Галия җил кебек очып кына фатирына кайтып керде дә, тунын да салып тормыйча, караватына ауды. «Арытылды, — диде ул үз-үзенә, шалт-шолт телевизор пультына баскалап. — Чәй ясап эчәрлек тә хәл юк. Селкенергә дә ирендерә».
Ашказаны, аның белән ризалашмыйча, төшке аштан соң тәгам дә ризык капмавын исенә төшереп, быгырдап куйды. «Саматка шалтыратырга кирәк, — дип уйлады хатын. — Бәйрәмгә ниндирәк планнар корды икән? Ни дисәң дә, бүген Гашыйклар көне бит. һич югы, берәр ресторанга бармыйча ярамас». Бәйрәм көннәрендә Саматы кая баруларын яки Галиянең теләкләрен иртән үк сорый иде. Бүген исә: «Изге Вәли көне белән, сөеклем. Мин яратам сине!» — дип, телефон аша котлау җибәрде дә, шуның белән шул. Ә сәгать уклары инде, текелди-текелди, җидегә якынлашып килә. Урамда каршысына очраган яшь парлар әллә кайчан бәйрәм итә башлагандыр инде. Унсигездә булмаса да, Галиянең дә йөрәге бар бит. Аның да мондый көнне ялгызы гына түгел, сөеклесе янәшәсендә үткәрәсе килә.
Ул кесә телефонында Саматның номерын җыйды. Тик трубканы алган ир тавышы: «Киңәшмә иртәгәгә күчерелә, иптәш Нурмиева, сау булыгыз», — диде дә тынып калды.
«Аңлашылды, — дип, борын астыннан мыгырдады хатын. — Иптәш Нурмиева, димәк. Исеме белән эндәшергә дә курка, чүпрәк. Ярар, синсез дә үлмәбез әле, иптәш Самат. Әллә син килмәде дип кенә, күз яшенә буылып утырыр дисеңме?! Тот капчыгыңны киңрәк итеп! Тү-тү инде андый заманалар. Синсез дә бик шәп бәйрәм итәчәк Галия апагыз!»
Галия Интернет челтәрендә дус кызларына яза башлады. «Сәлам! Күптән күрешкән юк. Әйдә, берәр кафеда сөйләшеп утырабыз»дан гыйбарәт иде ул хатларның эчтәлеге. Тик дуслары җавап бирергә генә ашыкмады. Әй, аларның һәрберсенең үз гаиләсе, үз тормышы шул. Шундый көндә Галия кебек ялгыз башы каңгырып утырмый торганнардыр. Шулчак телефоны җырлап җибәрде кызның.
—Алло, Галия! — диде университетта бергә укыган дус кызы Алинә елак тавыш белән. — Син өйдәме? Өйдә булсаң, сиңа килим әле. Марат шундый көндә дә эш буенча командировкага китеп барган. «Соңрак билгеләп үтәрбез», — ди... Мине чүпкә дә санамый.
—Кил. Көтәм, — диде Галия кыска гына. Өйдә елашып утыру аның планнарына кермәсә дә, дус кызын ялгызын гына калдыра алмый иде ул.
Кыз суыткычтан брокколи кәбестәсе, туңдырылган яшелчәләр чыгарды. Шуларны алдан ук ясап куелган кәтлитләр белән бергә парда пешергечкә тутырды. Фигурасын саклау өчен, күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш белән генә туклана хатын. Калориясе дә аз, көне буе пешереп чиләнәсе дә юк. Суыткычтан виноград, шоколад ише тәм-томнар, бер шешә шәраб чыгарды да, җиңелчә бәйрәм табыны әзер дә булды.
Ул арада күрше урамда гына яшәүче Алинә дә килеп җитте. Сүзсез генә кочаклашып исәнләшкәннән соң, өстәл читендә торган бер бокал шәрабны сулыш та алмыйча эчеп бетерде дә күз яшьләренә тагын ирек бирде хатын.
—Никләр шулай интектерә икән ул мине, Галия? «Яратам, — дигән була бит үзе, — йөрәгем син дип кенә тибә», — ди. Үзе шул төзелеш фирмасыннан кайтып та керми. Өченче көнне, боегып утырганымны күргәч: «Кайгырма, күгәрченкәем, бәйрәмгә сюрприз әзерләдем», — диде. Менә нинди икән аның сюрпри- зы-ы-ы...
Галиягә дустын читтән күзәтеп утыру кызык та, кызганыч та иде. Шешенеп беткән күзләренә карасаң, берәр якын кешесе үлгән диярсең, билләһи. Иренең гаилә өчен көне-төне акча эшләвенә риза булмыйча әрләнеп елаган хатынны җүләр дими кем диярсең. Галияне аңларга була, аның йөрәге көнләшүдән өзгәләнә. Алай да түзә бит әле, күзендә яшь бөртекләре биешми.
—Балаларыңны кайда калдырдың? — диде Галия, теманы читкәрәк борырга теләп.
—Зурысы спорт секциясендә. Зур бит инде Рамил, 10 яшен тутырды быел. Рәсилне, бүгенге сюрпризга алданып, иртән үк әниләргә илтеп куйдым. Тынычлап күңел ачмакчы идем. Минем дә җаным бар бит. Көне-төне бала ыштаны юасы килми...
—Син капкала, — диде Галия, дустының буш бокалына шәраб өстәп. — Әллә яшелчә яратмыйсыңмы?
—Андый ризыкка бик исе китми шул минем тамакның. — Алинәнең йөзенә елмаю чаткысы кагылып узды. — Марат абзаң, пилмән, манты, бәлеш ише тәмнүшкәләр пешертеп, үземне дә шуңа өйрәтеп бетерде. Хәтерлисеңме, тулай торакта яшәгәндә, ит белән макарон пешереп ашаган көн бәйрәм күк була торган иде. Башка көннәрне коры-сары эләккәнгә дә куана иде мескен ашказаны. Ничек җан асратасыңдыр син бу гәүдәңдә, үлән суырып. Минем, корсак тулганчы ашамасам, бер генә дә хәлем булмый.
—Сиңа ни ашасаң да ярый, кызый. Күпме ашасаң да калынаймыйсың. Ә менә миндә, — Галия эчен сыпырып алды, — һәр артык калҗа тышка бүлтәеп чыга. Кеше бала тапкач тазара башлый, диләр. Бер дә дөрес сүз түгел икән.
—Тазарырсың бала тапкач, әйе. — Алинә инде үзенең хәсрәте турында онытып та җибәрде. — Төн йокыларыңны йокламыйча, шуның тирәли йөгереп кара әле, тазаруың турында момент онытып җибәрерсең. Синдә нинди яңалыклар бар соң, Галия? Кияүгә җыенмыйсыңмы соң әле?
Иа Аллам, тагын шул сорау! Җавабын белә торып, кайчан бирүдән туктарлар икән аны? Җыенмый Галия кияүгә чыгарга, җыенмый! Туй буласы булса, чакыру кәгазеннән белер идегез. Нигә кияүгә җыенмаганлыгын да беләләр югыйсә. Күрешкән саен — бер үк сорау... Галия дә алдан ук әзерләп куелган, моңарчы йөз тапкыр әйтелгән җавабын кабатлады:
—Миңа болай да бик әйбәт.
—Ялгыз башың рәхәттер инде ул. Эштән кайткач, ир, бала көен көйләп, икенче сменага тотынмыйсың, үз җаеңны кайгыртасың. Минем кайвакыт бүлмәмә бикләнеп, һич югы, туйганчы йоклыйсым килгән чаклар була. Шунда ыштанына пес иткән Рәсил, «Ән-нә!» дип, аягымнан кочып ала да бәхетемнән ашау, йокы турында бөтенләй онытам. Сиңа да ул Саматыңны онытырга, берәр җүнле кешегә кияүгә чыгарга кирәк, Галия. Яшь бара бит, малай. Картлык көнеңдә ялгызың гына утырып калсаң, бер дә кызык булмас.
Галия дәшмәде. Бу турыда алар ничәмә тапкыр сүз көрәштерде инде. Файдасы гына булмады. Кияүдә булсаң да, бәйрәмдә ялгызың калгансың, дияр иде, дусты янә елап җибәрер дип курыкты. Бик нечкә күңелле шул Алинә. Шунда елый, шунда җырлап җибәрә. Шагыйрә ул, хисле җан. Ире ничекләр генә» түзә торгандыр.
— Мин пицца заказать итәм әле, — диде Галия, бу темага сөйләшергә теләге булмавым аңлатып. — Син ярата торганын, ит белән!
Тик Алинәгә пицца ашарга язмаган булып чыкты.
— Марат кайткан! —дип, кош тоткандай сөенеп керде ул, күрше бүлмәдә телефоннан сөйләшкәннән соң. — Мин китим инде.
Галия аның артыннан көнләшеп карап калды. Утыз бишкә җитеп, һаман егет белән кыз кебек бер-берсен яраталар, дип уйлады ул алар хакында. Йа Ходаем, ник миңа да шундый бер насыйп яр юлламадың?
Ә бит Самат Галияне үзенә гашыйк иткәндә, Марат Алсуның дөньяда барлыгын да белми иде әле. Аларның хисләре күпкә иртәрәк бөреләнде. Тик беренчеләренең бөресе тулып чәчәк атса, аларныкы һаман бөредә килеш кала бирде...
Университетның соңгы курсында укыганда, машина йөртергә өйрәнергә булды Галия. Укып бетергәннән соң эшләп, машина алырга һәм авыл урамнарыннан выжылдап үтәргә хыяллана иде ул. Соңгы курста лекцияләрнең азрак булуы да тәэсир иткәндер. Диплом эшенең инде яртысыннан артыгын язган кыз стипендиясенә әнисе җибәргән акчаларны кушты да, тулай торакта юкны бушка аударып йөргәнче дип, якындагы автошколага укырга да керде.
Дүрт ай бик тиз үтеп китте, курка-курка гына руль артында утырырга өйрәнгән кызның имтихан бирер вакыты килеп җитте. Теория өлешеннән тамчы да күрыкмый иде ул. Әтисе әйтмешли, хәтере губка сыман аның. Момент отып ала. Ә менә ЮХИДИ хезмәткәрләренә шәһәр урамнарында машина йөртү осталыгын күрсәтү куркыта иде. Җитмәсә, Интернетта күбесе аларның юри имтиханны бирдертмәвен, акча өмет итүләре хакында яза.
Ә Галиянең машина йөртү таныклыгын бер дә сатып аласы килми. Беренчедән, бу бик кыйммәт булса, икенчедән, кыз барлык сынауларны да үзе үтәргә күнеккән иде. Үч иткәндәй, гел бер үк төш бимазалады аны төннәрен. Имеш, ул таныклыкны кулыма алдым дигәндә генә, тормоз педале эшләми башлый. Кыз бар көченә баса, ә педаль әйтерсең лә юкка чыккан...
Юраганы юш килде Галиянең. Бөтен боерыкларны дөрес үтәп, ун минуттан артык шәһәр буйлап җилдерткән кыз, туктаганда, көпчәк белән бордюрга ялгыш тиеп китте. «Әһә, — дип елмайды инспектор, майлы күзләрен биетеп. —Өйрәнеп бетмәгәнсез икән әле, туташ. Кабат очрашканга кадәр».
Кыз, күзләренә тулышкан яшьләрне күрсәтмәс өчен, иреннәрен кысты да сүзсез генә машинадан төшеп калды.
Ике көннән соң аның телефонына таныш түгел номер шалтыратып: «Мин автошкола директоры. Имтиханны бирә алмаучыларга ярдәм итәргә телим. Вакытыгыз булса, кичке сәгать бишләрдә мәктәпкә кереп чыгыгыз», — диде. Галия аңышмыйча калды. Гадәттә, автошколада уку турында белешмә генә бирәләр. Синең имтихан бирә алу-алмавың алар кайгысы түгел. Тик шулай да укудан кайтышлый кереп чыгарга булды.
—Исәнмесез, Галия! — диде кабинетында кәнәфиенә җәелеп утырган директор. — Мин Самат Сәлимович булам. Шушы автошколаның җитәкчесе.
—Исәнмесез! — Кыз куркып кына каршыдагы урындыкка чүмәште.
—Имтихан биргәндә, нинди кыенлыклар килеп чыкты инде, Галия? Өйрәтүчең: «Бик талантлы кыз», — дип мактаган иде үзеңне тагы.
—Мин... ни... белмим... — Кызның сүзләре буталды. ЮХИДИ юри каныга, димәссең бит инде.
—Йә, ярар, каушама. Мин сиңа ярдәм итә алам, Галия. Тик бер шартым бар.
—Нинди шарт инде ул, Самат Сәлимович?
—Машина йөртү таныклыгы кулыңа кергәч, бергәләп ресторанда юарбыз. Бер көләч елмаю синнән, шул җиткән, — дип елмайды директор.
—Рәхмәт! Ярдәмегез кирәк түгел. — Кыз, ишекне каты итеп ябып, коридорга атылды.
—Галия! Тукта! — дип йөгерде аның артыннан директор. — Мин бит шаярттым гына.
Теләмәсә дә, кыз туктарга мәҗбүр иде.
— Мин шаярттым гына, — дип, никтер, икенче кат бер үк сүзләрне кабатлады директор. — Сине юри тикшереп карар өчен. Чынлыкта исә миңа ярдәм кирәк. Администратор кыз кинәт кенә чирләп китте. Аның урынына эшләргә кеше юк. Ә хәзер яңа группалар җыя торган вакыт. Йә, ничек, ярдәм итә аласыңмы?
—Мин... ни... укыйм бит мин. — Көтелмәгән тәкъдимнән кыз каушап калды. — Соңгы курста. Диплом эше дә язасы бар.
— Мин бит сиңа көне буе монда утыр димим. График мәсьәләсендә килешербез, һпч югы, кичләрен документлар тутырырга ярдәм итәрсең. Эш хакы да әйбәт. Монда бит әллә ни эшлисе түгел. Укырга килүчеләрне теркисе, документларын барлыйсы. Эштә утырып та рәхәтләнеп диплом яза аласың. Син әлегә уйла. Иртәгә мин синнән җавап көтәм.
...Икенче көнне Галия инде яңа эш урынында утыра иде. «Чынлап та, — дип уйлады ул, директор белән хушлашканнан соң, — стипендиягә генә яшәве туйдырды». Азрак авылда яшәүче әти-әнисенә дә ярдәме тияр. Ә буш вакыты җитәрлек аның. Соңгы курста уку дип бик тинтерәтмиләр. Күбрәк вакытлары диплом эше язу белән үтә. Аннан соң, укып бетергәч тә, белгечлеге буенча эш тапканчы эшләп торырга урыны булачак. Җанына ятышлы эш тапканчы нишлим икән дип ашыкмаса да була, Ә әйбәт эш табуның җиңел түгел икәнен ул белә. Ике ел элек тәмамлаган иптәш кызы ярты ел эшсез утырган иде. Аптыраганнан базарга чыгып, киемнәр сатты. Бер елдан гына белгечлеге буенча эшли башлады.
Яңа эштә үзенә аерым кечкенә генә бүлмә, компьютер иде, Ишек янында — чәй эчү өчен өстәл һәм башка кирәк-яраклар. Галия эшкә урнашуына сөенеп туя алмады. Эш җаена да бик тиз төшенде. Хәер, әллә ни кыенлыгы юк иде аның. Укырга теләүчеләрне теркисе дә документларын туплыйсы. Дәресләр расписаниесен төзүне укытучылар үз өстенә алды. Азрак реклама эше белән шөгыльләнәсе була дип куркытканнар иде. Галия төркемдәшләренә, тулай торактагы таныш-белешләренә сөйләгән иде, «азрак ташлама ясыйм» дигәч, атна эчендә ике яңа төркем тупланып укый да башладылар. «Синең кебек оста эшләүчеләр юк иде әле», — дип мактады аны Самат Сәлимович. Эш хакына өстәп премия язды. Кызның башы күккә тиде. Беренчедән, аның инде күптән туйганчы акчага тиенгәне юк иде. Икенчедән, буш вакыты күп булу сәбәпле, ул инде диплом эшен тәмамлый язды.
График буенча 8 Март көнне ул ял итәргә тиеш иде. Әмма Самат Сәлимович, шалтыратып: «Галия, эшкә чыга алмассыңмы икән? Мәдинә авырыбрак тора», — дигәч каршы килмәде. Укуы сәбәпле, кулдаш кызыннан аның эш сәгатьләре шактый ким иде. Ә эш хакын бертөрле алалар.
Ә эшкә килгәч, бермәл аптырап калды. Аның өстәлендә кып-кызыл роза чәчкәләре бәйләме ята. Кызның йөзе дә шул чәчкә таҗлары сыман төскә буялды. Ул арада ишектә Самат Сәлимович күренде.
—Исәнме, Галия! — диде ул, елмаеп. — Бәйрәм белән сине.
—Болар... — Чәчкәләргә карап, кыз уңайсызланып калган иде. — Миңа?!
—Сиңа булмый кемгә булсын инде, Галия? — Директор аны дусларча иңнәреннән какты,—8 Март ич бүген. Мин бәйрәм саен мәктәбебездә эшләүче гүзәл затларны котларга тырышам.
—Рәхмәт! — Кыз күңелендә ниндидер җиңеллек тойды. Ә ул әллә ниләр уйлый башлады, җүләркәй.
Теория буенча дәресләр юк иде ул көнне. Галия укучыларның документларын тикшерә башлады. Сайттагы мәгълүматларны яңартты. Вакыт акрын уза иде. Әллә, директордан сорап, иртәрәк китимме дип торганда, ишектә Самат Сәлимович үзе күренде.
—Бәйрәм көнендә ике мескен кебек без генә эшләп утырабыз, Галия. Әйдә, кафега кереп, чәй эчен чыгыйк, булмаса.
—Чәй... — Ни дип җавап бирергә дә аптырап калды ул. — Чәй монда да бар ич, Самат Сәлимович.
—Бәйрәм хөрмәтенә чәйгә өстәп берәр пирожный ашасак та гаеп булмас, әйеме? Автошкола каршысында гына яңа кафе ачтылар. Әйдә, шунда ничек ашатуларын күреп-белеп кайтабыз. Курыкма, сине ашамам.
Кыз кыяр-кыймас кына директор артыннан иярде. Баш тартса, бу кыз минем хакта әллә ниләр уйлый дип фикер йөртүе бар.
Чәй генә эчәбез дигән булса да, официанттан Самат Сәлимович остәл тулы ризык ташытты. Галиягә дип бер бокал шампан шәрабы да сорады. «Мин эчмим», — дигән кызга: «Каршыңда торсын, мин сине мәҗбүриләмим. Ә мин мондый көнне әзрәк күңелемне күтәрер идем, тик автошкола ишеге төбендә ялгыз машинам боегып көтә», — диде. Күпме оялып утырырга була. Галия дә, башта сүзсез генә утырса да, автошколада булган кызыклы хәлләрне сөйли-сөйли, тәмле торт кисәген ашап бетерүен дә, кабып карый-карый, шампан шәрабы салынган бокалны бушатуын да сизмәде.
—Галия, минем сиңа бер мөһим сүз әйтәсем бар, — диде шулчак Самат Сәлимович, ничектер җитдиләнеп. — Ничегрәк башлыйм икән?..
—Тыңлыйм, Самат Сәлимович, — диде кыз, кулын солдатлар сыман чигәсенә куеп. — Ни кушсагыз, шуны үтәргә риза.
—Самат Сәлимыч... Самат Сәлимыч... Кайчан шулай дип дәшүдән туктарсың икән, Галия? Мин шулкадәрле карт күренәммени?
—Юк, Самат Сәлимович, бик яшь күренәсез, — диде шампан шәрабыннан күңеле күтәрелеп киткән кыз. — Ә кем дип дәшәргә соң, Самат Сәлимович?
—Самат диген. Мин бит синнән җиде яшькә генә олы.
—Хикмәт яшьтәмени, Самат Сәлимович? Сез бит минем җитәкчем.
—Менә шул хакта сөйләшмәкче идем дә инде мин синең белән, Галия. Синең миңа җитәкче итеп каравыңны теләмим мин... —Ир бертуктаусыз кулындагы салфетка кисәген бөтерде. — Ошыйсың син миңа, Галия! Бер күрүдә ошаттым мин сине. Әле син укып йөргән вакытта ук. Мин мәктәптә сирәк булам. Берәү генә түгел бит алар минем. Бөтен шәһәр буйлап сибелгән. Соңга калган идең ул көнне. Яңакларың кышкы салкыннан алма кебек кызарган иде. Син йөгереп барышлый гына «исәнмесез» дидең дә класска кереп юк булдың. Ә минем йөрәк шул күрешүдән тынычлыгын югалтты...
—Димәк, эшкә дә... — Кызның уйлары буталды.
—Әйе, мин сине махсус чакырттым. Болай гына тыңлап та тормас идең син мине. Син бит әнә нинди горур. Якын килерлек түгел үзеңә. — Кызның бер урында катып калуын күреп, Самат җыена башлады. — Ачуландырсам, гафу ит мине. Тик хисләремне җавапсыз калдырсаң да, эшеңне ташлама, яме? Синең ярдәмең, чынлап та, кирәк миңа. Инде ярты ел укучыларга кытлык кичерәбез. Ә син әнә ай эчендә безне беренче урынга чыгардың. Йә, ярый, сау бул!
Ир чекны түләде дә кафедан чыгып китте. Галия ялгызы аптырап утырып калды.
Хәлләр мондый борылыш алыр дип һич кенә дә башына китермәгән иде Галия. Самат Сәлимовичны... Саматны бит ул бары тик автошколаның директоры буларак кына белә иде. Үзенә карата яхшы мөнәсәбәтне, елмаеп сөйләшүләрне яхшы эшләве белән бәйләп карый иде. Ә ул әнә ничек икән. Әгәр, чынлап та.., Чынлап та, Самат аңа гашыйк булса? Ярата алырмы икән аны Галия? Ә нишләп яратмаска? Самат —озын буйлы, кара чәчле чибәр ир-ат. Җитмәсә, холкы әйбәт. Бервакытта да ачуланмый, Тик... Тик нигә болай килеп чыкты соң әле бу? Галия мәхәббәт ике йөрәктә дә бервакытта уяна, ниндидер сихри җепләр белән урый дип ышана иде. Аның артыннан йөрүче егетләр аз булмады. Тик ул берсен дә дус булудан ары үзенә якын китермәде. Үзенең бердәнберен, хисләрен дөрләтеп яндырырлык мәхәббәтен көтте. Ә монда... ничектер, алдан ук корылган план... Махсус эшкә алу... Галия үзен капкынга эләккән кыргый җәнлектәй хис итте. Әйтерсең лә аның хисләрен сатып алырга телиләр...
Икенче көнне эшкә бармады кыз. «Авырыйм», — дип ялганларга, йөткергән булып сөйләшергә ниятләде. Тик, гаҗәпләнүенә каршы, аңа шалтыратучы да, син кая дип эзләүче дә булмады. Ә кызның уйларында гел Самат иде. Ашаганда да, йоклаганда да, ир аның күз алдыннан китмәде. Кирәкмәгән уйларны таратам дип, дуслары белән кинога барды. Тик ярты сеансны да карап бетермичә, экрандагы күренешләрдән кызык тапмыйча, урамга атылды.
Бер атнадан түзмәде, автошколага китте Галия. Дөресрәге, аяклары үзеннән-үзе шунда атлады.
— Мин инде сине килмәссең дип уйлаган идем, — дип елмаеп каршы алды аны Самат. — Алай да яңа кеше эзләргә ашыкмадым. Кечкенә генә өмет кисәге синең безне ташламаячагың хакында җиткерде. Рәхим ит, эш урының сине көтә. Мәдинә төшке аштан соң гына килә алам дигән иде. Ике кеше өчен эшләде мескенкәем. Бүген ял итәсен белгәч, ничек куаныр.
Элеккечә акрын гына янә эш мәшәкатенә чумды Галия. Мәктәптә ул-бу үзгәрешләр күзәтелмәде. Самат, гадәттәгечә, эш буенча гына сөйләште, элеккеге сөйләшү турында ләм-мим.
Ә Галиянең күңелендә исә котып бураннары котырды. Ул көннән-көн үзенең Саматка тартылуын аңлады. Тик бу турыда җитәкчесенә әйтергә кыймады. Хәтерлисезме, кайчандыр сез мине ошатам дигән идегез, мин дә сезне яратам, дип, муенына сарылмас бит инде. Ә Самат бу хакта оныткан икән, димәк, хисләре ул кадәрле көчле булмаган. Бәлки, теге сөйләшүдән соң кызны үпкәләттем дип уйлыйдыр. Кем белсен...
Ә беркөнне Самат янына ике егет килде. «Тизрәк җыен да, бу тынчу шәһәрдән тайыйк яхшы чакта», — дип ашыктырды берсе.
— Болар — минем иң якын дусларым — Данис белән Муса, — дип таныштырды Галияне Самат. — Бүген Мусаның туган көне. Шәһәр читендәге дачага шашлык кыздырырга барабыз. Теләсәң, әйдә безнең белән.
Шулчак Галия әллә нишләп китте. Сүзсез генә ризалашуын белдереп баш какты да егетләр белән машинага кереп чумды. Кафеда «ошыйсың» дигән сүзләрдән дә оялып утырган кыз бер белмәгән дачага китте. Бу юлы да тәкъдимен кире каксам, Самат мине башка беркая да чакырмас, хисләремне дә мәңге аңлата алмам дип курыкты ул.
Туган көн күңелле үтте. Барысы бергә унлап кеше җыелды. Кич буе җырлашып, көлеп утырдылар. Азрак кәефләнеп алган Самат инде үзенең элеккеге оялчанлыгын онытты, Галияне үзеннән бер адымга да җибәрмәде. Бу безнең автошколада эшли башлаучы иң матур туташыбыз, дип, дусларына таныштыруы бик үк ошап бетмәсә дә, моңа әллә ни исе китмәде. Ә кем дип таныштырсын соң ул аны? Чыннан да, алар бит әлегә бер-берсенә беркем дә түгел. Егетләр кыставына түзә алмыйча, аз-азлап шактый гына шәраб эчкән Галия үзен бик бәхетле хис итте әлеге бәйрәмдә.
...Төнне алар бергә үткәрделәр. Бу, ничектер, үзеннән-үзе шулай килеп чыкты. Саматның аны кулларына күтәреп, өйгә алып керүен дә, аның кочагында изрәвен дә аңламый калды кыз...
Иртән уянганда, янәшәсендә Самат юк иде.
—Ул иртүк кайтып китте. Эшләре буенча. Кайгырма, сине үзебез илтеп куярбыз, — диеште дуслары.
Ничектер, сәер иде болар барысы да. Кичәге шәрабтан күңеле болганган Галия үзен, ничектер, бушап калган җан итеп тойды.
Эштә исә Самат үзен элеккечә тотты. Әйтерсең лә алар арасында берни дә булмаган. Дөрес, ягымлы сүзләрен, чәй эчәргә дигән булып, тәмле шоколад, конфетларын кызганмады. Тик Галия өчен бу гына аз, ул Саматны һәрчак янәшәсендә күрергә тели иде. Шуны сизгәндәй, кич белән Самат аны ресторанга чакырды. Кыз, көне буе түземсезләнеп, икәүдән-икәү генә сөйләшеп утыру мизгелләрен көтте. Шулчак эш телефоны шалтырады.
—Самат Сәлимовичны мөмкинме? — дип сорады таныш түгел хатын-кыз тавышы. — Нишләптер кесә телефонын алмый.
—Хәзер чакырам, — диде Галия, никтер, калтыравыграк тавыш белән. — Кем шалтырата дип әйтим?
—Хатыны.
Хатыны? Самат өйләнгән? Менә ни өчен эштә дә, дуслары янында да Галия белән хезмәттәш буларак кына аралаша икән ул. Кызның кинәт күз аллары караңгыланды. Үз-үзен белештермичә, кабинет ишеген бар көченә каерып ачты да: «Самат Сәлимович, сезне телефонга хатыныгыз чакыра», — дип кычкырды. Үзе исә, елап җибәрмәс өчен тешләрен кысып, урамга атылды...
Күз яшьләренә буылып йөгереп барган Галияне Самат паркта куып тотты.
— Миңа синең белән ачыктан-ачык сөйләшергә кирәк, — диде ул, кызның каршысына тезләнеп. — Әйе, мин гаепле. Алдан ук барысын да сөйләргә тиеш идем. Тик... Ничегрәк итеп аңлатыйм икән?..
—Мин болай да аңладым инде. — Галия карашын читкә борды,
— Барысы да син уйлаганча алай җиңел генә түгел шул. Әйдә, берәр аулак урынга керик. Мин сиңа бөтен тормышымны сөйләрмен. Соңыннан, әгәр теләсәң, башка беркайчан да күрешмәбез. Тик син мине тыңларга тиешсең, Галия.
Кыз, җавап биреп тормыйча гына, Самат артыннан атлады,
—Асия белән институтта таныштык без, — дип сөйләп китте ир. — Мин бишенче курсны тәмамлап йөри идем, ул — беренчене, Очраша башладык. Соңыннан Асиянең йөкле булуы ачыкланды. Әле өйләнергә планнар булмаса да, камыт кияргә туры килде. : Кызны мондый хәлдә ташлап калдырырга йөрәгем кушмады. Башта матур гына яшәдек без. Акрын гына үз эшемне ачып җибәрдем. Улыбыз Гаяз туды. Тик соңгы вакытта нишләптер аралар суынды. Асия мине бер сәбәпсезгә көнли башлады. Өйдә көн дә тавыш. Шунда мин уйлана башладым. Яратаммы соң мин Асияне? Башымда шундый уйлар бөтерелгән көннәрнең берсендә юлымда син очрадың. Чын сөюнең нинди булуын мин шунда гына аңладым. Сиңа читтән генә карап тора алу да минем өчен : зур бәхет иде. Барысын да алдан сөйләргә, ничектер, курыктым мин. Мине кире кагарсың дип уйладым...
— Дөрес уйлагансыз, Самат Сәлимович. Мин кеше бәхетен урларга җыенмыйм.
— Нинди бәхет, Галия? Без аерылышырга җыенабыз. Тик бу алай тиз генә эшләнә торган эш түгел. Бер елдан Гаяз мәктәпкә укырга керә. Аннан соң инде рәсми аерылышырга да була. Ел , дәвамында улымны мин моңа әкрен генә әзерләячәкмен. Бала хакы гына тотып тора мине бу гаиләдә. Әлегә...
— Ничек шулай дип әйтергә телегез әйләнә, Самат Сәлимович? Хатыныгыз сезне уйлап борчыла торгандыр. Яратмагач, нигә очраша башладыгыз соң?
— Ул вакытта ошатам кебек иде. Мәхәббәтне татып караган кеше идемме соң мин? — Самат, кулларына таянып, күзләрен йомды. Аннан, кисәк кенә башын күтәреп, Галиянең кулларын учына кысты. — Әйт әле, Галия, минем яратырга хакым юкмыни? Минем дә җаным бар бит! Гаязны ятим итәргә җыенмыйм мин. Булдыра алган кадәр ярдәм итәрмен. Тик... Мин сине яратам, Галия! Сине! Йә, әйт, нишләргә миңа? Йөрәгемне йолкып алып, җиргә күмеп куйыйммы?!
— Өемә кайтарып куегыз мине. — Кыз Саматка ни дип җавап бирергә дә белмәде. — Мин ялгызым гына калырга телим.
Өйдә исә бертуктаусыз елады да елады Галия. Күз алдыннан Саматның хатыны, баласы китмәде. Ни өчен? Ни өчен шулай эшләде соң Самат? Ни өчен кызның күңелендә иң тирән хисләрне уятып, соңыннан аяк астына салып ташлады? Ничек кенә авыр булса да, Галия аның ягына башкача борылып та карамаячак.
Икенче көнне укырга да, эшкә дә бармаска булды кыз. Хәер, эшкә хәзер бөтенләй бармас инде ул. Төне буе елаудан күзләре шешенеп беткән, башы да авырта. Кыз каты гына итеп бер чынаяк каһвә ясап эчте дә, терсәкләренә таянып, тәрәзәгә күз салды.
Ә анда... Нәкъ аларның тәрәзәсе астында тротуарга ак хәрефләр белән: «Кичер мине, Галиям!» —дип язылган иде. Кызга тагын эсселе-суыклы булып китте. Ул да булмады, кемдер кыңгырауга басты. Ишек төбендә, зур бәйләм чәчкәләргә күмелеп, яшь кенә егет басып тора иде.
—Сез Галияме? — диде егет. — Мин — курьер. Менә бу кәгазьгә кул куегыз әле.
Кыз тагын аптырашта калды. Бәйләмдә, аз да түгел, күп тә түгел дигәндәй, 101 роза иде. Эченнән кечкенә генә открытка да чыкты. «Кичер мине, җаным! һич югы, тагын бер тапкыр сөйкемле йөзеңә туйганчы карарга мөмкинлек бир!» — дип язылган иде анда.
Галия кичә өзеп куйган телефонын кабызды. Самат 30 тапкыр шалтыраткан. Йа Аллам, нигә тынычлыкта калдырмыйсың син кызны? Нигә болай да сулкылдап типкән йөрәкне телгәлисең?
Шулчак кызның телефоны тагын җырлап җибәрде. Самат! Кызның бармаклары үзеннән-үзе яшел төймәгә басты.
— Галия! Җаным! Зинһар, трубкаңны куйма, — дип өзгәләнде ир. — Мин инде ике сәгать синең өең тирәли йөрим. Чык урамга, зинһар. Тагын бер тапкыр сөйләшик. Мин сиңа бармак белән дә кагылмам. Уйчан күзләреңә карап кына сокланырмын.
Галия ашыгып кына киенде дә урамга атылды. Саматка барысын да ныклап аңлатырга, башкача килеп йөрмәслек, катгый итеп сөйләшергә кирәк иде.
Тик ул көнне бу катгый сөйләшү булмады. Самат Галияне шәһәрдән шактый читтә җәелеп яткан күл буена алып барды. Урамда май ахыры якынлашып килә, табигатьнең, яшел күлмәк киеп, кояш нурларында көязләнгән матур бер мизгеле иде. Күл буенда учак ягып җибәрде Самат. Балык тотып, уха пешерде. Кечерәк балыкларны, Галия кызганганга күрә, кире суга җибәрделәр.
Галиянең күптән болай табигать кочагында ял иткәне юк иде. Ничектер, бик рәхәт иде аның күңеленә. Самат үзе сүз башламагач, күңелсез сөйләшүне кичектереп торырга булды. «Соңгы очрашу», — диде ич Самат үзе дә. Нигә аны каралтырга? Күңелдә шулай матур булып истә калсын.
Саматның аның күңел җепләрен ничек оста тибрәтүен үзе дә аңлый алмый иде Галия. Ничектер, җиңел генә эштән китмәскә үгетли алды ул кызны. «Соңгы очрашу»лар исә әледән- әле кабатланып торды. Йә атта йөрергә ипподромга чакырды аны Самат, йә кечкенә балалар сыман карусельдә әйләнделәр. Галия Самат янында, чынлап та, үзен кечкенә кызчык итеп хис итте. Әкияттәге сыман бик кызык һәм рәхәт иде Самат янәшәсендә.
Галияне уйларыннан бүлдереп, телефонына СМС-хәбәр килеп төште. «Җаным! Бүген очрашып булмас, мөгаен. Асия авырыбрак тора. Иртәгә икеләтә бәйрәм итәбез. Ачуланма», — дип язган иде Самат. Хатыны җибәрмәгән, димәк. Ачуланмый Галия, нишләп ачулансын. Моңа күптән күнеккән ич инде ул. Бәйрәм аңа һәрчак бер көн алдан яки соңрак килә. Сөекле гаиләсенең күңелен күреп туйганнан соң. Нишләтәсең, сөяркәләрнең язмышы шундый була, күрәмсең. Моның шулай булуын ул, тәүге тапкыр Самат белән очраша башлауга ярты елдан артык вакыт үткәч, Яңа ел каршылаганда аңлады.
Дуслары белән үзләре яшәгән фатирда каршылады алар ул Яңа елны. Бергә яшәүче кызлар очрашып йөргән егетләрен чакырды. Галия исә ялгыз иде. Дөресрәге, ул бәйрәмдә Самат белән бергә булачакларына 31 е җиткәнче ышанды. «Берәр җаен табарбыз», — дигән ир исә ул көнне телефонын бөтенләй сүндереп куйды. Галия сер бирмәскә тырышты. «Бәйрәмдә ялгызың гына булуның плюслары күбрәк. Туйганчы шампан шәрабы эчәм, аннан клубка китәм, артымнан тикшереп торучы юк», — дип елмаерга тырышты. Тик табын артында дусларының парлашып утыруын күрү аңа кыен иде. Үзен кирәксез җан итеп тойды кыз. Дусларына кушылып җырламады да. Бер ноктага төбәлеп утыра бирде.
—Шул Самат өчен боегып утырма әле, дустым, — диде шулчак Алинә. — Яңа елда сиңа әйбәт егет очравын телим. Күпме сөяркә булып йөрергә була. Әйдә, Галиянең тиң ярын табуы өчен эчеп куйыйк!
Тик кызның күңелен күтәрер өчен әйтелгән тост киресен эшләде. Галия, күз яшьләренә буылып, бүлмәсенә йөгерде. «Сөяркә түгел ул! Түгел! Самат аны ярата! Тиздән алар бергә булачаклар», — дип әрнеде аның йөрәге. Тик нишләптер башкалар бу сүзләргә ышанмый иде.
Ул көнне Яңа елны каршыламады Галия. Төне буе Саматка шалтыратып чыкты. Азга гына булса да килеп котлап китәр дип көтте. Тик ир телефонын кабызмады.
—Рәнҗетсәм гафу ит, Галия, — дип, күпме ялынды аңа Алинә. — Мин бит шаяртып кына. Яңа елны ничек каршылыйсың, ел шулай үтә, диләр бит. Әйдә, безнең янга. Башкача Самат турында авыз да ачмыйм, билләһи.
Тик Галия урыныннан кузгалмады. Юк, дустына үпкәләмәде ул. Аның сүзләре хак булуга күңеле үрсәләнде. Чыннан да, кем соң ул Самат өчен? Үзеннән шулай дип сорагач:
—Син — минем җаным. Син булмасаң, мин яши алмам, — ди.
—Ә хатының кем?
—Ул — баламның анасы. Бары шул гына. Азрак түз инде, җаным. Без һәрвакыт бергә булырбыз...
Алинә әйткәннәр рас килде. Чыннан да, ул елны бик күп күз яше түкте Галия. Берәүгә дә сиздермичә икәүдән-икәү генә очрашулар, баштарак серле булып тоелса, соңрак күңелен сыкратты Галиянең. Очрашу вакытларында гына түгел, теләсә кайсы вакытта сөйгәненең муенына сарылырга, һич югы, «Саматым» дип дәшәргә тели иде ул. Әмма эштә бер-берсенә булган хисләрне сиздерергә катгый рәвештә тыелган иде. Теләсә кайсы вакытта шалтыратырга да ярамый иде Самат Сәлимовичка. «Мөмкинлек булганда», үзе кызның номерын җыя иде ул. Ә .Галия Саматның хатыныннан бушаганын көтәргә теләми. Дөресрәге, көтеп арыды инде ул.
Шулай көтә-көтә, сентябрь дә килеп җитте. Саматның улы Гаяз мәктәпкә укырга керде. Ашкынып көткән иде бу көннәрне Галия. Ирнең авызына карап, шатлыклы хәбәр көтте. Тик «минем кабинетка кер әле, мөһим сөйләшү бар» дигән Самат кызны чүт кенә аяктан екмады.
—Галия, сиңа әлегә башка автошколага күчеп торырга кирәк булыр, — диде ул, гадәти әйбер турында сөйләгәндәй. — Синең турыда Асия белеп алган...
—Самат... Син бит... Гаяз укырга кергәч... дигән идең...
—Нәрсә, Гаяз укырга кергәч? — Әллә, чынлап та, берни хәтерләми иде ир, әллә юри аңламаганга салыша иде.
—«Аерылышабыз» дигән идең бит...
—Ә-ә-ә... Тсс, Галия, мондый мәсьәләләр хакында автошколада сөйләшергә ярамый дип, күпме әйттем мин сиңа. Кич белән сөйләшербез, яме?
Кич белән исә «мәсьәлә»не бик җиңел аңлатты Самат. «Яңа укырга кергән Гаяз стресс кичерә. Мондый вакытта әти-әнисе бергә яшәмәячәкләрен дә белеп алса, аңа авыр булачак».
Соңрак әле улының укуы аксады, әле хатыны авырып торды Саматның. Кыскасы, ул аерылырга җыенмый иде. Галия моны акылы белән инде күптән аңласа да, күңеле һаман нидер көтте, һәр сөйләшү узган саен, төннәр буе күз яше түкте кыз. Самат аны читкә тибәргән саен, ул күренмәс җепләр белән аңа ныграк урала барды. Ансыз бер генә минут та яши алмас сыман иде.
Дус кызлары берәм-берәм кияүгә чыга башлагач, тагын да читенрәк иде Галиягә. Күңел ярасы өстенә матди сорау да килеп кушылды. Фатирда алар кызлар белән бергәләп яшиләр, яшәгән өчен бүлешеп түлиләр иде. Хәзер исә аңа яңа кызлар эзләргә, яңа кешеләргә күнегергә кирәк иде. Бу хакта зарлангач, моны тиз хәл итте Самат. Кызга өр-яңа йорттан бер бүлмәле фатир снимать итте. Түләргә үзе алынды. Матди мәсьәләләрне тиз юкка чыгара иде ир. Өйләнешик дип кенә бәйләнмәсен... Тора-бара машинага да, шәһәр үзәгендәге ике бүлмәле фатирга да ия булып алды Галия. Самат, аны үзеннән җибәрмәс өчен, акчасын кызганмады. Хатыны, Галияне эзләп, автошколаларга шалтырата башлагач, эш мәсьәләсен дә хәл итте — кием-салым кибете ачып бирде. Электән үк матур киенергә, сәгатьләр буе тәрәзә каршында бөтерелергә ярата иде Галия. Башы аягы белән шул кибеткә кереп чумды. Башка кибетләрдә булмаган фасоннар китерттерде, кибетен затлы товарлар белән шыплап тутырды. Бу аңа азга булса да елак хисләрен онытып торырга ярдәм итте.
«Кайчан кияүгә чыгасың?» дигән сорауны аңа Алинә генә түгел, азмы-күпме белгән һәрбер кеше бирә иде. Күңеленә юри учлап тоз сипкәннәре өчен, Галия аларга бер яктан ачуланса да, икенче яктан аларның хаклы булуларын да аңлый. Үзе дә бик теләп гаилә корыр иде дә бит. Тик ничек? Самат белән араларны ул берничә тапкыр өзеп карады. Хәтта берсендә ир үзе дә: «Башка кеше белән танышып, үз тормышыңны кор, Галия. Мин синең бәхетле булуыңны телим», — диде. Тик бер атнадан кыз, түзә алмыйча, Саматны янә эзләп тапты. Ансыз яшәргә өйрәнмәгән иде ул. Хәтта көнләшүдән йокысыз үткәргән төннәрдән, күз аллары караңгыланганчы елаудан да үзенә бер тәм таба кебек иде.
Саматка белгертмичә генә, балага узарга да тырышып карады Галия. Саклану даруларын шактый вакыт эчмәде. Саматны үзенә нәкъ менә бала белән бәйләп куя алачагына ул чын күңелдән ышана иде. Тик ни сәбәпледер Аллаһы Тәгалә аларның гөнаһлы мәхәббәтләренә җимеш бирмәде.
Еллар үтә торды, Галиянең күз яшьләре әкренләп кипте. Күз яшьләре белән бергә аның күңеленнән элеккеге нечкә күңеллелек, беркатлылык та чыгып бетте. Хәзер инде ул Саматның хатынын, баласын кызганмый, аларны үзенең көндәше итеп, мәхәббәтен урлаучылар итеп күрә иде. Гаяз инде быел җиденче сыйныфта укып йөри. Галия исә һаман Саматның кайчан да булса гаиләсеннән китеп, үзе белән яшәячәгенә ышана. Дөрес, акылы инде күптән моның чынбарлык булуына икеләнсә дә, күңеле исә һаман нигәдер өметләнә шул...
….Телефон пипелдәгән тавыш Галияне уйларыннан бүлде. Тагын Саматтан СМС килгән. “Әйдә, иртәнге унда күрешәбез”,-диелгән иде анда. “Кайда?”- дип сорады хатын. “Син теләгән урында”. Сәер, дип эченнән генә уйлады Галия. Гадәттә, Самат кайда очрашуларын үзе билгели , кайвакыт исә машинасы белән кызның фатиры янына килеп туктый да, кая баруларын юлда хәл итәләр иде.Галия үзләренең еш очраша торган ресторанның исемен язды. Очрашу урыны аның өчен әллә ни мөһим түгел иде.
Очрашуга гадәттәгечә , аз гына соңарып килде Галия. Үзе гомер буе көтеп яшәгән Самат аны да түземсезләнеп көтеп утыра дип уйлау аңа ләззәт бирә иде. Тик, гаҗәпләнүенә каршы, күпме генә як-ягына каранмасын, Самат ресторанда күренмәде. Ә уртадагы өстәлләрнең берсендә, аны күзләре белән үтәли тишәрдәй булып, Асия утыра иде.
(дәвамы бар)