СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Сәмига Сәүбанова "Нигез"
Туган якларына якынлашкач, илбашының йокысы ачылды. Әнә шәфәкъ тә, алланып, җир өстенә яктылыгын сибә башлады. Тиздән кояш бөтенләй күтәрелер, һәм туган ягы тоташ нур эченә күмелер. Андый чакта Алмалыдагы һәр агач, һәр куак, һәр йорт нур пәрдәсе белән әйләндерелеп алынуына ул бала чагында ук игътибар иткән иде. Бу турыда әнисенә дә әйтте.
- Табигать ул - изге. Нур пәрдәсе изгеләрдә генә була, - дигән иде әнисе.
Галимнәр бу күренешне хәзер «биокыр нурланышы» дип йөртәләр. Ул чагында мондый төшенчә юк иде.
Кояш күтәрелеп, җир өстен каплаган яктылык пәрдәсе дә эреп тарала башлады.
Таң атканда уянып, баскыч төбендә шул манзарага сокланып утырган улын күргәч, әнисе:
- Улым, йокыңны бала чагында туйдырып кал, үскәч, бабаң кебек, көнне төнгә алыштыруың бар бит, - ди торган иде.
Бабасы төнлә йокысызлыктан интегә, ә көндезләрен төнлә күзенә кермәгән йокысын куа алмаудан гаҗизләнә иде. Шулай да сер бирми:
- Йокысызлык - безнең нәселне бүтәннәрдән аерып торган затлылыкның бер сыйфаты ул, - дип мактанырга ярата. - Элек-электән, күп йоклаган кешенең ни малы артмады, ни булганы тормады. Аз йоклап күп эшләдем, шуның аркасында малымның да бәрәкәте булды, әкрен генә бар өстенә өстәлә барды. Улларым да үземә охшадылар, оныкларым да... Аеруча Алмазым - коеп куйган үзем. Ерак китәрдәй күренә, күңелем шулай тоя.
Бабасының әйткән сүзе хак килде. Ерак китте. Үзе дә уйламаганда, тормыш өермәсе аны тигез генә йөргән җирдән кисәк өскә ыргытты. Сөйгән оныгым ил белән үк идарә итәр, дип, бабасы да, Алмаз үзе дә һич уйламаган иде. Ул шушы туган авылында бабасы кебек гомер итәр, гаилә корып, балалар үстерер кебек иде. һөнәрнең дә туган якта кирәген сайлады. Укып бетергәч, туган ягына кайтып эшли башлады. Алмалыда сөйгәнен тапты, беренче балалары да шунда туды. Ә аннан соң... Илбашы түгел, министр булырга да уенда юк иде. Туры килде.
- Халыкның фәрманы шундый, - диделәр. - Халык шулай тели.
Әлбәттә, халык теләге белән бик исәпләшеп тормасалар да, курку хисен бераздан горурлык алыштырды. Илнең ерак почмагында урнашкан авыл баласын ил башлыгы итәргә лаек тапсыннар әле! Тик шулай да тантана итмәде. Бу эшнең нәрсә икәнен ул үзенең элгәрләреннән булган илбашларыннан күреп белә иде.
Илбашы булу ул - үз иңнәреңә искиткеч зур җаваплылык алу. Бер гаилә өчен, бер авыл, хәтта бер район өчен генә түгел, тулы бер ил өчен җаваплылык алу иде бу. Аның яхшы эшләре өчен дә җавап бирү иң элек илбашы өстенә төшәчәк иде. Яманнары турында әйтеп тә торасы юк. Ә илдән читтә яшәүче милләттәшләрне дә өстәсәң... Алар да мәркәзебез Казанга өмет тулы күзләре белән төбәлгәннәр. Татарның киләчәк язмышы нәкъ менә Казанда хәл ителүен илнең үзендә яшәүчеләргә караганда да ныграк сизенәләр иде алар.
Беренче чирканчык алуга да инде күп вакыт узды. Күпме сулар акты, күпме эшләр эшләнде. Күпмесе эшләнмичә калды. Әмма ул беркайчан да күз буяу белән шөгыльләнмәде, күз буяучыларны да сөймәде. Буш вәгъдәләр бирмәде. Ятимнәрне әти-әниле итә алмый бит ул. Үз кадерен үзе бетергән, үз бәһасен белмәгән кешеләргә ярдәм итү дә аның кулыннан килми. Тормыш - туктаусыз көрәш мәйданы ул, карап торганда баһадир кебекләр дә, рухлары көчле булмаса, сафтан тиз чыга. Тимер-томыр ватыгын кабат эретеп, менә дигән детальләр эшләргә була, ә брак кеше бернигә дә ярамый. Йөгәнсезлек андыйларга тагын да аска тәгәрәргә генә ярдәм итә һәм җәмгыятьнең нигезен җимерә...
Бу замана чирләре Алмалыны да читләтеп үтмәде. Эчкечелек таш кисәрдәй ирләрне дә егып салды.
Кайткан саен, Алмалыда бер-ике каралты-кура кыйшайган була. Төп хуҗасының мәңгелеккә күчүен авыл башындагы зиратта яңа каберләр раслап тора.
Гасыр башында гына зур авыл иде, диләр бит аны. Әкренләп кешеләр, үзләренең каралты-куралары белән, төрле якларга күченә башлаганнар. Әйбәтрәк яшәргә өметләнгәннәрдер инде. Аннан соң ил өстеннән үткән төрле зилзиләләр шаукымы да Алмалыны сирәгәйтергә булышкан. Ихата белән ихата арасында күпме ташландык нигезләр караеп тора. Калганнарынын да хуҗалары мәңгелек түгел. Шулай итеп, тиздән: «Хуш, бәхил бул, Алмалы!» - дияргә генә калмагае.
Илбашы булып, үз авылыңны саклап кала алма инде!
Юк шул, юк, җирдәге туу, үлү, яшәеш белән бер генә югары даирә дә идарә итә алмый икән. Юкса, кулларына хакимлек бирелгән һәр кеше иң элек үзенең гомерен мәңгеләштерер иде. Җан мәңгелек дип тукып торсалар да, берәү дә мәңгелеккә китәргә ашкынмый әле.
Бу хәлгә киң җәмәгатьчелекнең дә күптән эче поша инде. Бу турыда, шушы авылда туып үссә дә, зур калада тәгам җыйган Хәмит Хәйруллин матбугатта сүз кузгатты, аңа бүтәннәр кушылды. Алмалыда кеше санын арттыру буенча комиссия эшли башлады, яңа өйләнешкән яшьләр өчен берничә таш йорт салып куелды. Шәһәр кешеләрен дә кызыктырырлык мәдәният үзәге күтәрелде. Юлларга асфальт җәелде, төннәрен якты булсын дип, урамдагы баганаларга лампалар эленде, светофорына хәтле бар.
Яңа йортларга күчкән гаиләләр, тора-бара, авылны ташлап киттеләр.
Гомер буе табигать кочагында яшәгән авыл кешесен таш өйләр җылыта алмагандыр, мөгаен.
Урамда да бала-чагалар бик аз күренә. Булганнарының да күбесе - җәйге каникулда саф һава сулап калсын дип, әби-бабаларына кайтарып куелганнары гына. Авылдагы берничә бала өчен мәктәп тә, балалар бакчасы да юк. Алмалыдан ике чакрым ераклыктагы Чиялек мәктәбенә йөриләр. Ике арада тирән яр булгач, әйләнгеч юлдан йөрергә туры килә. Бу яр ел саен тирәнәйгәннән-тирәнәя, киңәйгәннән-киңәя бара. Ул ярны әллә кайчан күмеп куясы иде дә соң, тик төптә әкрен генә агып яткан елганы һәм язларын эрегән кар суларын, җәйләрен көчле яңгырларны кая куясың? Ул чакларда кечкенә елганы танырлык булмый.
Авыл башындагы Галәүләр ихатасын кимерә башлаган инде яр. Аннан соң Фәнисләргә чират... Тик аңарчы күпме сулар агар, күпме еллар үтәр әле. Бу ихаталарның да хуҗалары мәңгелеккә күчәр. Аларның нәселе генә монда кайтмас. Алар күптән бүтән җирләрдә тәгам җыялар.
Ил эчендә барган бөтен вакыйгалар да шушы Алмалыны читләтеп үтмәде. Кечкенә авыл андый чакларда шау-гөр килә, урыныннан кузгатылган умарта күчен хәтерләтә. Шулай булмыйча! Революция, Бөек Ватан сугышы, Әфганстан һәм Чечняда барган сугышлар да өтте, җәрәхәтләде аны. Илдәге гигант төзелешләргә хәтле көя кебек кимерде авылны. Халык җырда гына «без - мәңгелек, тарих безне онытмас» дип җырлый. Исән чагында кешенең кадере юк, үлгәннәр турында әйтеп тә торасы түгел. Бер аның гына авылымыни? Дөньясы белән шулай.
Авыл ил тамагын туйдыруны дәвам итә әле һаман да. Авыллар бетсә, кешеләр нишләр? Ясалма ризык ашарга күчәрләр микән?Ясалма ит, ясалма аксым, ясалма май... Шәһәр үзендәгеләрнең тамагын туйдырырлык та эш белән тәэмин итә алмый, берничә гаилә кайтып егылды җиргә. Яшь гаиләләр ташлап киткән таш йортларга урнаштырдылар үзләрен. Ярый әле алар кайта башлады. Югыйсә, хуҗасыз, өрәкләр йортына әйләнә башлаганнар иде.
Авылны сакларга тырышып, төрлечә чаң сугып карадылар. Соңгыларның берсе шул булды, илбашы туып үскән йортны музей итәргә кирәк, диделәр. Монысына илбашы үзе каршы килде: «Әнә хезмәт ветераны, комбайнчы Вариска музей ачыгыз. Ул вакытында, иген игеп, бөтен илнең тамагын туйдырды, хәзер дә тик ятмый. Авылдагы һәр нигез илгә кирәкле кешеләр бирде, барысына да музей ачыгыз», - диде.
Белә бит ул, исән чагында ук үзенә музей ачуның, батып баручының саламга тотынырга тырышуы белән бер икәнен...
Әнә Варисның ихатасы. Ихатасы янында элек, урак өстендә, комбайны тора иде. Бүген берничә җиңел машина кунаклаган. Ишегалдында да кемнәрдер таңнан ыгы-зыгы килә - әллә туй-фәлән инде? Күрешеп сөйләшмәгәннәренә дә күпме вакыт үткән. Сирәк кайтыла шул авылга, сирәк...
«Тукталыргамы әллә?» - дигән уй үтте илбашының күңеленнән. Туган йорт ихатасына җитик инде. Аннан соң үзем янына керермен. Бергә ялантәпи уйнап үстеләр бит. Бергә техника җене кагылды. Кичләрен бергә ат сакларга йөрделәр, бергә комбайн йөртергә өйрәнделәр. Гомер буе Алмалыда яшәргә иде ниятләре. Варис авылына тугрылыклы калды, ә балаларының берсе дә Алмалыда калмады.
Варис белән очрашкач, сөйләшеп сүзләре бетми. Тик андый очрашулар торган саен сирәгәя барды.
Соңгы тапкыр очрашканда, хатынын җирләгән чагы гына булса да, күзләрендә ут уйный иде әле Варисның. Варис - клубка, илбашы башкалага ашыга иде. Нихәл итәсең: һәркемнең үз эше, үз юлы. Гадәттәгечә, үтешли генә Алмалыга сугылулары иде. Туган йорт, туган нигез һәм югалган балачагын юксыну китерә аны бирегә һәрдаим.
Варис һаваланып та алган иде - менә егерме ел инде комбайны яңаларга биргесез, бүтәнгә алыштырырга исәбендә дә юк. Тик җитәкчеләр генә теңкәсенә тия икән - үзең алдынгы комбайнчы, ә үзең хан заманыннан калган машинада эшлисең, дип. Сүз юк, яңа техника шәптер. Тик бусына җан да, кул да ияләнгән шул. Балам кебек ул миңа, диде.
- Яңа машиналарның руле бик кулай бит... Тормозы да нык.
- Минем өчен хәзер тоткан рульдән дә әһәмиятлерәк руль юк. Сиңа да бүтән руль тоттырмакчылар иде бит. Мәскәүгә чакырулары турында әйтүем.
- Минем өчен дә үзем тоткан рульдән дә әһәмиятлерәге юк, - дигән иде ул чагында илбашы.
Капка төбенә килеп туктаган машинадан төшәргә өлгермәде, апасы белән җизнәсе атылып чыкты. Карт белән карчык алар да. Шулай булмыйча, илбашы үзе дә яшь түгел инде. Ул үзен сабый бала вакытында әти-әнисе кочагында итеп тойды. Аның күңеле нечкәрде. Кайтырга иде бала чагына, кайтарырга иде ялантәпиле вакытларны. Варис белән җитәкләшеп, ялантәпи болында уйнарга иде.
- Гайрәт көннән-көн кими, кайнеш, - диде җизнәсе. - Варисны да җирләдек менә. Өчесен үткәрәбез бүген. Комбайнын карарга дип астына кергән дә, тормозы ычкынып, өстеннән үткән. Берәү дә туктатырга өлгермәде. Яр астына ук төшеп китте...
Ярый әле илбашы утырып өлгергән иде, юкса тигезлеген саклап кала алмый иде.
Баласы кебек кадерләп, яратып йөрткән комбайны аның ихтыярына буйсынмыйча үзен сытып үткәч, рулен ул тоткан илдәге үзгәрешләрнең туган авылын сытып үтүенә гаҗәпләнерлекмени?
Ничәмә ничә кулда булган, ничәмә ничә утка кергән, ничәмә ничә суга төшкән ил бит ул... Бу рульдәге илбашларының да әнә шулай, Варис кебек, һәлакәткә очраганнары күпме... Исән калганнары да рәхмәт ишетмәгән. Ә бит илбашлары да гади кешеләрдән күтәрелгән. Җылы сүзгә, яклауга алар бүтәннәргә караганда да ныграк мохтаҗ.
Көтүгә чыгар вакыт җитүен белдереп, Алмалыда, алдан сүз куешкандай, бердәм рәвештә сарыклар бәэлди, сыерлар мөгри, йомырка салырга өлгергән тавыклар кытаклый иде. Аларның әле генә кузгалып киткән илбашы колоннасында да, яр астына мәтәлчек атып барып төшкән һәм хәзер дә шунда яткан комбайнда да эшләре юк, алар бүгенге көн белән генә яшиләр иде.
Бу вакытта Варислар ихатасында аның өчесенә әзерләнәләр, һәм төрлесе төрле яктан кайткан алты улы, зиратта яңа кабер янында башын иеп, балачак дусты белән мәңгегә хушлашкан илбашын күрерлек хәлдә түгел, йорт тәрәзәләрен кадакларга ныклы такталар эзлиләр һәм, ичмасам, җүнлерәк урында да нигез кормаган бу әти, йортны сатып та булмый, дип сукраналар иде.
2026-02-03 15:10