СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Зинаида Захарова "Бик бәхетле булырсың, бала!"

Каенанам Неонелла Дмитриевна Захарованың якты истәлегенә багышлана.

Андрей агымдагы 1931 елның өченче маенда иртәнге сәгать сигездә авыл Советында булырга тиеш иде. Хәбәрне кичтән шунда эшләүче Санька түти килеп әйтеп китте. Хафалы хәбәрне ишеткәч, өй эчләре белән тынычлап йоклый алмыйча, борчылып чыктылар. Әти-әнисе төн уртасында хафаланып, пышылдап нәрсә турындадыр сөйләшкәләп тә алдылар. Андрейның да йокысы качкан, кайгы тамыры тирәндә, егетнең йодрык кадәр йөрәгенә сыеша алмый. Әти-әнисенең сүзләре аермачык ишетелмәсә дә, нәрсә турында баруын шәйли иде егет. Әтисе, берөзлексез торып, кече якка чыгып, мич артында тәмәке көйрәтте.
— Олылар дулкынланалар, борчылалар, — диде Андрей хатынына, пышылдап диярлек.
— Мин дә кайгырам, төн буе күземә йокы кермәде, — диде яшь хатын.
Андрейны авыл Советына нигә чакыруларын барысы да яхшы аңлый. Шуңа борчылалар да инде. Ярый ла егет, ялгыш сүз әйтеп, эшне харап итеп куймаса. «Биргән җаваплары күп нәрсәне хәл итәчәк бит, кеше язмышында уйнаячак», — дип уйладылар .олылар үзләренчә. Алай гынамы соң, үз тормышларының да асты өскә килүе бар. Улларының, яхшы гына эшләп йөргәндә, эштән мәхрүм калуы да бар. «Нигә колхозга кермисез?» — дип сорап аптыратырлар инде. «Аерым хуҗалык булып яшәмә» — дип, колхозга керергә өндәрләр.Иртән торуга, Андрей юынып, кырынып алды. Метрей дәдәе бүләк иткән, яңарак саналган киемнәрен тиз тиз генә киеп куйды. «Зур» кешеләр алдына эш киеменнән барып басу ярамас. Авылда «Ярлылар комитеты» яхшы эшли. Алар тырышлыгы белән авылның иң уңган, иң булган ун гаилә башлыгына кулак тамгасы сугылган да инде. Мал-мөлкәтләрен тартып алып, гаиләләре белән сөргенгә, мәҗбүри эшкә җибәргәннәр.
«Кулаклар авылда бетмәгән, тагын биш гаилә бар.Батракларны эшләтеп, хезмәтчеләр тотып, рәхәтләнеп баеп яталар». «Калганнарын да фаш итәргә, сайлау хокукларыннан мәхрүм калдырып, мал-мөлкәтләрен алып, авылдан куарга кирәк» дип тапканнар.
«Ярлылар комитеты» дигәннәрен «Ялкаулар комитеты» дисәләр, дөресрәк буладыр», — дип уйлап куйды Андрей, көрсенеп. Хөсетлек чире белән чирләүчеләр алар. «Көнченең күңелен ят бәхете яндыра» дип, нәкъ аларга атап әйткәннәр диярсең. Метрей дәдәен дә чакыртканнардыр. Егет үзеннән дә бигрәк дәдәе өчен борчылды. Таңнан төнгә кадәр кыр эшеннән башы чыкмый, өй арасында да үзе эшләп, бил бөккән авылдашына «кулак» дигән кара тамга сугарга җыеналар. Тентү белән килергә күп сорап тормаслар, язмышын сындырып, гаиләсен туздырып, хокукларыннан мәхрүм итеп куярлар. Ә бит нинди яхшы кеше ул. Аның кебек тырыш, акыллы, юмарт кешеләр авылларында бармак белән генә санарлык.
Авыл Советы урнашкан йортка аяк басканда, бөтен күзәнәкләренә кадәр калтырый иде Андрейның.тыны кысыла, йөрәге кага, сулар өчен һава җитми. Яшь ир бүлмәгә килеп кергәндә, тәмәке пыскытып, Ярлылар комитеты»ннан өч кеше утыра иде. Метрей дәдәен чакырмаганнар булып чыкты. Бүлмәдә бик тынчу, тәмәке төтене тынны буа. Өстәл һәм урындыклардан башка бернинди җиһаз да юк. Өстәл өстендә оем өем кәгазьләр, кара савыты, каләм бар.
Егетне мыскыл итәргә теләпме:
— Килдеңме, батрак? — дип сәламләделәр.
Андрей эндәшми калуны кулайрак санады. Аның алдына ак кәгазьне этебрәк куйдылар да:
- Култамгаңны куй, батрак, — диделәр.
Буш кәгазьгә култамгасы куя алмыйм, — диде егет, үзенең кыюлыгына исе китеп.
— Куймасаң, үзеңә үпкәлә, халык дошманы, — диде комитет рәисе. — Без синең ише ялчыны нишләтергә белербез. Йә, әйт, кайда яшереп саклый Метрей бай байлыгын? Син беләсеңдер? Запас икмәге кайда күмелгән? Шуны табарга кирәк. Яхшы белгән кешеләр әйтүе буенча, икмәге бик күп булырга тиеш. Ә бит амбарлары буш. Икмәген яшереп өлгергән. Контр булмасаң әйтергә тиешсең. Әнә Миркиннарның яшергән бодаен безнең егетләр зираттан табып алып кайттылар. Ничә олау диген әле?! Исең-акылың китәр. Бодае шунда чересә дә риза, күрәмсең, тик колхозга гына бирмәсен, кулак!
— Мин белмим, Метрей дәдәйнең икмәген күргәнем юк. Яхшы белгәннәрдән сорагыз.
— Яхшылык белән әйтмәсәң, әйттерү ысулларын гына табарбыз. Байдан батрак артмый, эшләтә белә. «Байның колы булганчы, этнең улы бул» дигәннәр борынгылар, шуны бел! Ничә ел бил бөгәсең инде син аңа?
— Берәүгә дә бил бөгәргә җыенганым юк минем. Эшлим икән, эш хакы алам, бушка эшләгәнем юк. Метрей дәдәй кебек эшләсәгез, сез дә баеп беткән булыр идегез. Бай икән, эшләп тапкан үз байлыгы, — диде каушамаска тырышып Андрей.
— Алай икән. Кара син аны, хәерче ничек сөйләшә! Теле ачылган бит моның. Бу сүзләрең өчен Себергә озатырга була ич сине. Күмәк хуҗалык оештырдык, нигә кермәдең? — диде комитет әгъзалары бертавыштан.
— Кирәк санасам керермен дә, — диде егет, тагын да кыюлана төшеп.
— Кулак Метрей сине куркытып эшләтәме, эш хакы түлиме-юкмы? — дип кызыксынды комитет әгъзалары.
— Кешегә таш кирәкми, аш кирәк. Көнгә өч тапкыр ашата, тамак ягы яхшы. Итен, сөтен, маен биреп җибәрә. Хезмәт хакын яхшы түли, эшләгән кешене хөрмәт итә. Кулак түгел ул, бик юмарт кеше. Үзе бик эшчән дә. Таңнан төнгә кадәр эшли. Ике кызлары бар. Уллары үсеп килә. Аларны да эшкә өйрәтә. Балалары мәктәпкә йөри, бар да тырышлар.
Андрей сөйләгәндә, рәис өем-өем кәгазь арасыннан үзенә кирәклесен эзли иде, ахры.
Ниһаять, тиешлесен тапты. Кулакларга каршы көрәш игълан ителү турындагы беркетмә иде аның к улында.
30 января 1930 года Политбюро ЦК ВКП(б) приняло постановление «О принятых по ликвидации кулацких хозяйств в районах сплошной коллективизации» диелгән анда. — Кәгазьне селки-селки, Андрейның алдына ук килеп басты комитет рәисе. — Ул беркетмәдә кулакларның өч категориягә бүленүе турында да белешмә бар. Беренче категория — актив контрреволюционерлар. Икенче категория — иң бай кулаклар, помещиклар. Өченче категория — калган кулаклар. Кулак турында сүз барганын онытма, син аны фәрештә итеп күрсәтергә маташма! Хезмәтчеләр тотканмы? Тоткан. Байлык туплаганмы? Туплаган. Димәк, ул кулак, авылдан куылырга тиеш. Совет власте дошманы ул, белеп тор, куркыныч элемент. Безнең беркетмәдә теркәлгән. Җире бик күн. Кырык баш умартасы, өч сыеры, атлары, сарыклары, кәҗәләре, кош-кортны әйткән дә юк, — дип, язмаларын өстәлгә ташлады рәис.
- Өйләнгәндә, минем туйга яшь бия бүләк итте ул, — диде Андрей, Метрей дәдәенең кулак булмавын исбатларга тырышып.
Комитет әгъзаларына шул җитә калды.
— Ә син аны кулак түгел, — дисең. — Кулакның да ннндие әле. Өен тентергә кирәк, мал-мөлкәтен алып, ярлыларга өләшергә. Үзен авылдан куарга, вәссәлам.
Метрейнең яшергән икмәген, байлыгын әйттерү теләге белән бик каты кыйнадылар егетне. Авыл Советыннан ерак түгел аулак, кеше күзе төшмәстәй җирдә, су буенда изеп ташладылар аны. Егет, күп белсә дә, авызын ачмаска үзенә сүз биргән иде, сүзендә торды. Туйганчы, үзләре тиргә манчылып беткәнче, егетне эштән чыгарганчы кыйнадылар. Тешен кысып түзде, ыңгырашмады Андрей. Тора алмыйча бик озак ятты ул. Улы кайтмый торгач, әтисе, юньле хәл түгелдер дип, Андрейның дусларына хәбәр бирде. Алар егетне табып алып, күтәреп өйләренә илттеләр.
Метрейнең йортын таларга иртәнге якта килделәр. Өйдә балалар гына, хуҗалар күптән урманда, урманчы күрсәткән диләнкедә яңа амбар өчен дип агач сайлый иделәр. Сүз йөреп торса да, кулак итеп куарлар дип ышанмый иде Метрей. «Ярлылар комитеты» башлыгы — аның икенче буын энесе. «Саламга ябышырга» — сәбәп шул иде.
Балалар өчесе дә эт өргән тавыштан куркып уянып киттеләр. Куркулары юкка булмаган икән, ишектән керүгә, тупас йөзле котсыз адәмнәр, шашкан күзләрен балаларга төбәп, алардан әти-әниләрен таптырдылар.
Йокыдан айнып бетмәгән балалар, ни әйтергә белми, кычкырып еларга тотындылар.
— Елап куркытмакчымы, кулак балалары? — дип җикеренде кара сакал баскан таныш булмаган ир-ат.
Олы кыз, эшне сизеп, энесе белән сеңлесенә еламаска кушты.
Ул арада өйне тенти башладылар. Метрейнең йорты зур, бүлмәләре дә әллә ничә. Тентүне олылар йоклый торган иң матүр урам як бүлмәдән башладылар. Балаларның кечкенәләре, Мария белән Тимофей, өйдәге хәлләрне бик аңлап җиткермәсәләр дә, юньле хәл түгеллеген шәйли иделәр. Нинага унике яшь, ул — өлкән бала. Бик күп авылдашларын талап, мал-мөлкәтләрен алып чыгып китүләрен, хуҗаларының авылдан куылуларын ишетеп белә иде. Балалар, кычкырып еларга куркып, ятакларына посып, ни буласын күзәттеләр. Урам яктан әниләренең пар сандыкларын күтәреп чыгып баручы ирләрне күргәч, тыела алмый, өчесе янә дә кычкырып елап җибәрделәр.
— Алмагыз, әнинең сандыклары бит алар, — дип кычкырды Нина, өзгәләнеп.
— Карале, күп белә кулак кызы, авызын яптырырга кирәк. Нәрсә көтәсез, күземә күренмәгез. Йорттан чыгып киткән булыгыз, — дип кычкырды җирән чәчле, озын буйлы чатан ир.
Сандыкны әниләре кадерләп саклый иде. Бик үтенгәч, кызларына ачып та күрсәткәне булды. Аның эчендә ни генә юк. Тукымаларның ниндиен телисең: ефәк, йон, крепдешин, сатин. Мамык юрганнар, одеяллар. Чигүле камзуллар, алъяпкычлар, итәкләре бөреп тегелгән сатин күлмәкләр, чуклы кашемир яулыклар, җиңсез җиләннәр, ука-чачаклар, чигешле калфаклар, муенсалар, сүрәкәләр, көмеш маңгай тәңкәләре, чулпылар, кияү, кәләш балдаклары. Бер дә киелмәгән ялтыравыклы туфлиләр. Йомшак мамык шәлләр. Әнисенең көмеш беләзекләре, алкалары, алтын тәңкәләре дә шунда саклана иде.
Сезнең бирнә болар, барысын да сезгә дип саклыйм, кызкайларым, икегезгә ике сандык, — дигән иде әниләре, шатланып. — Үскәнегезне сизми дә калырбыз. Кызлы кешенең сандыгы буш булмаска шеш. Сез тугач та, бирнә җыя башладым, бәбкәйләрем.
Әниләре өчен иң кадерле, кыйммәт саналган сандыклар арбага чыгарып салынгач, талаучылар тагын пигә керделәр. Күңелләренә нәрсә ошый, барын да йолкып алып чыгып, ат арбасына тутыра тордылар. Аш су бүлмәсендәге махсус эшләнгән киң сәкеләр астында казлар утыра иде. Бу усал адәмнәр килеп кереп шау-шу куптаруга, тынлык яраткан казлар тынгысызланып каңгылдый башладылар. Кара сакаллы адәм казларны берәм-берәм ишегалдына тотып томырды. Ояларда бүген-иртәгә бәбкә чыгарырга тиешле йомыркалар өелеп калды. Кайберләрендә бәбкәләр җитлеккән, күбесе борын төрткән иде. Теге адәм аларны алып идәнгә бәрде. Йомырка кабыгы кагылып, эченнән юеш, шәп-шәрә бәбкәләр чыгып, идәнгә чәпәлделәр. Теге адәм, күн итекләре белән күкәйләрнең өсләренә басып, бәбкәләрне сытты. Ярый ла бу хәлләрне балалар күрмәде. Аларны рәхимсез адәмнәр юка күлмәктән, яланаяк өйдән куып чыгарган иделәр. Метрейнең йорты каршында өч җигүле атны күреп, авылдашлары җыела башлаган иде. Төрлесе төрлечә сөйләде. Метрейнең матур бай юрмышына кызыгып, көнләшеп йөргәннәре:
Күптән кирәк иде кулакка, — диештеләр.
Үз тырышлыгы белән күтәрелде бит ул. Дөреслек юк дөньясында, — диделәр күпләр, аны кызганып. Урамда елашып басып торган балаларны күрше Думна әбиләре чыгып, үзләренә алып кереп китте.
Мал-туар, кош-корт, умарталарны гына түгел, ишегалдындагы вак-төякне дә алып чыгып арбаларга салдылар.
Байлыгы бик күп, көн буена җитәрлек эш бар бүген безгә, — дип көлештеләр талаучылар. — Умарталарын ничек ташып бетерербез?!
Праскыйның тегү машинасы «Зингер» дә, җиз самавырлары да арбада «еламсырап» утыралар төсле иде. Аласы алынып, йорт таланып беткәч, бик канәгать булып, эшлекле адәмнәр китеп барды. Метрей белән карчыгын, урманнан кайтуларына, ишекләрендә зур йозак каршы алды. Алар инде күңелсез яңалыктан хәбәрдар иде.
— Баш исән булсын, Праскый, бар да булыр. Безгә генә килгән аерым хәсрәт түгел, бөтен ил белән күрәбез. «Ил белән киселгән бармактан кан чыкмас» диләр. Йөзем ак, күңелем пакь минем. Берәүнекен дә урламадым, берәүне дә таламадым. Җирне яраттым, эшкәрттем. Бөтен көчемне, җегәремне намуслы хезмәткә бирдем. Бар тапканыбыз үз тырышлыгыбыз. Тирем тамызып эшләдем, миңа эшләгән кешене рәнҗетмәдем.
Нәрсә эшләргә дә белмәде ир. Миен чуалтып, исәпсез-хисапсыз уйлар айкала иде. Йөрәк түрләрендәге саф сөюләрен юмарт бүлешеп, кайгы-хәсрәтсез яшәп ятканда... Әллә соң алар артык бәхетле булдылармы? Бәлки, көр тормышларына начар күз тигәндер?
Ничек кенә булмасын, кайгыруын карчыгына сиздермәскә тырышты ул. Алты елга авылдан чыгып китәргә боерык булды аларга.
«Илдә булса үлмәссең, илсез көнең күрмәссең» дигәннәр борынгылар. «Чит җирләрдә ничек яшәрбез, ниләр күрербез? Чыпчык та «чыбыгым» дип, карга «каеным» дип, үз илендә яши. Канатларны каердылар», — дип, китәргә каршы төндә берәүгә дә күрсәтми озак елады Праскый. Елап туйгач: — Нигә балавыз сыгам соң әле, «күз яше — көчсезләр юанычы» дия иде ич әни, — дип, үзен тынычландырды.
Метрей гаиләсе белән тагын биш гаилә Чиләбе өлкәсенә, Уралга урман кисәргә озатылды.
Башка балаларның да гомерләре кыл өстендә иде. Ачлыктан йөзләре шешенгән, авыз ачып сүз әйтерлекләре дә калмаган, көчсезләнгән иделәр. Бар белгәннәре ашарга сорау. Авылдан чыгып киткәндә, авылдашлары кем нәрсә бирә алды, булдыра алганча ярдәм иттеләр. Юлыгыз ерак дип, киптергән ипи китерделәр. Менә шул ипекәйләр ачлык үлеменнән йолып калды аларны.
Дөньяда яхшы кешеләр күбрәк, Аллага шөкер. Moнда килеп төшкәч тә, Метрейнең эшләре уңайга китте. Буш бүлмә дә тиз табылды. Үзенә күрә йорт җиһазлары да бар иде. Шушы бүлмәдә яшәгән гаиләнең ике баласы да чирләп үлгән. Авыр хәсрәтне күтәрә алмыйча, әниләре дә якты дөнья белән хушлашкан. Ир кеше, ялгыз калгач, үзенә кул салган, асылынып үлгән булып чыкты. Бу хәлләр турында, бүлмәгә урнашып яши башлагач кына, урман кискән җиреннән Метрей ишетеп кайтты. «Туган җирдәй җир булмас, Туган илдәй ил булмас» диләр. Ни хәл итсеннәр, Метрей белән Праскый туган җирләреннән еракта, Урал якларында яңа тормыш башладылар, урман кисеп көн күрделәр.
Яңа җирдә яңа тормышка ияләшеп килгәндә генә,зур бәхетсезлек килеп чыкты. Нинаны агач басты. Әти әниләренә ашарга илткән булып, кыз урман кискән диләнкегә барып чыккан. Метрей гаиләсенә зур кайгы килде. Агач кызның сул як кулын, калак сояген имгәткән. Сул кулы кара янып чыккан. Баракка алып кайтып, ятагына салганда, кыз аңында түгел иде. Беренче ярдәм күрсәтерлек тә кеше таба алмадылар. Бала саташып, ыңгырашып төн чыкты. Якты Күл авылында яшәүче туганын тыңламаганы өчен мең үкенде Праскый.
«Балаларны алып китмә, Ходай хакы өчен калдыр», — дип ялынган иде әнисенең сеңлесе.
Юк, тыңламады шул Праскый, нишләсен, күрәчәге булгандыр. Нина, аңына килгәч тә, атна-ун көн бик сызланып, ыңгырашып ятты. Калак сөягенең чәрдәкләнеп бетүен, операция кирәк икәнен берәү дә белми иде. Шулай да кызының хәле авыр икәнлеген, монда дәвалап булмаячагын Праскый яхшы аңлады. Метрей белән киңәшләшкәннән соң, кызы Нинаны туган якларына, Якты Күлгә туталарына озатырга булды. Юлга җитәрлек итеп ипи киптереп, сохари әзерләде. Тимер юл ерак түгел, ләкин алар станциясендә товар поездлары гына туктый. Бөгелмәгә кайтучы товар поездына утыртып, елый-елый кызны озатып калдылар. Нина әти-әнисеннән беренче тапкыр аерыла. Шулай булса да, ул еламаска, аларны борчымаска тырышты. Кыз аңлый иде: ул аларны биш ел күрмәячәк. Исән булган очракта, ул биш ел ялгыз яшәячәк.
Әти-әнисеннән, сеңлесе, энесеннән аерылып ниләр күрәсе бар икән кызның? Исән калырмы ул, бәлки, үлеме якынлашадыр? Авылда яшәгәндә, ике сеңлесе авырып үлгәч, әниләре аларны гел сагынып искә ала, алар рухына иман укый иде. «Үлгәч, барыбыз да бергә булабыз», — дип, үзен дә, калган балаларын да тынычландыра иде.
— Үлсәм, ялгыз булмыйм, сеңелләрем янына барам, — дип елмаеп куйды кыз. Үлемнән курка белми, аңлап җиткерми иде, ахры, ул.
(Дәвамы бар)