СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Фирүзә Җамалетдинова “Җәйләр генә җитсен”

Шәһәрнең газ плитәсе бер дә Мөфлиха карчыкның күңеленә ятмады шул. Ишеген ачкан саен: «Авыл миченә җиткән ни бар инде, җә?» — дип үртәлде. Их, кар тавыдай күпереп торган камырының кадерен белә иде дә соң ул ак күлмәкле галанка миче! Бар булмышы белән көйсез каенана көеп тапкан яшь килен инде менә. Югыйсә камыры хәзер дә уңмый түгел, уңа: һаман пыш-пыш сөйләшә-сөйләшә кабарды. Ә миче нишләтте дисеңме: астын көйдереп, өстен ярым чи калдырып, әвеш-түеш китерде дә бирде. Хәер, авылда да бар иде инде ул газ плитәсе, тик карчык аның аскы мич өлешен бер кат та ачып карамады. Ә үзе белән бергә картаеп барган олы галанкасы беркайчан да кыен хәлгә калдырмады аны. Авыз суларын китерерлек тәмле, күз явын алырлык ямьле итеп пешереп бирде. Нигәдер калада да саланың шушы акшарланган олы ак миче күз алдыннан китмәде. «Кояш сыман көлеп утырган кайнар мичеңне калдырып килгәчтенме? — дип, һаман үз-үзен битәрләде. — Югыйсә ашыкмаса да, тагын берәр елга калып торса да ярыйсы булгандыр да. Хәер, артка юл юк инде, нишләмәк кирәк».
Аның шул мәлдә почмакта назлы песидәй бөгәрләнеп яткан кара читегенә күзе төште. Түр якка табан атлап киткәнен үзе дә сизми калды, «һай, кирәксезгә чыкты ла, бахыркаем минем», — дия-дия кадерләп кенә кулларына алды. Җиз самавыры холыксызлана башласа, хәзер өрдереп җибәрер иде шуның белән. Оныта язган җырын бик тиз исенә төшерер иде. Өйгә ямь кереп китәр иде. Их, түргә генә китереп утыртасы иде дә соң шушыны! Юк шул, кызлары, бу иске нәмәстәкәйнең бүтән һич кирәге чыкмастыр дип, аны күченгәндә чормага ук чыгарып олактырды. Хәер, авылча җырлаган моң иясен калада кем генә аңлар икән соң? Ә шәһәр җырының ниен табалардыр? Даңгыр-доңгыр... Магнитофон да компьютер, имеш, тагын әллә нәрсәләр... Хлорлы суга да ияләшеп киләме соң инде ул әллә? Баштарак, тәмсез, дип зарланыштырып караган иде дә... Ишетүчесе булмагач, моннан ни мәгънә инде? Барыбер дә аңа ошап бетмәгән нәрсәләр шактый күп булып чыкты бу кала дигәннәрендә. Шуңа да, ни эчтә, ни тышта тормыш юк, дип куя ул еш кына пошынып.
Ишек төбендәге тип-тигез асфальт юлларны бөтенләй ошатмады карчык. Авылдагы чокыр-чакыр, калкулыклар үзе бер хәзинә булган бит. Иртә таңнан торып чирәм җиргә чыгып басуларга ни җитә диген! Җиләкле аланнар, ромашка, зәп-зәңгәр күзле кыңгыраулар үзе бер дәүләт ләса. Яшьрәк чакта бигрәк тә, чыклы үләнме ерып, бакчаңны бер урап керүе дә бәхет тоелган. Болыннардан, аланнардан кайткан көнне офыклар киңәеп, сулышлар иркенәеп китә торган иде бит.
Җәйләрен генәме соң?! Кайда ул язгы җилнең шомырт, сирень чәчәкләре исен алып килә торган җылы кичләре? Тәрәзәгә кагыла-кагыла коелган сап-сары яфракларны бүтән күрмәс микәнни? Кышлары да үз яме, үз матурлыгы белән күңелне буйсындырып тора иде лә. Карчык тып-тыныч, кар яктысыннан күзләр чагылырлык бер иртәне хәтерендә яңартты. Йортка чыкса, суыктан куерган һавада унбер кызылтүш мәш килә. Кар өстендә алмалар сикерешкән кебек. Бөтен җирдә кыйгач-кыйгач кар ята. Тегеләрнең түгәрәк түшләре генә күренә.
«Шул гүзәллекне калдырып килгәчме?! Йә, ни әйтерсең бу карчыкка...» — дип, үз-үзен орышып та алды ул.
Карчык гомер җебенә бәйләнгән бар нәрсәне уйлый-уйлый да үзенчә нәтиҗә чыгарып куя: кеше затының гап-гади бәхетеннән тәмам ераклаштырган икән бу шәһәр дигәннәре...
Ә беркөнне кызы аңа килька балыгы консервасы алып керде.
— Моны XXI гасыр хәерчеләре уйлап тапкандыр инде, — диде карчык, иренен тидерүгә йөзләрен җыерып. - Бу кадәр яшәмәсәм, мондый галәмәт күрмәс идем ,
— Син, әни, шәһәргә килдем дигәч тә, үзеңнең туңган бәрәңге кәлҗемәсе ашаган чакларыңны онытма инде, - дип җаваплады кызы. Шул мәлдә галәмгә юл алган ракета кебек, ач көннәр аның күңеленнән сызылып-сызылып үтте. Алар буынымы татымады ачлыкны! Кызы хаклы шул... Тамаклар туя башлагач, авыл кибетенә «Завтрак туриста» дигәне кайта иде тимер капта. Кояш сөңге буе күтәрелгәч тә печән чабарга китәрләр иде. Ире учак дөрләтеп җибәрә. Таякларны тоташтырып, шунда чәйнек злә. Бераз җылына төшсен дип, калай капны да учакка якынрак куя торганнар иде. Үзәкне өзеп ашыйсы килгәндә и аның тәмлелекләре! Карчык иреннәрен ялап куйды. Хәзер кызы ни генә алып керсә дә, элеккеге кебек тәмле әйбер очраганы юк шул... Их, тәмле балыклар ярата иде аның карты. Хәзер кызы үзен дә нинди генә тәмле балыклар белән сыйламый. Җитмәсә, йөрәген җәрәхәтләп:
— Тегендә баргач, әтигә, тәмле-тәмле балыклар ашап килдем мин дә, дип сөйләрсең инде, — дип шаярта. Карчык аның сүзләрен бер дә шаярту дип кабул итми, чөнки күңеле күптән карты янына алгысып тора. Чөнки картын үзеннән күпкә бәхетлерәк булды дип исәпли: ни дисәң дә, авылдан күченү фаҗигасен күрергә язмады аңа. Туган җир туфрагында, авыл зиратында рәхәтләнеп, иркен сулап ятадыр, мөгаен. Кайчакта кызлары:
—Әнкәй, сине мондагы гөлбакча күк матур зиратка гына илтербез инде, авылда әрекмән арасында йөрмәбез. Аннан үзебез дә шунда янәшәңә ятарбыз, — дип, күңел кылларын тартып карыйлар. Шунда бөтен тәне чымырдап тартыша башлый аның.
—Юк, балалар, атагызны ялгызын калдырырга ярамас, — дип куя, иреннәрен дерелдәтә-дерелдәтә.
— Әтигә анда хур кызлары бетмәгәндер әле, — дип килә кечесе.
Сынаулы карап куя да:
— Мине танымас инде ул хәзер, бигрәкләр картайдым шул, — дип, борчулы көрсенә Мөфлиха.
— Таныр, каршы алалар ди бит мәрхүмнәр тегендә, — ди кызы, юаткандай итеп. Аннан өсти: — Чынлап сөйләшә башладың тагын, юк белән баш бутаганчы, телевизор карап җибәрик, әни, — дия-дия пультка баса.
Беркөнне җәйрән кебек йөгерешеп йөргән спортчыларга күз төбәп утырды инде ул. Кайсы кемгә каршы уйнавын гына аңламады. Чем-кара кешеләрне күргәч, үзалдына: «Абау, әстәгъфирулла, әллә агач башыннан егылып төшкән инде болар», — дип әйтеп куйганын үзе дә сизми калды. И орышты кызы шуның өчен. Дөньяны аңламыйсың, дип тиргәде. Хәер, тиргәде дип инде, шуннан артык сүз дә әйтмәде кебек...
Карты тормышның бөтен кызыгын үзе белән алып китте шул. Ул тегендә карчыгы барын да оныткандыр инде... Йә, ярар, җебемә, дип үзенә үзе боерык бирде шул мәлдә.
— Ахирәте ахирәттә әле, монда газ плитәсе тәмам баш бәласе булды менә, — дип сөйләнде.
Кызы да инде, һаман вәгъдә бирүен белә, газчы чакырта, имеш. Кайчан чакыртыр инде ул аны? Аннан газчысы да арлы-бирле карар да китәр, авыл миче күк итә алмас ла инде барыбер.
Аның сагыну катыш сагышлы буталчык уйларын ишек кыңгыравы бүлде. Карчык, читеген ипләп кенә почмакка илтеп куйды да, җәлт-җәлт ишек ягына юнәлде. «Кызларымның кайсысы эшләми соң әле бүген? Гөлсәйранымдыр, мөгаен».
Олы кызын күз алдына китерүгә, үзе дә сизмәстән тел очына үпкәле авазлар укмашты: «Китереп яптыгыз да, инде килеп тә карамыйсызмы...» Юк, кечесе кичә генә килеп китте ләбаса. Аннан алдагы көнне олысы көне буе торды. Мондый хаксыз уйлар уйласаң, гөнаһ булыр. Тагын ничек карасыннар соң инде, эш кешеләре ләса алар.
Карчык акка эре-эре дәлия чәчәкләре төшкән йон яулыгының озынрак почмагына күзләрен сөртеп алды. Карты үзбәк якларыннан алып кайткан иде аны. Гади ситсы йә бәз яулыкларны күбрәк яратса да, монысын бәйләгәч, бөтен тәнен күңелле хатирәләр җылытып тора шикелле менәтерәк.
Ул арада кыңгырау тавышы янә кабатланды. «Хәзер, хәзер ачам, кызым, ашыктырма шулкадәрле, пужар чыкмагандыр...» — дия-дия ул ачкычларын көчкә туры китереп боргалады. Ишекне ачып җибәрүгә, берара сүзсез калды. Ишек төбендә култык астына папка кыстырган, кулына шактый таушалган, эчтән бүлтәебрәк торган сумка тоткан чит хатын басып тора иде.
- Исәнме, әбекәй! — диде ул, елмаеп. — Газ илитәгез эшләми, дигән хәбәр килеп җитте безнең тарафларга, Карап алсак, ничегрәк булыр икән? Менә өч көн элек чакыруыгызны теркәгәннәр монда минем дәфтәргә.
- Әйдә, әйдә, килгәч керәседер инде, — дип сөйләнде карчык үзалдына. Шунда эченнән генә: «И Ходаем, безнең авыл Факия өч көн эчендә өч мич чыгарыр иде, бахыр. Болар бер плитә карарга килеп җиталмыйлар, Ни әйтсәң дә, шәһәр кешеләре шул...» — дип уйлап куйды.
Хатын пәлтәсен салып кухняга керде һәм ап-ак плитә янына үтте:
—Нәрсәсе эшләми икән соң, әбекәй? Кая, тикшерик әле.
Карчык аңа күз чите белән генә карап алды.
—Авылда минем мичемнең акшары да яргаланмый юрган иде дә соң, — дип куйды. — Ә монда, миче мич төсле булмагач, ни эшләмәк кирәк. Шәһәр, шәһәр, дип, авыз сулары корый бит тәмам. Кай җиренә кызыгадыр инде бу балалар?
Хатын тәрәзәгә күз төшерде. Урамда җил кузгалган, юлларны җәяүле буран себерә иде. Буранда адашкан кешедәй кашларын җыерып, тирән итеп бер сулады да, тиз-тиз эшкә кереште ул. Аның әлеге халәтеннән качарга теләве аермачык сизелеп тора иде.
Дөрес, үз эшен белеп эшләгәнгә охшый иде ул: мичнең әллә кайсы җирләренә кадәр кереп, ачкычлар яратты, боргалады, әле сөртте, әле майлады. Карчык аңа игътибар белән төбәлеп утырды. «Бигрәкләр дә күңелсез кешеләр яши бу шәһәр дигәннәрендә. Бер ачылып сөйләшә белсәләр икән...» — дип фикер йөртте. Аның инде ачуы басылган, ул ачу бичара шәһәр кешеләрен кызгану булып әверелгән иде.
Хатын исә үрелә-үрелә шкаф артында калган газ торбаларын эзләде. Аннан, өстәл янына килеп, калын дәфтәрен актарды.
- Менә бит, әбекәй, бу шкафны былтыр ук моннан алырга кушылган булган сезгә, — диде ул, вак язулы бер биткә төртеп. — Торбаларны капламаска тиеш бит ул.
Кинәт әйтелгән миһербансыз сүзләр карчыкның йөрәгенә килеп тиде. Күңеле ташыды: йөзендәге буй-буй җыерчыклар эзеннән күз яшьләре тәгәрәде. Ул сулкылдый-сулкылдый такмаклады.
-Кая куйыйм мин ул савыт-сабаны, җә? Идәнгә тезимме? Болай да иң кирәклеләрен генә алып килдем ләса авылдан. Кыр кадәрле өемне калдырып килдем бит мин. Кухням да зур иде. Болын кадәрле.
Ул үзе дә сизмәстән ак җирлеге урамдагы буранга бик төстәш яулыгының бәйләнгән төенен чишеп җибәрде.
Бу мәлдә карчык һич тә кызганыч хәлдә күренми, бер түгелеп сагынуларын чәчеп таратырга форсат чыкканга хәтта сиздерми генә куана да иде шикелле.
- Йә инде, әбекәй, — диде хатын, аны юатырга теләп. — Үз әниемнән дә менә болай гарык мин. — Ул уң кулын тиз генә баш өстендә әйләндереп уйнатып алды. — Инде ничәнче елын балавыз сыга. Әйдә, елама гына, торсын шкафың да. Бездән әйткән... Дөньяда моннан катырак законнарга да буйсынмаучылар бар әле.
«Үз әниемнән дә гарык диме? Авылдан күченде микәнни бичара?» — Карчыкның кызыксыну куәтеннән күзләре ачылып киткәндәй булды, ак яулыгы итәгенә шуып төште. Җанында әллә нинди якты очкын кабынды: «Кара, мин берүзем генә түгелмен икән ләса», — дип фикер йөртте.
— И авылдан күченгәндер инде әниең дә, бичаракаем! — диде ул, үз-үзенә сөйләнгәндәй, ишетелер- ишетелмәс кенә итеп. — Аннан өстәде: — Җиңелгән икән, ә, мескенкәем... Минем күк.
Хатын аңа сынаулы карашын ташлады да:
— Җиңелер бик. Сыеры белән алып килдек аптырагач, шуңа гына ризалашты, — дип куйды. Үзе йомры гәүдәсенә бик үк ятышып тормаган кыска чәчләрен сыпырыштырды.
Мөфлиханың йөзләре нурланып китте:
— Бәрә-ә-калла! Шулай да мөмкинме әллә соң? — диде ул, җөмләсен суза төшеп.
Хатын канәгатьсезлеген белдереп кул селтәде. Һәм:
— Ничек, ничек... — диде, үз-үзенә үртәлгәндәй. — Мең нужа белән инде, әбекәй. Әнә шәһәр читендәге «Кыргый посёлок»тан таптык сыерына фатирны. Рәхмәт яусын үзләренә, чит-ят итмәделәр. Өч ел асрадылар. Сөтен әнкәйгә чәйгә салырлык бирсәгез, калганы үзегезгә булыр, дидек. Саттырмыйча тәмам интектерде бит, әй...
Карчык ике кулы белән йомшак кына тез өстенә сугып куйды:
-Китче, — диде ул, — ничек саттырсын соң сыер кадәрле сыерны! Гаиләңнең бер әгъзасы ласа ул. Балаңны сатып булмаган кебек. Юкны сөйләмә син, кем...
Мөфлиха бу мәлдә үтә дә садә, сабый бала сыман ихлас җан иясенә әверелде. Хатынга сөеп, күзләрен тутырып-тутырып карады. Үзе дә сизмәстән, вак чәчкәле алъяпкычына бармак очларын сөрткәләштереп алды.
— Нужа димә син, кызым, авыл җирендә бер нужасы да сизелми аның. «Кыргый» авыл ла инде ул... Их, шәһәр тирәсендә авыл барын алданрак белсәмме? Мин дә үземнән калдырмаган булыр идем бит сөтлебикәмне...
Аның җанын яман үкенеч биләп алды.
-И әбекәй, — диде хатын, үз хәлен аңлатмакчы булып, — авылын авыл да, фатирыбыз шәһәрдә бит безнең. Автобус белән ярты сәгатьләп барасы бар әле анда. Күпме автобус көтәсе, һәр көнне шулай йөреп кара син. Күз алдына китерәсеңме? Ашатасы, астын чистартасы бит аның. Эшкә дә өлгерергә кирәк, әни дә арттан калмый. Сыерның башыннан тотып, өч җәемне трамвай юлы тирәсендә үткәрдем ләса мин. Башка җирдә терлек чемченерлек үләне дә юк ич. Шәһәр ич бу.
Карчык: «Саф һавада анысы...» — дип сүз башласа да, хатын бүленмәде, үзенекен сөйләде:
— Җитмәсә, әни җәзалый. Аның сыеры белән ничекләр сөйләшүен белсәң иде син, әбекәй генәм. Тыныч кына тыңлар өчен дә таш йөрәкле булырга кирәктер, — диде ул, тавышын калтыратып. Шул чакта керфек очларына ике бөртек энҗе яшь эленде. Карчык аңа, кесәсеннән чыгарып, дымлы кулъяулыгын сузды. Хатын «кирәкмәс» дигәнне белгертеп башын селкеде дә күзләрен кул сырты белән сыпырып алды. Аннан ишек төбендәге элгечкә карашын юнәлтеп, урыныннан кузгалды.
—Туктале, кызым, ашыкмале, — диде Мөфлиха, аны юлыннан бүлмәкче булып, — сыерга кышлыкка печәнне кайдан табыштырдыгыз соң, диюем?
—Анысын сорама инде, әбекәй, — диде хатын, карчыкның күзләренә туры карап.
Мөфлиха исә шушы чит-ят хатынның зур коңгырт күзләрендә җәйнең яшел болыннарын, сеңлесендә калган ак маңгайлы мүкләк сыерын, йолдызлар коелган өй кыегын һәм акшарланган ап-ак мичен күрде. Бу минутта ул дөньяның иң бәхетле кешесенә охшаган иде
Хатын тәрәзәгә төбәлде. Урамда оеп кына кар ява, көн кичкә авышып килә икән.
— Утыр әле бераз гына булса да, зинһар, тыңлачы сүземне! — диде карчык, — Газымны көйләп бирдең, Аллаһының рәхмәтендә бул, кызым. Хәзер чәй куеп җибәрәм...
— Юк, кузгалырга кирәк, әбекәй, — диде газчы хатын, — мин бит эш кешесе. Әле тагын ике йортка керәсем бар. Чакырганда бармасаң, премияне кисәләр бит безнең...
Карчыкка мондый эш кешеләрен дә сөймәгән шәһәр тагын да кызганычрак булып тоелды. Газларын да төзәт, премияне дә киссеннәр, имеш. Шулай буламы инде, җә?
— Өлгерерсең әле. Караңгы төшкәч тә күпме вакыт бар ласа...
Хатын, әбекәйне тыңлый-гыңлый, элгечтән пәлтәсеп алды. Киенә-киенә сөйләнде:
— Өч көн рәттән туры килүен генә күр син, ә.
— Нәрсәне әйтәсең, кызым? — дип сорап куйды кар чык.
— Әнием кебекләрнең туры килүен әйтүем. — Ул әз генә сүзсез торганнан соң өстәде: — Сезгә дә язылган көнегездә шуңа килә алмадым инде мин. Авыл карчыкларыннан ычкынып китеп булмый. Менә бүген дә тагын берәүләргә өлгерә алмам кебек тоела... Әле аларында кемнәр яшәгәнне кем белә. Аптырап тормыйлар, жалу бирүчеләре дә булыштыра арада.
Карчык хатынның үзе яныннан чыгып китүен һич тә теләми иде шул. Ул һаман сүзне авылга бәйләде.
Калага күченгәннәр диген, и бичаракайлар... Сине җибәрми торган карчыкларны әйтәм... Картлык мәҗбүр иткәндер инде аларны да. Гомер кичкән йортыннан үз аягы белән кем генә чыгып китәр икән соң?
Хатын аны елмая-елмая тыңлады, һаман тоткарлап, җибәрми торуын да кичерде, чөнки әнисенең халәтен бик тирәннән тоя иде. Шуңа карчыкны да аңларга тырышты.
— Нишлисең бит инде, әбекәй, — диде ул, күн итекләрен кия-кия. — Үзебезчә сезгә рәхәт булсын дип тырышабыз инде без. Мичегез яккан, суыгыз кергән, рәхәтләнеп яшәгез, димәкчебез. Тик тыңлаусыз шул безнең әниләр...
Карчык беркавым уйларына бирелеп утырды. Китәсе елда да әле ул коймаларын биегәйтте, тәрәзә пәрдәләрен алыштырды, идәннәрен буяды. Тәрәзә төбен тутырып яраннар үстерде. Бакчасы тулы чәчәк булды. Бәрәңге басуына да чүп төшермәде. Кызлары:
— Кемгә кирәк болар, барыбер алып китәбез ләса үзеңне, — дип орышса да, аларга бер генә җөмлә әйтте:
— Миннән матур калсын, — диде. — Аннары теләсәгез нишләрсез...
Ә шәһәр матурлыкның ни икәнен белми дә яшәп ята әнә. Бертөрле соры йортлар. Анда тартма, монда тартма. Кайберләренең каты гына күбрәк. Баштарак кибеткә чыкса да, кайталмый адашып йөргән чаклары булды. Шулкадәр төссезлектә яшәтәләр ләса кешеләрне, дип, төзүчеләрне битәрләде. Авылдагы капкаларны гына кара син! Бертөрле койма да тапмассың. Аерылып торыр өчен хәтта сарыга буйый кайберәүләр. Кара син Нурмыйны! Сап-сары капкасына пар күгәрченнәр дә уеп куйды бит әле. Матур шулай да. Аларга карагач та, күңелләр күтәрелеп китә. Соң бит Аллаһы Үзе адәм балаларын төрле-төрле итеп яраткан. Шуңа төрлелекне аларның күңеле таләп итә. Ул бу мохиттә хәтта кешеләрне дә төссез итеп күрә башлады кебек. Кайчакта җан ияләре аңа шәүләләр кебек кенә тоелып китә. Андый чакларда, көфер уйларыннан арынырга теләп, «Әстәгъфирулла, әстәгъфирулла» дип, як-ягына төкеренгәләп тә ала. Тәмам кәефе кырыла. Авылдагы сыман шәһәрдә дә йортлар кеше күтәренке күңел белән яшәсен өчен төзелергә тиештер ләса, дип фикерли. Авыл матур яши... Менә шуңа авыл кешеләрендә яхшылыкка омтылыш көчлерәктер дә...
Карчык уйларыннан айнып китте. Газ төзәтүче аңа төбәлгән дә елмаеп торуын белә.
— Ай Аллам, тукта инде, чәй эчеп кит, кызым... Әтәч кычкырмый таң атмас, диләр бит. Син булмасаң, нишләр идем мин мичсез? Кәбестә бөккәннәре куям хәзер, Аллаһы боерса.
Ниһаять, икесе дә бер мәлгә сүзсез калды. Ул арада чәй дә кайнап чыкты. Карчык, кухняга кереп, чәйнеген кайнар су белән чайкатты. Үзе: «Хәзер, мәтрүшкәмне генә салып җибәрим дә», — дип сөйләнде. Хатын:
— Рәхмәт, әбекәй, мәшәкатьләнә күрмә, вакытым юк минем барыбер, — дия-дия ишек тоткасына үрелде.
Карчык әйләнеп килгәндә, ишек инде киереп ачылган иде. Карчык эчтән генә хатынны тиргәде: «Чәй тәмен беләләрмени бу шәһәр дигәннәрендә! Эш дип кадалганнар барысы да...» Шулай да ул, уйлар ташкыныннан арынып, газчыга рәхмәт укыды.
— Алайса, эшеңне бетереп кайтышлый кер, хәзер бөккәннәремне мичкә куя торам, — дип, ихластан чакырып, җанында көтү өметен уятты.
Ишеген бикләп алгач та, кухня тәрәзәсеннән урамга карады. Анда илаһи җиңеллек белән тибрәлә-тибрәлә кар ява иде. Җир өсте аңа тузганаклы болынны хәтерләтте. Балалар өчен куелган таганда нишләптер ак маңгайлы сыерының сынын күргәндәй булды. Әллә карты кайтып килә инде? Ул болын буйлап барганда шулай үзенә бертөрле итеп, иелә төшеп атлый торган иде. Мөфлихә бер мәлгә аның юклыгын онытып җибәрде кебек... «Үткән икән гомеркәйләр...» — дип пышылдады ул үзалдына.
Елмаю тулы күзләрен тәрәзәдән алмый гына чынаягына чәй агызды. Иреннәренә тигән кайнарлыктан бөтен тәненә гүя җәй җылысы йөгерде. Ә чәйдән яңа чабылган печән исе аңкый иде.
«Җәйләр генә җитсен, үз йортыма кайтып китәм, ярый саттырмаганмын, акылым җиткән», — дип, хыяллары белән куанычларын аралый-аралый катгый карар чыгарды ул. Аннан кәефсезләнеп куйды. Күршеләр, балалары янына сыймаган икән, дип уйласалар? Юк-юк, күршеләргә сер бирмәм, әйтермен:
— Җәйгелеккә дачага кайттым, сезне сагынганга кайттым, — диярмен.
Хәзер кызлары да килеп җитәр. Аларның да эш көннәре тәмамлангандыр, һәм карчык үз күңеледәй, куанычларыдай тәмам кабарып тулышкан бөккәннәрне ипләп кенә мичкә тыкты...