Урманасты халкының ике зур юанычы бар иде. Берсе — көн дә үз вакытын белеп кояш чыга, икенчесе — кич җиткәч, үз вакытын чамалап кына урман артына төшеп бата. Моңа беркем дә тыю сала алмый. Бертөрле тормышны җанландырып алган тагын бер вакыйганы әйтеп китик — атнага ике мәртәбә аларның авылына хат ташучы Әлфәт килә. Моңа да кояш чыгып баткан кебек күптән ияләнделәр. Әлфәтне белүче дә, күрүче дә юктыр сыман тоела иде. Дөньялар болгангач, әллә кая, урман эченә кереп поскан бу авылга юлны бөтенләй оныттылар. Юл дигәннән, аның юлы күптән беттегә чут, тракторлар ермачлап бетергән. Юлы юк икән, авылы да юк инде аның. Урман эченнән үткән юл өстендә шундый чокырлар бар, җаен табып, төшереп утыртсаң, уртача авыл өе керер дә утырыр иде. Урман юлы коры җәйләрдә дә кибеп бетә алмый. Шулай булгач, кем йөрсен инде монда, почта илтәм дип гомерен үткәреп. Берәүнең дә эшкә алынасы килмәгәч. «Атың бар, йөр шунда үз җаеңа. Кулыңа аз-маз булса да акча да керер», — дип ризалаттылар Әлфәтне. Үзенең әле ярыйсы гына тракторын яңа килгән рәис металлумга озаттырган иде, җаны бәргәләнеп, эшсезлектән изаланып йөргән көннәре иде. Каян килгән гадәт, рәисләр алышынып кына тора, килгән берсенең күзенә ак-кара күренми, әллә кайдагы Сим шәһәренә тимер-томыр ташыта башлыйлар. Акчасын күргән кеше юк. Инде яңарак дип торган трактор, комбайннарга ябыштылар. Менә шулай, тракторсыз калгач, Урманасты кешесе булды да куйды абзыең.
Әлфәтне бөтен авыл дүрт күз белән көтеп тора. Авыл дигәч, белүчеләр булса, авызларын кыйшатып көлеп азапланырлар, әмма кайчандыр гөрләп тора иде ул Урманасты. Кайдадыр, Чаллы тирәсендә, Чулман елгасын буып куйгач, авылны су басачак, дигән хәбәр таралды, яшьләр, үсеп җитәр-җитмәс, авылдан чыгып китү ягын каердылар. Авыл үзе зур юлдан читтә — калын урман эчендәге уйсу җиргә урнашкан иде. Тирә-якта кара урман шаулый, авылга илтүче шушы тар юлдан башка Урманастын дөнья белән бәйләүче бер җеп тә юк. Бар өмет — Әлфәттә. Радио сөйләми, давыл котырса, электр утыннан мәхрүм калалар. Бер сүнсә, Әлфәт дөньяга сөрән салганчы, кире яндырасы эшләре юк. Җыеп, тернәкләндереп җибәрү ягын уйламасалар да, авылны тарату өчен барысын да эшләде хөкүмәттә утырган акыл ияләре. Кечкенә, кирәксез авыл дип, башта мәктәпне ябып куйдылар, карт-коры өчен акча әрәм итмибез дип, клуб, кибеткә аркылы такта суктылар. Шуннан соң авыл көннән-көн сызды. Өйләр анда бер теш, монда бер теш кенә калды. Шулай итеп Әлфәт мондагы кешеләрне зур дөнья белән бәйләп торучы да әле. Терчә кибетеннән ипи-чәен дә ул алып килә. Авыл бетте дип кем генә сөенә торгандыр, әмма монда да кешеләр яши бит, кешеләр! Шуларны уйлап килә юл буе Әлфәт.
Җитмешләп йорт бар иде Урманастында. Хәзер җиде-сигез йорттан төтен чыга. Чишмә тавыннан менеп, атын авыл башындагы беренче йорт — Галимә түти капка баганасына бәйләп куюга, Урманасты хәрәкәткә килә. Самавырлар инде ике-өч мәртәбә кайнатылган, сүрелеп китмәсен дип, тагын күмер өстиләр, өстәлгә булганча сый тезеп чыгалар — җиләк, карлыган, миләш кагы өзелми монда, каймак, бал куела, юка телемле каклаган ит, нык итеп пешерелгән йомырка... Кемдә нинди ризык байлыгы бар — өстәлгә шул кунаклый. Өйләре ялт иткән, юынгыч янында ап-ак сөлгеләр — кунак көткәннән ким түгел. Бүген карт-карчыклар хәтта бераз яшәреп тә киткәндәй булалар әле. Әлфәт килә торган көн бит бүген!
...Хаҗирә карчык иртәдән үк урам ягыннан күзен алмый. Ачу белән кашларын җыерып алса да, Әлфәтне ачуланмый, аңа үпкә-сапка булырлыкмы соң? Монысын яхшы белә. Аны тоткарлаган кешеләргә ачуы кабарып түгелердәй була аның, бер дә чик-чаманы белмиләр дип өтәләнә.
— Галимәләргә керсәме! — Ул песиенә аңлатырлык итеп, өздереп сөйләнеп алды. — Бер артына, биш алдына төшә инде Әлфәтнең. Ничек сүзе бетми диген? Песи, Хаҗирә түтинең һәр сүзен аңлаган сыман, яшькелт күзләрен челтләтеп йомып, колакларын кыймылдаткалаган булды. — Шәһәргә чыгып киткән балаларын мактап туя алмый. Әнә үткән җәй беркөнне төш вакытын туры китереп ике машинага төялеп кайтып керделәр, Төркиягә китәсе бар дип, кичкә чыгып сыздылар. Имеш, яңгыр болытлары күренгән икән, шуңа ашыкканнар. Ике кызының ник берсе күрше-күләннең хәлен белешеп чыксын. Кияүләре дә шуның ишедер инде. Икенче көнне Әлфәт килгәч, өйалды баскычын төзәтеп йөрде. Әзмәвердәй оныклары дөбер-шатыр йөгерешеп йорт-каралтысын тәмам эштән чыгарган булганнар. Бүген ниләр дип мактангандыр инде. Әнә каршы якка кереп бара Әлфәт. Хәкимәгә керсәң дә тиз генә чыгармын димә. Аның бөтен чирләрен санап чыгуын гына көтсәң дә, ярты көн үтә. Әлфәт алып килгән һәр даруны ничек эчәргә икәнен аңлатып бетергәнче, тегесе элдереп аңлап алганчы теңкәләрең корып бетәр. Аннан аһ-зарларын тезә, Әлфәт анысын да тыңлап бетерми чыгып китми. Хәкимә: «мичем төтен кайтара, юллыкны каратасы бар», — дип сукранып йөри иде, мөгаен, шуның миче белән булыша инде хәзер. Аннан чәй эчеп утырсалар... Йә Ходаем, бу Әлфәткә сабырлык бир. Шуларның өч тиенлек сүзләрен тыңлап утырырга.
...Әлфәт арбадагы иске сырманы әйләндереп ташлап, кызыл газ баллонын озын колагыннан тартып, арба читенәрәк китерде дә, бирчәйгән бармаклары белән ике башыннан эләктереп, җилкәсенә күтәреп салды һәм алпан-тилпән ишегалдына килеп керде, каршысына йөгереп чыккан Хаҗирә түтигә яктырып сәлам бирергә дә онытмады:
—Хәл-әхвәлләрең ничек, түтикәем?
—Аллага шөкер, Әлфәт энем. Картларның ничек булсын инде. Таң туса, кояшны сәнәк сабы белән төрткәли-төрткәли түбәгә күтәрәсе килә, тизрәк көн тусын дип, адарынган булабыз, кич җитсә, кояшны ыргак белән тартып төшерер идек — кичкә табан тәннәр сызлый башлый, тизрәк юрган астына кереп йомыласы килә. — Аннан авыр газ баллонын күтәреп торган Әлфәтне табалап алды: — Ник күтәреп торасың шул алпамша тимерен? Ташла җиргә шул кызыл шайтанны, шулкадәр авыр итмәсәләр инде, чистый, кузгатырлык түгел бит...
—Газы тулы булса гына авыр бит ул, Хаҗирәтти. Менә бушын алабыз да монысын ялгап куябыз. Баллоныңны тикшертеп кайтардым. «Әйбәт» дип тамга сугып җибәргәннәр. Ә менә бусының вакыты җиткән — төзәтүгә җибәрәсе. — Әлфәт сөйләнә-сөйләнә буш баллонны сүтеп алып, тулысын борып куйды, зур ачкычны кулында әйләндереп торды да кесәсенә шудырды.— Әхтәретдин бабайныкын алыштырасы калды. Калганнарның тәртиптә...
—Кара әле, Әхтәретдингә кадәр сине көтеп ята икән. Ир-ат бит ул. Оялмыйча, кешегә эш кушып... Иркәләнә торгандыр ул, әйтмәсәм дә булмады.
—Аяклары авырта шул. Карчыгы вафатыннан соң кәкшәйде бабай.
—Фәрзәнә исән чакта да, Әхтәретдин тир чыгарып эшләмәде ул. Сугыштан кайткач, колхоз ягына борылып та карамады. Туймазы белән ике араны таптады. Халыктан йомырка, сарымай җыеп, икешәр чумадан белән китә, кәлүш, лампа куыгы, чәйнүк алып кайтып бирә. Спикүлән инде, спикүлән. Бөтен Туймазы милициясен сатып алып бетергән, ди, теге чакта. Сатып алырсың да, икешәр чумадан күкәй җыеп. — Хаҗирә түти сөйләнә- сөйләнә өй ишеген ачып, Әлфәтне өйгә чакырды: — Кер әле, Әлфәт энем, самавыр суына торгандыр.
—Соңрак, Хаҗирә түтикәем. Капка тимерләре алып килгән ием. Зур капкаң ачылмый бит, салынып төшкән, элмәктә генә асылынып тора. Күтәртеп, яңа тимерләр кагып куярга кирәк, көннәр коры чакта эшләмәсәң...
Хаҗирәггинең күзеннән яшь атылып чыкты.
—Мең рәхмәтләр яусын инде. И-и, Илдускаем исән булса... Салкын Себерләрдә торба астында калып җан тәслим кылды шул, балакаем. Йөрәгемдә кушуч кадәр кан оешып тора — иртән дә аны уйлап яна йөрәк, кичен дә, Илдус улым, дип өзгәләнеп ятам.
—Адәм баласын язмыш йөртә инде. Югыйсә комбайда бик әйбәт эшләп йөри иде. Шайтан котырттымы, чыгып китте бит.
Әлфәт буш баллонны арбага чыгарып салды, кадак, чүкеч салынган зур гына тартма алып җиргә куйды, кәчтүнен салып, капканы төзәтергә җыена башлады.
Хаҗирә түти һаман Илдусын уйлый иде.
—Чыгып китте дип... Рәнҗеп китте ул. Яшь кешенең күңелен чеметеп китеп алырга күпме кирәк? Мәрдән Гатугын алдынгы итәбез дип, минем малайның ай буе суктырган ашлыгын шул кызыл авызга кушып куйгач ни. Ата куштан бит ул Мәрданнекеләр. Ул елны алдынгы исеме күтәреп, машина алды, минем малайга шымытыр башы... Шуңа ачуы килде Илдусның... — Хаҗирәтти, алъяпкыч итәге белән күзләрен сөрткәч, Әлфәтне табалап алды: — Ташласана шул капканы. Кем ачып керер дисең? Беттеккә чут. Әнә ындыр ягыннан ишелеп килә бөтен ихатасы.
—Ашыкма, Хаҗирәтти, ындыр ягына да киртәлек әзерләп куйдым. Дөнья бит, оныкларың кайтып керер берәр мәлне.
Әткәләренең туган җирен күрәсе килеп, күңелләре үрсәләнми калмас. Әле кулдан килгән чакта төзек тотыйк ихатаңны. Әнә килешли зиратны ныгытып алдым. Каршы яктан өч киртәсен суырып алганнар. Рәтләргә атлыгып торучы юк, югыйсә өскә урман ишелеп тора.
—Әйтмә инде, кемнәр генә йөрми бу эт олаккан җирдә. Юлы юк дип тормыйлар...
—Шул юл юклыкның хафасы инде. Берсе машина белән кереп чумган да, зират киртәсен суырып алып, тәгәрмәч астына салган. Күперне җимергән.
Әлфәт эшен тәмамлады. Зур капканы ачып-ябып карады, багана ырмавын юнып алды.
—Менә булды бу. Капка булгач, иркен ачылырга, ябылганда ырмауга кереп кенә утырырга тиеш. Галимә әбинең малайлары Төркиядән кайтканнар икән инде. Телеграмма алып килдем. Сөенгән иде, бичара. «Бу җәйне кайта алмыйбыз, эш күп», — дип язганнар. Шуңа бик ямансулап калды әле. Икенче килгәндә алмагачларына терәү саласы булыр. Алмалары уңган, сырып алган инде, ботаклары җиргә кадәрле сыгылып төшкәннәр. Җил- давыл чыкса түзмәсләр, аерылып төшәрләр, дим.
—Күрмәгәнең юк... — Хаҗирәтти ак касәгә куе чәй агыза иде. Кунакны кыстарга кереште. — Бераз тамак ялгап ал әле, алдыңда ни булса, шуңа үрел.
—Тамак тук, алай... Хәкимә түтидә чәй эчтем.
—Соң, миңа керәсе булгач, җәелеп чәйләр эчеп утырмасаң.
—Утырды дип... Миче төтен кайтара бит, кышка ничек керер дип баш вата идем. Кияве кайтып, өч көн эчеп яткан да, көч-хәл белән башын күтәреп, кире Чаллысына олаккан. Бөтен пенсия акчасын алып ычкынган. Ходай ризалыгы өчен булсын, юшкын тимерләре әзерләп куйган идем, тәки рәткә китердем. Ул, сиңа әйтим, корым җыелган юллыкка: бер тас, ике чиләк корым чыгарып түктем. Эчем пошып йөри идем, күңел тыныч инде. Кәҗә сөте белән чәй эчерде — чәй өстендә майлары йөзеп йөри.
Хаҗирә түтинең түземлеге төкәнде.
—Мактап утырма шул Хәкимәне. Ирем Галимулла исән чагында теңкәгә тиеп бетте, күзен гел майландырып карыйдырые Галимуллага. Үзенең ире сугыштан кайткач, озак тормады. Бер нимес әфисәре колагына суккан, шуңа мантымады, диде Әхтәрет- дин. Карале, Әлфәт, ул сугышта да шулай, җүләрләнеп, кешеләр бер-берсенә кул күтәрәләр микән?
—Әхтәретдин бабайның сүзен сөйләмә, Хаҗирәтти. Юри сөйли ул. Үзенең исән җире юк тәнендә. Мина ярчыгы тиеп, ярты санын калдырып кайткан.
—Әйтәм аны гел бер аягын өстерәп йөри. Фәрзәнәсе тешләк ие, шуны да әйтмәде. Хәтта ки үләсен дә әйтеп, сиздереп тормады. Йөргән җиреннән үлде дә китте Фәрзәнә. Сыннарым белән каттым ишеткәч. Әйтәм аны бер дә утырып торганын күрмәдем шул Әхтәретдиннең, капкадан чыкса, гел капка баганасына сөялеп торадырые. Карале, Әлфәт, Әхтәретдиннең балунын оныта күрмә инде алайса. Аптырыйдырыем аны, бу нигә түшенә медаль таккан булып йөри микән дип, һушларым китеп йөри идем. Артсан бик кирәкле җир бит ул, әйеме, Әлфәт энем. Ярты артсансыз йөр инде, сугышта бер дә чамалап йөрмәгәндер, яшь чагында пырдымсызрак ие... Юлыма каршы төшеп маташкан ие, юк, мин әйттем, Галимулла белән оя корырга сүз беркеттек, дидем. Әйбәт иткәнмен әле, саңгырауланды бит хәзер. Ни сөйләшер идең. Үткән ел авыл сәвитеннән бер кыз килеп паспортын сорый икән, «миндә нинди транспорт булсын!» — дип куып чыгарган.
Тамак төбен чылатып, Әлфәт чәй чөмереп куйды.
—Хаҗирәтти, сүз белән булышып, төп вазифамны онытканмын бит — сиңа бүген бер хат бар. Себердән — оныкларыңнан.— Ул стенага сөялеп торган иске сумканы үрелеп алды.
—И-и, Ходаем, ник башта ук әйтмисең! — Хаҗирә дөп-дөп атлап Әлфәт янына килеп басты,— Укып та бир инде, кая, ниләр язалар?
Әлфәт хатны ачып, түш кесәсеннән сары сөяк каптырмалы күзлеген чыгарып борынына элде.
—Тәк, тәк, «Здравствуй, бабушка» дигән әле монда.
Хаҗирәтти гаҗәпләнүен йөзенә чыгарды.
—Бәй, урысча язганнармыни? Кем укыр дип белгәннәр микән аны? Элек Гыйльминур бар ие, ул лупалап бирә иде, язу-мазар килсә. Гомер буе башлангыч мәктәп мөдире булды, «подпись» дигән сүзне «подлис» дип йөрде. Алып киттеләр балалары. Быел җәй буе кайтып күренмәде. Йә, йә, тагын ни дип язганнар? Татарча ник язмыйлар икән, ә? Кешечә хат та язалмагач...
Әлфәт хатны татарча аудара башлады.
—Хәлләрең ничек дип сораган аны. Башта Миша язган, аннан Юля дигәне. Сине яратабыз, дигәннәр. Әткәйләренең каберләренә барып торалар икән. Быел җәй суык булган, күңелсез булды, дип язалар.
—Миһербанлы балалар икән. Йә, тагын укы. Ул Себер ягында җылырак урыннар юк микән соң? Шунда интегеп ятканчы, дим.
Әлфәт укуын дәвам итте:
—Кайтасыбыз килә, быел булмый инде, үги әткәсенең туган җире Уфа тирәсендә икән. Шунда кайтырга җыенабыз, дигәннәр.— Әлфәт хаттан аерылып, ачыклык кертәсе итте — Уфа ягы булгач, безгә кул сузымлык кына инде. Ике сәгатьлек юл. Болай итәбез, чакырып язарга кирәк, Себер тиңентен җирдән кайткач, ике сәгатьлек юл өчен иренмәсеннәр! һич тә булмаса, малай белән үзем барып алырмын. Хаҗирәтти, киләсе атнаны сәндерәң не тәртипкә китерәм, печән чабып таратам. Авылга кайтып, сәндерәдә йокламагач. Капка нигә кирәк дисең... Күңел сизенгән ул минем. Шөкер, электән калган капка тимерләрем бар иде.
Хаҗирәттинең битенә алсулык йөгерде. Күзләре дымланды. Ничек кенә рәхмәт әйтергә белмичә бәргәләнде.
—Ул тимерне бушка алмагансыңдыр, акчасын бирим, — дип, кулын өелеп торган мендәрләр астына тыккан иде, Әлфәт сикереп үк торды.
—Берүк акча дип авыз ачма, Хаҗирәтти. Ходай ризалыгы өчен, рәнҗим алайса.
Хаҗирә түти, риза булмыйчарак кулын кире алды.
—Син шулай булырсың инде... Оныкларга хат язып салырга иде бит. Көтәм диик, әйеме, Әлфәт? Ничек тә кайтсыннар, урманга кереп чыгарбыз, чишмә буйларын күрсәтермен. Илдусым бик тә ярата иде чишмәне, шуны сагынып кайтам ди торган иде. Гел карап, чистартып торды. Исән чагында җәй буе миндә яттылар бит оныкларым — наныкайларым. Онытмыйлар икән. Чат күлендә балык та тотарсыз, дип языйк иеме. Әтисенең кармаклары чоланда, почмакта тора әнә.
Нидер уйлап Әлфәт башын кашып алды.
—Урысча язарга кирәк бит, Хаҗирәтти. Балык тотарга дигәне «рыбку держать» була микән инде аның? — Иң яхшысы, киленгә яздырып салам хатны. Ул урысча укыта мәктәптә. Менә конвертын алып, кесәгә салып куям, адресы кирәк булыр. Әйткән сүзләреңне түкми-чәчми яздырырмын.
Хаҗирәтти хат тәэсирләреннән илаһи мизгелләр кичереп утыра иде. Әлфәт чыгу ягына кузгала дигән уйдан кисәк сискәнеп китте.
—Ашыкмале, Әлфәт, күкәен дә аша инде. Син дә ашамагач, кире тавыкларга чыгарып бирергәме? Синнән калганны нишләтим, эт тә ашамый бит. Юк әле, бу кадәр яхшы хәбәрдән соң... — Ул мүкәйләп сәке астына кереп китте. Кире чигенеп чыкканда, кулында тузанланган аракы шешәсе күренде.
Әлфәт кашын җыерды.
—Мәшәкатьләнмә дә, Хаҗирә түтикәем. Авызга капмаганга бишбылтыр. Җек күргән ул аракы дигәннәреннән. Бөтен авыл егылып эчә бит, баксаң. Яше, карты, ире-хатыны эчә. Әнә эчкән баштан Хикмәтулла малае үзенең хатынын күрше авыл егетенә кияүгә биреп җибәргән. Хәзер мал бүлешеп йөриләр. Сабыйларны нишләтергә белмиләр. Теге кәнтәе: «Миңа кем белән яшәсәм дә бер, — ди икән. — Мужиклар үзләре килештеләр, гупчи катнашым юк», — ди икән. Ерак барасы юк, малай белән килен һәр кич гүләнҗегә чыгып китәләр. Биш-алты яшь гаилә «колхуз» төзеп, кунакка йөрешәләр. Башкага акча юк, эчәргә табалар. Аннан төн уртасында кайтып керәләр, мин сиңа әйтим, күз-башлары тонган, кемгә бәйләнергә белмиләр, авыз ачып сүз әйтсәң, ишетмә гәнне калдырмыйлар. Юрган астыннан борынны күрсәтергә дә куркышып ятабыз менә. Азынды халык, Хаҗирәтти, азынды. Өсләренә берәр афәт ишелеп кенә һушларына килмәсәләр. Белмим, өстәгеләр сөйлиләр, сөйлиләр, халык өчен җан фида дипләр җиффәрәләр инде, халык дигәннәре генә кырылып бетеп бара. Ай эчендә өч кеше эчеп үлде. Атна саен сәмәлүт шартлый. Атна саен пожар. Бу ил кая бара торгандыр? Хәерле булсын инде.— Сумкасыннан гәҗитләр чыгарып, Хаҗирәттигә сузды,— Үзе безнең гәҗитләрне җыеп барам, район гәҗите дә бар, караштыр.
— Бер дә лөгатькә сыярлык нәрсә язмыйлар бит, Әлфәткәем. Укыштырам да укыштыруын.
— Лөгатькә язганын ташка бастырсалар үзе дә ул... Чын дөресе аның Өхтәретдин агайда инде. Ул ни сөйләсә дә дөрес. — Өлфәт күңелсез генә көлеп куйды. — Менә пенсияңә кулыңны куеп, акчаңны санап ал. Нурҗан кортка башларны әйләндерә, шул пенсиясен санатып.
— Инде биш мәртәбә урамга чыгып карады. Ул гына кеше!
— Хәзер, хәзер. Кәрәчин алып кил дигәние. Бераз сабыр итсен инде, Өхтәретдин бабайга кереп чыгам да аңа сугылам.
Сумкасын ипләп култык астына кыстырып, чыгу ягына кузгалды.
һәрбер өйдә булып, карт-карчыкпарның хәлләрен белешеп, җимерелгән, таралган ихаталарын рәтләштереп йөри торгач, Өлфәт, гадәттәгечә, кичкырын гына кайтырга чыкты.
Кайтып кереп, атын тугара башлаган иде, ишектән борчулы кыяфәттә хатыны Нуриянең чыгуы күренде.
— Сиңа әйтәм, — диде ул, мөмкин кадәр сак булырга тырышып, — бригадир Хәбир кереп чыкты, син киткәч...
— Ни сөйли Хәбир? Колхозны таратып бетергәннәрме әле?..
— Ни сөйли дип... Ни инде... Әлфәт абзый Урманастына башка йөрмәсен, каравылга фермага төшсен, диде, хат ташырга башка кеше бар, дип әйтте...
Әлфәтнең йөрәге кысып куйды.
— Кемне тапканнар?
— Тапканнар дип... Малае өйләнде бит. Килененә эш кирәк, ди...
Урманасты карчыклары бу юлы Әлфәтне озак көттеләр. Суга төшкән сыман юк булды да куйды. Бер ай дигәндә авылга тузан туздырып мотоцикл килеп керде. Артта чәчен-башын туздырган хатын-кыз заты утырган. Мотоцикл авылның урта бер җиренә килеп туктады. Хатын җәһәт кенә мотоциклдан сикереп төште дә йөгерә-атлый Хаҗирә түти өенә килеп керде.
—Кем буласыз, фамилиягезне әйтегез? — диде ул, кергән уңайга. Тавыкларга җим туглап мәшәләнгән карчык аптырашта калды. Әлеге кинәт булган хәлдән Хаҗирәтти фамилиясен онытты да куйды бит.
—Тиз бул, әби, кил, пенсияңне китердем... — дип, хатын баскычка чүмәшеп, юка пакеттан ниндидер кәгазьләр тартып чыгарды. — Фамилияң?!
—Памилиям... Памилием... — Хаҗирәттинең иреннәре дерелди иде. Аннан, исенә килеп: — Карт Гатин йөрде инде, — дип, җиңелчә сулыш алды. — Минем памилием дә шулайдыр...
—Тәк, Гатина... Бар монда, Хаҗирә, димәк. Кулыңны куй менә монда. Тот акчаларыңны! Тиз бул, әби, син генә түгел бит монда! Яңа хат ташучы булам мин, аптырап торма, пенсияңне дә мин китерәм!
Хаҗирәттинең аяк буыннары тотмый башлады. Хат ташучы, сузган каләмне алып, аның кызыл тырнагы кадалган төшкә нидер сызгалап азапланды.
—Әлфәт... Чәй, — дип кыймылдады иреннәре.
—Әлфәт абзый бетте, хәзер мин хат ташучы, — диде хатын, һавалы гына. Урамда мотоциклчы сигнал биреп алды. Хатын ике- өч атлауга ишегалдыннан чыгып юк та булды.
Илаһым, соңгы куанычтан да аердың... — Хаҗирәттинең сулкылдаган сүзләре, капкага бәрелеп, корыган үләннәр арасына тәгәрәштеләр.