Шәһәрдә бер явыз җен карчыгы - Убырлы яшәгән. Аның ялгызына гына явызлык кылырга кызык булмый башлаган. Ул як-ягына каранган да үзенә ир табарга уйлаган
Ә монда каян табасың аны? Яшьләр - әле акыл утыртмаган, ярлылардан – файда юк Байлары - капкорсаклар!
Аңа Уртамык ошаган. Ярлы да, бай да түгел. Өендә - тәртип һәм Хуҗалыгы да яхшы. Үзе буйга-сынга да төшеп калганнардан булмаган, таза һәм нык гәүдәле. Тик бер генә җитешмәгән ягы, ул да булса, өйләнгән – Уртамыкның инде хатыны бар. «Ярарсана, - дип уйлаган җен карчыгы, - хатынын юк итәрбез!» һәм ул Уртамыкны сихерләп үзенә караткан.
Шунда ук бу ир җен карчыгын ярата башлаган һәм аның: «Хатыныңны юк ит! дигән сүзләре белән килешкән. Алар бергәләп, хатынга мәңгегә дә башкарып чыга алмаслык йомыш кушарга булганнар.
Җен карчыгы йорттагы муллык һәм иминлекнең хатын кулында икәнен белмәгән. Шулай була торып та, ире авыруга салышкан һәм әйтә икән:
- Хатын, сазлыкка барып кил әле, сары төнбоек тамырын алып кайтып бирсәң. шуны кайнатып эчкәч сихәтләнер идем.
Хатыны иренә каршы килмәгән, киткән. Ә ире һәм сихерче шатланалар икән. Әле сазлыктан беркемнең дә кире әйләнеп кайтканы булмаган. Чөнки анда Усаллия яшәгән һәм сазлыкка аяк баскан кешеләрне батыра торган булган.
Хатын, әлбәттә, шунда ук бата башлаган. Усаллия көлә, ә хатын аңа әйтә:
- Син мине харап итмә, сазлык хуҗасы, бәлки минем дә сиңа кирәгем чыгар.
Усаллия кызыксынып, хатынны тартып чыгарган да сорый:
- Ә син нәрсә эшли беләсең?
- Ә барысын да.
- Нигә минем сазлыгыма килдең? Беләсең бит - монда кешеләр харап булалар.
- Белүен беләм, минем ирем авыру, һәм аңа сары төнбоек тамыры кирәк.
- Ярый соң, - дигән Усаллия, - сиңа кояш батканчыга кадәр вакыт бирәм. Минем бакчамның чүпләрен утап чыгарсың, юлларга ком сибәрсең, агачларны тигезләп кисәрсең, куралар җыярсың, шул ук вакыттта бака көтүен көтеп, берсен дә югалтмассың. Өйне җыештырып,төшке аш әзерләрсең, кер юарсың, киптереп, үтүкләрсең. Өлгерсәң - мин сиңа тамырны бирәм, өлгермәсәң - батырам!
Хатын елмайган. Ул бу эшләрне көн саен, әле ике мәртәбә артыгы белән башкара торган булган. Ул төшкә кадәр бөтен эшләрне эшләп бетергән. Утырган да бакаларга әкият сөйли башлаган. Алар авызларын ачып тыңлыйлар икән. Берсе дә югалмаган.
Злодивага бу хатын бик ошаган, һәм ул аңа хезмәте өчен бер генә түгел, ике тамыр биреп җибәргән. Уртамыкның хатыны исән-сау килеш өенә кайтып, иренә сары төнбоек тамырын сузган. Икенчесен, тагын берәрсе авырса, кирәге чыгар дип, үзенә калдырган, һәм йокларга яткан.
Ә икенче көнгә җен карчыгы яңа усаллык уйлап тапкан. Ул инде иргә хатынын урманга җибәрергә кушкан. Урманда куркыныч һәм рәхимсез юлбасар яшәгән ди. Ул озак еллар шәһәр кешеләрен, якын тирәдәге авылларны талаган. Аны беркем дә тота алмаган, чөнки юлбасарның бер гади булмаган алмагачы булган. Ул агачта уңыш алмалары үскән!
- Без, хатын, начар яшибез, - дигән аңа ире, - безгә уңыш җитеп бетми. Әгәр бер алма ашасам, барысы да башкача булыр иде.
һәм бичара хатын урманга киткән. Юлбасар, үзенең биләмәләренә килеп кергән һәркемне үтерә торган булган. Үтергән һәм талаган. Ә бу көнне ул искитмәле җыр ишеткән - хатын ничек итеп үзенең ире Уртамыкны яратуы, ничек итеп ирен дәвалар өчен сары төнбоек алырга сазлыкка баруы, һәм ничек итеп уңыш алмасын эзләп юлбасар янына килүе хакында җырлаган җыр булган ул.
Ул җыр юлбасарның күңеленә үтеп кергән. Куркыныч һәм рәхимсез юлбасар аның каршысына чыккан, үзенең күзләрендә яшь. «Җырла әле, - дигән, - тагын нинди дә булса җыр!»
Хатын юлбасарга көн буена үзе белгән иң яхшы җырларны җырлаган, ә кояш баткан чакта ул аны алмагач янына алып килгән дә сораган:
- Син, минем урманыма кем генә килсә дә, аларның барысын да үтерүемне белә идеңме?
- Белә идем, - дигән хатын, - ләкин яраткан ирең өчен ни генә эшләмисең?
Ул аның алъяпкыч итәгенә тылсымлы җимешләрне салган да өенә кайтарып җибәргән.
Бәхетеннән ни эшләргә дә белмәгән хатын өенә әйләнеп кайткан. Алмаларны җыеп куйган. Берсен иренә биргән. Үзе йокларга яткан. Ә таң атуга җен карчыгы аңа тагын мәкер корган, бөтен бакчага таш чәчеп чыккан.
Ире хатынына әйтә икән:
- Син Таш-тауга бар әле. Күрәсең, Тау патшасының безгә ачуы чыккан, ул бөтен җиргә таш чәчеп киткән. Тере чәчәк алып кайт. Без аны утыртырбыз, һәм бакчабызга бернинди бәла-каза да куркыныч булмас.
Хатын елап җибәргән, моңарчы әле ул таудан исән кайткан кеше булмаган. Ләкин нишләсен, киткән инде.
Бара торгач, ул тауның башына ук менеп җиткән. Күрә - анда бәллүр замок. Уртамыкның хатыны биек түшәмле искитмәле залларга килеп кергән. Төз колонналар арасында картиналар түгел - көзгеләргә томалап яшергән кешеләр икән. Ә тәхеттә картаеп, бетәшеп беткән Тау Патшасы утыра ди. Үзенең күзләрендә яшеннәр уйный!
- Синең мәхәббәтең бигрәк көчле икән, - дип гаҗәпләнгән ул хатынга. - Монда килерлек көч тапкансың үзеңдә. Әгәр син миңа йөз дә бер сорау бирсәң, мин сине көзгедә калдырмыйм. Ләкин ул сораулар берсен-берсе кабатламасын, һәм аларга җавап бирү миңа кызык булсын.
Хатын Тау Патшасының тәхете янына идәнгә утырган, һәм сорауларын яудыра башлаган. Якты дөнья булганчы ни булган? Ни өчен күктән йолдызлар атыла? Салават күпере ни өчен балкый? Җил каян исә? Ни өчен кошлар сайрый, ә бакалар бакылдый?
Акыл иясе көн буена аның сорауларына җавап биргән. Ә соңыннан хатын аңа шундый сорау биргән:
- Ни өчен минем ирем шулай сәерләнде икән, әллә мине яратмый башлады микән?
- Менә, шушы сораудан башларга кирәк иде, - дип җавап биргән Тау Патшасы, - мәхәббәте суынмаган аның. Аны сихерләгәннәр. Аны җен карчыгы үзенә караткан, һәм инде өч мәртәбә сине харап итмәкче булган. Усаллиягә дә, юлбасарга да, минем яныма да тере чәчәк алырга дип түгел, ә явыз үлемгә дип, ул җибәртте сине.
- Ә ничек иремне сихердән арындырырга соң? Өйрәт әле миңа, атакай!
- Мин сиңа тере чәчәкне берне түгелмә тулы бәйләси итеп бирәм. Син бер чәчәкне иреңә бир, калганнарын ераккарак яшер. Йокларга ятма. Төнлә өегезгә җен карчыгы килер. Ул төнәтмә кайнатыр. Ә син йоклама, ничек ясавын исеңдә калдыр, һәм шундый ук, ләкин аңа караганда ун мәртәбә көчлерәк төнәтмә кайнатырсың. Иреңә дә эчер, үзең дә эч, һәм барлык бәла-казалар бетәрләр. Ә хәзер соңгы соравыңны бир!
- Синең яхшылыгыңа, киң күңеллелегеңә һәм зирәклегеңә ни белән җавап кайтарыйм, Тау Патшасы?
- Ә син инде мине бүләкләдең. Миңа мондый кызыклы сорауларны беркемнең дә биргәне булмады. Беркем дә миңа карата мондый игътибар да күрсәтмәде. Ә картларга, аларны тыңлаучы булса, башка берни дә кирәкми!
Ул шул сүзләрне әйтеп, тәхетне бер читкәрәк эткән дә, куе булып үскән тере үләннәрне аралап, хатынга бер букет чәчәкләр җыеп бүләк иткән.
Менә шулай итеп, Уртамыкның хатыны өенә исән-сау килеш әйләнеп кайткан.
«Ярар, - дип уйлый җен карчыгы. - Мин хәзер шундый агулы эчемлек кайнатам, Уртамык үз хатынын үзе буып үтерер!»
Ир белән хатын йокларга ятканнар. Ләкин хатын йокламый. Ишетә - аш бүлмәсенә шыпырт кына күрше хатын килеп керә. Учакка ут ягып җибәрә. Су кайната, сары төнбоек, алма һәм тере чәчәкне сала. Кайнаткан агуын стаканга салып, аның ире янына куя, әфсенләп пышылдый:
- Мине мәңгегә ярат! - һәм чыгып китә.
Озак уйлап тормыйча, хатын стаканны ала да агуны капкадан ераккарак илтеп түгә, үзе аш бүлмәсенә керә. Ут тергезә, су кайната, суга сары төнбоек, уңыш алмасын һәм тере чәчәкләрне сала. Төнәтмәне стаканга сала да ире янәшәсенә куя һәм аның өстенә пышылдый:
- Йөрәгең кушкан кешене ярат!
Уртамык иртән уянуга, төнәтмәнең яртысын эчүгә, хатынына бөтенләй башка күзләр белән карый. Төнәтмәнең калган яртысын хатыны эчеп бетерүгә - өйләрендә саулык, уңыш һәм рәхәт тормыш башлана.