СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Гурий Тавлин “Үги ана”
Кичке эңгер, куерганнан-куера барып, караңгы төнгә әйләнде. Күкне эреле-ваклы якты йолдызлар чуарлады. Өйләрдә утлар алынды.
Сәлим, эштән кайткач, ванна бүлмәсендә пөхтәләп кырынып, юынып чыгып, өстен алыштырды. Стена сәгатенең идәнгә кадәр асылынып төшкән герен күтәрде, урамга караган тәрәзәләре төбендә чәчелеп яткан вак-төяк әйберләрне ашыкмыйча гына тәртипкә китерде. Аннары өстәл артына зәңгәр абажурлы лампа астына дәрес хәзерләргә утырган ак чырайлы, юка бәдәнле кызчыгының арык иңенә ипләп кенә кагылып, карлыккан тавыш белән:
—Энҗе, ишекне бикләп кал, кызым. Мин сезгә яңа әни алып кайтырга барам,—диде.
Кызчык, алдындагы дәреслегенә капланып, үкси башлады.
—Менә сиңа мә! — диде бу хәлгә югалып калган ата,— Нигә балавыз сыгасың? Кирәкми. Без синең белән яна әниең турында сөйләштек бит инде. Әнисез, беләсең, авыр, бик авыр бит сезгә. Сөрт күзләреңне, кызым, елама юкка...
Әтисенең үтенечле таләбе кызчыкның сулкылдавын төкәндермәде, киресенчә, көчәйтте генә. Сәлим, аның калтыранган иңнәренә кашларын җыерып бераз карап торгач, гардероб янына барып плащын киде дә, кепкасын кулына алгач, кискен һәм боерылу тавыш белән:
— Елаудан хәзер үк тукта! Сиңа ана инде кирәк булмаса, ул әле энең Шәүкәткә кирәк, шуны уйла, акыллы баш. Ишекне биклә, без тиздән кайтырбыз,— диде һәм, чыгарга ишекне ачкач, тавышын йомшарта төшеп: —Аңа бүгеннән үк, әни, диярсең, ишетсен колагын...—дип, бусаганы атлады.
Кызчык, тирән көрсенеп, әтисенең коридорда ераклаша барган аяк тавышларын тыңлап торды. Аяк тавышлары тынды, бүлмәдә стена сәгатенең тигез текелдәве белән бәләкәй караватта йоклаган кечкенә Шәүкәтнең тын гына мышнавыннан бүтән нәрсә ишетелми башлады.
Энҗе, ишекне бикләгәч, тәрәзәгә барды. Тышта төн карасы күңелне өшетерлек шомлы, куркыныч. Кызчык, артка чигенеп, як-ягына каранды. Бүлмәдә алар Шәүкәт белән икәве генә. Бала караучы Наҗия апа монда көндезләрен генә була. Шәүкәтне төнлә Энҗе белән әтисе карый. Сабый ярты төнгә чаклы тыныч кына йоклый, аннары өч-дүрт тапкыр уяна һәм, уянган саен, әче тавыш белән акырып елый. Йокының ул, үч иткән кебек, иң тәмле чагында уяна. Ләкин берни эшләп булмый, торырга, «кушбугазны» тынычландырырга туры килә.
Кызчык тынгысыз энесе янына килде, аның өстенә ябылган юка юрганны рәтләде. Кесәсеннән кулъяулыгын чыгарып, яшьләрен сөртте. Ләкин сөрткәнгә карап кибәме күз яше! Әнисе исән булса үксер идеме? Юк, әлбәттә. Менә аның карашы әнисенең кечкенә өстәлдә кара рамга куелган зурайтылган рәсеменә төбәлде.
Рәсемдә әнисе тирән кәнәфидә. Яңагына уң кулын куеп, нәрсә турындадыр уйланып утыра. Ул нәкъ тере кебек... Кызчык мәрхүмә әнисенең тик аңа гына хас назлы, йомшак тавышын, кайнар иркәләүләрен исенә төшерде. Кинәт рәсем аңа:
— Кызым,— дип дәшкән кебек булды.
Энҗе сискәнеп китте, йөрәге еш-еш тибә башлады. Ул, әсәрләнеп, як-ягына каранды, инде онытыла барган тансык тавышны тагын ишетергә теләп сагаеп тыңланды. Әмма, колакларын ничек кенә торгызса да, сәгать текелдәве белән кечкенә энесенең ваемсыз мышнавыннан башка тавыш ишетмәде.
— Әни!.. Ник дәшмисең, әнием?—диде ул ахырда, өтәләнеп,—Нигә син безне ташлап киттең, әнием?.. Мин әти алып кайтасы яңа әнидән куркам. Нигә син юк, әнием?..
Рәсем кызчыкның ялварулы сорауларына җавап бирмәде. Кызчык бераздан яңадан элекке урынына барып утырды һәм, арык йодрыгын рәсемдәге әнисе шикелле яңагына куеп уйга чумды. Нигә безгә яңа әни? Әти үги әниләрнең явызлыкларын, миһербансызлыкларын белмимени сон? Белмидер... «Золушка» киносын карамады ул...
Энҗенең иреннәре тагын калтырана башладылар. Күзләренә янә яшь тыгылды. Яңадан үзен, энесен, вакытсыз дөньядан киткән сөекле әнисен кызганып пышык-пышык елады. Тик ни файда? Хәсрәтнең чирегенең чиреге генә яшь койганга, үрсәләнеп сыктаганга карап юкка чыкса икән. Алай булса, кеше бәхеткә елап кына ирешер иде.
Ишек шакыдылар. Энҗе барып келәне күтәрде. Аннары, исенә килеп, куркудан бөрешеп, артка чигенә-чигенә, күзләрен зур ачып көтә башлады. Бу көтү секундлары аңа бик озак тоелды. Менә ишектә мөлаем йөзле ят хатын белән әтисе күренде. Яңа әниебез шушы апа микәнни инде? Әнигә ул бөтенләй охшамаган бит, дип уйлады кызчык, хатынны баштанаяк күздән кичереп. Усалдыр ул...
Сәлим хатынга, җитди итеп:
— Безнең гүрнәчәбез менә шушы инде, Әминә. Конкрет сөйләшик, калам, дисәң, балаларыма ана, миңа хатын булырсың, калмыйм, китәм, дисәң, тотмам, китәрсең. Минем бар байлыгым — ике балам, бүтән чуртым да юк. Әнә, сиңа өнәмичә кызым Энҗе текәлеп тора, бәләкәй караватта улым Шәүкәт мышный. Соңгы сүзеңне әйт,—диде.
Калмасын, китсен ул, әти, китсен, дип инәлде кызчык үзалдына. Ул ят хатынны ошатмады.
Ләкин хатын аны үртәгәндәй:
— Китмим, калам, Сәлим, пәлтәмне салырга булыш миңа,—диде. Өстен салгач, ул югалып калган Энҗегә борылды. Булачак үги әнисен тәүге кат күреп өреккән кызчыкның көенечле карашы белән бу өйдә инде гомере буена төпләнергә дип калган ят хатынның игелек, рәхим-шәфкать бөркелеп торган ягымлы карашы очрашты. Аннары ул күптән таныш кеше кебек аналарга гына хас ягымлылык белән:
— Исәнме, кызым,— диде.
Аңа кызчыкның суырылган йөзе, елаудан шешенгән күз кабаклары, әсәрүле кыяфәте үтә аяныч тоелды.
— Исәнмесез, апа.
Җавабын Энҗе чак ишетелерлек әйтте. Аның авыруныкы шикелле кипшеп яргаланган төссез иреннәре кызганыч тартышып куйдылар.
— Син без кайтканны көтеп зарыккан идең инде, шулаймы? — диде хатын, кызчыкның күңелендә үзенә карата нәфрәт дөрләгәнен бөтенләй сизмәгән кебек.
Җавап бирергә Энҗенең теле әйләнмәде, ул, шулай дигәнне аңлатып, башын гына какты.
— Бүген тоткарлануыбыз өчен үпкәләмә, кичер безне. Мин сиңа сүз бирәм, моннан соң сезне беркайчан да төнгә ялгызыгызны калдырмам, без гел бергә булырбыз.
Энҗе елап җибәрүдән көчкә тыелды. Тыныч, эчкерсез тавыш аны иркәләп йомшартканнан-йомшарта барды. Аннары аның аңын, бу сүзләр барысы да ялган, бу апа миңа ярарга тырыша, үзен яхшатлы итеп күрсәтеп, күңелемне яуларга юхалана, дигән шомлы уй көйдереп үтте. Ул уеның хаклыгына инанырга ниятләп, әтисенә карады һәм әтисенең йөзе якты, елмаюлы икәнен күрде.
— Син тәртипле, эш сөючән, сүз тынлаучан бугай,— дип дәвам итте хатын сүзен,— Бүлмәгез ямьле, әйбәтләп җыештырылган, җылы. Ач түгелме син? Ашыйсың килмиме?
— Юк.
— Әйдә, мине кухнягыз, савыт-сабаларыгыз белән таныштыр...
— Таныштыр, кызым, күрсәт әниеңә савыт-сабаларны,—дип, әтисе ят хатынның үтенечен хуплады.
Кызчык булачак үги әнисен ияртеп кухняга үтте.
— Менә безнең савыт-сабалар,—диде ул, стенага беркетелгән шкафны ачып.—Плитә өстендәге кәстрүлдә — аш, өстәлдәге чүлмәктә — сөт.
— Шәүкәткә нәрсә ашатасың?
— Ул манный боткасы ярата. Сөт эчә. Төнлә ашамый, уянып көйсезләнә генә...
Хатын, кухнядан чыккач, мәрхүмә ананың кара рамдагы рәсеме торган өстәл янына барып, рәсемгә кызыксынып карап торды һәм аның янына ипләп кенә вазадагы чәчәкләрне этәреп куйды. Аннары Энҗегә борылып:
— Син, кызым, дәресләреңне хәзерләдеңме әле?—диде.
— Юк,— диде кызчык, җиңел сулап.
Ул ят хатын аларның әниләренең рәсеме янына килгәч, аны өстәлдән алып ташлар, дип курыккан иде.
— Өстәл артына утыр әле,— диде хатын аңа,— Кая, мин сиңа, бәлки, дәресләреңне хәзерләшергә булыша алырмын?..
Энҗе өченче класста укый. Аларга бүген өйдә грамматикадан боерык фигыльле өч җөмлә язып килергә куштылар. Энҗе инде мәктәптә үк бер җөмлә уйлаган, тик аны ничек язарга гына кыенсынган иде. Ят хатын аны ничек язарга икәнен әйтте. Ул, Энҗе янәшәсенә утырып, аның язганын күзәтте. Әни дә минем язганымны шулай карап утыра иде бит, дип сагышланды кызчык. Ул, эше шапшак чыкмасын дип бик тырышып язды. Әтисе, ул ят хатын белән дәресләрен караганда, идән буйлап арлы-бирле йөрде. Әти шатланамы, борчыламы — белмәссең, дип уйлады Энҗе. Ул дәресләренә хәзерләнеп беткәч, хатын ана урын җәйде. Аннары юынырга кушты һәм ятар алдыннан бер җамаяк сөт китереп:
— Бу сөтне эчсәң, мин чиксез шатланырмын, кызым,—дип елмайды.
Кызчык сөтне эчеп урынына яткач, хатын аның маңгаеннан үбеп:
— Йокла, кызым. Шәүкәт уянып елый башласа, торма. Иртән ашарга әзерләргә дә тормассың. Матур төшләр керсен сиңа. Йокла...—диде.
Энҗе, йокы аралаш, энесенең елый башлавын ишетте. Аның берничә секундка гына ачылган күзләре әтисенең Шәүкәт караватына ашыгып баруын күреп калдылар. Аннары ул, төнлә тагын бер уянуында, кичә аңа берничә тапкыр, кызым, дип дәшкән хатынның Шәүкәтне кулларында тирбәтеп торуын күрде. Энесе шомырт кара күзләрен ят хатынга төбәгән һәм нәни куллары белән аның тулы күкрәгенә тотынган иде. Энҗе, үзе дә сизмәстән, елмаеп, күзләрен йомды һәм иртәнгә чаклы бүтән уянмады. Ул уянганда инде тәрәзәдән кояш елмая, аларга Шәүкәтне көндезләрен караучы Наҗия апа килгән иде. Энҗе, урыныннан торгач, кухняда табада май чыжлаганын ишетте, борыны бүлмәгә тәмле ризык исе таралуын тойды. Аның күңелен кинәт шатлык, тик бәйрәм көннәрендә генә була торган сөенеч биләде. Юынгач, ул мәктәпкә киеп бара торган күлмәген кулына алды. Күлмәге көндәгечә түгел, чистартылган, җентекләп үтүкләнгән булып чыкты. Дулкынланудан аның тыны кысылды. Күзләре белән күлмәгендә таплар, җыерчыклар эзләп күпме генә капшанса да, аларны таба алмады һәм аңа шунда әнисе үлгәч эзсез юкка чыккан куаныч тойгысы кире кайтты. Ул мәктәпкә китәргә әзерләнеп беткәч, үги әнисе, аның алдына чүгәләп, кулларыннан тотты:
— Кызым, мәктәбеңә кадәр озатып куйыйммы сине?
Кызчык, кирәкми, дигәнне аңлатып, башын селекте.
— Ярый алайса, сау бул, кызым.
Энҗе, чиксез дулкынланып, үги әнисенең күзләренә мөлдерәп карады. Аның үзе өчен әле ят, әмма инде ничектер якынайганнан-якыная барган бу ягымлы хатынның муенына сарыласы, аны онытылып кочасы, шашып үбәсе килде. Хатынның чәчләреннән борынына бәрелгән тәмле
хуш ис аны шаккатырды. Үз әниемнеке кебек үк ис, дигән уй узды аның башыннан, һәм, елап җибәрүдән чак тыелып:
— Хуш...— диде.
Кызчык бу җиңел сүзгә тагын үтә ягымлы, җылы, иркә сүз өстәргә теләде, әмма соңгы мизгелдә тыелып калды. Аның күз алдында үги әнисе белән бергә үз әнисе гәүдәләнде. Үз әнисе... Ул, карашын идәнгә текәп, кулындагы портфелен як-якка селти-селти, ишеккә юнәлде. Ишек аның артыннан, ни гаҗәптер, гадәттәгечә шапылдап ябылмады. Шуңа ул ихтыярсыздан артка борылып карады һәм бусага төбендә үги әнисен күрде. Чү, аның күзләрен яшь пәрдәсе томалаган, ирен читләре көйсезләнергә җыенган Шәүкәтнеке кебек аска тартылып турсайганнар түгелме?.. Юк, түгел, түгел... Әнә ул кыенлык белән елмайды. Алар өендә әле бары бер генә төн кунган ят хатынның авызына бик ачы әйбер капкандагы шикелле йөзен чытып елмаюы, аның үзен каушаган, аптырашка калган кебек сәер тотуы Энҗене әсәрләндерде.
— Син миңа үпкәләмә,— диде ул, портфеле тоткасын ике кулы белән дә чытырдатып кысып,—Үпкәләмә. Бер ни дә уйлама да. Мәктәпкә мин үзем генә барырга өйрәндем инде. Сиңа кадәр дә анда мине берәү дә озатмый иде. Син дә озатма...
Ниһаять, үги ананың елмаюы табигый төс алды. Кызчык бу тапкырында да теле очыннан менә-менә ычкынырга торган кадерле сүзне әйтә алмады. Дөньяда кемгә дә газиз һәм үтә ягымлы бердәнбер кешегә генә әйтелә торган бу мөкатдәс сүзне сиңа игелек күрсәтә башлаган икенче берәүгә шундый ук садәлек, самими эчкерсезлек белән әйтү, чыннан да, авыр да, уңайсыздадыр ул.
2024-02-19 09:17