СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Равил Сабыр «Гәрәшәй түбәсе”

Яз исе килә. Рәхәт.
Зәмһәрир салкыннардан, күз ачкысыз бураннардан тәмам алҗыган табигать ләззәтләнеп сулыш ала. Их! Җәйләр дә җәйлисе бар әле!
Әби-сәбиләр дә капка төпләренә ешрак чыга хәзер. Мич җылытып ятасылары юк. Куллары әле билдә, әле маңгайда. Йөзләренә җылы җил бәрә. Рәхәт, һәй рәхәт тә соң!
Урамда бала-чага кәҗә бәтиләредәй сикергәли. Рәвисне генә чыгармаган була әтисе. Имеш, итеге — тишек, тәпие юешләнер, башта яңа резин итек алып кайтырга кирәк, янәсе. Итекне көтсәң... Әнә Гәрәй бабасы ишегалдында әллә ниләр эшләп маташа. Рәвис шуларның берсен дә күрми калсынмы? Малайкай, иреннәрен турсайтып, өйдәгеләргә үпкәчел караш ташлады да гөлбәч чаршавы артына кереп югалды.
— Әнә кайтты да атаң! — Әбисе Рәвискә дәшә.
— Үзең син кайттың,— дигән мыркылдавык тавыш ишетелде гөлбәчтән. — Тиз чык! Тәтәй малай бит син. Әттәдән ничек качалар әле?
Рәвис очып кына чыкты да әбисенең куенына менеп тә кунаклады. Әбекәй малайны кече якның мич башына күтәреп менгерде.
— Кая микән минем улым? Резин итек алып кайттым бит мин аңа,— дия-дия, өйгә әти кеше килеп керде.
— Әттә кайтты-кайтты-кайтты! — дия-дия, мышкылдый-мышкылдый Рәвис атыла-бәрелә ишегалдына чыгып та очты. Соңгы төймәсен каптырырга да өлгермәделәр хәтта. Берсе дә күрмәгән вакытны көтәргә генә дә теге өй почмагындагы күлдәвектә яңа итекләрне сыныйсы гына калды.
Их! Күпме кызык күрелмичә калгандыр инде? Гәрәй бабай әллә ниләр эшләп бетергәндер инде! И-и-и, әтисе Ак бияне дә алып кайткан икән. — һәй! Малай актыгы.
Рәвис борылып әтисенә күз салды.
— Бар әле, ишекне әйбәтләп ябып чык.
Өй ишеген ябып маташкан Рәвиснең келт итеп исенә төште:
— Әби, әби! Бил әле Ак биягә ике сикәл!
— Ике?! Бик күп булмасмы соң?
— Бил инде, әби?!
Тәмле итеп ашый да соң инде Ак бия шул шикәрне. Ничек шулай кетердәтә икән ул аны? Рәвиснең авызында бер дә алай кетердәми шикәр дигән баллы нәмәкәй. Ә иреннәре нинди йомшак бахбайның! Дөньяда шул Ак биянең иреннәреннән дә йомшаграк тагын ни бар икән?
— Бабакай, ә син нислисең?
— Карлар эрегәч, ишегалдын чүп басты, бигрәк ямьсез, ди әтиең. Эшкә китешли чүп базына түгәрмен, арбага төйик әле шуларны, ди. Син дә булыш, мәле, шушы төпсез табакны илтеп сал әле арбага.
Һи! Илтмичә соң?! Илтә инде Рәвис, чаба-чаба илтә!
— Җөгермә! Җөгермә, дим! Кая ашыгасың, җыгыласың да җылыйсың бит тагын.
Шулай диде дә Гәрәй карт, бәрәңге бакчасына кереп китте. Шул арада улы келәттән самавыр күтәреп килеп чыкты. Рәвис самавырга килеп ябышты.
— Әттә, дим, әттә! Кала нинди зул самавыл?! Нигә ул сундый зул?
— Иске инде ул, улым. Ташларга кирәк. Келәттә болай да энә төшәр урын юк. Моның ише күмер самавырларының кирәге калмады инде,— дип, әтисе арбага юнәлде.
— Нинди күмел самавыл ы ул, әттә?
— Соң, нинди дип, күмер кара була инде ул.
—Нинди кала?
—Караның нинди икәнен бабаңнан сора син. Ул миннән олырак, белсә, ул белер. Мин караның нинди икәнлеген бик төсмерләп бетермим инде. Мәктәптә гел бишлегә генә укып булмады шул, дүртлеләрем дә бар иде! — дип, әтисе хәйләкәр елмаеп келәттә югалды.
Бабай, иске сабанның тимер-томырларын күгәреп, бәрәңге бакчасыннан килеп чыкты.
—Бабакай! Кала нинди ул?
-Кайсы кала ул тагын?
—Мин беленсе соладым бит!
—Кая, күрсәт калаңны.
Рәвис бабасыннан алда арбага таба атлады.
—Менә.
—Нинди кала булсын ди бу? Бу бит самавыр.
—Эттә әйтте. Кала күмел самавылы, әйтте. Нинди кала?
—Нинди-нинди?! Төсле! Башны катырма әле. Кем ташлаган бу самавырны монда? Әллә чыгарып түкмәкче булалармы тагын? Өр-яңа бит әле ул,—дип мыгырдана-мыгырдана Гәрәй карт самавырны келәт янындагы эскәмиягә китереп куйды, үзе янә бәрәңге бакчасына кереп югалды. Сыртына ярты капчык чүп-чар салган әтисенә Рәвис кабат бәйләнде.
—Әттә, дим, әттә! Нинди төсле?
—Матур,— дип кенә куйды да атасы, самавырны култык астына кыстырып, арбага кабат илтеп салды.—Хикмәт, ә! Бер ташлаган идем түгелме соң инде мин моны?
Рәвис самавырның тегендә-монда күченеп йөрүен шактый күзәтте әле. Әйе шул! Бүрәнәләр өстенә менеп кунаклады да бабасы белән әтисенең шул бер самавырны арбадан эскәмиягә, эскәмиядән арбага йөртүен карап тик утырды.
Караның нинди төстә икәнен барыбер жүнле-башлы аңлатмадылар. Шунысын гына абайламады Рәвис: самавыр иң ахырда кем кулында калды икән? Әтисенекендәдер инде, эскәмиядә юк бит. Әтисе эшкә китеп тә барды инде әнә. Күреп кала иде инде ул кем җиңгәнен! Ике әтәч бер-берсе белән сугыша башламаса...
—Бабай, дим, бабай! Әтәсләр тагын сугыса.
—Ярар! Туйгач, туктарлар әле.
—Алай димә, әткәй. Гомер буе тавык интектереп, әтәч сугыштырып ятып булмый бит инде. Ат ите дә нык туйдырды. Әйдә, булмаса, мин әйтәм, Аллага тапшырып нитик инде берсен, дим, әтәчнең.
Рәвис әнисенең ишегалдына кайчан килеп чыкканын абайламый да калды. Гел шулай була.
—Ат ите туйдырган, имеш. Туйгансыздыр шул, симергәнсездер. Сырланмас идегез!
Ул арада әбекәй дә аваз салды:
—Кем, ни, Гәрәй. Алай булмый инде ул. Киреләнмә, бисмиллаңны әйт тә, Аллага тапшырыйк. Хәзер кече як миченә ут төртәм, килен тавык тутырыр.
—Тавык суйыйк соң!
—һәр сүзгә бәйләнеп торма әле. Эт өрдереп, кеше көлдереп, дигәндәй, әтәч сугыштырып. Алай булмый инде ул, кем, ни, Гәрәй.
—Бәйләндегез инде шул әтәчләргә. Нинди зарарлары тиде, шайтан белсен. Карале, каурыйлары ничек ялтырый! Ни йөрәгең белән шундый матурлыкка пычак тыкмак кирәк? Беткән ди арты пычранган тавык.
Хатын-кызлар тәки җиңде бабайны. Гел шулай була. Гәрәй картка:
—Үзегез тотып бирегез алайса,—дип, пычак кайрыйсы гына калды.
Әтәчне тотып китерделәр, аягын бәйләделәр, бабайга тоттырдылар.
Гәрәй карт, әтәч белән нәрсәдер сөйләшә-сөйләшә, бәрәңге бакчасында югалды.
Кай арада җитешкәннәрдер, бабай кире чыгуга, әбекәй әтәч пешекләргә дигән кайнар суны әзерләп тә куйган иде инде. Рәвиснең әнисе утын әрдәнәсенә үрелде.
—Кәҗә түгелдерсең?! Ник һаман шул утынны ишәргә ябышасың? Өстән генә алсаң ярамыймы? Янмыймы анысы?
—Янмас, дим шул, әткәй, чиерәктер өстәгесе, уртадагысы корырак була бит утынның.
«Гел шулай була»,—дип нәтиҗә ясап куйды Рәвис. Ә үзе баскыч төбендә еландай бөтерелеп яткан бау кисәген барып алды да бабасын имән бүрәнәләр өеме янына җитәкләп алып килде.
—Мә бау.
—Нигә?
—Пәпине бәйлә.
—Ник?
—Бәйлә инде, ә?!
Бабасы, алга таба ни булыр икән дигәндәй, мыек астыннан гына елмаеп, бауны малайның аягына урап куйды.
—Пысак апкил.
Алып килде.
—Былай-былай ит,— малай пычак кайраган хәрәкәтләр ясап күрсәтте. Гәрәй карт иренмичә генә пычак кайрый башлады.
—Булды инде, кис,— диде Рәвис, түземсезләнеп.
—Нәрсәне?
—Моны! — Малай, бабасының иң гади нәрсәне дә белмәвенә эчкерсез гаҗәпләнеп, аягындагы бауны бармагы белән кисеп күрсәтте.
Гәрәй картның иркенләп, күкрәк тутырып, рәхәтләнеп көлүе ишегалдын тутырды. Көлеп туйгач, оныгының аркасын каккалап бер сөйде дә:
—Ярый, бар, улым Рөстәм, өйгә кер, тунарсың,— диде.
—Мин Лөстәм түгел.
—Кем соң? — диде Гәрәй карт, күзләрендә хәйләкәр очкыннар уйнатып.
—Кәбилев Ләвис!
—Ә мин Кәбиров Гәрәй булырмын, улым. Нигә? Рөстәм бик матур исем ул. Рәвис түгел инде. Рәү дә Рәү. Әнчек өргән кебек. Өстәвенә артында исе дә бар әле тагын.
—Ләвис мин,—дип җыламсырады малай.
—Ләвис инде, Ләвис. Йә, бар, өйгә кер.
—Келмим!
—Улым, анда бәләкәй якның тәрәз төбендә кәнфит ята. Бар кер, яме.
—Ялал,— дигән булды Рәвис һәм, ни гаҗәп, бүтән карышып тормыйча, өйгә сызды.
Кәнфитне эһ дигәнче эләктереп атылып та чыкты ул. Ишегалдыннан бабасын эзләде, Гәрәй карт күренмәде. Менә хәзер, ичмасам, резин итекләрне рәхәтләнеп сынап карый инде ул!
Малай ипләп кенә күлдәвеккә кереп китте. Су әкренләп кунычның кырыена ук диярлек менеп җитте. Бабасы гына бозды эшне:
—Кай арада юктан бар булдың әле син? Өйдә идең түгелме соң? Ник кердең анда? Чык! Аягыңа су үтә хәзер. Аннан соң тагын җылыйсың.
Юк инде, күлдәвекнең уртасына җиттем дигәндә генә бабай сүзенә карап торып булмас, ахыргача тикшереп чыгарга кирәк бу күлне.
Алмагачтагы чыпчыклар чыр-р-р иткән малай тавышыннан өркеп, дәррәү күтәрелеп очып киттеләр. Гәрәй карт мунча алачыгыннан күтәреп чыккан самавырын җиргә утыртты, оныгын култык астына кыстырып, өйгә таба атлады.
—Әйтеп торасың, әйтеп торасың, һаман керә, тыңлыймыни ул сине чурт малай,—дип мыгырданды үзе.
Рәвис, җылавыннан туктамаса да, өйгә керә барган саен тынычлана төште. Әле һаман да мышык-мышык килгән малайны әнисе тиз-тиз генә чишендереп мич башына менгереп җибәрде. Кибәргә тиешле резин итекләр дө Рәвис артыннан шунда ук менеп кунаклады. Шул чишенү мәшәкатьләре белән малай бабасының кая китәсен генә аңламыйча калды. Гел шулай була.
— Кичкә кайтып җитәрмен,— дигән сүзләрне генә колагының бер чите эләктереп калды.
Кич белән исә өйгә бабайдан алданрак Рәвиснең әтисе кайтып керде. Әле генә пешеп чыккан әтәчнең тәмле исе өй эчен тутырган иде. Мич башыннан Рәвис:
—Әттә кайтты-кайтты-кайтты! — дип хәбәр салды.
—Бабаң кая?
—Белмим бит. Китте бит.
—Ә сиңа ни әйтте бүген бабаң?
— Әйтеп тола-а-асың, әйтеп тола-а-асың! һаман келә-ә-ә! Тыңнамый, чулт, әйтте...
Тагын — шатлык, тагын — көлү. Рәвис ни әйтсә дә, гел шулай була.
—Бабаң, улым, үзенең түбәсенә киткәндер ул! Самавырны тәки салдырмады бит арбага,—диде әтисе.
—Нинди түбә?
—Хәзер Гәрәшәй түбәсе дип йөртәләр инде. Бүген эштә бик күп сөйләштеләр шул турыда. Нишләптер Гәрәшәй карт пиравать итми әле,— дигән булалар.
—Нинди Гәләшәй?
—Бабаң, улым, бабаң инде. Кем булсын.
—Нинди пилавать?
—Әйдә, киен. Күп белсәң, тиз картаерсың. Бакчага чыгабыз. Әниең дә чыга әнә. Кишергә түтәл казыйбыз, әйдә.
...Ә Гәрәй картыбыз, чыннан да, пировать итәргә киткән иде. Оныгын өйгә кертеп куйгач, ул утын келәтендә йомычка тураклап, шуларны бер букчага тутырды да, самавырын эләктереп, Кәлтә тавы ягына юнәлде, һинд чәе белән ике шакмак шикәрне бишмәт кесәсенә иртән үк салып куйган иде инде ул.
Кәлтә тавы авылны өч яклап уратып алган. Читтәнрәк карасаң, чыннан да, зур бер кәлтә авылны җилләрдән ышыкларга тырышып бөгәрләнеп яткан кебек. Тау түгел инде ул үзе, кечкенә генә калкулык. Тик Кавказларны күрмәгән авыл кешесенә — тауларның да тавы. Калкулыкның эчке ягы буйлап инеш ага. Ә Кәлтә тавының нәкъ уртасында инешкә чишмә кушылып китә. Шул чишмә янына басып башыңны югары күтәрсәң, Кәлтә тавының түбәсен күрәсең.
Гәрәй карт, самавырын күтәреп, ике чакрымдагы шул чишмә янына килде дә инде. Ашыкмыйча гына чишенде. Аннан соң ах-вах килеп сап-салкын сулы инешне кичте. Аръякка чыккач самавырын-кадерлесен һәм киемнәрен корырак урынга куеп, чишмә чистартырга кереште.
Белмиләр, белмиләр шул дөнья рәхәтләрен. Су тәмнәрен аера белмәгән, яз килүгә шатлана алмаганнар ни дипкәйләр генә яши торгандыр, Алла белсен. Бертуктаусыз ат урынына эшләп, ачуым да бер килмәгәе, әтәч белән булышып, чүп түгеп, җирдә тырманып кына кызыкмыни инде ул, ә? Үзләре әле җәйге челләдә шушында җиләккә йөриләр бит. Әле анысын да күбесе эшкә саный, кирәк булганга җыя. Тәмен, ләззәтен тоеп җыя белми ул аны. Алар да эчеп карыйлардыр бит инде шушы чишмә суларын. «Пир чишмәсе» дип исем таккан булганнар үзләре тагын. Имеш тә, Гәрәшәй карт монда «пировать итә». Итә шул, ник итмәскә ди күңел сорагач?!
Шулайрак уйлады карт чишмә чистартканда. Үзенең муеннан, аннан гына ди сиңа, баш түбәсенә кадәр ләмгә батып беткәнен сизмичә дә калган. Карт ах-вах килеп инешнең сап-салкын суына керде, юынды, кендеккә җиткән суга чумып та алды әле хәтта. Чыккач исә, тиз-тиз киенергә тотынды. Хәзер, хәзер, чишмәдән су тутырып алыр да Кәлтә тавының иң югары ноктасына менәр...
...Узган ел монда күтәрелүләре бу кадәр үк авыр булмаган иде кебек.
Әллә суы авырайган, әллә тау зурайган, әллә картлык галәмәте. Әй, ярар ла, зарланмыйк әле. Самавырны кайнатыйк.
Кәлтә тавында төтен күтәрелүен авылда сиземләми калмадылар. «Гәрәшәй түбәсенә менеп утырган икән быел да»,— дип уйлады искәренгәләп йөрүче карчыклар. Гәрәй карт исә кара яндырып чәй пешергән иде. Борынын тирләтә-тирләтә чәйләп, туган авылына карап яз каршылый иде ул. Самавыр колакка рәхәтлек бирә торган бер тавыш белән чыжлап утыра. Ә-ә-нә тегендә, авылның уртасындарак, мәчеттән ерак та түгел, Гәрәй картның үз куллары белән салган ак калай түбәле йорты күренә. Ә астагы үзәнлектә ни ул тагын? Йомраннар куышып йөри икән. Юлында очраштырдылар шул. Өннәреннән башларын гына чыгарып карап торалар да, «һәйт!» дип бер кычкыргач, юкка да чыгалар. Тәпиләрендәге агы бетмәгән бер куян да сикергәләп үткән иде әле. Ара-тирә инештә балыклар чупыр-чупыр уйнап ала. Шушы тирәдә генә төлке өне бар, төлке дә күренмәсме? Һәй рәхәт тә соң!.. Ә чәйләре...
Ә бу вакытта Рәвиснең әтисе белән әнисе түтәлнең эшен бетергәннәр иде инде. Хәтта төнлә салкын бәрмәсен дип, өстен, үзләре әйтмешли, кләй белән каплап та куйганнар.
Әнә бакчадан өчәүләшеп чыгып та баралар. Өйалды ишеге ачылып китте. Әбекәй икән:
—Улым, килен! Эшегез бетте бугай. Әйдә, керегез, итләр суына бит.
—Әти кайтсын инде.
—Шул чәе белән тамагы тук инде аның бүген, балалар. Ашамас ул.
—Ничек инде ашамас? Юк, көтәбез.
—Ашамый, дим бит, ашамый. Шулхәтле яраткан әтәчен ашар дисезме? Аңа ярып бәрәңге пешердем. Әйдәгез, ул кайтканчы әтәч өстәлдән китсен инде.
—Ярар алайса. Әйдә, улым Рәвис.
—Бабакай асамый. Мин дә асамыйм.
—Әйдә, әйдә,—дигән булган иде атасы, малай еларга ук тотынды.
—Асамыйм әтәс. Бабай белән бәләңге асыйм.
—Ярар, ярар, ашамассың әтәчне. Әйдә, керәбез.
—Бабай кайта бит.
—Аны көтәсеңмени?
—Әйе.
Малай ишегалдында берүзе калды. Шактый вакыт үтте. Малайның тавышы-тыны булмагач, атасы шикләнеп ишегалдына чыкты. Тик малай анда юк иде. Кычкырып-дәшеп карады, җавап — юк. Өчәүләп эзләп карадылар: юк малай. Күрше-күлән дә күрмәгән. Әнисе белән әбисе балавыз сыгарга ук тотындылар. Әтисе:
—Җылап ни файда?! Эзләргә кирәк! — дип, бик каты тавыш белән әйтеп куйгач кына, өчесе авылның өч тарафына малайны эзләргә йөгерделәр.
Озак та үтмәде, самавырын күтәреп, эт булып арып, йөзе бәхет тулы Гәрәй карт кайтып керде. Самавырны келәт почмагындагы ашлыклары янына җайлап куйгач, ул, гадәттәгечә, ихатаны бер кат карап-күзәтеп чыкты. Болай тәртип кебек үзе: маллар тук, ишек-капкалар йозакта, әтәчнең генә берсе юк. Яшелчә бакчасы яныннан үткәндә Гәрәй картның күзе ниндидер сәер аклыкка төште. Кереп караса, кләй белән капланган кишер түтәле өстендә йомарланып Рәвис йоклап ята иде. Үзе өр-яңа резин итеген түтәлнең бер читендә салып калдырган да карлыганнар почмагына барып яткан. Гәрәй карт оныгы янына килде дә уятмаска тырышып:
—Төч-төч-төч-төч,— дия-дия, аны кулына алды. Рәвис йокы аралаш бабасына:
—Бабай, дим, бабай. Мин бит түтәлне таптамадым бит. Итекне салдым бит мин. Бабай, мин бит әтәсне асамадым. Бабай кайта, әйттем бит. Бәләңге асыйм бабай белән, әйттем,—дип сөйләнде.
Гәрәй карт аны тынычландырып:
—Тәтәй малай Рөстәм, тәтәй малай,—дигән иде:
—Ләвис бит, бабай,—дип каршы төште оныгы.
Өйгә кереп чишендергәч, бабасы Рәвиснен кулына бәрәңге тоттырды.
—Ә син асыйсыңмы?
—Юк, улым, рәхмәт. Хушландым инде мин бүген. Чәй эчтем.
—Мина да бил.
—Хәзер, улым, алып керәм,—диде дә карт, чәшкегә кечкенә чәйнектән каты чәй агызды.
Аннан соң шул чәшкене күтәреп келәткә чыгып китте. Ул кергәндә Рәвис бабасы белән әбисенең гөлбәчтәге урынында мыш-мыш килеп йоклап ята иде инде.
...Пошаманга төшеп, югалган малайны эзләүчеләр бер-бер артлы кайтып керделәр тагын үзе. Һәрберсе гөлбәчкә күз салып елмаешты. Никтер бер үк сүзләрне кабатладылар:
—Бабасы баласы.
Малайның кулында бәрәңге, картныкында чәшке иде.