СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Шамил Маннапов “Мәңгелектән елмаю”

Ниндидер бер акыл иясе: «Адәм баласының күңелендә хосусый милекчелек хисен дөрләтим дисәң, аңа ашъяулык кадәр генә булса да җир бирергә кирәк»,— дигән, имеш. Әйе, бик дөрес әйткән. Мисалга әллә кая барасы юк, үземнән беләм. Васильево белән Атлашкино арасындагы сыек кына урман буенан дача өчен җир алганнан бирле күңел әллә нишләде. Аунап яткан такта-токта күрсәм эләктерә кайтам. Чүплеккә иске урындыклар, арурак тактадыр, фанердыр, әрҗәдер ташлаган булсалар — алам. Дачада ярап куяр. Элек мондый иске-москыны үзем чыгарып ташлый торган идем югыйсә, ә хәзер ташлау кая, һәммәсен җыям. Инде шундый «байлыктан» фатирымның аран кадәрле лоджиенда борылыр урын да калмады. Бу хәлгә хатыным Асылбикә баштарак ризасызлыгын белдереп караса да, соңыннан үзе дә мине уздырып тегене-моны ташый башлады.
Әле менә бүген җир казып арыгач, бераз бил яздырып кайтыйк дип, дачабыз янындагы урманга чыктык. Монда да кул кушырып бер-беребезгә карашып йөрергә вакыт юк. Күзебез, теге-бу очрамасмы дигәндәй, тирә-юньне күзли. Әнә нечкә генә каен кәүсәсе аунап ята. Кайсыдыр юньсезе, себеркегә дип, ботакларын аннан-моннан гына ботарлаган да ташлап калдырган. Урынын билгеләп китәбез. «Кайтышлый алырбыз, теплица ясаганда кирәк булыр бу!—ди хатын.— Нечкәрәк ботаклары помидорларны бәйләп куярга ярар». Әнә тагын... берничә кызыл кирпеч тәгәрәп ята. Иске учак урыны. Болары — сарай нигезенә менә дигән!
Чү, мондый затлы мәрмәр плитәне кайсы бае китереп ташлаган тагы? Иһи, шактый авыр икән үзе. Әмма арба алып килсәк хатын белән икәү ничек тә өстерәрбез әле. Плитәне, җирдән кубарып, икенче ягына әйләндереп салган идем — имәнеп киттем. Ташның кыеклатып киселгән почмагыннан миңа яулыклы бер кыз елмаеп карап тора. Бу хәлгә аптырап хатынга карыйм. Аның, киресенчә, күзләрендәге елмаюы сүнгән, йөзенә моңсу күләгә яткан.
Мин яшел үлән сабакларын йолкып, шулар белән плитәне сөрткәләгәч, елмаеп торган кыз сурәтенең астына ташны уеп язылган сүзләрне аермачык күрдем. «Сабирова Мәгъмүрә Әхмәр кызы. 1934—1955 санә» һәм шунда ук ике юллык шигырь:
Үлгәннәрнең каберен бел,
Исәннәрнең кадерен бел!
Үлгәннәрнең каберен бел...
Ә бу каберне онытканнар, күрәсең... Шуңа да карамастан, якты дөньяда нибары егерме бер ел яшәп, җир куенына кергән бу матур кыз һаман елмаеп тора... Үлгәннәр үпкәли белмидер, күрәсең. Мәрхүмә шушы тирәдәге берәр авылдан булгандыр инде. Авыллары йә таралып беткән яки, «перспективасыз авыл» дип, башка урынга күчергәннәрдер. Ә менә зират күченмәгән. Ул калган. Чардуганнар ауган, җир белән тигезләнгән, кабер өсләренә утыртылган агачлар гөрләп үсеп киткән дә кечерәк әрәмәгә әйләнгән... Каберләр онытылган... Ә бәлки онытылмагандыр, бу кызның якын туганнары үз сеңелләрен яисә сөекле апаларын һаман да хәтерлидер, тик дөнья куып, бирегә килергә, ауган чардуганны торгызып, туганнарының моңсу елмаюлы йөзен сөртеп китәргә вакыт тапмый торганнардыр. Бәлки, башка сәбәпләре бардыр...
Менә үземнең дә Кама аръягындагы ерак бер авылдагы газиз әти, әни, сөекле Кечкенә апам (Факиһә апама мин шулай дәшә идем) каберләрен кайтып күрергә, зиярәт кылырга күптән инде вакыт таба алганым юк түгелме соң?! Минем апамны бит чәчәк кебек вакытында сугыш еллары кыравы суккан иде. Ул барлы-юклы киеме белән, ач-ялангач килеш дүрт-биш чакрымлы күрше авыл мәктәбенә укырга йөрде. Абыйга булышырга дип, бәләкәй чана тартып, урманга утынга да бара иде. Шуннан кайткач: «Тирләгән килеш утырып ял иткән идем, йокымсырап киткәнмен. Утын кисү белән мавыккан Кечкенә әзи дә мине онытып җибәргән. Уянып китсәм, агач кебек катканмын, шундый туңганмын, әни!»— дип, әрнеп әйткән сүзләре әле дә хәтеремдә. Шуннан соң ул шактый авырып ятты. Аннары терелгәндәй булып укуын дәвам итте.
Үзенең кулы, вакыт-вакыт ниндидер җайсызлык сизгәндәй, иңбашы аша аркасына сузылып, шунда тукталып кала торган иде. Җылы вакытта да, аркам туңа, дип, кәҗә мамыгыннан үзе бәйләгән шәлен ябынып утырыр иде. Ул укуда да бик тырыш, эшкә дә бик уңган, чирак кыз иде. Сәламәтлеге шәптән булмаса да, яшьтәшләреннән калышырга теләми, җәйге каникул вакытларында, бигрәк тә урак җиткәч, колхозга төрле эшләрдә булышып йөри, йә ындыр табагында ашлык җилгәрешә, йә басудагы чабылган борчакны әйләндереп-әйләндереп киптерешә.
Фаҗига буласы көнне дә Кечкенә апа, иптәш-дус кызлары белән тырма күтәреп, борчак басуына киткән иде.
Алар көне буе баш түбәсендә янып торган кояш кызуын сулап, борчак теземнәрен әйләндереп йөриләр. Үлеп эчәселәре килә, телләре беләүләнеп аңкауларына ябыша. Күзләрен мөлдерәтеп, авыл ягына карап-карап алалар, мәгәр кайтып китәргә ярамый. Әнә Имәнсәр буенда кара айгырына атланган колхоз рәисе Әслах абзыйлары күзәтеп тора.
Айгырның да ниндие әле: кеше талый торганы! Ат караучы Хәмәтьяр абзыйны берничә тапкыр җилкәсеннән умырып, башы аша ташлаганы бар. Ат караучыларны да куркытып, дер калтыратып торган бу юньсез Иблис пырагы, ни гаҗәп, рәиснең үзеннән генә курка иде... Аның камчысы бик зәһәр иде шул.
Әнә ул кызларга да: «Тизрәк кыймылдагыз!» — дип, кулындагы шушы зәһәр камчысын һавада болгап куя. Шулай да, төштән соң, түземнәре төкәнә кызларның. Алар, көтүчене тыңламаган кырыкмыш тайлар кебек, күтәрелеп, авылга йөгерәләр. Кызлар чаба, алар артыннан атка атланган рәис чаба. Кызлар, арган-талган булуларына карамастан, җан-фәрманга элдертәләр. Әмма рәиснең яллы бүре сыман айгырын узып буламыни? Әнә генә Әслахның, арттарак калган кызыйларны чаж-чож иттереп, камчы белән пешергәне ишетелә!
Ниһаять, кызлар, югары очтагы Габделлатыйф абзыйлар бакчасына җитеп, шунда агачлар арасына чумалар. Рәис чыбыркысыннан котылу дигән сүз инде бу, чөнки Габделлатыйф абзыйның бакчасы үзе кечтеки бер урман шикелле. Урман булгач, чишмәсе дә бар инде аның. Кызлар шул чишмәдән туйганчы сап-салкын су эчәләр, тирләп-пешкән битләрен, муеннарын юалар. Рәис Әслах бакча киртәсе буенда сүгенгәләп йөри- йөри дә, кулын селтәп, китеп бара. Үзе күрмәсә дә, кызлар аңа тел күрсәтеп, үртәп-көлеп калалар. Тынычлап, тагын учлары белән көмеш суга үреләләр. «Әй яратам да соң шул, Габделлатыйф абзыйлар чишмәсенең суын! Мин бит чәйгә дә суны гел шуннан китерәм...» —дип, мактый-мактый, рәхәтләнеп эчә апам. Ләкин бу рәхәтлекнең үзенә әҗәл угы булып кадаласын белми шул ул...
Кечкенә апамның, каты салкын тиеп, тәннәре ут кебек кызышкан хәлдә авырып ятуы, көтмәгәндә шаулатып кан косуы, ике атна чамасы үлем белән тартышуы һәм, керосины беткән лампа шикелле, таң алдыннан тетрәп сүнүе гомергә онытылмаслык әрнү булып бәгыремә уелып калган... Мин беренче мәртәбә үлемнең ни икәнен шул вакытта аңладым, газиз кешеңне югалту хәсрәтен, ятимлек ачысын беренче мәртәбә шунда кичердем. Кечкенә апам — мине җырлый-җырлый бишектә тирбәтеп үстергән туганым, урамда ата казлардан, усал малайлардан яклаучым иде бит. Кечкенә апа дисәм дә, ул минем өчен зур иде. Район Сабан туйларында да, башка яшьтәшләре белән күңел ачыйм әле, дип, мине олау янында калдырып китмәс, кулымнан җитәкләп төрле кызыклар күрсәтеп йөрер, ашыйсым килгәндә соңгы кисәген миңа бирер иде. Аның: « И энем, нигә син кыз булып кына тумадың икән?..» — дип, миңа яулык бәйләтеп караулары, шомырт кара чәчләрен туздырып, Тукайның Су анасы булып кыланулары, минем куркып калуымнан кәефе килеп, башын артка ташлап шаркылдап көлүләре — барысы да бүгенгедәй күз алдымда...
Мин янә кабер ташыннан моңсу гына елмаеп карап торучы кыз сурәтенә текәләм. Күземә чыккан яшь элпәсе аша ул җанлы булып, иреннәре хәрәкәтләнгән кебек күренә. «Әйе, апаң сине ничек яраткан, ә син аның мәңгелек йортын зиярәт кылганың бармы соң?»— дип сорый шикелле ул миннән. Ни әйтим, еллар узган саен туган төбәккә кайтулар сирәгәйде шул. Бигрәк тә әти-әни вафат булганнан соң. Соңгы кайтуымда апам каберенең агач рәшәткәсе инде туза башлаганын күрсәм дә, яңартып торырга вакыт табалмадым. Казна эше белән берничә көнгә генә кайткан идем шул... Инде минем Кечкенә апамның каберендәге чардуган да шулай авып- түнеп, тузып-таралып ятмый микән? Әх! Ә мин менә дача җирен рәшәткәләү өчен такта-токталар җыеп йөрим...
Бу дөньяның фанилыгы, алдаучанлыгы турында күп укыганым да, еш ишеткәнем дә бар югыйсә. Билгесез мәрхүмә алдында миңа бик уңайсыз булып китте. Карашымны янә хатыныма күчердем. Улда исәпкә-уйга калгандай тын гына басып тора.
—Әйдә, кайтырга вакыт...— диде ул, кемнедер уятудан курыккандай әкрен тавыш белән.
— Әйе, шул, кайтырга кирәк... Кайтырга...
Без кайтыр юлга борылдык. Дачабызга ала кайтырбыз дип карый килгән «төзелеш материаллары» онытылды. Бакый дөньядан елмаючы кыз кабере яныннан болай да күп нәрсә алып китеп бара идек без... Шуның өчен дә адымнарыбыз салмак-басынкы, башларыбыз аз гына иелгән иде...