Кызыклы бер очрашу турында сөйләргә телим мин сезгә. Хәер, бер түгел, ике тапкыр очраштык без ул егет белән. Әле дә булса хәтеремдә. Яңа елны каршыларга әзерләнгән көн иде. Үч иткән кебек, мин төнге дежурга туры килдем. Ә ул төннең ыгы-зыгылы булуын, башка көннәргә охшамавын, кешеләрнең ут капкандай каядыр ашыгып кабалануларын без таксистлардан да яхшы белүче юктыр. Аның каравы, төнге уникеләр тулганда, дөнья, ниндидер могҗиза көткәндәй, бермәлгә тынып кала. Урамнарда хет бер җан иясе күренсенче! Без дә, бераз ирек алып, машиналарыбызны берәр тыкрык башына туктатабыз да радиоалгычларыбызны кабызабыз. Ниһаять, Кремль курантлары уникене суга. Бөтен барлыгыңны ниндидер үзенә бертөрле дулкынлану биләп ала. Шул минутта илебезнең иркен сулыш белән йөрәк тибешенә кадәр тойгандай буласың...
Ул көнне дә унике тулырга ярты сәгать чамасы гына вакыт калып бара иде. Беренче карашка инженер яки яшь галимне хәтерләткән бер егет йөгереп килеп ишекне ачты ди «Мөмкинме?» — дип, минем янга атылып кереп тә утырды
— Сезгә кая?
— Алга таба!.. — диде егет, каядыр урамның аргы башына таба кул селтәп.
Кузгалдык. Бераз юл алгач күрәм: алда светофорның кызыл уты яна. Машинамны тротуар буенарак чыгарып туктаттым.
- Иптәш шофёр... — диде шулчак егет, минем терсәгемә кагылып. — Күрегез әле бу кызны... Нинди сылу! Әллә утыртабызмы үзен?
Мин авызымны ачкалаганчы, егет, инде кыз янына чыгып: “Ашыкканыгыз әллә каян күренеп тора. Рәхим итеп утырыгыз. Кая телисез, шунда илтеп куябыз», — дип, күз явын алырлык чибәр туташны машинага утырырга кыстый иде инде.
Карасам, кыз да әллә ни карышып, чытлыкланып тормады, кереп утырды. Егет тә кыз янына, арткы урынга күчте.
Яшьләрнең сөйләшүләренә колак салам.
- Сез кай тирәдә торасыз? — дип сорап куйды егет.
Кызның җавабы шактый дорфа яңгырады:
- Сезгә барыбер түгелмени?
Егет гафу үтенгәндәй дәвам итте:
- Бу соравым белән мин сезнең хәтерегезне калдырырга теләмәгән идем. Мин бары тик башта сезне илтеп куяргадыр дип кенә сорамакчы идем.
- Борчылмагыз. Мин ул кадәр ашыкмыйм...
Егетебезнең сөмсере чак кына коелды кебек, тавышына кадәр үзгәрде.
- Аңлыйм мин сезне... — дигән булды ул әңгәмәнең өзелеп калуыннан курыккан кыяфәт белән. — Аңлыйм...
- Нәрсәне аңлыйсыз?
Кызның бу соравы егетебезгә чак кына җан өргәндәй итте.
- Аңлыйм, аңлыйм!.. Ирегез каршы алыр... Чит кеше белән күрер, дип куркасыз.
Җилкәләрем белән тоям сыман — бу юлы сылу кыз түзмәде, нурланып елмайды булса кирәк.
- Әгәр дә ялгышмасам, — диде ул мөлаем тавыш белән, — “Сез тормыштамы?» дип соравыгыз иде бу. Шулаймы?
Егет тагын да җанлана төште.
- Мин сезне чибәр кыз дип кенә уйлаган идем. Сезнең әле әүлиялык сыйфатларыгыз да бар икән...
Үзара киңәшкәннән соң, иң элек егетне өенә кадәр озатып куярга булдык. Ленин районының үзәк урамыннан бер тыкрыкка борылып ярты квартал үтү белән, тугыз катлы йортның иң соңгы подъезды янында туктадык.
- Мин кайтып җиттем. Менә минем өем... — диде егет, подъезд ишегенә күрсәтеп.
Акча түләде. Сдача алудан баш тартты. Ләкин хәерле юл теләп машина ишеген ябарга ашыкмады: «Сезгә дә төшәргә туры киләчәк», — дип, чынлап торып кызга бәйләнә башлады бу.
- Машина бүтән беркая да бармаячак, — диде ул шактый әрсезләнеп. — Хәзер туп-туры таксопаркка китә. Яңа ел, белгәнегезчә, һәркем өчен дә бәйрәм. Шулай бит, иптәш шо фёр?..
Кыз ышана калды. Мин ничек әйтсәм, шулай булачагын сизеп торам. «Чыннан да, тизрәк кайтып җитәсе иде», — дигән булдым мин. Кыз буйсынды, тавыш-тынсыз гына машинадан чыкты. Мин дә, алдашканым өчен уңайсызлануымны яшерергә теләгәндәй, тизрәк кузгалып китү ягын карадым.
Ләкин бер квартал чамасы да үтә алмадым, күңелемне шөбһә кебек нәрсә биләп алды. Ярамаган адым ясавымны бары тик шунда гына төшенгәндәй булдым. Үч иткән кебек, кешеләрнең бер-берсенә бетмәс-төкәнмәс куанычлар, ак бәхетләр теләп тостлар күтәрер вакыты җитеп килә... Әлеге егетне әйтәм, бик пөхтә киенгән булса да, аның нинди бәндә икәнлеген кем белсен?..
Шундый уйлар туу белән, машинамны тиз генә кире бордым. Әмма мин килгәндә, егет белән кыздан җилләр искән иде инде.
Менә тагын 31 декабрь җитте. Быел мин график буенча дүрттән алып төнге унбергә кадәр эштә булырга тиеш. Рейска чыктым. Чыгу белән, пассажир да очрады. Аэропортка илтеп куйдым үзен. Шулвакыт машина янына бер егет йөгереп килде дә: «Мөмкинме?» — дип, минем янга кереп тә утырды. Кулында ак, кызыл, ал розалардан торган искитмәле букет иде аның.
— Сезгә кая?
— Алга таба! — диде егет. — Әгәр дә мөмкин булса, тизрәк кирәк иде. Соңга калам...
«Алга таба!» дип әмер бирүеннән ук таныдым егетне. Мин инде: «Йә, ничек, теге кыз белән таныша алдыгызмы?» — дин сорарга да ниятләгән идем, әмма тыелып калдым. Сүзне аның кулындагы букетка күчердем.
— Таныш дустым әле яңа гына Адлердан алып кайтты. Пилот ул. Моннан берничә сәгать кенә элек оранжереяда үсеп утырган розалар болар...
«Шундый зур бүләкне кемгә дип кайтарттыгыз соң?» дип сорыйсым бик килгән иде дә, янә тыелып калдым. Шулай да беренче тапкыр гына очратуым түгеллекне сиздерергә теләгәндәй:
— Сезгә Ленин районынадыр инде?.. — дип сорап куйдым.
— Юк, башта Островский урамына, — диде егет, әллә ни исе китмичә.
Барлык тәрәзәләреннән дә мул булып яктылык бөркелеп торган зур бина янында: «Стоп!» — дип, машинаны туктатты да, үзе, ут капкандай йөгерә-атлый киң баскычтан күтәрелеп, зур гына ишектә юк та булды. Бу бина миңа таныш — бала тудыру йорты ул.
Ун-унбиш минут чамасы көттерде егет. Ниһаять, киң итеп ачылган ишектән кулына тере розалар букеты тоткан япь-яшь кыз, озынча ап-ак төргәк тоткан егет һәм озата чыккан сестралар күренделәр.
Бәхетле яшь ана белән әти кешене машинаның ишеген ачып каршы алдым. Кызга күз төшерү белән аптырадым да калдым.Бу узган елда без, нәкъ менә бүгенге кебек, 31 декабрьдә урам чатында утыртып алып киткән кыз иде. Менә бит тормыш дигәнең!
Бу юлы инде кая барырга дип сорап тормадым: адрес билгеле. Сөйләшүләренә колак салам. Күгәрченнәр кебек гөрләшәләр болар. Куанычы эченә сыймаган әти кеше авызын җыя алмый.
- Малай малай булыр инде ул... Кара син аны, бер кочак бит... — Шунда ук: «Рәхмәт, әнисе!» — дип, янындагы сылуны үбеп алырга да онытмый.
Узган елда егет белән кызны төшереп калдырган подъезд янында машинамны туктаттым да:
- Рәхим итегез! Сез өегездә... — дип, чыгып, машина ишеген ачтым.
Дөньяларын онытып гөрләшеп, серләшеп, кайтып җитүләрен сизми дә калганнар, ахрысы. Егет кенә, бераз сәерсенеп:
- Безнең кайда торганлыкны каян белдегез соң? — дип сорап куйды.
-Нишләп белмим, ди... Соң бит узган елда, нәкъ менә бүгенге кебек, Яңа ел алдыннан нәкъ менә шушы машинада танышкан идегез ич, — дидем мин.
Бу хәбәр икесен дә шаккатырды. Яшь ана белән әти кеше: “Болай булгач, сез безнең өчен гади кеше түгел. Табыштыручыбыз да, кавыштыручыбыз да икәнсез. Бүген бездән котылу юк сезгә...» — дип, чат ябыштылар.
- Кадерле дусларым! Бүген керә алмыйм. Башка вакытта обязательно. Хәзер мин, чыннан да, таксопаркка ашыгам. Һич югында, быел Яңа елны гаиләм белән бергә каршы алыйм инде . - дип, атап керергә кабат-кабат вәгъдәләр биреп, китеп бардым.
Артыма борылып караганда, бер көтү булып чыккан туган-тумачалары, икеләтә бәхетле яшьләрне урап алып, кочакларында кыскалыйлар иде инде.