СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Габделхәй Сабитов “Югалган Йолдыз”

Таң алдыннан күктә Йолдыз атылды. Әле генә йокыдан уянган, яфраклар белән уйнап йөргән җиләс Җил аны күреп алды.
- Егылды, егылды, - диде ул һәм Йолдызны урман аланыннан эзләргә кереште. Ыш- ыш-ш итте, җирне сыйпады, үләннәрне аралады, сары яфракларны кузгатты. Әмма Йолдызны таба алмады.
Урман артыннан килеп чыккан Болыт аңа сорау бирде:
-Ә-әй, Җил-җилә! Нәрсә эзлисең шулай, бил бөкрәйтеп, күз чекерәйтеп?
-Йолдыз егылды. Син дә эзләш әле,-диде Җил.
Болыт яңгыр булып яуды, дөбердәде, шыбырдады,камчы-камчы бармаклары белән җирне капшады, тик берни дә таба алмады.
Ялтырап күтәрелеп килгән Кояш та аларны күреп алды:
- Әй сез, җиләс Җил белән шаян Болыт, нәрсә эзлисез шулай, бил бөкрәйтеп, күз чекерәйтеп?
- Таң йолдызы югалды. Кич таба алмыйбыз. Йолдызсыз дөньяның яме булмас... -
дип зарланыштылар Җил белән Болыт.
Кояш күзләрен җиргә төбәде. Алар Йолдызны инде өчәүләп эзли башладылар
Эзли торгач, Болыт, яңгыр булып явып, җиргә сеңеп бетте; Кояш урман артына төшеп йокыга китте. Ә Җиләс җил, тәмам хәлдән тайгач, үлән арасына ятып ял итәргә булды.
Чалкан яткач, ул кинәт баш очында балкып янган якты Йолдызны күреп алды:
- Әй син, егылган Йолдыз, югалган Йолдыз, без сине бик озак эзләдек, тик таба алмадык. Бөтенләй югалды, дип, бик курыккан идек. Ничек менә алдың син яңадан күккә?
Йолдыз Җилнең сүзләреннән көлеп куйды:
-Юк, югалмадым мин, - диде ул. - Якты йолдызлар һичкайчан егылмыйлар да, югалмыйлар да. Син күк ташы атылганын күргәнсең. Әллә кайчан сүнгән йолдызларның кыйпылчыклары гына шулай атыла.
-Алайса, саграк бул инде, сүнеп куя күрмә. Сүнсәң егылырсың, югалырсың. Беркем дә таба алмас...
Җиләс Җил шулай диде дә яшел үзәнлеккә төшеп йокыга талды.
2025-11-28 15:00