СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Фәнис Яруллин "Яз кайда кышлый?

Кара диңгез артындадырмы, Кызыл диңгез уртасындадырмы — кайдадыр еракта, моннан күренми торган якта бар икән, ди, бер утрау. Ул утрауга әле бер генә сәяхәтченең дә аяк басканы юк икән. Кеше аяк басмаган әлеге утрау да, мин сиңа әйтим, һәртөрле җимешләр агачларын сыгып утыралар, кавын-карбызлар таудагы ташлар кебек кояшта кызынып яталар, кош-кортлар бернәрсәдән курыкмыйча, ояларын кая теләсәләр — шунда корып, бала чыгаралар икән, ди. Андагы матурлыкны, андагы байлыкны күрсәң хәйран калып шунда телдән язасың, ди.
Менә шушы гаҗәеп утрауга Язбикә кыш кышларга килә икән. Ни өчен ул күз күрмәгән, колак ишетмәгән утрауга барып кышлый соң? Чөнки якын-тирәдә булсам артымнан килеп җитәрләр дә кире кайтуымны үтенерләр дип курка икән. Әйе, безнең кайсыбызның гына ак җанлы, көләч йөзле, иркә куллы Язбикәне мәңге-мәңге үз яныбызда тотасыбыз килми дә, кайсыбызның гына чәчәкләр, гөлләр түшәлгән болыннар буйлап йөгерәсе килми соң? Ә бит Язбикәгә дә ял кирәк. Бездә кар-бураннар ыжгырган, колак-борыннарыбызны Кыш бабайның шаян малайлары чеметеп-чеметеп уйнаган чакта Язбикә үзенең утравында хәл җыеп ята. Диңгез суында коенып, комнарда кызынып көчен-гайрәтен арттыра. Менә бервакыт аның йөзенә алсулык йөгерә, тамырларында чишмә булып каны уйный, күкрәгендә ашкыну туа. Тәненә көч-дәрт керүгә үк ул туган җире турында уйларга тотына, һәм тиз генә өлкән улы Җилбатырны чакырып китерә дә болай ди:
— Улым, без монда озак яттык, тәнебездә көч, җаныбызда ашкыну туды, әйдә, тиз генә юлга җыен. Туган якларга кайтып кил, анда безне көтәләр микән? Сагынганнар микән? Тик шуны онытма: без монда сине дүрт күз белән көтеп торачакбыз.
Җилбатыр әнкәсенең сүзен ишетүгә сөенә-сөенә юлга җыена башлый; аягына, диңгезләрне сикертеп кенә чыгара торган тылсымлы итеген кия, кесәсенә төрле-төрле сыбызгыларын сала, аннары маңгаена ук төшереп. бүреген киеп куя да күздән дә югала.
Ел барасын ай барып, ай барасын көн барып Җилбатыр туган иленә килеп җитә. Килеп җитә дә хәйран кала: мондагы хозурлык, мондагы киңлек! Болыннар, кырлар буйлап күпме генә йөгермә — чигенә барып чыга алмыйсың, ә юллар соң, юллар! Башы да юк аларның, ахыры да. Тылсымлы итегеңнең табаннары төшкәнче чап та чап. Юлыңа киртә булып таулар ятмый, йотам- йотам дип, диңгезләр олы авызларын ачып сагалап тормый. Рәхәт, иркен!
һәм Җилбатыр әнкәсенең: «Без монда синең кайтканыңны көтеп калабыз»,— дигән сүзләрен бөтенләй исеннән чыгарып, кырлардан басуларга, шәһәрләрдән авылларга, урманнардан болыннарга чаба башлый. Кай вакыт артык шукланып китеп, урамда кар йомарлап атышучы малайларның бүрекләрен салдырып ала, кызларның куеннарына җепшек кар тутыра, картларның сакал-мыекларын чуалта, судан кайтучы киленнәрнең чи ләкләренә бәрелеп, суларын түктерә.
Бик-бик рәхәт була Җилбатырга туган илендә. Кечкенә утрауда бикләнеп яткан көннәре өчен дә йөгерә-уйный ул. Ә Язбикә исә һәркөн юлга карап улын көтә. Көтеп-көтеп улы кайтмагач үзенең иркә кызы Тамчыкайны чакырып ала.
— Кызым,— ди ул Тамчыкайның иңенә йомшак кулын салып.— Юлга син җыен, булмаса. Бәлки, барышлый абыеңны очратырсың. Тик кара аны, озаклама. Безне анда көтәләрме-юкмы, шуны гына белеш тә монда йөгер.
— Ярар, әнкәем,— ди Тамчыкай, шатлыгыннан күңеле нечкәреп.— Мин бик тиз әйләнеп кайтырмын.
Чибәр Тамчыкай күл-көзгегә карап бизәнә-ясана да яфрактан яфракка, агачтан агачка сикерә. Иң биек агачның иң өстәге яфрагы болытларга тиеп тора икән. Тамчыкай яфрактан тиз йөрешле болытка күчеп утыра. Шулай итеп юлга чыга.
Көн бара, төн бара, туктамыйча гел бара торгач килеп җитә Тамчыкай туган иленә. Озак итеп карурманнарга карап тора, елга өсләрен күзәтә ул. Тамчыкайга да бик ошый туган илендә. Иртәләрен ул берәр биек йортның түбә кыегына менеп утыра да чыгып килүче кояшның нурларына күз кыса. Ә кояшка бер күтәрелеп карадыңмы — бетте диген инде. Син аңа мәңгегә гашыйк буласың. Йөрәгеңә дәрт тула, йөзеңдә сөенеч балкый башлый. Бөтен дөньяңны онытып син аның иркенә биреләсең.
Тамчыкай да әнкәсе турында оныта. Ул сөенеченнән нишләргә белмичә каен ботакларында тирбәлә, тәрәзә юучы апаларның керфекләренә куна, болытларга утырып басуларга барып кайта. Ә Язбикә күз өстенә кулын куеп юлга карый: «Кызым күренмиме?»
Юк шул, кызы күренми.
Әмма Язбикә өметен җуймый. «Бәхетлеләрдер,— ди ул Җилбатыр белән Тамчыкай турында.— Бәхетле чакта хәтер кыска була». һәм туган иленә ашкынган Язбикә, белеп кайтырга дип, кошларын-оныкларын җибәрә. Берәм-берәм дә, күпләп-күпләп тә китәләр кошлар. Аларга Җилбатырныкы кебек тылсымлы итек тә, Тамчыкайны алып киткән елгыр болыт та кирәкми, аларның канаты үзләрендә. Язбикә әбиләренең рөхсәтен алуга үзләренең утрауларын бер әйләнеп чыгалар да туган илләренә юл тоталар. Оныкларын озатып бетергәч Язбикә бик ямансулап кала. Яулык почмагы белән еш-еш күзләрен сөртә, аяк очларына баса-баса юлларга карый. Җилбатыр белән Тамчыкай кебек үк кошлар-оныклар да әйләнеп кайтмыйлар.
— Мөгаен, балаларымны анда бик әйбәт каршылаганнардыр,— дип уйлый Язбикә,— җибәрмиләрдер. Үземә дә юлга чыгарга кирәктер. Юкса соңга калуың бар.
Һәм Язбикә тал чыбыгы белән билен буып, чәчәкле яулыгын башына чөеп юлга чыга. Адымнары шундый җиңел, шундый җитез аның. Диңгезләрне атлап, күлләрне урап, елгаларны сикереп кенә үтә Язбикә. Аның килүен иң беренче кошлар күреп алалар. Кошлар — урманнарга, урманнар — болыннарга, болыннар — елгаларга Язбикәнең килүе турында хәбәр тараталар. Бу хәбәрдән бөтен дөньяның йөзенә шатлык йөгерә. Елгалар, йөрәкләренең ярсуына чыдый алмыйча, ярларыннан ашып Язбикәгә таба чабалар, урман күзе — умырзаялар, үзләренең зәңгәр күзләрен кар суларында юып, көн тудымы, юлга карыйлар. Җилбатыр гафу сорап әнкәсенең кочагына ташлана, Тамчыкай гаебенең зурлыгын аңлап мөлдерәп тула да әнкәсенең аяк астына тәгәри. Ә Язбикә һәммәсен гафу итә. Хәтерсез оныкларын да, җилбәзәк улы Җилбатырны да, үзе турында гына уйлаучы гүзәл кызы Тамчыкайны да тиргәми. Язбикәнең бүген күңеле киң, бәхете чиксез. Чөнки ул үзенең туган иленә кайта. Ә биредә аны әнә ничек зарыгып көткәннәр. Язбикә килеп җитүгә игенчеләр басу-кырларына ашыгыр, авыруларның күңелләрендә яңа өметләр уяныр, карт-корылар тагын бер язны көтеп ала алулары белән бәхетле булырлар, сабыйлар яшь чирәмгә тәпи басуларына сөенерләр.
Үзеңнең һәр урында көтелгән кунак икәнлегеңне белеп яшәүдән дә олы бәхет бармыни соң?!