СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Шакир Янбаев "Дөнья йөге"

Төш юрарга дисеңме, Миңзифа чегән хатыннарыннан һич ким түгел. Өметбай Әпсәләмов үзе төшкә ышануын ышанмый, хәзерге заман кешесе бит инде ул. Хатынының күрәзәлек итүенә баштарак көлә генә иде. Шулай да, бергә яши торгач, сәеррәк төш күрсә, иртән уянгач та сөйләргә гадәтләнеп китте.
—Миңзифа, мин фәлән-фәлән төш күрдем бит әле, — дип авыз ачуы була, Миңзифа, чак кына уйланып та тормыйча:
—Куанычка, сөенечкә бу төшең! Күңелең үсәр, җаныем, кулыңа мал керер, зарплатасы зуррак, абруйлырак урынга куярлар, үстерерләр үзеңне! — дип юрар иде.
Миңзифаның шулай юравына күрә, Өметбайны һәрчак күтәрделәр: ата-бабасы гомер бакый җир тырнап гомер иткән авыл баласы кала халкын сөт-катык белән туендырган сөт заводының директоры булды. Өметбай үзен урманда үз ишләреннән узып китеп, кояшка дәррәү үрләгән, ботакларын иркен тырпайтып үскән имәнгә дә охшата башлаган иде, абыну-сөрлегүне белмәгән язмышына эченнән генә масаеп та куйгалый иде ул. Шулай да, кайсыбер кәпәйтүшләр сыман, башкалар алдында үзен әллә кемгә куеп, һаваланмады, эреләнмәде. Аның кул астында эшләүчеләр тәртә кырындагы ат булса, Өметбай Әпсәләмов һәр урында үзе төпкә җигелеп тартыр иде, хәйләне, бүтәннәргә салышуны, өстәл артыннан боерык биреп кенә җитәкчелек итүне белмәде. Укып алган белемнән дә бигрәк, әнә шул табигать биргән егәрлеге, тырышлыгы аркасында Өметбай Әпсәләмов, кара эштән аерылып, җитәкчеләр рәтенә күтәрелгәндер дә әле. Башкалар бит бу заманда техникумнарда, институтларда укып алган дипломнары белән дә тормышта үзләренә көчкә юл яра. Сугыш алдыннан, этә-төртә дигәндәй, нибары биш кенә сыйныф белем алган, сугыштан кайткач, курсларда гына укыштырган Өметбайга «практик» дигән даны хезмәт баскычыннан гел үргә үрләргә ныклы канат булды. Ничәмә еллар буена төшләре дә буталмады аның, Миңзифа да иренең төшләрен һәрчак яхшыга, сөенечкә генә юрар иде.
...Көннәрнең берендә, иртәнге чәйгә утыргач, Өметбай:
—Сабан туенда ат чабышында катнаштым әле мин, — дип, күптәнге гадәтенчә, төшен сөйли башлады. — Юан корсаклы буаз биягә атланганмын икән, дим...
—Төштә атка атлану куанычка! Күңелең үсәр, җаныкаем! — дип, һәрвакыттагыча, яхшыга юрарга ашыкты Миңзифа. — Башка сөт заводлары арасында алдынгы урынга чакканыңны күргәнсең. Болай булгач, мул гына премия килеп керә икән кулыңа. Уйнаклап торган юртакка түгел, буаз биягә атлануың да хәерлегә. Директор кәнәфиендә төпле утырасың! Берәр куркак тай-тулакка атланып чабышсаң, төшеңне яхшыга юрап булмас иде. Тайга ышанып ярышка чыгалармы?! Буаз биягә атлану әйбәт инде ул! Бия малы бик тә төшлекле була, — дип, Миңзифа шушылай юрауның дөрескә чыгасына һичнинди шик-шөбһә калдырмаслык итеп елмаеп, иренә карады.
Өметбай белән Миңзифа моңа хәтле бер-берсенә елмаеп карашыр да, алда көткән яхшылыкларны, эштәге уңышларны, хезмәт баскычы буйлап күтәрелүләрне күз алдына китереп, үзләренең уңай гына тәгәрәгән тормышларыннан бик тә канәгать төстә кеткелдәп көлеп куярлар иде, ә бу юлы Миңзифа бик матур башлады да бит, Өметбайның гына күзендә ни өчендер куанычлы өмет очкыны кабына алмады.
—Буаз биягә атлануны яхшыга дисең дә бит... ул юан корсак финишка җиттем дигәндә генә сөрлегеп китте бит әле, — дип көрсенеп куйды ул.
—Аһ, каһәр суккан нәрсәкәй икән! — дип, Миңзифа шомланып кычкырып җибәрде, күзе шар булып түгәрәкләнде. — Шуннан? Шуннан ни булды?! Иярдән егылсаң, һәлак! Иярдә калсаң гына ярар иде!
Өметбай бичәсенең кабалануын ошатмады.
—Егылу гына дисеңме! Чөеп җибәрде бит ул! Әллә кая мәтәлеп барып төштем. Башымны күтәреп карасам, шул ике арада биямнең өстенә икенче берәү атланып та өлгергән, имеш. Шыбыр тиргә батып уяндым, — дип, Өметбай бу төшемне бичәм яманга юрар дип һич уйламыйча сөйләп бирде.
Миңзифаның коты очкан иде.
—Хәерлегә түгел бу төшең... — дип, күңелгә шом салды. — Төшеңдә иярдән егылып төшсәң, өнеңдә тәхетеңнән язарсың, дигәннәр борынгылар. Сине директорлыктан төшерәчәкләр. Менә мин әйтте диярсең, урыныңа икенче берәү менеп утырачак!..
—Авызыңнан җил алсын, хатын! Нәрсә син тузга язмаганны сөйлисең, әллә төшкә чыннан ышанасыңмы?! Сөт заводының беренче казыгын каккан, аны төзегән кеше бит әле мин. Уналты ел директор булып эшләдем, ел да Кызыл байрак, ел да почет грамотасы алган директорны нинди гаеп табып эштән куарлар икән? — дип, Өметбай хатынының төшне яманга юравын хатага чыгармакчы булган иде дә, Миңзифа, бер сүзне ятлап куйган тутый кош сыман:
— Хәерлегә түгел бу төшең, җаныкаем, яхшыга түгел... — дигәнне генә кабатлады.
Менә гаҗәп! Юравы юш килде Миңзифаның. Шуннан соң аны күрәзәче чегән хатыннарыннан һич ким түгел дип әйтми кара инде! Ай үттеме, юкмы, директорлыктан чыгардылар Өметбай Әпсәләмовны. Чалт аяз күктә һич көтмәгәндә кара болыт чыгып, боз яуган сыман булды бу хәл...
«Муен булса, камыт табыла» дигәндәй, Өметбай кебек гайрәтле кешене эшсез калдырмадылар калдыруын. Инде аннан арба тарттырдылар. Аягы камытлаган юртакны кабат җиңел тарантаска җигәләрмени?! «Үзе егылган — еламый», дигән мәкальнең мәгънәсен шул чакта гына төшенде ул, сөт заводы директоры булып уналты ел тоткан дилбегәне икенче берәүнең кулына тапшыруга эче пошса да, үзенең гаебе зур икәнен белгәч, башын иеп түзде.
Яңа эшләгән урыны сөт заводы булмаса да, күнегеп киткән иде Өметбай. Айлык акча элеккедән кимрәк, аның каравы «Ач тамагым — тыныч колагым», дигәндәй, күңеле тыныч. Соң, шулай булмый ни, директор чагында йөзәрләгән кеше өчен җавап бирә иде, хәзер ул үзенә-үзе хуҗа. «План! План!» — дип беркем дауламый. Тегендә- монда чакыру юк. Йокысы тыныч. Иртән уянгач, чәй табынында сөйләрлек төшләр дә күрми башлаган иде инде Өметбай. Кич көтмәгәндә тагын төш күрде бит! Түшәктә әйләнде-тулганды, таң алдыннан гына шыбыр тиргә батып уянды. Миңзифа да йоклый алмаган икән, уяу яткан.
—Биләүдәге бала кебек тугланып йокладың... Әллә берәр төш күреп саташтың инде?! — дип, ул, өстендәге сырма юрганны ачып җибәреп, түшәккә торып утырган иреннән сабырсызланып сорады.
Теге вакытта яманга юраганнан бирле Өметбай хатынына төш сөйләүдән туктаган иде. Ни өчендер бу юлы тыела алмады.
—Әлеге дә баягы, буаз бия тагы керде әле төшемә... — дип авыр уфтанды Өметбай. — Бу юлы атланмаганмын, авыр йөк төялгән арбага җиккәнмен икән, димен... Тигез генә юлдан барсаң бер хәл, юк шул, тауның иң түбәсенә күтәреләбез...
—Тауга менү начар түгел, — дип, Миңзифа, иренең хәвефләнгәнен сизеп, аны тынычландырыр өчен яхшыга юрарга ашыкты. — Арбаңда авыр йөк булуы да әйбәт. Буш арба тартып йөрү өндә генә түгел, төштә дә начар. Авыр йөк төяп, тауның иң үренә күтәрелә алгач, шәп инде ул! Бер омтылсаң, тауның түбәсенә менеп җиттем дигән сүз. Йә, ничек, сыртка чыга алдыңмы соң? — дип, Миңзифа төшнең дәвамын сөйләүне ашыктырды. Ә үзе эченнән генә: «Тауга менә алмыйча, аты-арбасы белән упкынга гына очып төшмәсә ярар иде... Төштә әллә ниләр күрүең бар...» — дип уйлап куйды.
—Сыртка чыгуын чыктым да бит... — дип, Өметбай, калганын сөйләргәме, юкмы дигәндәй, туктап торды. Бу төшен дә Миңзифаның яхшыга юрамасын сизә иде шикелле ул.
Миңзифаның түземлеге бетте, кузгалырга гына торган ачуын көчкә басып:
—Теге хәерсез бия тагын сөрлекте мәллә? — дип, үзенең дә хәвефләнә башлавын иренә сиздермәскә тырышып, сак кына белеште.
—Ие сиңа, сөрлекте, ди... Бөтенләй юкка чыкты! Буаз бия урынына үзем җигелгәнмен дә авыр йөк төялгән арбаны тау түбәсенә үзем өстерәп менгәнмен, имеш, дим. Көч-хәл белән менеп җиттем, муеннан салдым камытны, йөкле арбадан тугарылдым...
—Әйтәм ыңгыраштың! — дип, Миңзифа, әле генә хафаланып тыңлаганын онытып, кычкырып көлеп җибәрде. Моңа тикле төшне сөйләп бетәр-бетмәстән юрарга ашыккан кеше, бу юлы үзе генә көлә-көлә түшәктән торды да, әйтерсең, юк-бар тыңлап вакытын әрәм иткәнгә үкенгәндәй, кызулап юынырга, иртәнге чәй әзерләргә тотынды.
Бичәсенең бу ят гамәле аптыратты Өметбайны. Юынып, кырынып, табынга утыргач, һаман шул төнге саташуыннан арына алмыйча:
— Миңзифа, нигә син бу юлы төшемне яхшыга да, яманга да юрамадың? — дип, бернинди гаепсезгә үзен гаепле санаган кешедәй, бичәсенең хөкемен көтте. — Әллә бернинди мәгънәсе булмаган төш күргәнменме? — дип көлгән булды Өметбай.
Ә Миңзифа хәзер көлмәде.
—Нигә мәгънәсез булсын, ди? Бик тә мәгънәле! — дип, ул, ирен кызганган төсле, авыр сулады. — Шул төш кенә искәртмәсә, адәм баласы дөнья йөген тартып, картлыкка барганын уйлыймыни ул? Эш тә эш дип чаба, урын өчен этешә-төртешә, берәүләр дин дип, икенчеләр мал дип, өченчеләр башкалар өстеннән түрә булам дип, бу җиргә мәңгегә килгәндәй, күзенә ак-кара күренми тырыша-тырмаша. Шулай итә-итә, гомеренең үткәнен, пенсиягә җиткәнен сизми дә кала кеше. Син дә, җанкаем, озакламый алтмышның өстенә басасың бит инде! — диде дә, Миңзифа тагын баягыча шаркылдап көлеп җибәрде. — Төшең дә йөкле арба сөйрәп тау түбәсенә күтәрелүең пенсиягә җитүеңне исеңә төшерә! Муенымнан салдым камытны, йөкле арбадан тугарылдым, дисең бит. Пенсиягә чыгасың, дөнья йөгеннән тугарыласың, җанкаем. Төшеңдә шуны күргәнсең!
Мондый юрауны көтмәгән иде Өметбай, шатланырга да, борчылырга да белмәде. Шуннан соң Миңзифаны чегән хатыннарыннан ким булмаган күрәзәче дип әйтмә инде менә! Төшне дөрес юрады бит: алтмыш яше озакламый тула Өметбайның, пенсиягә чыга! Ә ул шушыңача чигә чәченең агарганын да абайламыйча, ничәнче дистә куганын да исәпләмичә яшәп ята иде бит әле. Менә хәзер шушыңача ишетмәгәнен ишетте бичәсе авызыннан, озакламый тугарыла дөнья йөгеннән, һәр иртә саен эшкә барам дип ашыкмый-кабаланмый, гамьсез-моңсыз, иркенлектә яши башлаячак...
Һай бу гомер дигәнең! Бигрәк тиз үтә икән дә. Кайчан гына ашауны да онытып елгага кармак салырга чапкан, яшел үлән өстендә аунап уйнаган гамьсез-моңсыз малай иде Өметбай. Бала чагы муены камыт, сырты ыңгырчак, авызы тимер авызлык белмәгән колын чагы булган икән. Әнисе иркәләде аны, йомыш-юлга артык йөгертмәде.
—Гаделниса килен, Өметбаеңны эшкә өйрәтмисең, ничә карама урамда кара төнгәчә трай тибә. Ул бит инде хәзер кулына балта тотып утын ярырлык малай булган. Көтүдән мал-туарыңны каршы алса да үзеңә ярдәме тияр иде, — дип күрше Гайникәй әби шелтәләгән чакта Өметбайның әнисе:
—Уйнап калсын. Үскәч тормыш үз камытын кидерер әле, — дип җавап кайтара торган иде.
«Әнием әйткән тормыш камыты нәрсә икән соң ул? Аны миңа кем, кайчан кидерер икән?» — дип аптырый иде бәләкәй Өметбай. «Әни, атка гына камыт кидерәләр бит!» — дип, бәхәсләшүдән көчкә тыелып кала иде.
...Сугышка хәтле авылда башлангыч мәктәп кенә иде. Өметбай шуның ике сыйныфын гына тәмамлады. Өченчедә укыганда дәрес вакытында бер партада утырган малайның башына каләм белән чәнчеп, куркуыннан атна буе мәктәпкә дә бармыйча, үзләренең өйләренә дә кайтмыйча, качып йөрде. Укытучы тәртипсез укучыдан котылдым дип куангандыр, улыгызны ни өчен укырга җибәрмисез, дип, Өметбайның әти-әнисе янына килеп тә бакмады, ичмаса. Бер атнадан соң ачыгып, ябыгып кайтып килгән Өметбайны өйдә дә тиргәмәделәр.
—Укырга теләмисең икән, эшләрсең. Әнә идарәдә районнан почта ташучы кирәк диделәр. Иртәгәдән урамда бушны бушка аударып йөрү бетте сиңа, хат ташырга тотынасың, — диде аңа атасы.
Тормыш камытын кию шул була икән дип, ул чакта уйламады ун яшьлек Өметбай, авыл советындагы биш авылга районнан алып кайтып почта таратты. Ел ярым эчендә, ичмасам, бер хатны, бер гәзитне югалтсын! Макталды Өметбай, яратты атка атланып кына йөреп почта ташуны. Гомер буе шул эштә генә эшләр иде дә, яшьтәш малайлары авылда башлангыч мәктәпне тәмамлап, бишенче сыйныфка урысча укырга Андреевка авылына НСПР га гариза биреп кайткач, Өметбай да шунда барырга дәртләнеп китте.
— Син бит өченчене дә укып бетермәдең, бишенче сыйныфка сине кем алсын? — дип атасы әйтеп караса да, Өметбай: «Иптәшләремнән калмыйм. Әти, мине дә Андреевкага НСШга алып бар!» — дип тартышты.
Урыс мәктәбенең директорын атасы ничек күндергәндер, укый башлады Өметбай бишенчедә. Иптәш малайларының күбесе кышкы каникулга хәтле генә йөрделәр дә, урысча укуны авырыксынып, ташладылар. Теге башына каләм чәнчегән малай белән Өметбай гына бишенчене очлап чыктылар. Җәйге каникулны үткәреп, инде алтынчыга барырга дәртләнеп кенә йөргәндә, иптәш малайны атасы егерме чакрым ераклыктагы район үзәгендәге урта мәктәпкә күчерде. Ялгызы гына калгач, Андреевка НСШсына бармады Өметбай. Колхозга хисапчы кирәк иде, инде урысча ару гына сукалап, укырга-язарга өйрәнгән, исәпкә сәләтле, тере генә үсмерне өстәл артына утырттылар. Бер ел эчендә «дебет», «кредит»ның нәрсә икәненә яхшы төшенгән иде инде Өметбай, шулай да колхоз башланганнан бирле эшләгәч, Өметбайны үз һөнәренең серләренә өйрәткән хисапчы Газизҗан Кинҗәбаевның урынын якын арада биләрмен дип уена да китерми иде. Кырык беренче елда сугыш башланып китте. Газизҗан Кинҗәбаевка озак утырып шомарткан утыргычны, өстәлен, исәп-хисап кенәгәләрен үзенең өйрәнчегенә тапшырырга туры килде. Менә шулай, көтмәгәндә-уйламаганда, чак унбишенә аяк баскан, тәртә кырындагы тай сыман, Өметбайны төпкә җиктеләр, бик җаваплы эш йөкләделәр.
1943 елның гыйнварында Өметбайның яшьтәшләре арасыннан унынчы сыйныфта укып йөрүче малайларны хәрби училищега ала башладылар. Иптәшләренә күзе кызды Өметбайның, өченче сыйныфны бетерер-бетермәстән бишенчегә сикереп, шуннан ары укыган белеме булмаса да, хәрби училищега китү турында хыялланды. «Әти, хәрби комиссар синең яхшы белешең бит, аңа барып үтен, мине училищега җибәрсен әле!» — дип, көне-төне ялынды, әтисенә тынгы бирмәде. «Укуның кирәген белдеңме инде? Такы-токы биш сыйныф белән кем сине хәрби училищега алсын?!» — дип атасы әйтеп-аңлатып караса да, колагына да элмәде, үзенекен тукыды.
«Тырышкан таба, ташка кадак кага» дигәннәр. Хәрби комиссар унынчыда укыганнар белән бергә Өметбай Әпсәләмовны да җибәрде. Менә шунда соры курсант шинелен беренче тапкыр иңенә салып алгач, Өметбай, әнисенең Гайникәй әбигә әйткән җавабын хәтерләп: «Тормыш камыты нәрсә икән соң ул дип аптырый идем. Менә шушы буладыр инде ул әнием әйткән камыт...» — дип уйлады.
Әйе, Өметбай Әпсәләмовка пулялар яңгыры, снарядлар давылы астында Мәскәүдән Берлингача утлы фронт юлларыннан сугыш йөген тартырга туры килде. Училищены тәмамларга насыйп булмады аңа, курсантларны бер төндә эшелонга төяп, фронт ягына каратып алып киттеләр, Мәскәү янындагы бер бәләкәй калада урнашкан парашютчылар полкында ике ай чамасы һавадан сикерергә өйрәттеләр дә, фронтка озаттылар. Сугышта белемнән дә бигрәк йөрәкле, тәвәккәл, кыю булырга кирәк. Парашюттан сикерә башлагач, Өметбай куркуның ни икәнен дә белмәде, училищеда көчкә укыган курсант монда иптәшләрен узып китте, макталды. Ут эченә барып кергәч тә, солдат Өметбай Әпсәләмов атакага беренче булып күтәрелде, дошман тылына төшерелгән десантта кыю сугышты.
...Үткән фронт юллары — коточкыч төш сыман. Сугышта ял да юк, отпуск та юк. Өстәл артына утырып көненә өч-дүрт тапкыр ашау да, йомшак түшәктә йоклау да онытыла. Шинель кесәсендә бер кисәк сохари булса, ат башыдай алтыннан кыйммәтрәк күренә. Ә инде салкын, юеш окоп төбендә бөгәрләнеп черем итеп алырга чак кына форсат тисә, шуннан да татлы ял юк солдат өчен...
Коточкыч төшен кеше исенә төшерергә яратмый. Бәлки, шуңа микән, Өметбай Әпсәләмов өчен сугыштан кайткан елларда хәтта Җиңү көне дә башка көннәрдән һич аерылмый, тыныч кына үтә дә китә иде. Кайберсендә бу көндә авыл мәктәбенә эленгән флагны күреп калса гына: «Бүген нинди бәйрәм икән?» — дип, башта аптырый, азактан гына: «Ә-ә... Җиңү көне бит әле!» — дип исенә төшерә иде. Елларның авыр чагы булгандыр. Әле бөтен кешедә тамак туйдыру кайгысы. Икмәккә түгел, бәрәңгегә дә туена алмаган чак. Җиңү бәйрәме дип, кая инде хәзерге шикелле фронтовикларны очрашуларга чакыру! Яңарак кына тәмамланган сугыш турында өлкәннәрнең түгел, укучы балаларның да ул чакта исенә төшерәсе килмәгәндер, солдат тәнендәге җәрәхәт, тоташ халык йөрәгенә явыз Гитлер салган тирән яралар кансаркый иде әле. Тол хатыннарның, ятим калган балаларның, газиз улларын югалткан аналарның күзендә кайнар яшь кипмәгән иде. Шулай булгач, һәркемнең күз алдында торган сугышны, бетмәгән яраны тырнап, кутырын куптарып канаткандай, кешеләрнең кабат искә төшерәсе килмәгәндер. Хәзер генә, шул авыр заманны кинолардан карап, китаптан укып кына белгән яшь буын өчен кызыктыр исән калган фронтовикларны очрашуларга чакырып, фашистларга каршы ничек-ничек сугышканнарын сөйләтү. Артка әйләнеп карасаң, байтак еллар үтеп киткән икән лә сугыш беткәнгә! Кырык ел! Аз гомермени?! Шушы вакыт эчендә Өметбай Әпсәләмов ниләр генә күрмәде дә, хатыны әйтмешли, нинди генә дөнья йөген үз җилкәсендә өстерәмәде! Сугыштан кайткач, аягындагы җәрәхәте дә төзәлмәгән килеш райкомга чакырттылар. Сугышка киткәнче, малай гына чагыннан хисапчы булып эшләгәнен онытмаганнар икән.
— Без сине туган колхозыңа председатель итеп куймакчыбыз, — ди райком секретаре. Хуҗалыкта ни барын, ни югын белмичә риза булды Өметбай, райком секретаре аны моңсу елмаеп озатып калды. Авылга кайткач кына белде Өметбай аның ни өчен моңсу елмайганының серен. Хәзер сөйләсәң, берәү дә ышанмас: колхозның бер генә төзек арбасы да калмаган, сугыш елларында камыт-ыңгырчаклары да тузып-таралып беткән. Ке ләттә бер грамм икмәк юк, халык ач. Күз терәп торган бар байлыгы — утызлап ат. Алары да сбруй юклыктан җигелмәгән, урман аланнарында утлауда йөреп көн күрә. Өер айгыры бар. Ир-егетләр булмагач, тәмам кыр гыйланган бу айгыр, беркемне дә үзенә дә, өердәге атлар янына да якын җибәрми. Бәлки, шул айгыр сугыш заманында атларны кырылып бетүдән саклап калгандыр да әле... Эшне нидән башларга? Өметбай председатель булырга ризалык бирде дә бит, ач халыкны ничек эшләтергә? Ул заманда калхозның сукыр тиен акчасы юк, «Суга баткан кеше саламга булса да ябыша». Ачлык, бөлгенлек, өметсезлек упкыныннан нәрсәгә ябышып котылу әмәлен эзли башлады. Әлеге дә баягы, ни галәмәт белән имин калып, урманда утлауда йөргән атларга уе барып терәлде. Авылда кулына балта тота белгән Яңабирде карт кына калган... Башка оста ир-ат сугыштан кайтмаган. Яңабирде картның бик тә тискәре холыклы адәм икәнен белсә дә, Өметбай килде аңа баш иеп, арба ясаттырмакчы булып. Үтенечне матур гына тыңлап утырды карт. «Менә әйбәт булды! Кычкырмый-нитми генә күндердем бит бу тискәре картны!» — дип куанган иде Өметбай, карт баш чайкады.
— Юк, Өметбай энем, — ди бу. — Арбасын ясар идем дә, аның тәгәрмәчен ясау минем кулдан килә торган эш түгел, — ди бу. Санап китте: — Тугымын бөгәргә кирәк, көпчәген ясарга кирәк, тегесе кирәк, монысы кирәк...
Өметбай үзе дә белеп тора: тәгәрмәч ясау уенчык түгел. Шулчак фронтны күз алдына бастырды. Ут астына керү җиңел идемени?! Солдат карышып тормады бит.
— Ясарсың! — дип кычкырып җибәргәнен Өметбай үзе дә сизми калды. — Сугышта ата белмим дисәң, трибунал! Ә монда сугыштан да авыр!
Яңабирде картның тискәрелеген шулай сындырды. Ясады! Берне генә түгел, егерме арба ясады. Тәгәрәде тәгәрмәчләр, кешеләрнең күзләрендә өмет уты кабынды. Леспромхозга агач ташырга егерме олау чыгарып җи бәрделәр, аннан ярма, икмәк, чәй-шикәр алдылар. Халыкның күзе ачылды. Әмма тамак туйдыру гына җитми бит әле, алдагы көнне дә уйларга кирәк. Озакламый печән өсте җитә, арыш чәчәр вакытка да күп калмый. Ә колхозның бар булган машиналары, сабан-тырмасы кырылып ята. Яңабирде картка гына боерып эшләтеп булмый боларны, тимерче кирәк. Шулчак аталы-уллы икәү эш сорап Өметбай утырган колхоз идарәсенә килеп керделәр. Нужа куган боларны үз төбәкләреннән. «Тимерчеләр без», — диләр. Үзләре үләксәләр инде, карап торуга тимерче дип әйтүләренә ышанырлык та түгел. Өметбай башта өенә алып кайтып, тамакларын туйдырды. Миңзифа мунча якты. Иртәгесен бу икәүне күптән сүнеп утырган тимерчелеккә алып китте Өметбай.
«Карама беләккә, кара йөрәккә» дип иллә дә дөрес әйткәннәр борынгылар. Коры сөяккә генә калган бу икәү алтын куллы осталар булып чыкты. Печән чапкычларны, җыйгычларны, сабан-тырмаларны өр-яңадай итеп төзәтеп чыкмасыннармы! Тимерчелектә зыңгылдап чүкеч суккан тавыш авылга үзенчә бер ямь бирде. Шуннан күтәрелде колхоз, халык яратты яшь председательне. Тик авылдан аерылырга туры килде Өметбайга, аны райкомга инструктор итеп алдылар. Монда да тырышлык күрсәтте яшь коммунист, тик биш сыйныфлы гына белеме булуы, канатка тагылган таш сыман, биеккә талпынып күтәрелергә комачаулады. Беренче секретарьның тәкъдиме белән Өметбай югары партия мәктәбенә укырга да китеп караган иде, тик анда укымаганлык сиздерә, диктант язганда күп хата җибәргәнлектән, аны ике ел рәттән кире борып кайтардылар. Райондагы промкомбинатка директор кирәк иде. Өметбай Әпсәләмовның хуҗалык эшенә сәләте барлыгын, хаталы язса да, институт бетергәннәрдән дә яхшырак саный белүен, иң мөһиме — үз кесәсен дәүләт кесәсе белән бутамаган, намуслы, саф күңелле коммунист икәнен исәпкә алып, шул урынга райкомнан тәкъдим иттеләр.
Монда да өметне аклады ул, элек йон тетү, чыпта сугу, күмер яндыру белән генә комбинат дигән олы исемне күтәреп килгән хуҗалыкта район халкы өчен бүрәнәдән өй бурауны, такта ярдыруны, кирпеч суктыруны оештырып җибәрде. Монда ясалган арбаларны, бричкаларны күрше өлкәләрдән килеп ала башладылар. Инде йон тетү генә түгел, тире иләү, буяу, тун тегү цехын да ачып җибәрү иде Өметбайның планы, аны күтәрделәр — ашлык кабул итү пунктының начальнигы итеп куйдылар. Колхозлар хәлләнеп, тракторлар ала башлагач, уңыш елдан- ел күтәрелде, район хуҗалыклары тапшырган икмәкне салу өчен зур элеватор төзеп куйдылар.
Яңа элеватор директоры, әлбәттә, Өметбай Әпсәләмов булды. Район масштабында аны тагын ниндирәк бишлеккә күтәрерләр иде икән, әйтүе кыен. Якында гына нефтьчеләр каласы төзелә башлады. Партиянең кала комитетында утыручыларның күзе үткер, күрәләр район элеваторы директорының ниндирәк тернәкчел хуҗа, йокысыз җитәкче икәнен, калада сөт заводы төзергә булгач, Өметбай Әпсәләмовны шул әлеге кәгазьдәге заводның директоры итеп эшкә чакырдылар. Беренче казыкны үз кулы белән какты, төзүчеләр белән бергә үзе кирпеч салышты, заводны күтәреште. Уналты ел шул заводта директор булып эшләде. Башка вазифаларга күтәрмәсәләр дә, монда да үстерделәр Өметбай Әпсәләмовны. Дөресрәге — мактадылар: сөт заводы коллективы ел саен Кызыл байрак белән бүләкләнде, заводның директоры әйбәт җитәкче, яхшы оештыручы, хәстәрлекле хуҗа дип макталды. Шулай матур дан белән пенсиягә хәтле эшләсә, ничек яхшы буласы иде. Тауга менеп җитәргә күп калмаган икән дә... Сөрлекте шул Өметбай Әпсәләмов. Гомерендә бер сөрлекте, берәгәйле сөрлекте. Тирә-ягында нинди абруйлы җитәкчеләр, ышанып таянырдай хезмәттәшләр, дус-ишләр булганда, үз намусыңны тыңларга, аңа хыянәт итмәскә кирәклекне тормыш танытты Өметбайга. Туры юлдан тайпылу өчен күп кирәкмени? Каланы сөт белән тәэмин итүче күрше районның сыерлары бик авырлык белән кыш чыгу сәбәпле, дәүләткә сөт тапшыру буенча ярты еллык план үтәлмәячәк иде. Тиешле урынга чакырдылар һәм сөт заводы директорына, республикада шушыңача макталып, алдынгылар рәтендә килгән районга ярдәм итү әмәлен табыйк, диделәр. Ул әмәлне озак эзлисе түгел, кибетләрдә сатылырга тиешле майны планны тутыра алмаган колхоз базадан күмәртәләп сатып ала да заводка тапшыра. Ә директор шул майны кабаттан сөткә әйләндерергә тиеш... Әлбәттә, кәгазьдә! Озакламый сыерлар үләннән туеныр, әлеге кәгазьдәге сөтне шулчак артыгы белән капларбыз, дип әйтүләре башын әйләндердеме, Өметбай Әпсәләмов үз гомерендә беренче тапкыр хилафлык кылды — дәүләтне, халыкны алдауда катнашты.
«Кулың белән эшләгәнне иңең белән күтәр» дигән мәкаль хак икән, кылган яманлыгыңны урманда адаштырып калдыра алмыйсың, үз гомереңдә ил, халык алдында күрсәткән яхшылыкларың белән бергә иңеңә күтәрәсең. Миңзифа әйтмешли, шул «дөнья йөген» гомер үренә өстерисең...
Төшендә авыр йөк төялгән арбага җигелеп, тау түбәсенә менгәнен Миңзифадан башкаларга сөйләмәсә дә, таныш-белешләре Өметбайның алтмышын озакламый тутырачагын истә тотканнар икән. Әллә нинди сөенечле хәбәрдәй итеп:
—Өметбай агай, пенсиягә дә чыгасыңмыни инде?! — ди башладылар.
Кайберәүләре:
—Син әле бик таушалмаган, пенсиягә чыктым дип, эшеңне ташламассың. Эшлә әле, эшлә! Зарплата плюс пенсия — акча кесәңне тишмәс. Өйдә пенсиягә генә карап, эшсез ничек гомер уздырырсың?! — дип киңәш бирделәр.
Әйе, пенсиягә чыга башласаң, уйга күп көч төшә икән. Уйланды Өметбай, алтмыш еллык гомерендә ниләр булганны, ниләр кичергәнне уйлады, күп вакыйгаларны күз алдыннан үткәрде, пенсиягә чыккач ничек яшисен төсмерләргә тырышты. Дүрт сотый бакчасы бар бит әле! Шунда чокыныр... Берәр форсат табып, исән калган фронтташ дусларына кунакка барып кайтырга хыяллана иде, кулына пенсия кенәгәсен алган көнне иртәгесен үк юлга чыгар!
Пенсиягә чыктым дип эшне ташламаска киңәш итүчеләргә ул:
—Юк, ял итәм! Хакым бар! Уйлап карасам, дөнья йөген шактый тартканмын икән. Инде тугарылам! Калган гомеремне гамьсез-моңсыз гына, камытын салдырып иреккә җибәрелгән, хуттан чыгып картайган эш аты сыман, иркенлектә яшәргә планлаштырдым әле мин, — дип җавап кайтарды.
Туры килсә килә икән, Өметбай эштән бөтенләйгә аерылып, иртәгә лаеклы ялым башлана дигән көнне кайнанасы вафат булды. Кайнанасын җирләгәндә кабер казуның авырлыгы, экскаватор артыннан зыяратның бер башыннан икенче башына йөгереп йөрүләре, көрәк, аркан табу мәшәкатьләре — һәммәсе Өметбай өстенә төште. Үлгәннәрне җирләү — тереләрнең бурычы. Өметбай яуда һәлак булган бик күп фронтташ дусларының каберенә туфрак салды, сугыштан кайткач, атасын, анасын, байтак кына дус-ишләрен җирләде. Югалтулар, кайгылар күп булды, әмма эш белән үлем турында оныта иде. Бу юлы әллә эшләр эше, әллә бүтән гаме юклыктан, гел үлемне генә уйлый башлады ул. Күмү хәстәрлеге, каберлектә урын алу, оркестр чакыру, якты дөньяда бергә-бергә эшләп, якыннан аралашып яшәгән кешеләрнең, үлгәч, урыска, мөселманга аерылып, башка-башка зыяратларга җирләнүләре башында буталды. Яңа гына тектереп алган дубленкасын исенә төшергәндә дә: «Инде үлгәнче шул тун җитәр, башка кием кирәкмәс», — дип уйлаган иде дә, картая төшкәч, өстәге киемнең дә иңбашын басачагын күз алдына китерде...
Үлем хакында уйлый китсәң, уй күп инде ул, иге- чигенә чыгарлык түгел. «Үлгәч, медицина институтларының анатомкаларында формалинда йөзгәннәр дә бар бит әле...» дип, Өметбай кара сагыздай уйларын әллә кайларга суза башлаган иде дә, үзен-үзе тыйды. Бәлки, җир өстенә канат җәйгән яз җылысы, кыек башларыннан чупылдап тамган тамчылар, җылы яклардан кайтып оя яңарткан кошлар сәбәпче булгандыр, Өметбай фронтташ дусларының хатларын укып утырды да Урал аръягындагы яңа калаларның берсендә яшәгән иптәшенә барырга самолетка билет алып кайтты. Сугышта коелган кан җиргә сибелгән орлык түгел. Аның уңышы — гариплек, гомер буена сызлану, ачы күз яше. Шулай да яудан исән кайтканнар очрашса, күзләрендә балкыган ачы яшьләрне киптерә, җәрәхәтләренең сызлавын баса, гариплекләрен оныттыра. Өметбайның да фронтташ дусты култык таякларын читкә олактырып, яу батырына әверелеп, колачын җәеп каршы алды. Чигә чәчләре агарган ике карт солдат шундый итеп кочаклаштылар, әгәр алар чакматаш булса, көлтәдәй очкын чәчрәр иде!
Дустында ике көн кунак булды Өметбай, сөйләшеп сүзләре бетмәде, балалар хакында сүз чыкты. Менә шул чакта Өметбай хуҗаларның күзендә ата-аналарга гына хас күңел газабын шәйләп сагайды. Сорашмый-төпчен- ми кайтып китсә дә була иде.
—Мин сезне нигәдер бик борчылган сыман күрәм... Сер булмаса, әйтегез, бәлки, ярдәм итә алырмын, — дип сүз башлады.
—Яшергәннән түгел, үз кайгыбызны сөйләп, борчырга теләмәгән идем... Төпчек улыбызны күрдең бит... Шул малай эчә. Кайгыбыз бик зур, — диде дусты, күкрәгеннән ялкын бөркелгәндәй, уфтанып куйды.
—Ничек, Яүзәтне әйтәсеңме?! Бер дә эчкән егеткә охшамаган бит ул! Күрәм, хастаханәсеннән кайта да китапка тотына. Эчкече булса, өйдән чыгып китү ягын гына карар иде, — дип, Өметбай, әле ишеткәннәренә ышанасы килмичә, гаҗәпләнде.
—Упкынның чигенә килеп җиткәч, кабат аракыны авызыма алмаячакмын, дип сүз биргән булды да бит... Язмышын бозып өлгерде шул! Менә ни булып бетәр, баш табиб министрлыкка тәртибең турында язам, диплом бирдертмим, дигән әле. Шуңа шым йөри ул. Үзебезнең кала хастаханәсенә юллама биргәннәр, шунда хирургия бүлегенә бер еллык практикага кайтты. Кадерен белергә, тырышырга, алты ел укып алган белемен күрсәтергә иде дә бит... Ике айдан кулына диплом ала дип торганда безнең дә, үзенең дә куанычын аракы белән сүндерде, — дип, Өметбайның дусты үзенең кайгысын уртаклашты.
Мондый авыр хәлгә дучар булган кешегә ничек ярдәм итәсең? Ата-анасын хәсрәткә салган тәртипсез баланы тал чыбыгы белән суктырасыңмыни?! Өметбай шулай да дустының улын атасы, анасы алдында нәфрәте белән көйдерердәй итеп ачуланып, ярыйсы гына тиргәде.
—Синең бәхетең өчен сугышта кан түккән атаңа рәхмәтең шулмы?! — дип ярсыды ул. Ә төнлә күзенә йокы кермәде, йөрәге борчыды, шушыңача бервакытта да исенә төшермәгән, онытылып бетте дип уйлаган хатирәләрне күңелендә терелтте.
...Сугыш Германия җиренә күчкән иде. Фашистларны җиңү көненә дә күп калмаган... 1945 елның апреле... Разведкадан кайтып килешли, урман юлында Өметбай: «Ярдәм итегез! Зинһар, коткарыгыз!» — дигән тавыш ишетте. Безнең санитар машинасын немец самолеты бомбага тоткан икән. Яралылар бөтенесе дә һәлак булган. Янып, тимер-томыры гына калган машинадан, күмерләнгән гәүдәләрдән ерак түгел җаны чыкмаган берәү тавыш бирә. Йөгереп килеп аның янына чүгәләде Өметбай, газаплы ялварган күзләрен очратып, ни эшләргә белмичә, шаккатты. Яралының карашы сүнмәгән дә, теле генә бар. Аяк-кулы хәрәкәтсез, өстендәге шинелен ут көйдергән.
—Иптәш, ташлама мине. Зинһар, ярдәм ит... Мин табиб, моннан ерак түгел, Голзен авылында госпиталь... Шунда алып бар... коткар, яшисем килә! Яшисем килә...
Өметбай яшь кенә лейтенантны ничек кирәк, шулай өстерәде, инде хәле бетеп, алга таба адым да бара алмам дип туктаган чакларында, «Яшисем килә... Яшисем килә...» дигән йөрәк өзгеч тавышны ишетеп, янә алга кузгалды. Шулай азапланып, Голзен авылындагы кыр госпиталенә яралы табибны китереп җиткерде җиткерүен... Тик аның апрель күгенә шар ачылган күзләре пыялаланган иде инде, яшь доктор Өметбайның иңендә җан биргән...
Сугышта авыр яралыны коткара алмады Өметбай. Хәзерге тыныч вакытта дустының улына ярдәм итә алмас микәнни?! Шушы уй белән уянды ул, иртәнге чәйне эчте дә, кая барганын дустына әйтмичә, кала хастаханәсенә карап юл тотты.
Өметбайның иңендәге йөкнең кайсысы авыррак икән: сугыштагысымы, әллә бүгенгесеме?.. Баш табибның өстәле каршына килеп утырды, үтенечен сөйләп бирде.
—Дустымның улы, кабат аракы эчмим, дип, ике фронтовик алдында ант итте, ышаныгыз! — диде Өметбай.
Елмаеп каршы алган баш табибның йөзе кырысланды.
—Ул безгә әллә ничә тапкыр сүз бирде инде. Тиргәп тә, яхшылык белән дә әйтеп карадык. Бүген сүз бирә, ә иртәгесен эчә. Хәзер ул хастаханә слесарьлары белән бергә эчә башлады бит инде! Эчкәннең иртәгесен калтыранган куллары белән ничек операция ясый алсын ул? Бу коточкыч! Юк, андый хирургның кулына скальпель тоттырырга ярамый, — дип, хастаханәнең баш табибы, әллә нинди ялыну-ялваруларга да кымшанмас төсле, үзенең катгый җавабын әйтте.
Моны ишетү җиңел булмады Өметбайга, шулай да кабинеттан чыгып китәргә ашыкмады.
—Яр читенә баскан кешене төпсез упкынга төртеп төшерүе җиңел. Егетне коткарып булмасмы дип, олы башымны кече итеп килдем мин, туган. Бик нык уйлана ул хәзер... Бәлки, соңгы тапкыр сынап караганда, безнең өметләр акланмас микән? — дип үтенде. — Ни өчендер мин ул егеткә ышанам... Күзендә нур сүнеп бетмәгән әле аның... — дип өстәде.
Баш табибның йөзендә чак кына нур беленде.
— Ике фронтовик хакына министрлыкка язган хатымны җибәрми торам... Инде дә кабат бер генә тапкыр эчкәнен сизеп алсам, ул егет табиб дипломын күрмәячәк... — дип, көчкә елмаеп, баш табиб Өметбайны озатып калды.
Менә шулай башланды Өметбай Әпсәләмовның пенсия тормышы. Эштән тугарылса да, тормыш аның иңбашына үзенең беткесез мәшәкатьләрен йөкли тора, ә ул моңа һич зарланмый, дөнья йөген тарта бирә. Алтмыштан соңгы гомеренең һәр көнен, һәр сәгатен, минутын аеруча кадерле тоя башлады ул. Яңа көн туганда кояшны күргән саен пенсионер Өметбай Әпсәләмовның күңелендә: «Мин тере! Мин яшим, кешеләргә ярдәм итә алам бит әле!» — дигән аваз бәйрәм кыңгыравы булып йөрәкләренә дәрт биреп чыңлый.