СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Мөхәммәт Мәһдиев “Соңгы теләк”

Фани дөнья үзенекен итте: егерме биш ел ирсез гомер кичергән солдат хатыны Факиһә җиңги, моннан соң беркайчан да тормаска дип, түшәккә егылды. Алдап юатып торуның кирәге юк иде, моны һәркем аңлады. Магнитогорскидагы кызы, яшь баласын алып, әнисен соңгы юлга озатканчы торырга дип, авылга кайтты. Аның артыннан ук Нижнекамскидагы кызы да ял алып кайтып төште. Күршедәге кызы колхоз эшеннән бушаган арада, балаларын каенанасына тапшырып, көн-төн төп йортта кайнашты. Үлем турында беркем дә ачык сөйләшми, тик аңа хәзерләнәләр иде. Берәүләр хәл белергә килгән җирдән шыпырт кына «кәфенлеге бармы?» дип борчылалар, картлар өйгә кермәстән генә «килен васыятен әйттеме?» дип сорашалар, тавышларын калтыратып, бугаз төеннәрен кылкылдатып, киңәш бирәләр, йомарланган, таушалган яулык белән күзләрен сөртеп алалар. Түбән оч тол хатын Фа киһәне шулай аргы яктагы каенлыкка озатырга җыена...
Факиһә җиңги моны үзе барысыннан бигрәк аңлый. Инде васыять тә әйтелде (быел гына тектергән плюш жакетын — үзен юачак Миңсылу карчыкка, кыз вакытта үзе чиккән кызыл башлы ике сөлгене тастар башы тотучыга бирергә; соңгы айда колхоздан алган унике сум илле тиен пенсиясен, кибеткә алып чыгып, иллешәр тиенлек итеп вакларга һ. 6.). Ләкин болар аның үлем сәгатенә аз гына да йогынты ясый торган хәлләр түгел. Факиһә җиңгинең әле үләргә хакы юк: аның төпчек баласы Миңзаһит — әтисе сугышка киткәндә карында калган улы — телеграмманы алгач та юлга чыгарга тиеш. Ишектән солдат капчыгын иңенә асып, шинель кигән әнә шул сипкелле малае кайтып кына керсә, Факиһә җиңги хәлсез куллары белән бер генә тапкыр аның кыл шикелле каты чәченнән, битеннән, кытыршы солдат шинеленнән сыпыра алса — бу дөньядан аңа бүтән бернәрсә дә кирәк түгел. Тик телеграмма гына тоткарланмасын. Чит илдә хезмәт итүчеләргә телеграмма бирүе бик мәшәкатьле, диләр. Шулай да бер атна эчендә барып җитсә, самолётлар очып торган хәзерге заман өчен Берлин ерак җир түгел...
Таңга таба Факиһә җиңги кызышты, һаман Миңзаһит белән саташты. Нигәдер Миңзаһитны бишек баласы итеп буталды.
-Хәзер, имезәм, улым, елама, бәбкәм, елама!
- Кызым, Миңзаһитны тирбәтә тор, мин сыер савып кына керим, — дип, кызу-кызу сөйләнде.
Миңсылу карчык карават башына утырып «Ясин» сүрәсен укып бетергәндә, Факиһә җиңги аңына килде.
- Кайтмадымы? — дип, кипкән иреннәрен кыймылдатты, күзләрен матчага текәде.
Барысы да сәгатькә карадылар: кешеләр инде поезддан бу вакытта кайтып җитәләр иде. Димәк... Димәк, тагын бер тәүлек көтәргә кала...
Көндез Факиһә җиңги күзен ачып түшәмгә карап ятты. Саклап утыручы карчыкларга өйләренә кайтып ял итәргә кушты.
— Төнлә тагын килегез, актык төнем, — диде. Моны ул бик тыныч кыяфәт белән әйтте.
Кояш батуга, авыру тагын кызыша башлады. Ишекне ачтырды, сентябрьнең салкын һавасы ишектән бәреп керүгә, иркенләп сулыш алды. Бераздан идәнгә төшереп яткырырга кушты. Олы кызы моңа каршы килде.
— Әни, бәгырем, салкын булыр бит, — дип өзгәләнде.
Ана тыныч кына:
— Төшерегез, үкенерсез, — дигәч, идәнгә түшәк җәеп бирделәр.
— Инде Сәйдәне чакырыгыз, — диде ана.
Сәйдә — күрше хатыны. Аның олы улы әле узган атнада гына солдат хезмәтен тутырып кайткан һәм, шинелен комбинезонга алмаштырып, инде трактор курсына укырга киткән иде.
Сәйдә кергәнне Факиһә җиңги түземсезлек белән көтте.
— Күрше, Сәйделбанат! — диде ул, тынына буыла-буыла, хәлсез тавыш белән. — Соңгы теләгемне үтә. Иртәгә, поезддан кешеләр кайтканда Миңзаһитым кайтып җитмәсә, Хөрмәтуллаңның фурмаларын ки дә минем яныма Миңзаһит булып килеп кер, яме! Аркаңда яшел капчыгың булсын, минем белән күрешкәндә, тавышың калын булсын. Фурмадан кер, яме, Сәйделбанат... Поезд вакытында, яме... Шинель кияргә онытма...
Түбән оч төн буе керфек какмады. Факиһә җиңгиләрнең алгы өендә төн буе күрше-күлән утырды. Ә Миңзаһитны каршыларга киткән бригадир таң атканда мотоциклына берүзе утырган көе кайтып керде.
...Моңарчы күз яшен бер-береннән яшергән күрше-күлән Сәйдәне киендергәндә үксеп-үксеп елашты. Сәйдәнең чәч толымнарын солдат бүреге эченә чак-чак сыйдырдылар. Алты бала үстергән, инде шактый юанайган илле биш яшьлек хатынны солдат рәвешенә кертүе авыр булды. Шулай да барысы да эшләнде.
Йортта ана һәм кызлары гына калды.
Ана, кипкән иреннәрен кыймылдатып, соңгы мәртәбә:
— Кайтмадымы? — дип сорады.
Җавап урынына кызлары күзләрен читкә бордылар. Авыру тагын аңын җуйды.
...Кинәт кенә тәрәзә кактылар. Ана сискәнде. Өйалдыңда шак-шок авыр итек тавышы ишетелде. Дөбер-шатыр килеп, ишектән солдат киемендә бер кеше күренде. Аның иңендә яшел капчык иде. Факиһә җиңги сискәнеп күзен ачты. Аның иреннәре калтырый иде:
— Балам, балам, төпчегем... Миңзаһитым... кайтып җиттеңме, улым. Менә мин сине көттем. Инде бер үкенечем дә калмады. Рәхмәт, улым, рәхмәт... Менә рәхәтләнеп киттем. Инде үлсәм дә риза. Рәхмәт, балам...
Сәйдә шинель астындагы калку күкрәгенә Факиһә җиңгинең арык гәүдәсен кысты да тавышын калынайтырга тырышып газапланды. Ләкин бер сүз дә әйтә алмады, тешләрен кысып, кайнар яшь агызды. Факиһә җиңги исә тыныч кына:
—Йә, улым, бәхил бул. Гомереңә игелек күр, амин, — дип йомшап калды. Аннан кызларына елмаюлы бер караш ташлады да ияк какты, күзләрен йомды.
Соңгы теләге үтәлгән солдатканың арык кулы шинель җиңенә чытырдатып ябышкан килеш калды.
Көн яктырганда, хат йөртүче Миңзаһитның Мәскәү вокзалыннан җибәргән телеграммасын китерде. Мәскәү поезды килеп җитәргә тәүлектән кимрәк вакыт калган иде...