СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Әхәт Гаффар “Акбар”

Акбар кушаматлы эт адәми затларның җансыз берәүне акка төрелгән килеш, ниһаять, җиргә күмеп куйганлыкларын зираттагы бердәнбер юан карт нарат агачы төбенә посып күзәтеп торды. Тегеләрнең гамәлләре тәмам икәнлегенә төшенгәч, әле генә җыйнаулашып, ашыгып, алмаш-тилмәш көрәк алыштыра-алыштыра күмеп киткәннәреннән соң калган дымсу бер калку өем туфрагын алгы аякларындагы тырнаклары каерылып, шуларның төпләреннән кан тамчылары чыккач, шул кан, тырнак, җир, җан исе саркып, сыктап беткәненә хәтле актарды да актарды, казыды да казыды.
Һични чыкмады.
Ул үз хуҗасының кайдадыр шунда икәнлеген тәгаен белә, ә барча белгәнлегенең чигенә җитәрлек түгеллегенә Кояш тәмам офыкка иңгәч кенә ышанды, биреште, чигенде.
Мәңгегә.
Әлеге адәми затлар төшлектән соң таралышты. Шул ук — билләренә тиклем үләннәр, чәчәкләр арасына иртән-иртүк салынган сукмактан берсе артыннан берсе тезелешкән көйгә тыныч кына сөйләшә-сөйләшә китеп, капкадан чыккач, һәркайсы үз тарафына таралышканнан соң, Кояш инде тәмам сүрелеп бетеп, Ай калыккач кына ул — Акбар — алгы тәпиләрен калку җирдән аерды да ялап-ялап алды; тырнак төпләрендәге ком, үзле кызыл балчык катыш үз канын төчкереп-төчкереп атты. Күпме актарынса да, казып төшәренә көч-куәте җитмәслегенә һич кенә дә килешәсе килмәс борын, әле вак-вак кына атлап, әле терек-терек йөгерекләп, әлегә кая барасын белмәгән хәлдә әллә кайсы тарафка юнәлде.
Кояш калыккан, Ай баткан вакытларда ул үзенең кеп-кечкенә икәнлеген чамалый. Тик арт аякларына басып барган чагында, үз буен кешеләр буе белән чагыштырганда биегрәк икәнлеген раслау өчен, ул үз койрыгын болгап ямакайлануга, ялагайлануга мохтаҗ түгеллегенә төшенә иде. Анысы, нишләсә дә, аның ни колагы, ни койрык очы беркая да җитми җитүен. Алайга калса, әтәч кикриге дә салават күпереннән узмый, сыерлар көтүендәге ала-кола үгезнең үкерепләр торып алуы да күк күкрәве түгел; урамдагы ата казларның да, кәкере муеннарыннан гайре, аннан уздырган, алдырган әллә ниләре юк.
Әйе, ул — Акбар — бәләкәй эт. Тик аның үзеннән кечкенә, көчсез дип, моңарчы бер генә кырмыскага да басканы, һичбер күбәләкне тешләгәне, ичмаса, уен өчен генә булса да берәр чыпчыкны тотам дип куркытканы юк әле. Авыл урамы буенча үтеп барганда, көпә-көндезме, кара төннәрдәме, кышкы бурандамы, язгы ерганаклар ташып аккандамы тегенди-мондый этләр каршы чәчрәп чыкса, ул аларны үз капка асларына ничегрәк куып кертү ысулын яхшы белә: күрмәмешкә салыша да, эндәшми-нитми генә үтә дә китә. Бөтенесе ык итмәгәйләре мык итсеннәр шунда.
Үзенә каныгырга ниятләгәннәргә тамагын әрәм итеп торсынмыни соң? Үзеңне күрсәтә белергә кирәк. Югыйсә алар барчасы да ата этләр. Ә ул үзенең ана эт икәнлеген быел язгы гөрләвекләр кузгалганда, ташу төшәр-төшмәстә сизде, тойды, белде. Тиңең югында корсак күрсәтмәктән ни мәгънә? Аркага ятуы җиңел ул. Кыр этләре өере узып киткәндә, ә бүре-фәлән килеп чыккан очракта аркан ятып, эч күрсәткәндә ярый: алар бәләкәйләргә тими. Ни кышын, ни язын. Җәен бигрәк тә. Кешеләр генә күзләренә карап өлгермәстән уздырып сүгенә, тик кенә торган чагыңда да тибәргә җай табып тора, кул асларына туры килгән таштыр, агач, тимер кисәгедер атарга яскана.
Эттән шикләнгән кеше үз-үзеннән, үзе уйлаган уйдан курка.
Акбар үз ниятләрен кылырга куркучы кешеләрдән шикләнергә кирәклеген күптән өйрәнде инде.
Ул — Акбар: ап-ак булганына күрә, кашлары уртасындагы, койрык очындагы, алгы тәпиләрендәге кара тапларга карата юри ак бар аты кушылган Акбар, әллә күпме этләрнең, үз хуҗаларын кыяк үләнле, пәйгамбәр тырнагы чәчкәле, шайтан таяклы, кычытканлы, инде буйга үсүдән узып, корыгач сузылыплар торып җиргә авып төшкән каенлы, шул — Акбар өнәми торган әллә нинди чит-ят исле урынга күмеп киткәннәре соңында килеп, борыннарын төрткәннәре, тырнакларын канатканнары юк. Аларга әйбәт, рәхәт. Өйләреннән берәрсен күтәреп алып чыгып, бөтенләйгә калдырып киткәндә дә ал арның караучы кемнәредер кала.
Ә менә мин, Акбарның, беркеме дә юк.
Кичәгенәк авыл көтүе кайткач — сыерларны, сарыкны, кәҗә, бозауларныдыр кайсын аратага япкач, кайсысын абзарга куып керткәч, сыерларны савып, тугайгамы, бакча башларынамы төнгелеккә арканлагач, тавык-чебешләр, әтәчләр инде әллә кайчан куначаларына кунаклагач, минем хуҗамны берсе теге яктагы, берсе бу яктагы ике ир кеше инешнең түбәнге очына җәтмә белән балык тотарга алып төшеп киттеләр. Мин — Акбар — дәшкәч, иярми нишлим инде? Иярдем.
Һәр адымнарын карап торды, басып йөргән эзләрен иснәп барды. Балык күп эләкте. Кайтышлый аның хуҗасы тегеләрдән артка калды. Башта утырып торды, аннары җиргә ятты. Ятты да тынды. Акбар моның бөтенләйгә икәнен тойды. Әлеге ике ир кеше, балыклы букчаларын тотып, юеш җәтмәләрен озын сапларында тирбәтә-тирбәтә кайтыр якларына таба киттеләр дә бардылар. Ичмаса, бер генә тапкыр да әйләнеп карамадылар. Югыйсә үткән юлыңа әйләнеп карашлы, әледән-әле борылып кайтышлы, барлыйсы, ышанасы ич ул.
Тегеләр китте. Акбар үз хуҗасының битен әллә күпме ялады да ялады — уята, торгыза алмады.
...Бөтенләйгә ятканнарны тәмсез ис бөркүчән кучкыл-шәмәхә чәчәкле, ялгыз нараттан былтыр ук коелышкан күркәле, иссез әрем үскән җиргә күтәреп алып баралар да бер казыган чокырга күмәләр дә китәләр. Акбар боларның һичкайсын белмәс иде белүен. Бу сиңа ялгыз хуҗаңның, сине кеше итеп, үзенең җылы, тыныч кочагына кертеп яткыруы гына түгел.
Әнә аны дымсу туфрак өеменнән Ай беткәнче казысаң да чыгарып булмады. Тирән. Ул аннан Кояш тәмам күтәрелеп, су эчәсе килгәч кенә китеп барырга мәҗбүр булды.
Акбар инешнең комлы ярыннан, иелә төшеп, су эчте эчүен, ә шуннан ары, өметен өзмичә, өйләренә кайткан иде дә — кызыл чәчәкле пыяла тәлинкәсенә бернәрсә дә салынмаган. Менәтерә, болдыр ишегенә борынын күпме төрткәләде инде, баскычны күпме тырнады, өреп тә чинап, шыңшып та карады — ә аның юан нарат төбеннән кача-поса карап торган чакта бөтенләйгә күмеп калдырылган хуҗасы өйдән чыкмады, дәшмәде, күренмәде. Югыйсә Акбар бүген бер-бер сугым көне икәнлеген алдан белеп, әллә ничә көн көткән иде инде. Каян белә дигәндә, ул кара мыеклы мөлаем ике кешенең машиналар арлы-бирле чабышкан юл ягыннан тәгаен кайтасын, аңа әллә нинди тәмле ризыклар бирәсе көннәре җиткәнлеген өзелеп-өзелеп көтә иде.
Бүген аларның кайтасы көне. Ә аны фермадагы бүгенге сугымга дәшеп алмадылар. Ансыз — Акбарсыз ничек икән инде? Андый-мондый ит-мазар калҗасы, талак (тулысы белән), кап-кайнар бавыр, йөрәкнең тамыр-бизләре, карта (үзләре алып китмәгән шәттә) тәгаен аныкы булган вакытлар шулай бетте дә китте микәнни? Ә андый-мондый ит-мазар калҗасы тияр сыманлыгын ул сиземләп, чамалап куйган иде инде куюын.
Бугай.
Юк. Бүген җир астыннан үзле балчык исеннән гайре бер нәрсә дә бирмәсләр күк.
Икән.
Күнеккәнемчә, мин бу вакытта әйбәт хуҗамның йоклап ятканын мендәре янәшәсендә саклап, сагалап торам инде. Ул исә көтеп-көтеп тә кайтмагач, Ай чыкканда тагын су эчеп мендем дә кырын ятып йокладым. Йолдызлар сүнгәч, мине бер абый үз кочагына күтәреп алып киткән чагында да йокладым әле. Болай гына инде — йоклаганга сабышып. Юри-мүри генә. Мине тагын нишләтерләр икән дип. Мондый чакта карышырга ярамый. Өрсәң — бигрәк тә харап.
Кирәк чагында өрмәүдән хәерлерәк нәрсә юк. Моны мин яхшы беләм.
Мине әнкәм имиеннән аерып, адаштырып калдырганнан бирле. Мине күтәреп чыктылар да и уйнаттылар, и чаптырдылар. Карасам — зур ишегалдында беркем дә юк. Ул кичне Ай бик салкын иде. Ап-ак җир суык, тәннәрем туңып бетте. Мин ап-ак маэмайны ак карда ничек күргәннәрдер, — бер апа кеше кызы белән үзләренә алып кайттылар да, башта ап-ак җылы урынга куеп, өстемә кап-кайнар су сиптеләр. Өшим дип торам. Бик тәмле, хуш исле күбектә юдылар. Ак мәчеләре бар икән — мин аңа өрмәдем дә. Икебез бер савыттан ашадык, чәчәкле савытлардан чиратлашып су, сөт эчтек. Ашадык та ашадык, эчтек тә эчтек.
Шуннан соң безне аерып, мине купшы кара мыеклы бер кеше җылы, кояшлы, яшел үләнле җирдә калдырып китте. Ул авыл икән. Сыерларны шунда күрдем. Сөзәм дип, мөгезләрен терәп килгәннәренә дә өрмәдем. Мин беркемгә, бернәрсәгә тимәдем, өрмәдем.
Аның йомран, әрлән ояларын да казыганы бар. Чыксалар да, ул аларга тимичә, әллә кая талпынып-талпынып йөгергәндә куып җитеп тотып алырга да яскана иде дә... үз-үзен тыя иде: күбәләк икән — очсын, әкәм-төкәм икән — шуышсын, керпе икән — туктатканда уфылдап йомарланган булсын; ул аларга тими, мәчебашлы ябалакларның үз ниятләре, йорт-җиргә ияләшкән үтә мут, елгыр ике сасы көзән дә әллә ни кыланмак була. Бөтенесе каядыр бара, ул — Акбар — күпмесенең усал ниятенә аркылы төште, яхшысына сөенде.
Ә кешеләрнең сүгенсә куркытмаган, ашаса тук булмаган, эшләсә булдырмаганнарыннан ул гелән-гелән читләшә, аларны ят итә, өнәми, үз итми иде. Ул андыйларга өрергә дә артыксынды. Ата казларны котыртудан ни мәгънә?
Акбар шулай сыер фермасы, атлар абзарында каравылчы булып торган хуҗасы Сәлахетдинне озак, бик озак оныта алмыйча изаланды.
Сәлахетдин йоклап ятканда, айлы төн уртасындамы, таң ата башлаганда күктәге йолдызлар берәм-берәм сүрелә, сүнә керешкәндәме Акбар гел уяу, сакта була белде. Шуңа күрә ул үзен кичтән иртәнгәчә бөтен хуҗалык мал-туарына, мөлкәтенә хуҗа итеп тоя, ә андый сизгер хезмәттә чагында бөтен нәрсә аның хезмәтчесе иде.
Ә болай тамак тук, өстән бөтенлеккә бөтен.
Чөнки кайбер чакны кичләргә кырын Сәлахетдин:
Танкыларда янган чакта
Көчкә чыгып өлгердем,—
дип җырлый-җырлый, әллә кайчангы — яньчек, ямалып беткән алюмин савытының капкачын тутырып, аңа ризык куя да:
Әйдә, Акбар, куен җаным,
Сиңа да баш өлгерде,—
дип, аңа кичтән суелып, туналып, туралып, үлчәнеп, ниһаять, алып китеп, каядыр җыйналып куелган берәр сыерның шунда калдырылган башының көттереп пешерелгән кайнар итен, җылы сөякләрен ипләп куя торган иде.
Ялгызы калганда Сәлахетдин кешеләр, халык арасында сүз әйтмәү, катмау гадәтен ташлый, ипле итеп, җайга салып, җырга көйләп кенә Акбар белән сөйләшә.
Җәяүле буран себерткәндә, җәйге челлә төннәрендә, көзге күктән яңгыр яуган чакларда Акбар үзе дә әллә нишләп китүчән, үтә моңаючан бер җан иясе ул. Күрә торып җырласынмыни соң?
Юк. Ярамый. Сәлахетдин әйтмешли, кеше көләр, пәрәми.
Шул Сәлахетдинне җиргә күмеп киткәч, Акбар үз күңеленнән генә моңаюыннан, Айга карап, кешеләрчә җырлыйсы килү ымсынуыннан бизде, кире кайтты.
Онытты.
Инде.
Тәмам.
Хәер, вакыты-вакыты белән үтә гаярь тернәкләнеп, шаяргалап, җанланып, моңсулыкларын мул суларга агызып җибәргәләгән чаклары да булгаламады түгел. Теге — берсе җилпәзәк матур, озын чәчле, җитез килеш-килбәтле, бик юмарт сүзле, бүтәне кара мыек-сакаллы, кырыс холык-фигыльле абыйлар үз өйләренә кайтып төшкәләгәндә. Бигрәк тә болар йөгерек сулы инеш буенда төнгә каршы учак ягып җибәреп, тәмле, хуш исле ит пешереп, үзләренә ияртеп төшкән гармунчыны уйнатып, җырлатып, аңа үзләре дә кушылып китеп, тора-бара болар янына тирә-күршедәге бала-чага җыйналышып, ахырда чибәр, тыгыз тәнле кызлар, таза-сау саллы егетләр, ирләр дә тартылып тупланган, көрнәлгән чакларда бигрәк тә күңелле, җайлы, рәхәт, шәп була торган иде.
Иде шу-ул... Иде-е.
Сыерлар гына ул бүген ни ашаганнарын белмичә күши дә күши; атлар да, камытлары бүген бумаган икән дә, ыңгырчаклары сыртларын кырмаган, арба тәртәләре тәҗедән читкә каермаган, чана табаннары чалуларга бирешмәгән икәндә, шуңа шат-канәгать. Алар бүтән һәммә нәрсәне үз хәтерләреннән тиз кайтаручан, чуалтучан, югалтучан.
Ә аның — Акбарның исендә. Исендә.
Һәммәсе.
Сәлахетдинне тырнакларын каердыра-каердыра күпме ясканса, күпме тырышса да казып чыгара алмаган көзге көннән соң япа-ялгызы аның инде бикле болдыры төбендә бөгәрләнеп төн уздырыр-уздырмас газапланган, аннары көн кичергән, кич җиткәндә ул берәүнең:
— Әйдә, Акбар, — дигәнен ишетте дә колагын шәңкәйтте.
Тавышы көр, нык икәненә ышанган Акбар битен сыпырып алды да, өметле-өметсез көйгә, тәпи-тәпи шуңа ияреп китте. Иярмәс тә иде. Тик ул тавыш иясе аңа таныш адәми зат. Мал-туар чалырга гел шуны дәшәләр. Ә ул исә аңа — Акбарга талактыр, йөрәк тамырларыдыр, бавыр бизләредер ише нәрсәләр генә ыргытмыйча, корсак итен дә кыеп бирә торган кеше Баһау иде.
Чакыргач ничек бармый калмак кирәк инде? Ул үзенә үтеп китешли урлы-сурлы эндәшкәннәргә ыгы-зыгыланып артык илтифат итүне өнәми, сөйми, кире кага, шуңа күрә Акбар теге кешенең кушуына буйсынды, моны үзенә карата зур дәрәҗә санады да — иярде.
Күпме казып та чыгара алмаганны казганып кына татып була ул. Әйе, иярде.
Ул Баһауның күпер төбендә ялгыз яшәгәнлеген күптәннән шәйләгән иде инде. Аның торган өе болай ярыйсы яравын. Мунчасы бар — тик Акбар андагы морҗадан мул, хуш исле төтен чыкканын хәтерләми. Абзар-курасы да төзеккә төзек шикелле, ә аннан беркайчан сыер көрсенгәне ишетелми; сарык бәтиенең сөтле иренен ялый-ялый чирәмле капка төбенә чыкканы юк; ичмаса, тавык-чебеш ише вак-төяк тә күренми. Акбарның ул тирәдән узып барышлый искәргәне бар: аннан көндезге тилгәннәр, төнге ябалаклар эзләнмичә, тукталмыйча ары таба узалар да китәләр иде. Чөнки — юк.
Ул менә шушы Баһау белән озак тора алмады. Әйбәт, йомшак кеше иде. Әби-сәбиләргә печән-фәлән китергәндә, ул Баһау чүмәлә, өем башын тотты; чакрым ярымдагы чишмә суына баручыларга бик якыннан гына тәмле чишмә ачып, аны бурап бирде; сер түгел, әби-сәбиләргә кышкы төннәрдә капчыклап фермадан силус китереп биргәләде; җәйге көндезге көннәрдә берәүләргә җыйналышып җир тишәргә тотынып та, су таба алмагач, ташлап китәрләре алдыннан иң төптәге тыгыз пычракны уң кулының кытыршы нык бармаклары белән угалагач: «Тагын ярты сажин да бер дюйм», — диде дә, шуннан башта болганчык, аннары чип-чиста су бәреп чыкты. Аңа моның өчен шешәдән бер чынаяк эчемлек салып биргәннәр иде. Ул аны чайкап торып читкә түкте. Аның каруы теге кое суын алдан аңа — Акбарга эчертте. Акбарның авылдагы бер генә эткә дә хуҗасы пыяла савыттан үзе тотып су эчерткәнен күргәне юк иде әле.
Шул чагында аңа гаять рәхәт булып киткән иде. Ул әлеге вакыттагы кинәнүен онытырга ярамаганлыгын хәтеренә салып куйды.
Ул мәңге онытмый онытуын. Ә кешеләр әллә нишли икән...
Әлеге бораулап кое суы чыгарылган өйдәге хатын, эшләүчеләрне аш-суга чакырган чакта, Акбарга: «Йөрмә әле монда буталып, кеше типкесе!» — дип, галушы йомшак булса да, шактый каты иттереп, аның кечкенә эченә типкән иде. Аңа — Акбарга типкәләгәннәре булмады түгел түгелен. Бервакыт президент авылга сугылып киткән чагындагы үзенә бер тән сакчысы типкәнен кичерде кичерүен (чөнки ул аның мылтык маен сизеп алганы өчен генә, бәладән башаяк дип, балтырына чат кына капмады, ябышмады), ә инде бусы — хәттин ашкан мул хатынның үзенә тибүенә Акбар бик гарьләнде. Шуңа күрә Акбар аның ферма мөдире Мөнип коры яшел үлән өемендә ятканда салдырган алсу трусигын, шуңа өстәп, әлеге мөдирнең кепкасын да сиздермичә генә эләктереп алып, шул мәлдән соң ук теге тәмле су чыккан коелары төбенә куеп китте.
Икенче көнне төш җитәр-җитмәстә, су буендагы араталы җәйләүгә әллә кемнәр генә килеп төштеләр дә аның яңа хуҗасы Баһауны, кулын артка каерып, башын идерттереп, зәңгәр машиналарында әллә кая алып киттеләр. Баһау аңа — нишләргә белмичә аптырап сырпаланган, аянган, өркенгән, курыккан Акбарга:
— Акбар! Ак барында — тап бар, — дияргә генә өлгерде.
Югыйсә мин — Акбар — теге тулы, матур апаның хуҗам Баһау сыерчык бураннарыннан соң һич кимәгән кожаны кесәсенә бер кәгазь кыштырдатып, учыннан кылтыр-кылтырдатып ни-нәрсэләрдер тыкканын, салганын сизеп, күреп, үрсәләнә-үрсәләнә өргән идем лә ул кана. Ферма мөдире Мөнип миңа төбәп сәнәк ыргытты. Мин елгыр елгырын. Ә хуҗам Баһауны алдылар да киттеләр.
Әйе, Баһауны йөз сум да җитмеш тиен акча урлаган дип гаепләделәр. Хөкемдар карар чыгарды, ул карар һичнинди каршы гозер булмаганга күрә тәмамы белән расланып куелды: биш елга төрмәгә.
Ферма мөдире Мөнип белән яңа коега тиенгән йорт иясе әлеге матур хатын яккан мунчада бергәләп чабындылар, аркаларын алмаш-тилмәш уыштылар, сый-хөрмәт итештеләр.
Ә Акбар исә боларның инеш суына чумганнары мәлендә үзен шушында алып кайткан теге кара мыеклы ике әйбәт абыйның иясез йорт-җирендәге болдыр астына мәңгелеккә дип кереп ятты да: «Мин Акбар идем!» — дип исенә төшергәч, авылдагы барча этләрне моң-сагышка, уйга салып, соңгы тапкыр, соң мәртәбә өрде дә — тынды.
Мин — Акбар — үземне тынарга мәҗбүр итеп тындым. Югыйсә былтырлары Сәлахетдин мине Кәрәкә күле буендагы тауда җил каккан су ише дулкын-дулкын айкалган да чайкалган кылган диңгезенә кертеп җибәргән иде дә — и! — кинәнеп, рәхәтләнеп, шунда колачлый-колачлый йөзгән дә йөзгән, ул чакны инде кычкырмас-нитмәс яшь канатлы тәкәрлекләргә өзелеп, кырын карый-карый әз-мәз өргәләгән идем.
Минем төшемә югарыдан караганда алгы тәпием табаны хәтле генә тоелган, күренгән түгәрәк күлдәге кыр үрдәкләрен куркытасым, инештәге кондызларны котыртасым — тагын әллә нишлиселәрем килүләре керә торган иде... Ни ул... берәр матур, сөтле, акыллы, сыерның мышный-мышный үлән ашаган чагында көтүченең аңа селтәгән чыбыркы очын иренемә кабып калганнарым күп булды. Мин әнкәмне имеп яткан чагымда бер адәми затның мылтыгыннан чәчрәп чыккан яшен очын гына эләктереп алырга өлгермәдем.
Ә болай... миңа дөнья күрсәткән мыеклы, абыйларга мин риза-бәхил. Болдыр аслары коры, тын, ипле иде.
Үзем шикелле генә кеп-кечкенә бер үкенечем, куанычым калды калуын: теге якты җиһанда алдыма куелган ризыктан кала беркемне, һичбер нәрсәне тешләмәдем.
Ә! Соңгы мәлемдә тагын бер әйбер исемә төшеп өлгерде әле. Теге — инде теге — Кояшлы, Айлы, Йолдызлы, таңнар сызылып атканда чык төшкән Үләнле — әйтепләр бетерерлек булмаган тагын әллә нәрсәле җирдә минем уз имчәгемнән аерыплар, каерыплар алып, кайсы, кая таратыласы бәгырь көчекләрем булмаганга әллә сөенеп өрәсе, әллә көенеп шыңсыйсы калган.