СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Фәнис Яруллин "Иң бәхетле көн"
Ялгандырмы-чындырмы, булгандырмы-юктырмы, авылда түгел, шәһәрдә, шушы безнең көннәрдә яшәгән, ди, бер юаш малай. Бик оялчан, бик юаш булганга аны малайлар дус итмәгән, кызлар иш итмәгән. Малайлар дус, кызлар иш итмәгәнгә юаш малайның бик- бик хәтере кала икән. «Их, бүтәннәр белән бергә-бергә уйныйсы, шаярасы иде,— дип хыялланган ул.— Егылып аста калсам да, куеныма кар йомарлап салсалар да еламас идем. Уйнасыннар гына иде минем белән!»
Әмма малайлар, кызлар аның белән уйнамаганнар, юаш малайның күкрәгендә бөркет йөрәге барлыгын аңламаганнар. Ул килеп уенга кушылса читкә сибелгәннәр, сүз башласа егыла-егыла көлгәннәр, карбабай ясап куйса җимереп ташлаганнар, сагыштан җырлап җибәрсә үртәгәннәр.
Юаш малайның моңа бик-бик хәтере калган, ачудан йодрыклары йомарланган, күзләреннән очкыннар чәчрәгән, әмма үзен рәнҗетүчеләргә каршы чыгарга кыюлыгы җитмәгән. Чөнки ул кешеләрне рәнҗетүдән бик-бик курка торган булган.
Таң артыннан таңнар аткан, җилләр искән, сулар аккан. Ә бу вакыт эчендә ишегалды малайлары бер-бер ләре белән утыз тапкыр ачуланышырга, кырык тапкыр дуслашырга өлгергәннәр, тик әлеге юаш малай гына үзенә иптәш таба алмаган.
Көннәрнең берендә ишегалдының усал малайлары, черелдек кызлары уйный-уйный арып өйләренә таралышкач, күктә йолдызлар кабынгач, болытларны аралап ай калыккач бөркет җанлы юаш малай чыккан да җепшек кардан бик матур итеп Кар кызы ясап куйган. «Без синең белән мәңге дуслар булырбыз. Бергә-бергә тау шуарбыз, тәгәри-тәгәри уйнарбыз, яме»,— дигән ул Кар кызына.
— Мин риза,— дигән Кар кызы, һәм алар җитәк- ләшеп тауга менеп киткәннәр. Итекләрен чана иткәннәр. Чаналарына төнге җилләрне җиккәннәр. Егылсалар берсен-берсе тартып торгызганнар, арысалар иңгә- иң куеп ял иткәннәр, күктәге йолдызларга карап сокланганнар. Юк кына нәрсәдән дә кызык табып тәгәри-тәгәри көлгәннәр. Шатлыктан күңелләре тулып ташыса — ж,ырлап җибәргәннәр. Куеннарына суык кереп, тәннәрен чеметкәли башласа — рәхәтләнеп биегәннәр. Алар биегәндә җилләр такмак әйткән, маэмайлар өреп үзләренең соклануларын белдергәннәр, кош-кортлар агач ботакларына утырып тамаша кылган. Бер генә җан иясе дә авыз ерып көлмәгән, үртәмәгән, үчекләмәгән.
— Их! — дигән юаш малай хискә бирелеп,— дөньяда дустың булу нинди рәхәт икән.
— Әйе,— дигән Кар кызы,— синең кебек батыр малай белән дус булуыма мин бик шат.
— Юк шул,— дип кире каккан аны малай,— мин батыр түгел.
— Син батыр! — дигән Кар кызы.— Чөнки син кара төннән курыкмыйча берүзең урамга чыктың. Аннары әле генә минем күзләремә карап: «Мин батыр түгел»,— дип әйтә алдың. Үзеңә карата мондый сүзне әйтер өчен дә батырлык кирәк.
Кар кызының бу сүзләре юаш малайның күңелендә әллә нинди уйлар кузгатып җибәргән. Моңа кадәр әле аңа бер генә кешенең дә «син батыр» дип әйткәне булмаган. Кеше йөрәгенә яшерелгән батырлыкны күрү өчен күзең очлы, күңелең әйбәт булу кирәк шул.
Шушы минуттан башлап юаш малай бернидән дә курыкмый башлаган.
—Әйдә синең белән шәһәр әйләнәбез,— дигән ул Кар кызына.
— Әйдә. Минем төнге шәһәрне бик-бик күрәсем килә
Алар төнге шәһәр урамы буйлап атлап киткәннәр Аяк астында ак кар җырлаган, баганадагы утлар серле итеп күз кысышкан, туптай түгәрәк ай алдан тәгәри-тәгәри аларга юл күрсәтеп барган. Урамнар урамга, юллар юлга ялганган, һәрберсендә алар кызык тапканнар, яңа матурлыклар күргәннәр. Җилләр ялап шомарткан шугалакларда шуганнар. Табаннарына каткан боз барлык төр тимераяклардан шәбрәк шуган. Шуып туйгач юлларын тагын дәвам иткәннәр. Юлда аларга төрле бакчалар очраган. Бөркет җанлы юаш малай белән Кар кызы атынчыкларга утырып атынганнар. Атынчыкның әле кыз утырган ягы, әле малай утырган ягы күккә тигән. Әле малай, әле кыз күктән йолдыз үрелеп алып бер-берләренә бүләк иткәннәр.
Бу төндә алардан бәхетле кеше булмаган. Шулай бәхетләрен күкрәкләренә сыйдыра алмый йөргән чагында бик матур бизәлгән чыршы янына килеп чыкканнар,
Нинди гүзәллек! — дигән Кар кызы.— Ботак саен җәнлекләр, ылыс саен йолдызлар. Мондагы йолдызлар күктәге йолдызлардан да яктырак яна.
Әйе, дигән малай,— тиздән Яңа ел бәйрәме. Ул бәйрәмгә сине дә чакырачаклар.
Мине? дигән Кар кызы малайның сүзләренә ышанып җитмичә.
Сине. Чөнки бер генә Яңа ел да Кар кызыннан башка узмый. Ә син дөньядагы кар кызларының иң- иң әйбәте, иң-иң матуры. Кыш бабай сине җитәкләп чыршы янына килеп җитүгә бөтен малайларның күзе синдә булачак.
И-и, дигән Кар кызы малайның сүзләреннән оялып,— син үзең әйбәт булганга гына мине мактыйсың.
Алар бәхәсләшеп киткәннәр, һәркем үзенең дустының матурлыкларын күбрәк табарга тырышкан. Ә күңел күзе белән караганда кеше җанының иң эчкәре почмакларына яшеренгән матурлыкларын да табарга була икән.
Төнге шәһәр буйлап алар озак йөргәннәр. Шаярган нар, көлгәннәр. Бер-берләренә иң яшерен серләрен чиш кәннәр. Йөреп туйгач иңгә-иң куеп сүзсез генә утыр ганнар. Кайдадыр йолдыз атылган, кайдадыр серле утлар җемелдәшкән. Берәм-берәм тәрәзәләр яктыра башлаган.
—Бәхетле төн үтеп тә китте! — дигән малай көр- генеп.— Яңадан бер вакытта да мин болай бәхетле булалмам инде.
—Булырсың,— дигән Кар кызы,— чөнки синең күңелең бай. Ә күңел байлыгы — зур бәхет ул.
Кар кызы шулай дигән дә шаянланып малайның җилкәсенә суккан: «Син үзеңнең батыр икәнлегеңне онытма, батырлык иң беренче йөрәктә туа».
Һәм чынлап та шушы көннән башлап бөркет җанлы юаш малай батырларның батырына әйләнгән. Көчсезләрне рәнҗетсәләр яклашыр өчен арага атылып кергән, уенда иң беренче үзе башлап йөргән. Кешеләрнең кимчелекләреннән көлүчеләр булса, канга батканчы сугышкан.
Хәзер инде ишегалдында ул ясап куйган Кыш ба байга да, Кар кызына да беркемнең кагылырга батырлыгы җитмәгән. Эти-әниләре: «Безнең малаебызга ни булды соң?» — дип сокланып та, аптырап та карап куялар икән. Ә бөркет җанлы юаш малай үзенең тугры дусты Кар кызына тәрәзә аша күз кысып: «Рәхмәт, дустым, син мине көчлелегемә, үземнең бүтәннәрдән ким түгеллегемә ышандырдың. Мин хәзер күкрәгемдә таулар күчерерлек гайрәт сизәм. Мин бик-бик бәхетле, әйе, эйе — бәхетле, чөнки синең кебек әйбәт дусты булган кеше бәхетсез дә, кыюсыз да, куркак та була алмый»,— дип эндәшә икән.
2025-03-26 08:45