СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Татар халык әкияте “Акыл белән бәхет”

Әүвәл заманда Бәхет тә, Акыл да кеше күзенә күренеп йөргәннәр, ди. Менә шул заманда бервакыт Акыл белән Бәхет очрашканнар, ди. Очрашканнар да бәхәсләшә башлаганнар, ди.
Акыл әйтә:
— Кеше миннән башка тора алмый,— ди.— Мин булганда бәхет кирәкми,— ди.
Бәхет әйтә:
— Юк, мин булмасам, син берни итә алмыйсың. Кеше акылсыз да яши ала дөньяда,— ди.
Болар шулай бәхәсләшеп торганда күрәләр: юл буенда бер егет үгезләр белән сабан сөрә.
Акыл әйтә:
— Син миннән көчле булсаң, мин чыгам бу кешенең башыннан, син теләсәң ни эшлә аның белән,— ди.
Шулай диюгә Акыл егетнең башыннан чыгып та китә. Егет акылсыз кала. Малай ташлый сабанын да, үгезләрен дә. Ерак та түгел бер елга агып ята. Килә дә утыра бу су эченә. Утыра да тотына чопыр-чапыр чапылдатырга. Шул вакытта якындагы бер юлдан кәрван үтә. Сәүдәгәрләр сәүдә итеп кайтып баралар. Әлеге сәүдәгәрләр бу суда атларына су эчерә торган булалар. Килеп карасалар, елгада балчыклы су ага.
Бу ни булыр? Нәрсә булган бу елгага?—диләр. Эзләп китәләр су буйлап югарыга таба. Барып карасалар, су эчендә бер егет утыра. Киемнәрен дә салмаган, җиңнәре белән суны болгатып ята. Сәүдәгәрләргә бу сүз сөйләргә дә бирми.
— Кая барасыз, кемнәр сез? — ди.
— Без фәлән-фәлән сәүдәгәрләр, фәлән патшабыз янына барабыз,— диләр.
— И, алай булса, ул минем иң якын дустым иде,— ди,— мәгез бер бүләк үзенә,— ди.
Малай шулай дип судан бер таш тартып чыгара. Бәхет аны шундук гәүһәр ташка әйләндерә. Малай ташны тегеләргә бирә. Сәүдәгәрләр, шундый зур гәүһәр ташын күргәч, куркышалар.
— Ярар, бирербез,— диләр.
Ташны алып китәләр болар. Малай суда утырып кала. Теге сәүдәгәрләр, кайта торгач, патша сараена кайтып җитәләр. Керәләр туп-туры патша янына. Патшага ташны бирәләр.
— Мә, падиша, сезнең шундый-шундый җирдә яшәгән дустыгыз җибәрде,— диләр.
Патша гәүһәр ташны кулына ала да уйлый: кем икән ул якын дус? — ди.
— Кем ул, исемен сорамадыгызмы?—ди тегеләргә.
— Юк, белмибез,— диләр.
— Алайса, барып үзен алып килегез,— ди патша.
Бер сәүдәгәр борыла да чыгып китә. Бара теге су буена. Барып җитсә, егет утыра үз урынында, су эчендә.
— Әйдә, патша чакыра сине,— ди сәүдәгәр.
— һәй, җүләр,— ди егет,— минем падишаны гомеремдә дә күргәнем юк, бармыйм,— ди.
Сәүдәгәр ни әйтсә дә, бу бармыйм дип кенә тора. Яхшы да сөйли, яман да сөйли сәүдәгәр, бу, бармыйм, ди.
— Җүләр,— ди сәүдәгәр,— син шундый бүләк бирдең, падишага әйдә барыйк,— ди.
— Юк сүзне чын булса да сөйләмә, мин сине дә, падишаны да күргәнем юк,— ди малай.
Шуннан соң сәүдәгәр кире кайтып китә. Кайта да патшага әйтә:
— Егет килми, падишаһым-солтаным,— ди.
— Килмәсә дә китерегез,— ди патша.
Сәүдәгәрләр хәзер бик ачуланып чыгып китәләр. Егет янына баралар. Егет болар килгәндә әле һаман үз эшендә, су чапылдатып тик ята. Әйтәләр моңа:
- Әйдә патша янына барабыз,— дип.
Егет:
— Бармыйм,— ди.
Шуннан соң моны көчләп, чыбыркылап алып китәләр. Юлда барганда әйтәләр үзенә:
— Патша янында без «әйе» дигәч, син дә «әйе» диген, юкса кирәгеңне бирербез,— диләр.
Алып кайтып патша янына кертәләр моны. Патша утырган җиреннән торып күрешә дә:
— Хәлең ничек, исән-сау килеп җиттеңме? — ди.— Син җибәрдеңме бу бүләкне? — ди. Патша малайга теге гәүһәр ташны күрсәтә.
Малай сәүдәгәрләр ягына карый да:
— Әйе, мин,— ди.
Егет шулай дигәч, патша әйтә:
— Минем сиңа бирергә андый бүләгем юк, мин сиңа кызымны бирермен, сии шуңа ризамы?—ди.
Шул чакны сәүдәгәрләр егеткә чыбыркы күрсәтәләр.
— Әйе, риза,— ди бу.
Патша эшне озакка сузмый, туй ясап бу егеткә кызын бирә.
Туйлары бер дә харап әйбәт уза. Туй узгач, кыз белән егетне бер бүлмәгә ябып куялар. Бүлмәнең ишеге төбендә бик тирән чокыр була, капкачлы. Аста еланнар, тагы әллә нинди хәшәрәтләр, ди.
Патша әмер бирә:
— Ишек төбеңдәге капкачны ачыгыз, кияү белән кыз янына явыз ният белән килгән кеше чокырга төшеп үлсен,— ди.
Патша әмерен үтәп, чокыр өстендәге капкачны ачып куялар.
Инде килик хәзер егет белән кызга. Егетнең акылы юк бит, ул кыз белән утырган җиреннән сикереп тора да тотына кызны кыйнарга:
— Чыгып кит моннан, ди, каян килдең син,, ди, синең миңа кирәгең юк,— ди. Сугыпмы-суга кызга. Кыз акырып елый башлый. Чыгып китәр иде, ишек төбендәге чокырны ачып куйганнар. Кыз моны белә. Егет кызны кыйный- кыйный да:
— Ярар, син китмәсәң, мин үзем китәм моннан,— дип, качып китмәкче була. Ул шулай дип ишек янына барып, ачыйм дигәндә генә Бәхет әйтә Акылга:
— Харап була бит егет, кер тизрәк башына,— ди.— Акыл булмаса, Бәхет белән генә булмый икән ул,— ди.— Егетне шундый дәрәҗәгә менгезеп, әрәм итәбез хәзер,— ди.
Шулвакыт Акыл егетнең башына кереп утыра. Егет ишекне ачар-ачмас уйлый башлый: «Тукта, кая барам соң мин, ди, патша кызына өйләндем бит»,— ди. Кыз янына кире килә.
— Ник елыйсың син? — ди.
— Үзең кыйнадың да сорыйсың тагы,— ди кыз.
Егетнең акылы бар хәзер, аптырап калмый.
— Елама,— ди,— безнең якта шундый гадәт: кызны беренче кичтә кыйныйлар, шуңа кыйнадым сине, канатым,— ди. Кызны юата, иркәли. Шуннан соң болар бик әйбәт кенә тора башлыйлар.