СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Рәфкать Шаһиев "Китмә, әти!" .

Берәүләрнең әтиләре, яраланып, кулсыз-аяксыз, берәүләрнеке исә тәненә дошманнан бер шырпы да тидерми кайтты. Кемнәрнекедер күз күрмәгән, колак ишетмәгән җирләрдә батырларча һәлак булды, хәбәрсез югалды. Ә Мәүлетнең әтисе... Мәүлетнеке дә югалды. Югалды да табылды. Табылды да тагын югалды...
Иртәрәк киленде бугай. Ашлама төялгән баржа күренми иде әле. Мәүлет, машинасының рулен ике кулы белән кочаклап, башын руле өстенә салды һәм тыныч кына пристаньда кайнашучыларны күзәтә башлады. Эреле-ваклы халык ыгы-зыгы килә иде: берәүләр кемнәрнедер каршы ала, икенчеләре озата. Күз күреме җитмәслек булып җәелгән Идел өсте дә буш тормый. Зур-зур теплоходлар, метеорлар, кечкенә катерлар Казан ягыннан да, Ульян ягыннан да килә торалар. Кояш нурларында ялтыраган Идел өстенә ак күбек дулкыннар тарала.
Эчке бер рәхәтлек кичереп, пристань тормышын күзәтеп утырган Мәүлетне йокы баса башлады. Идел өстендә биегән кояш керфекләрне аска тарта. Колхоз эшеннән соң төне буе Гөлҗиһаны белән печән кайтарып алҗыган тәне, кояш җылысына эләккән балавыз кебек «эреп» бара иде.
— Юк, болай булмый. Кая әле, төшеп, азрак бит- кулларны салкын суда чылатып, буыннарны язып менәргә кирәк,— дип, Мәүлет кабинасыннан сикереп төште дә Иделгә юнәлде.
Бая оеп утырганда сизми дә калган — пристаньга зур гына теплоход килеп туктаган икән. Аның палубасына тезелеп баскан саллы гына агайлар, көяз ханымнар, чибәр кызлар, җай гына гапләшеп, Идел яры өстендә иркенләп, таралып урнашкан Тәтешне күзәтәләр иде. болгар ханнарының эзен саклаган, язларын ап-ак чия, алмагач чәчкләренә чума торган, ә бүген бөтен Идел өстенә алма исе таратып яр өстендә горур гына утырган борынгы Тәтеш бик матур иде. Кемнәр өчендер Тәтеш — Иделдән килгән су, ләм, бака ефәге исләренә кадәр якын туган як, ә кемнәргәдер — узып барышлый гына тукталып торган борынгы шәһәр. Шуңа да берәүләре, теплоходтан төшеп, биек агач баскычтан Шәһәргә — туган йортларына, яшәгән өйләренә күтәреләләр. Калганнары исә Ульян каласына юл ала.
Җиткән ике кызы белән Ульянга юл тотучы мәһабәт гәүдәле, матур гына олыгаеп килүче ирнең, Тәтеш күренә башлауга, йөрәге күкрәк читлегеннән чыгардай булып тибәргә тотынды. Чәчләренә вакытыннан алда кырау төшкән бу ирнең елыйсы килә. Аның җанында дөрләгән ялкынны теплоходтагылар күрсә, ут кабынудан куркып, кайсы кая таралып бетәрләр иде, шәт.
Мәүлет, читкәрәк китеп, дулкыннар иркәләп шомарткан ташларга басты. Иелеп, уч тутырып салкынча су алды, кулларын, битләрен юды. Башлары сафланып, тәннәре җиңеләеп китте. Керфекләренә ябышкан йокының әсәре дә калмады. Ул, тураеп, кояшта чагылган күзләрен кыса төшеп, Идел аръягына карап тора башлады. Шулвакыт, нәрсәдәндер, Мәүлетнең колак яфраклары кызышып куйды. Яннан берәүнең үтәли тишәрдәй булып карап торуын бөтен күзәнәге белән сизде. Ул теплоходка таба борылган иде, палубадан:
— Исәнмесез, егет! Сезне бер генә минутка мөмкинме? Кайсы яклардан, кайсы авылдан буласыз? — диде теге мәһабәт гәүдәле ир.
— Сез миңамы? — диде Мәүлет, башын күтәреп. Армиядә хезмәт итүен санамаганда, Тәтештән ары китмәгән Мәүлет өчен «Сез» дип дәшүләре мәзәгрәк тоелды.
— Мондый дәү теплоходта йөзеп йөргән абзый безнең кечкенә авылны белер микән сон?! «Берлек» дигән авылдан булам мин, абзый кеше,— диде ул, тагын да турая төшеп.
«Берлек» сүзен ишетүгә, әлеге мәһабәт гәүдәле ирнең өстенә салкын су койгандай булды. Бугаз төене бер күтәрелде, бер төште. Маңгаена салкын тир бәреп чыкты. Әйе, акыл кайчак ялгышып куйса да, күңел дигәнең ялгышырга тиеш түгел. Бу яшь ирне күрүгә, аның йөрәге юкка гына чәбәләнә башламагандыр. Дөньяда могҗиза булмый дип кем әйтер. Юлга кузгалганда ук, ниндидер бер могҗизага өметләнеп чыкты бит ул. Бу могҗиза — Иделдә бит-кулларын чылатып, горур гына басып торган Мәүлет. Чыннан да, Идел бу ендагы ташларда бу агайның яшьлеге басып тора иде.
Теплоход пристаньнан кузгалып китте.
Шулай да сугышларны кичкән ир үзен кулга алырлык көч тапты, һәм, тыныч булырга тырышып:
— Ә син Берлекнең кем малае буласың? Ир үзенең «сез»дән «син»гә күчкәнен сизми дә калды.
— Гомә-әр малае-ы-ы,— дип кычкырды Мәүлет, суза төшеп, нигә алай дип әйткәнен үзе дә аңламыйча. Югыйсә гаиләсе — бер көтү баласы, хатыны белән ике йорт аша гына яшәп ятучы Гомәрнең аларга бер катнашы да юк иде.
— Юу-ук, син Гомәр малае түге-е-л, син мине-е-м улым! Ишетәсеңме-е, син — минем улы-ым! Минем улым — Мәүле-е-ет си-и-ин!
Бая «Берлек» дигәнне ишеткәч палубада басып торган ир нинди халәттә булса, «улым» дигән сүз хәзер Мәүлетне шул хәлгә салды. Ул бер мәлгә тораташ булып катып калды. Ничек инде аның улы? Аның әтисе сугышта хәбәрсез югалды бит. Бары бер хаты килде. Китте дә югалды...
Ир теплоход ерагайганчы тизрәк әйтеп калыйм дип ашыга иде.
Иртәгә без шушы вакытта яңадан Тәтеш аша узабыз. Әниең белән Сөембикәне дә алып кил. Аларны да алып кил, улы-ы-ым!
Әкрәм Идел ярында басып торган бу яшь ирнең уз малае булуына каян шулкадәр ышангандыр, үзе дә аңламады. Тик шәмдәй таза, горур бу ирнең үз улы Мәүлет булуында аның энә очы кадәр дә шиге юк иде. Шуңа да ул, бер дә шикләнмичә: «Син — минем улым»,— диде.
Ашлама төягән баржа кайчан килде, машинага кемнәр, ничек төяделәр — Мәүлет аңышмый да калды. Колхозга кайтып җиткәнен, складка бушатканын — берсен дә хәтерләми. Барысы да гипнозланган кебек эшләнде.
Кемнән чыккандыр, ник шулай атап йөртә башлаганнардыр, колхозның машина-трактор паркын «әтрәт» дип йөртәләр алар. Мәүлет машинасын әтрәткә түгел, тизрәк өйләренә куды. Аның йөрәге күкрәгеннән чыгардай булып сикерә, күңелендә әйтеп-аңлатып булмый торган хисләр актарыла иде.
Капка төбенә килеп туктагач та, Мәүлет тиз генә машинасыннан төшәргә ашыкмады. Пристаньда урап алган хисләр давылы тынмаган иде әле. Машинасыннан төшеп басса, ул давыл аны аяктан егар төсле тоелды.
Йөрәге бераз чәбәләнүдән туктагач, машинасыннан төшәргә дип, Мәүлет ишеккә тотынды. Аннан яңадан урынына утырды. Утырды гына түгел, бөтенләй сеңеп калды. Өйдәгеләргә бу хәбәрне ничек әйтергә соң? Нәрсә дияргә? «Сугышта хәбәрсез югалган әтине күрдем» дияргәме? Әнисе нәрсә әйтер, нишләр? Аларның бит әле кешенеке төсле генә түгел, әтиләре «кыңгыраулы» булды. Шушы минутка кадәр Мәүлет бу хакта бөтенләй уйламаган икән бит.
Озак, бик озак көтте Мәүлет бу көнне. Әтисе сугышка чыгып киткән көннән көтә башлаган иде. Ул көннән генәме икән әле?! Ничек көтмисең, әти бит ул! Егерме җиде ел буена көтте. Тик әтисе белән очрашуны бер тапкыр да болай итеп күз алдына китермәгән иде.
Малай чакта авылдагы апаларның, яшьтәшләренең сөйләүләреннән, үсә төшкәч кинолардан күреп, ул әтисен аркасына юл капчыгы аскан, күн итекләрдән, башына кызыл йолдызлыпилотка киеп, яшькелт соры гимнастеркасына медальләр тагып кайтып килер, дип хыяллана иде. Шушы кадәр дә өметләнеп көтүгә ничек кайтмаска мөмкин ди.
Инде үзенең дә ике улы үсеп килә. Әтисенең сугышка киткәндәге яшен узып китте. Тик һаман да Мәүлет шул балачак хыялыйдагыча итеп көтә иде әтисен.
Алар бер урамлы Берлек дигән бәләкәй авылның Килдеш очындагы иң беренче йортта яшиләр. Сугышка киткәндә, әтисе авылдагы башка абзыйлар белән, ат арбасына утырып Тәтешкә китте. Шуңадырмы әтисе башка бер яктан да түгел, ә менә нәкъ Килдеш юлыннан кайтып килер кебек иде. Шул Килдеш юлына ка ерылып карый-карый муеннары авыртып бетә иде аның. Малай чакта бакча утаганда да, азрак буыннары ныгып, әнисенә ияреп чокыр буенда печән чапканда да шул гадәт калды. Өйдә бердәнбер ир-ат буларак, Мәүлет кечкенәдән төнгелеккә капка бикләргә үзе чыга иде. Капканың биген төшергәнче, башта, аны ачып,Килдеш юлына бер күз салмый калмый. Шулай әтисен көтә көтә буй җиткерде, егет, ир булды Мәүлет. Әле кичә дә, капка бикләргә чыккач, Килдеш юлына озак кына карап торган иде... Бүгенге көнгә кадәр шулай булды.
Мәүлет капкадан кергәндә, әнисе Рәйханә абзар ягыннан кочагы белән вак-төяк утын күтәреп килә иде. Өйалды ишеге төбендә кара-каршы очрашкач, Мәүлет, ишек ачып, әнисен алга уздырырга ашыкмады, кочагындагы утыннарын да алмады. Елау катыш көлгән кебегрәк итеп:
— Әни, мин әтине күрдем,—диде.
(дәвамы бар)
2025-02-19 13:12