Зәңгәр болында, зәңгәр чәчәкләр арасында ак ромашка үсте.
Гадәти болын, гадәти чәчәкләр арасында булса, бу вакыйганы белүче дә, күрүче дә булмас иде. Әмма болын зәңгәр иде шул, аңарда үскән чәчәкләр дә, чәчәкләр арасында очкан күбәләкләр дә зәп-зәңгәр иделәр. Хәтта бу болынның зәңгәрлегенә гаҗәпләнеп очып кергән кошлар да зәңгәрләнә иде, шунлыктан зәңгәр чәчәкләр арасыннан кыяр-кыймас кына үрелеп караган нәфис ак ромашканы күреп, барысы да сокландылар.
- Карагыз әле, нинди матур ромашка! - диделәр.
- Матурын матур да, тик монда аклыгын озак саклый алырмы? Зәңгәрлек аклыкны капламасмы? - диде иң акыллы, дөньяны бүтәннәргә караганда күбрәк белгән чәчәкләрнең берсе.
Аның бу сүзләрен ишеткәч, бүтән чәчәкләр уйга калдылар һәм ак чәчәккә үсәргә комачауламас өчен, ара калдырып, як-якка авыштылар.
Ак ромашка тирә-якның иркенәюен сизеп, таҗларын иркенләп ачты һәм рәхәтләнеп үсә башлады. Аның аклыгының саклануын күреп, бүтән чәчәкләр куандылар, кошлар матурлыгын мактап җырлар чыгардылар, җилләр иркенләп сыйпадылар, яңгырлар аның тамырларына шифалы дым бирделәр.
Әмма якында гына үсеп утырган тигәнәкнең моңа эче пошты.
- Харап икән, моңарчы ак ромашка күргәннәре юк иде, диярсең. Минем яфракларым зуррак та, энәләрем чәнечкелерәк тә, бер җирем дә аңардан ким түгел, хәтта артыграк та әле, - диде ул.
Зәңгәр болында, зәңгәр чәчәкләр арасында аклыгын җуймыйча үсеп утырган ак ромашка турындагы хәбәр тирә-якларга таралды. Бу хәбәрне ишеткәч, ак чәчәкне күрер өчен, ерак-ераклардан сайрар кошлар килде. Алар да ромашканы күреп таң калдылар һәм моңа хәтле зәңгәр болын турында гына җырлаучы кошлар шушы болын уртасындагы ак ромашканың матурлыгы турында җырлар чыгардылар. Әмма берсе дә бөтен болынны каплап үсәргә тырышкан тигәнәкне телгә алмады. Әйтерсең шушы өф итсәң егылырга торган ромашкадан башка берни күрмиләр иде.
Тигәнәк чәнечкеләрен кабартты. Тирә-яктан очып килгән кошларны, күбәләкләрне чәнчеп куркытырга теләде. Әмма аның нияте барып чыкмады. Кошлар аңа игътибар итмәделәр. Аның тырпайган тигәнәкләренә басып, чәчәкне мактадылар. Кайбер кошлар исә тигәнәккә кунып ял иттеләр. Ә бер сандугач ромашкага шулхәтле гашыйк булды, тигәнәккә оя корып, шунда яшәп калды. Ак ромашкадан башканы күрмәгән сандугачка тигәнәкнең ачуы чыкты.
- Бу нинди ваемсызлык? - дип ыжылдады ул. - Оясы миндә, ә күзе синдә? Кайда монда дөреслек?
Ак ромашка, оялып, башын аска иде. Аныңча, тигәнәкнең сүзләрендә хаклык бар иде. Тигәнәк нинди баһадир гәүдәле, бүрек сыман кабарып торган чәнечкеләре үзе генә дә ни тора! Аны беркем дә кыерсыта алмый, ромашка кебек, өф итсәләр дә сыгылырга тормый, давылларга да исе китмичә утыра бирә!
Әмма ак чәчәк моны беркемгә дә аңлата алмый, чөнки һәркем үз җыры белән мәшгуль, ромашканың аклыгы аларның күңелен әсир итеп алган иде инде.
Әнә шулай итеп, җәй буена зәңгәр болын уртасында тигәнәк белән ромашка бергә яшәделәр. Ромашка матурланды, тигәнәк зәһәрләнде.
Бичара тигәнәк! Җырлар тууга матурлык, батырлык сәбәп булуын, ә зәһәрлекнең нәфрәт кенә уятуын каян аңласын соң ул?
Җылы яңгырлары белән ямьле җәй үтеп китте. Зәңгәр чәчәкләр, салкын кышларга әзерләнеп, җиргә яттылар. Алар инде киләсе җәй өчен орлыклар җиткереп, җиргә сибәргә һәм аны яфраклары белән капларга өлгергәннәр иде. Әмма ак ромашка гына орлык җиткерә алмады, чөнки тигәнәкнең киң яфраклары аңарга төшәсе кояш нурларын каплап бетергән иде.
Ак ромашканың матурлыгы турында сайраучы кошлар да җылы якларга очып киттеләр.
Ниһаять, болын уртасында алар икәү генә калдылар - киң күкрәкле тигәнәк һәм нәфис ак ромашка. Ромашка, көзге ачы җилләрдән, дерелдәп, тигәнәккә сыенды.
Тигәнәк хәзер тантана итә иде. Чөнки киләсе елда ул зәңгәр болынның патшасы булып үзе калачак, аның турында кошлар җыр чыгарыр, ә ак ромашка булмас, киләсе җәй өчен орлыклар җиткерә алмады бит.
Беркөнне болын уртасыннан зәңгәр күзле кыз бала йөгереп үтте. Сулган болынга зәңгәрлек кире кайтты диярсең - тирә-як шат көлү авазлары белән тулды. Балкып, кояш чыкты. Ә Тигәнәкнең моңарга ачуы килде. Болай булгач, ромашка, башын күтәреп, кояштан хәл алачак, җитми калган орлыклары тулачак, киләсе язга болында бер генә түгел, әллә ничаклы ромашкалар булачак, һәм тигәнәкнең матур хыяллары чәлпәрәмә киләчәк иде.
Тигәнәк кызны эләктереп алды да аның тәненә чәнечкеләрен батырды.
Кызый ачыргаланып кычкырып җибәрде. Аның тавышын ерак та түгел уйнап йөргән маэмай ишетеп алды һәм кызга ярдәмгә ташланды. Тигәнәк аны да чәнчеп-чәнчеп алды.
Хәзер, кызыйга ияреп, маэмай да шыңшый иде.
Аларның тавышын ерак түгел урман авызында кипкән ботак җыеп йөрүче бабалары ишетте. Ул, балтасын иңенә салып килгәч, эшнең нәрсәдә икәнен тиз аңлап алды. Тигәнәкне төбе-тамыры белән алып ташлар өчен балтасын күтәрде. Ромашка, күршесенә төшәсе балтаны күреп, калтыранырга тотынды.
- Тимәгез аңа! - дип, чәнечкеләргә кадала-кадала, бар көчен җыеп башын күтәрде һәм, ялварып, бабайга текәлде.
Карт, Тигәнәккә үрелеп үскән ромашканы күреп, балтасын төшерде.
- Ай-яй! - диде ул оныгына. - Менә ни өчен сине үзенә якын җибәрмәскә тырышкан ул! Зәңгәр болында зәңгәр чәчәкләр генә үсә, дип уйлаган идем. Ак ромашканы өзәрсең, дип курыккан икән ул!
Кызчык - елаудан, маэмай өрүдән туктады. Алар тигәнәккә гаҗәпләнеп, сокланып карадылар. Кызый тигәнәкнең батырлыгы турында шул минутта ук җыр чыгарды. Ул җырны алар өстеннән җылы якка очып баручы кошлар канатларына элеп алдылар да еракларга тараттылар.
Тигәнәк бу җырга сөенде, дисезме? Юк, ул бик тә оялды. Оялуыннан кып-кызыл булды.
Үткән-барган кешеләр, бер-берсенә уралып үскән тигәнәк белән ромашканы күреп:
- Карагыз әле, нинди матур чәчәкләр! - дип гаҗәпләнделәр.
Тигәнәк розага әйләнгән иде.
Сезнең зәңгәр чәчәкләр арасында гына түгел, бөтен тирә-якка сибелеп үскән, кечкенә кояшны хәтерләткән ак таҗлы чәчәкләрне күргәнегез бардыр. Явыз тигәнәкнең күз явын алырлык роза чәчәгенә әверелүенә сәбәп булган ромашканың орлыгыннан үскән чәчәкләр шулар үзләре була инде.