СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Нурзилә “Әни димим...”

Өстәл уртасындагы зур тортка кадап куелган кечкенә шәмнәрне нигәдер санарга керешкән Айсылу ханым гаҗәпләнүдән, аһ итте: егерме дүрт урынына егерме биш шәм балкып утыра икән! Каян килеп кергән соң әле ул? Артык шәмне алырга сузылган кулы исә һавада эленеп калды. Юк, аны алсаң, татлы сарайның бөтенлеге, матурлыгы югала икән бит! Калсынсана, хәерлегә генә булсын, дип уйлап куйды Айсылу һәм, өр-яңа тәти күлмәк киеп көзге алдында боргаланучы кызына сөеп карап, шахмат тактасыннан аерыла алмаган улларын ашыктыра башлады:
— Җәһәтрәк булыгыз, балалар. Озакламый кунаклар да килер...
Теле бер нәрсә сөйләде, ә хәтерендә, никтер, моннан нәкъ тугыз ел элек булган вакыйгалар яңарды. Әйтерсең алар, менә бүген генә булгандай, бөтен ваклыклары белән күз алдына килеп бастылар. Әйе, гаҗәеп сәер, аңлаешсыз һәм серенә хәзер дә төшенеп җитә алмаган вакыйгалар иде шул алар.
...Айназга өч яшь тулган көн. Төшендә үзе кадәр уенчык песи күргән икән кызчык. Әле җитмәсә, ул песи, ямь-яшел күзләрендә очкыннар биетеп: «Минем исемем — Куян, мин сиңа кунакка киләм, каршы ал!» — дип тә әйткән икән.
— Әни, шул песи килер микән?—диде Айназ, әнисенә сырпаланып.
— Кунак булып кына килмәс, аны үзебез барып алырбыз, бөтенләйгә үк үзебездә калыр, яме, кызым,— дигән иде Айсылу ханым.
И сөенгән иде сабый, кулларын чәбәкли-чәбәкли сикергәләгән иде:
— Минем Куяным була, минем песием була! Әнием, бүген үк барып алабызмы?
«Балалар дөньясы» кибетендә беренче күргән песигә чат ябышты Айназ:
— Әнием, менә ул Куян!
Шатлыктан кызчыкның алтынсу бөдрәләренә кадәр көлә иде сыман. Ул зәңгәрсу бөдрә тунлы, койрык очы бантиклы, үзе хәтле уенчык песине кочаклап та алды һәм дөньясын да онытты. Бу Куян нәкъ шул төшендә күргән песи икән бит!
Куян өчен һәм Айвазга алган «КамАЗ»га акча түләп торганда, Айсылу үзенә текәлгән нәни малайга игътибар итте. Бала күз явын алырлык тәтиләргә дә, шул уенчыклар тирәсендә бөтерелгән яшьтәшләренә дә карамый. Ул бары тик, алларына чыга-чыга, хатын-кызларның йөзләренә текәлә, кемнедер ашыгып эзли шикелле. Малай әлегә еламый, әмма болыт төсле күксел-зәңгәр күзләре мөлдерәгән, менә-менә «яңгыр» башланыр кебек иде.
Ул арада бала, чарасызлыктан арып, тәтиләр тирәсенә лып итеп утырды да кычкырып елый башлады. Уенчыклар бүлегендәге күңелле шау-шу кинәт тынып калды. Нәниләр дә, олылар да малайга борылдылар. Аның янына сатучы хатын белән бер үк вакытта килеп җиткән Айсылу баланың җитендәй аксыл чәчләреннән сыйпап алды.
— Нигә елыйсың, акыллым, елама. Син зур малай бит инде,— диде ул, баланы тынычландырырга тырышып.
— Әниемне югалттым,— диде дә малай үксүеннән тыела алмыйча һәм һич көтмәгәндә Айсылуның итәгенә капланды.
— Хәзер табабыз әниеңне, ул үзе дә сине эзли-эзли йөдәгәндер инде...
Кибет директоры бүлмәсенә малайны өчәүләп: кызы Айназ, улы Айваз һәм Айсылу бергәләп озаттылар. Әниләренә сыенган балаларны күреп, малай тагын үкси башлады. Аны юата-юата, әнисен көтә-көтә шактый вакыт үтте, кибет радиоузелыннан кабат-кабат әйтүгә карамастан, малайны эзләп килүче күренмәде.
Ләкин болай озак торып булмый иде. Айназның туган көненә чакырылган кунаклар җыелыр чак җиткән, кайтырга ашыктылар. Ишектән чыгышлый, Айсылу ханым малайга тагын әйләнеп карады, кәнәфи почмагына елышкан сабый тәрәзәгә багып тынып калган иде...
Ә өйдә бәйрәм! Әтиләре өстәл әзерләп өлгергән, балалар, кошчыклардай чыркылдашып, Айназны сырып алдылар; китте көлеш, котлау, җыр-бию, күңелле уеннар! Кызы белән улының бәхет балкыган йөзләренә караган саен, Айсылуның күз алдына кәнәфи почмагына сыенып елаган малай килде.
...Тәмледән-тәмле ризыклардан рәхәтләнеп бушап калган савытларны юганда да, бәйрәм ыгы-зыгысыннан йончыган бүлмәләрне җыештырганда да малайны онытмадылар.
— Ул үзенә өч яшь икәнен әйтә дә белми, менә болай итеп кенә күрсәтә,— дип тәтелдәде Айназ, нәни бармакларын тырпайтып.
— «Ш» хәрефен дә дөрес әйтә алмый икән, исемен «Саса» диде,—дип дәвам итте
Айваз һәм бик белдеклеләнеп өстәп тә куйды,— әле фамилиясен дә белми, әтисенең исемен — «папа», әнисенекен «мама» дип әйтте!
Айсылуның күңеле тыныч түгел иде. «Балаңны югалтсаң, акылыңнан язарсың»,— дип кызганды ул Сашаның әнисен. Ахырда түзмәде, балаларын йокларга яткыруны иренә калдырып, шәһәр үзәгенә урнашкан зур кибеткә йөгерде.
Кабинетта бер милиционер белән директордан гайре беркем дә юк, алар исә малайның әнисе килер дип һаман да өметләнәләр иде күрәсең, ишек ачылганга икесе берьюлы борылып карадылар.
Курчак кебек итеп затлы чит ил киемнәренә киендерелгән бу сабый да кемнеңдер кадерлесе, багалмасы бит. Айсылу бәгырен кисеп узган шушы уйдан айный алмый интекте. Тик малайдан сораштыру бернинди нәтиҗә бирмәгән. Ул бары үзләренең машина белән «озак-озак» килгәннәрен генә әйтә алган.
Шәһәргә кич килде, урамнарны караңгылык пәрдәсе чорнап алды. «Балалар дөньясы»ның этажларында да бер-бер артлы утлар сүнә башлады. Кибет ябылыр вакыт җитте. Табылдыкны кая куярга да белмәгән директор белән милиционерны гаҗәпкә калдырып,Айсылу баланы җитәкләп алды да ишеккә таба атлады.
— Хәзергә бездә торып торсын, әти-әнисенә эзләп табу да уңайрак булыр,— диде ул, үзенең тәвәккәллегенә үзе шаккатып.
Шул ук кичне телевизордан табылдык малайны күрсәттеләр, аны кайдан эзләргә мөмкинлекне тәгаенләп, Айсылуларның адресы әйтелде.
...Йокларга яткырыр алдыннан Сашаны юындырганда, күлмәгенең эчке кесәсеннән кат-кат бөкләп тыгып куелган 100 долларлык кәгазьне табып алгач, Айсылу тынсыз калды. Димәк, сабыйны махсус адаштырып калдырганнар!
Көне буе үксеп хәлсезләнгән бәләкәчне елый-елый юындырды да Айсылу, төшендә дә вакыт-вакыт сулкылдап куйган баланы кочагына кысып, төне буе күз дә йоммады.
...Көннәр үтте, атналар, айлар бер-бер артлы артта калды, көн саен телевизордан Сашаның рәсемен күрсәтеп, адресны кабатлауга карамастан, малайның әти-әнисе күренмәде.
Саша Айназ белән Айвазга ияреп татарча сөйләшергә өйрәнде, тик яңа гаиләгә бик авыр ияләште. Кыңгырау чыңлаган саен ишек төбенә йөгереп барып әти-әнисен көтте. Айсылуны көн дә диярлек «Балалар дөньясы»на әйдәде, баруга, үзе онытып калдырылган йомшак уенчыклар бүлегенә чапты, аннан инде бичара малайны кибет ябылганчыга кадәр алып китеп булмый иде. Әмма ни гаҗәп: «Куян» исемле песине Айназдан да ныграк яратты Саша.
Айсылу исә баланы нишләтергә белмичә гаҗизләнде: ятимнәр йортына тапшырырга кызганды, сабыйны махсус ташлаганнар дигән рәхимсез дөреслек белән һич тә килешә алмый иде ул. Аннары инде Сашаны уллыкка алуны рәсмиләштерделәр. Әтиләре Алмаз да каршы килмәде, алар җитешле тормышта яшиләр, өченче баланы тәрбияләрлек мөмкинлек бар иде.
...Еллар үтте. Саша аз сүзле, басынкы, тыныч малай булып үсте. Әмма, буш вакыт тигән саен, «Балалар дөньясы»на йөгерүе гадәт булып калды. Айсылу белән Алмаз «улым» дип дәшсәләр дә, аны Айназ белән Айваздан һичкайчан аерып карамасалар да, Саша бер генә тапкыр да, хәтта ялгышып та «әти», «әни» дип әйтмәде. Беренче күргәндәгечә, малай өчен алар һаман «тетя», «дядя» булып калды. Саша гел үзенекеләрне көтеп яшәде...
Туган көнен Айназ белән бергә, үзе табылган көнгә билгеләделәр. Ләкин Саша кызчыктан гәүдәлерәк булып, таза, матур булып үсте, яңа әти-әнисенә әллә ни мәшәкать тудырмады. Кечкенәдән шахмат белән мавыкты, яхшы укыды, малайның ни җитте гаиләдән түгел икәнлеге дә ачык аңлашыла иде.
...Айсылуны уйларыннан бүлеп, сискәндереп, ишек кыңгыравы челтерәде. Кунакларны каршы алырга йөгергән Айназның яңгыравык тавышы шактый аптыраулы ишетелде: «Сезгә кем кирәк?»
«Әниең өйдәдер бит»,— дигән ят тавыш Айсылуны да ишек катына чакырды. Бусагада озын буйлы чибәр яшь хатын басып тора иде. Ананың йөрәге, ниндидер көтелмәгән хәл буласын сизенгәндәй, кысылып куйды. Шулай да чакырылмаган кунакны түргә дәштеләр. *
«Мин Сашаның әнисе булам»,— диде ханым, бер мизгелгә генә Айсылуның күзләренә текәлеп. Ана телсез калды.
— Ник? Ничек әнисе буласыз? Тугыз ел буе кайда йөрдегез соң сез? —дип сорау арты сорау яудырды ул, бераз сөйләшерлек хәлгә килгәч.— Балагыз турында ник бүген генә искә төшердегез? Ни өчен шушы вакытка кадәр бер хәбәрегез дә булмады?
— Дәрәҗәле фирма ирем белән икебезгә Европага барып эшләргә тәкъдим ясады, өч елга контракт төзеде; анда берничек тә бала белән барырга ярамый иде, шунлыктан без малайны берәр балалар йортына тапшырып китәргә уйладык,— дип, бик гадәти әйбер турында сөйләгән кебек кенә сүз башлады хатын, Айсылуны тыныч кына тыңлап тор гач.— Ә аны, бездә ятимнәр дә күп, дип, беркайда да алырга теләмәделәр, югыйсә вакытлыча гына иде бит. Шуннан инде ирем бу хәлдән чыгуның үзенчәлекле юлын тапты: зур шәһәргә илтеп, берәр җирдә калдырыйк та кем алып киткәнен карап торыйк, илгә кайткач, өйгә кабат алырбыз, дип уйлаштык һәм тиз үк тормышка да ашырдык. Калганы инде сезгә мәгълүм. Сез, зинһар, мине дөрес аңлагыз, анда бармый калырга һич ярамый иде. Әмма без чит илдә озаграк тордык, өстәвенә анда туган кызыбыз да гомерле булмады, дүрт яшь тулып килгәндә, урамда машина бәрде үзен. (Шул мәлдә, Айсылуны чиксез гаҗәпләндереп, аның кара күзләрендә яшь тамчысы күренде.) Бу улыбызны, инде шактый вакыт та үткәч, оныткан да шикелле идек, тирәндә калган йөрәк яраларын яңартып йөрмәскә уйлаган идек... Ләкин табиблар, башкача балаң булмаячак, диләр. Әмма миңа бала кирәк! Бирегез миңа үз улымны! Сезнең тагын икәү бар бит...
Залда тынлык урнашты. Айсылуның башы эшләми иде, мондый хәлләр буласын күз алдына да китермәде бит ул! «Ичмасам, әтиләре дә кайтып җитми»,— дип өзгәләнде ана, чарасызлыктан ни кылырга да белмичә. Балаларның да тавыш-тыны чыкмый, өлкәннәр сөйләшкәндә, алар комачаулап йөрмиләр.
— Саша зур инде, ни эшләргә кирәклекне үзе хәл итсен, ул ничек әйтсә, шулай булыр,— диде Айсылу үзе дә көтмәгәндә, малайның һаман да әле «әни» дип дәшмәвен хәтерләп.
— Әйе, нәкъ бер айдан аңа 13 яшь тула,— Нинаның тавышы калтырап китте,— мин аның ниндирәк икәнен да күз алдыма китерә алмыйм бит, йә Ходаем!
«Менә ни өчен торттагы шәмнәрнең саны артык чыккан икән!» дигән уй белән, ана, көч-хәл кузгалып, балалар бүлмәсенә китте. Шахмат тактасына иелгән малайга бермәл моңаеп карап торгач, Сашаның иңнәреннән кочты: «Бар, улым, сине әниең чакыра».
Малайның күзләрендә шатлык та, чиксез гаҗәпләнү дә берьюлы чагылып китте, ни әйтергә белми бераз утыргач, кинәт сикереп торып, кунак бүлмәсенә атылды. Айсылу исә, хәлсезләнеп, Сашаның урындыгына сыгылып төште. Бераздан, үзен кузгалырга мәҗбүр итеп, зал ишегенә килде, әмма керергә кыймады; сагаеп калган балалары янына үтеп, кызын кочаклады да аның йомшак чәчләренә битен куйды. Тик ул халәттә дә озак тора алмады, кунак бүлмәсенә кабат барды, азрак таптанып торгач түзмәде, ишекне кинәт ачып кереп китте.
Саша диван кырыена гына утырган, үтәли карашы әнисенә «кадалган», үзе бер сүз дә дәшми; хатын исә гаепле тавыш белән сөйли дә сөйли...
«Юк, сез минем әнием түгел, әни димим, әни диялмыйм мин сезгә, әнием мине ташламаган булыр иде, ничә еллар буе бер дә күрмичә түзә алмас иде!»
Улларының бу кадәр катгый хөкеменнән ике ана да катып калды. Ул арада Саша атылып-бәрелеп чыгып йөгерде, урамга ук чапты бугай, тышкы ишек тә шапылдап ябылды.
Беренче булып ят хатын телгә килде: «Ярый, мин китим, без бөтенләй чит кешеләр икән, ул инде хәзер минем балам түгел...» Ханым ашыкмыйча гына урыныннан кузгалды, авыр атлап ишек янына җиткәч рәхмәт әйтте һәм акрын гына чыгып китте. Айсылу һаман аңына килеп бетмәгән иде. Ярый әле балалары әнкәләрен ике яклап кочып алганнар да бер сүз дәшмиләр.
Шулай күпме торган булырлар иде, кинәт ишек ачылды, анда, ишек яңагына сөялеп, Саша басып тора иде. Аны күрүгә, Айсылу елап җибәрде. Малай аның янына йөгереп килде һәм, «Әнием!» дип, ананың кочагына сыенды.