикә шатланып кулына түгәрәк киерге, ап-ак ефәк тукыма алып, чигү чигәргә утыра. Ә әнисе гүя шунда кабасына утырып йон эрли. Сөембикә башта ап-ак ефәгенә күбәләк рәсемен төшерә. Рәсемне ул бик нәфис итеп эшли. Аннан соң ул төрле-төрле матур төстәге ефәк җепләрне әтисе бүләк иткән матур тартмасыннан алып, сизгер, нечкә бармаклары белән энәсен ипләп кенә тотып, ашыга- ашыга чигү чигәргә керешә. Энәсе белән тиз-тиз генә берничә элмәк эләктереп ала да киергене кат-кат күтәреп карый. Чигеше бик ямьсез килеп чыга түгелме соң? Элмәкләре нигәдер алпан-тилпән киләләр. Сөембикәнең күңеле төшә, чыраен сытып, чигү әйберләрен кизәнеп почмакка ыргыта. Аннары, бераз сулу алгач, әнисенең чигүенә күз сала да янә әнисе күз алдында пәйда була.
Ә ул гүя:
— Ни булды, кызым, әллә үзеңне черки тешләдеме? — ди. — Сабыр бул син. Сабыр төбе сары алтын бит...
һәм кыз, әнисе белән серләшкәндәй:
— Юк, әнием, черки тешләмәде мине. Чигәсем килми, ямьсез килеп чыга ич, — ди, чак-чак кына еламыйча.
Әнисе кызын тынычландырып гүя аның башыннан сыйпый да, назлы елмаеп:
— И кызый, чигә торган энәң иренчәктер, кулыңны тыңламыйдыр, — ди. — Ә син аны өйрәтергә тырыш.
— Нишләтим соң аны, әнием? — ди кызы, тынычлана төшеп.
— Аны син, кызым, башта ашыкмый гына иркәләп йөрт. Энә бер дә тик тормасын. Өйрәт әле шулай үзеңне тыңларга. Иренеп ятмасын тартмасында. Син гел эшлисең ич, ул да синдәй тырышсын. Гаделлек шулай була түгелме? Әтиең матур тартманы юкка гына алмады ич!
— Әйе шул, әтием миңа матур итеп чигәргә өйрәнерсең дип алды боларны, — ди Сөембикә.
Әлеге серләшүдән соң аның күңеле күтәрелеп китә, эшкә теләге арта, һәм ул ыргыткан әйберләрен, үз-үзенең хилафлыгыннан оялып, почмактан тиз генә барып ала да янә чигәргә утыра. Сөембикә инде ашыкмый, энәне чигәргә, ә үз кулларын осталыкка өйрәтә. Төследән-төсле ефәк җепләр дә, өлгер энәсе дә кул артыннан калмый, киергедәге ап-ак ефәк тукымага берсеннән-берсе матур сурәтләр төшә: хуш исле нәфис чәчәкләр, бөҗәкләр, далада уйнаклап йөргән колыннар...
Гүя әнисе, канәгать елмаеп, менә болай, кызым, менә шулай энәңне тот, дип, киңәшләр биреп тора. Сөембикә аның серләшүен тыңлый-тыңлый ашыкмыйча гына чигүен чигә. Эшли торгач, бу үзенә дә кызык булып китә. Күзләрендә аның шатлык очкыннары уйный, күңелендә сылу әнисенең хатирәләре яңара. Ә энә чибәр кызның сизгер, нәфис бармакларын тыңлаган саен иренми, тизрәк йөри һәм ап-ак ефәк җирлектә күз явын алырлык булып матурдан да матур зәңгәр, кызыл, яшел, ал төстәге чәчәкләр, күбәләкләр пәйда булалар.
һәм менә могҗиза: дөньяда бер матур чигү үрнәге хасил була. Аны күрергә килүчеләрнең, чигү үрнәген күчереп алырга теләүчеләрнең исәбе-хисабы булмый. Тора-бара бу илдә уңган, сөйкемле кызга тиң чигүче дә табылмый. Аның даны чит илләргә дә тарала һәм осталыгына, акыллылыгына сокланып, күрше ил падишаһы Сөембикәне кече улына кияүгә сорый.
Ә халык, үзенең үткәнен һәм киләчәген аның белән бәйләп, әле һаман да Сөембикәне мактап искә алып яши, ди.