СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Зинаида Захарова "Ювелир"
Табиб Иван Иванович Куйбиданың якты истәлегенә
Күпертеп куйган мендәрләрдәй киртләч-киртләч булып тезелешкән болытлар күкне иңләп-буйлап йөзә. Кояш шул мендәрләрнең нәкъ урта бер җиренә ял итәргә тукталган. Аның алтын нурлары, ефәк җепләрдәй сузылып, күккә эленгән. Июнь башы гына булса да, бик кыздыра. Корыга китте. Искәндәр көздән бакчасына утыртып калдырган пар алмагачларының ботакларын әйләндерә-әйләндерә карады. Бәлки, җан керер әле?! Алмагачлар яныннан китә алмыйча, озак маташты ул. Юк, булмас, ахры, яфраклары кибеп, корып бара. Нык тырышты бу пар алмагач өчен, ләкин алар хыянәтче бул чыктылар, яңармыйлар. Бу болытлар да өметсез ак сүрүле кысыр мендәрләрдән сыңар тамчы да тошмәячәк. Яшелчәләргә суның тансык чагы. Аның уйларын сизгәндәй, сугару системасы җанланып, фонтаннары бакчаны коендыра башлады. Су сибү автоматларга тапшырылган: шланглар сөйрәп йөрисе юк. Бик акыллы система.
Наиләсе: «Кичке аш әзер, озаклама», — дип калган иде, шул исенә төшеп, йортка керергә ашькты ул. Бүлмәгә таралган тәмле аш исе аның карыны ач икәнен сиздереп куйды. Хатыны аш бүлмәсенә табын көйләп тыз-быз йөренә. Наиләсе бик чибәр сөйкемле булу өстенә тыйнак та. Тыйнаклыгы кигән киемендә, үз-үзен тотышында сизелеп тора. Гомерен шәһәрдә балалар укытуга багышлаган сәләтле педагог аның хатыны. Ул лаеклы ялга китүгә, шушы авылдан йорт алып яши башладылар. Авыл дисәң, хәтере калыр — берсеннән-берсе мәһабәт, хан сарайларына тиң йортлар тезелеп киткән монда. Якын-тирәдә табигатьнең иң матур почмагы, һичшиксез, шушыдыр. Авылдан ерак түгел төз наратлары, киң ябалдашлы чыршылары белән дан тоткан урман, үзара күперләр белән тоташтырылган зәңгәр күлләр...
Искәндәр зур компаниядә генераль директор урынбасары. Ходай бик юмарт, рәхимле аңа: ирнең тырышлыгын, уңганлыгын күреп, юл ярып бара кебек үзенә. Эшендә яраталар, текә баскычтан биеккә бик җиңел күтәрелде. Кеше белән җайлап сөйләшә,үз һөнәренең белгече. Тырыш хезмәтенең җимешләре озак көттермәде — дәрәҗәсе, өч катлы йорты, шәһәрдә элиталы,| йортта фатиры, кыйммәтле машиналар — бар да бар. Бәхет өчен тагын нәрсә кирәк?! Бердәнбер уллары гаиләсе белән Мәскәүдә яши, ике бала үстерә. Искәндәр аларга булышып тора.
Наилә табынны бөтен шартын китереп, төрләндереп әзерли. Бүген дә ул бәйрәм өстәленә тиң. Тәмледән тәмле кабымлыклар, яшелчә салаты — Искәндәрнең яраткан ризыклары. Хуш исләр бөркеп торган кайнар аш. Җаның теләгәнен аша, эч. Бик уңган пешекче булу өстенә матурлык яратучы хуҗабикә дә аның Наиләсе. Йортта тәртип урнаштыра белә — бөтен нәрсә зәвык белән эшләнгән, үз урынында. Уңды Искәндәр хатыннан. Әнә бит аның атлап килүләре дә талгын гына су өстендә йөзеп йөргән аккоштай — сокланмый мөмкин түгел.
Үзең дә утыр инде. Бар да табында бит, — диде Искәндәр тынгысыз хатынына.
Табын артында гаилә башлыгы сүзне алмагачларыннан башларга теләде:
Кирегә китте бит әле, — диде ул, сүзне кыска тотып.
Нәрсә турында син? — дип кызыксынды хатыны, үзе исә сүзнең күптән түгел үлгән этләре турында барадыр дип уйлады.
Алар өчен кадерле иде ул эт. Дүрт аяклы тугры дуслары авырый башлауга, күпме кыйммәтле уколлар, системалар куйдырсалар да — ярдәм итмәде, бөерләрен эшләтә алмадылар, терелмәде Миса. Югалтуны бик авыр кичерде хуҗалар. Күпме күз яше түктеләр. «Эт үлде дип шулай елыйлармы?!» — дип ачуланды аларны дуслары. «Юләрдер сез, кайгы күргәнегез юк шул сезнең. Якын кешегезне югалткандай кыланасыз!» — диючеләр дә күп булды. Анысы дөрес, кайгы күрергә язмасын...
—Алмагачлар корый, — диде Искәндәр, хатынының уйларын бүлеп.
—Үстерә алмаячакбыз без аларны, — диде Наилә исе китми генә. — Сары балчык якын монда. Күршеләр бакчасына КамАЗ-КамАЗ кара туфрак керттеләр. Алмагачлар үстерәсең килсә, син дә шуны түшәт.
—Быел соңга калынды, икенче елга уйлашырбыз, — дип, хатыны белән килеште Искәндәр. Хатыны сүзендә дөреслек ятканын аңлый иде ул.
Хуҗабикәнең табын артында ярма бөртеге хәтле дә ризык капмаганын шәйләми калмады ир. Салап яфраклары белән үзен алдап утыра.
—Тагын диетага «утырдыңмы»? Күпме әйтергә була: мин сине ничек бар, шулай яратам. Җәфалама үзеңне! — дип шелтәләп алды ул хатынын.
—Озак түгел, бер генә атна ул, — диде Наилә, акланып. — Әлфия белән күрешкән идек, шундый ябыккан, матурайган. Минем дә калышасым килми, ачуланма инде.
—Сине буйсындырып буламы соң?! — диде Искәндәр, тәмләп ашавын белеп.
—Айгөл шалтыратты бит әле, — дип дәвам итте Наиләсе. Искәндәр табыннан торып киткәнче сүзен әйтеп каласы килүе сизелә иде хатынның.
—Аларда нинди яңалыклар бар? — дип ир, хатыны китергән хуш исле кайнар чәйне йотып куеп.
—Химиядән баллар җыя алмаган. Медуниверсетет дип хыяллана бит инде. Белмим, нәрсәсенә кызыгадыр шуның? Шул да булдымы эш?! Бюджетка үтмәячәге көн кебек ачык. Андагы конкурс: бер урынга унбиш кеше, ди. Биологиядән дә баллары түбән булды.
—Документларын түләүле бүлеккә бирсен. Син аңа әйт, бюджет дип йөрмәсен дә, — дип, акыллы киңәшен бирде Искәндәр. — Түләүсез керә алмаячагы билгеле бит аның. Нинди табиб чыгар икән безнең Айгөлдән?! Мин яхшы күрәм — медицина кешесе түгел ул.
—Бу сүзләрне Айгөлгә әйтеп күңелен төшермик инде, — дип кырт кисте аны хатыны. — Ул акчаларны үзебез белән алып китмәбез. Балаларга бит инде ул.
Үзләре дә тырышсыннар, безгә генә ышанмасыннар. Алма пеш, авызга төш, имеш! Безгә берәү дә оеп бирмәде. Бар да үз тырышлыгыбыз, — дип карышты әти кеше.
Ярар, сүз куертма, хәзер заманасы башка. Үзе тели икән, керсен, укысын, эшли алмаса, үзенә үпкәләр.
Белмим, укый алырмы икән?! Ялкау тамыры тирәндә аның. Мине шул борчый да, — диде Искәндәр, табын яныннан кузгалып китеп. — Рәхмәт, тәмле булды, — дияргә дә онытмады ул.
Бик игътибарлы аның ире. Күз карашыннан да аңлашалар. «Гаилә — изге» дип яши белә аның Искәндәре. Нинди генә җаваплы эшләрдә хезмәт куйды, хатынына беркайчан да борчу китермәде. Эшендә тоткарланса да, өенә шалтыратып, хатынын кисәтә иде. Ерак командировкаларда еш йөрергә туры килә аңа. һәр адымын җиткереп, Наиләнең хәлен белеп торырга гадәтләнгән ул. Шулай иткәндә үзенең дә күңеле тыныч. Бергә яшәүләренә дә кырык биш ел вакыт үткән. Институтның беренче курсында өйлә нешкән иделәр. Матур пар булып, дусларын сокландырып, әти-әниләрен шатландырып яшәделәр. Әти-әниләре бакыйлыкка күчкәч, туган якларына кайтып йөрүләр генә сирәкләнде. Балалары белән ялга чит илләргә чыгалар. Оныклары кайларда гына булмагандыр. Алар аяк басмаган ил дә, коенмаган диңгез дә калмагандыр, шәт.
Тик соңгы арада шулай матур гына яшәп килгән гаиләдә киеренкелек урнашты. Наилә үз эченә бикләнә башлады. Күз карашында элеккеге җылылык, шатлык күренми. Искәндәрнең эштән кайтуын өнәмәгәндәй, үпкәләгән кебек карый. Әллә күңел түрендә иренә бер-бер үпкәсе бармы? Булырга мөмкин — бик тиз рәнҗи шул аның хатыны. Әнә өйдә ге тәртипкә дә исе китми башлаган. Йоклап торган урынын да җыеп куймаган! Иртән ашаган савыт-сабасы да юылмаган. Бәлки, саксыз әйтелгән сүз белән рәнҗеткәндер аны Искәндәр? Юк, хәтерләми, мөмкин түгел. Ирнең дә эшеннән шатланып, очып кайтулары эреп юкка чыкты. «Тагын ничек каршы алыр, сөйләшерме» дип борчылып кайта ул.
Шундый көннәрнең берсендә аларга Наиләнең якын дусты Әлфия килеп төште. Хатыны аны да бик исе китми генә каршы алды. Әллә танымый да тагын?! Башка вакытта канатлар үсеп чыккандай шатлана иде бит югыйсә. Ә бүген?!
—Сезгә сүзем бар иде минем, — диде Әлфия, дусты бүлмәдән чыгуга.
—Сөйләгез, — диде ир. Сүзнең хатыны турында барасын аңлый иде ул.
—Сизенәм бит, Наилә авырый. Без телефоннан көн дә сөйләшеп торабыз. Гел юк-бар сөйли башлады. Акылга сыймаслык нәрсәләр! Килеп керүгә, сул кулына, аягына игътибар иттем. Аягы хәлсез, кулы да тотмый аның, көчсез, күрмисезмени?! Инсульт булмагае!
—Сез мине шулкадәр куркыттыгыз! — диде югалып калган ир. — Мин аны үпкәләп йөри дип уйлый идем. Үзгәрешләрне күрәм, — диде аптыраган кыяфәттә.
—«Ашыгыч ярдәм» чакырырга кирәк! — диде Әлфия, икеләнергә урын калдырмыйча.
Наиләне нейрохирургия бүлегенә салдылар. Компьютер томографиясе башында шеш күрсәтте. Кабул итү бүлегендә кизү торучы табиб югалып калган Искәндәргә:
—Күптәнге шештер ул, борчылмагыз, хатыныгыз терелер, — диде бала юаткандай.
Искәндәр өенә кайтып китте, Әлфиягә хастаханәдә калырга туры килде.
—Ялгызын калдырырга ярамый. Күз-колак булучы кирәк, — диде табиб.
Икенче көнне МРТ үткәрделәр. Диагноз тынычландыра торганнардан түгел — атипик менингиома. Кичекмәстән операция ясап, шешне алырга кирәк.
—Шеш баш миендә түгел, аның тышчасында. «Оболочка» дип атала ул, — диде тикшерергә кергән табиб. — Маңгай өлешендә. Анализлар әзер булуга, республика хастаханәсенә озатырбыз.
Табиб дигәне бик мөлаем басынкы гына ир-ат. Күңелгә ятышлы итеп, ышандырып сөйли. Үз эшенең остасы икәне сизелә. Бик күп операцияләр ясаган хирург икән. Ләкин район хастаханәсендә баш миенә ясамыйлар, ди.
Авыруның хәлен җиңеләйтү өчен, иртә-кич дексаметазон дигән укол кададылар. Наилә дөньяга битараф иде. Күзләрендә яшәү дәрте сүнгән. Берни турында да борчылмый торган сабый хәлендә. Табибның сүзләре гүя аның турында түгел. Нинди операция| хакында сүз бара, кем авырый — аңа барыбер. Аягы кинәт сынып китә, тотмый, егылырга да күп сорамый. Башы да эшләп бетерми. Отделениедән чыгып китү куркынычы да бар. Бик аз вакытка да ялгыз калдырырга ярамый үзен. Бу чирнең авырлыгын узең очрашкач кына аңлыйсың икән. Сәламәтлек — җәүһәр. Бернинди акчага да сатып алып булмый шул аны. Бәхетебезнең өчтән ике өлеше сәламәтлектән тора, дип, бик белеп әйткәннәр. Ә бит кеше бу байлыкның кадерен белми.
«Алтын вакытны тотарга кирәк» ди табиблар. Авыруның башлангыч чорын шулай атый алар. Наиләнең алтын вакыты» күптән үткән иде шул. Ике ел элек кинәт кенә күзләренең күрү сәләте кимеде. Табибларга барып, зарланып йөри торган кеше түгел шул ул. Хәтта медицина полисы да юк аның. Шулай да түләуле клиникага барасы итте, анысы да Искәндәре мәҗбүриләгәч кенә.
Проблема башыгызда. Кичекмәстән неврологка барыгыз!— диде аңа күз врачы. — Кичекмәстән!
— Уйлап та табалар инде бу врачлар, — дип сөйләнде Наилә. — Полисым да юк, йөрмим, — дип, үзенә хөкем карары чыгарды булса кирәк.
Әлфия белән Наиләнең дуслыгы ефәк җептән үрелгәндәй нык. Алар кырык ел бергә. Бер коллективта эшләп ялга киттеләр, хәзер дә бер-берсенә кунакка йөрешәләр — кыскасы, серләре килешә. Менә Наилә аның ярдәменә мохтаҗ. Ничек итеп дусты аны бу хәлендә ялгыз калдырсын?! Моның өчен таш бәгырьле булу кирәктер. Әлфиянең ире дә каршы килмәде: «Ярдәм итә аласың икән, янында бул, Наиләне ташлама», — диде.
Авыр хәлгә тарыган дустын саклап утырганда, Әлфиянең үзе белән булган хәлләр исенә төште. Ундүрт яшендә, 1969 ел иде ул, шушы хастаханәнең хирургия бүлегендә дәваланган иде. Ул вакыттагы больницаның исеме генә калган — җисеме шактый үзгәргән. Аерма күк белән җир арасы. Бүлмәләр якты, җылы, кыйммәтле ремонт ясалган. Андагы җиһазларны күреп шаккатасың! Хәзерге аппаратлар, югары технологияләр ул замандагы табиблар кулында булсамы?! Әлфия үзе дә врачларга йөри торган зат түгел. Шуңа да бүгенге хастаханә хәлләрен күрем исе киткәндер. Ятып тору режимындагы һәр авыру янында «сиделка». Сине карардай туганың, балаң булмаса нишләргә? Авыруны караучыларга түләү бәясе аяктан егарлык! Тәүлегенә икешәр мең сумга җитә, ди! Элек җыештыручы апалар ничек өлгерде икән соң? «Утка» китерәләр, идәнен юалар, ашаталар-эчертәләр, йоклаталар дигәндәй! Хәерче акчасына эшләп... Нинди шат йөзле, юмарт күңелле йомшак телле иделәр. Мең рәхмәт ул апаларга! Шуларны уйлады Әлфия, хастаханәдә узган көннәрен хәтерләп. Илле ел вакыт үткән икән ул кайгылы көннәрдән. Күп сулар аккан, бер кеше гомере бит, исен китәр!
(Дәвамы бар)
2025-05-07 09:22