СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Фирдәвес Әһлия "Бөек ефәк юлы"

Абыйлы-энеле Хәлим белән Сәлим аш бүлмәсендә манный боткасы ашап утыра иде. Дөресрәге, дүртенче сыйныф укучысы Хәлим ботка ашый, ә аның энесе, балалар бакчасына йөри торган Сәлим, тәлинкә төбенә кашык белән нидер сызгалый.
-Сәлим, нәрсә сызгалыйсың син анда? - дип сорады шулчак сиздермичә генә урындык артына килеп баскан әбисе. - Тәлинкәнең чәчәген эзлисеңме әллә?
-Бөек ефәк юлын сызам мин, әбием, - диде малай.
-Әйе шул, кайчандыр булган шундый юл, - дип әйтеп куйды әбиләре.
-Күрәсең, ул юлга ефәк җәелгәндер, - дип, әңгәмәгә кушылды Сәлим.
- Алай ук түгел шул, - диде Хәлим һәм, әбисенә рәхмәт әйтеп, өстәл яныннан кузгалды. - Әйдә, боткаңны тизрәк ашап бетер, бөек ефәк юлы турында сөйлим сиңа, - диде ул аннары, энесенә таба борылып.
Тәлинкәдәге боткасын «җиңгәннән соң», Сәлим абыйсы янына чыкты. Хәлим үзенең язу өстәле янына килеп утырды да, рәсем ясый торган альбомын ачып, кулына сары карандаш алды.
- Менә кара, - диде ул янәшәсенә килеп утырган энесенә һәм кызу-кызу альбом буйлап карандашын йөртә башлады. Шулай булмыйча соң, абыйсы бит инде өченче ел сәнгать мәктәбенә йөри - рәссам булырга әзерләнә. - Менә бу - ком чүле. Менә монысы — төргәк-төргәк ефәк төягән ике өркәчле дөя.
- Ул дөяләр кыр казлары кебек тезелеп, кәрван-кәрван булып барганнардыр, - диде аш бүлмәсеннән чыккан әбиләре, кулына бәйләмен алып.
- Нәкъ шулай булган да, - диде оныгы, аның сүзләрен җөпләп, - ефәк төягән дөяләр, ерак Кытай иленнән юл алып, ком сахралары аша Европага юнәлгәннәр.
-Ничек, ул ефәк Кытайда үсәмени? дип сорады гаҗәпкә калган Сәлим. - Ефәк агачындамы?
-Дөрес әйтәсең, тут агачында үсә ефәк. Төгәлрәк әйткәндә, тут агачында яши торган ефәк кортлары ясый аны. Тут агачы кортлары яфрак ашый да бик юка ефәк җепләрдән кузылар ясый, нәкъ менә фабрика инде!
-Үрмәкүч тә үзенең тозагын пәрәвез җебеннән үрә бит, - дип өстәде әбиләре.
-Әйе, алар бер-берсенә охшаган шул, - диде Хәлим.
-Ул кузылар белән аннары нәрсә эшлиләр соң? - дип төпченә бирде Сәлим.
-Анысын инде сиңа әбием әйбәтрәк аңлатыр, - диде Хәлим, дивандагы әбисенә таба борыла төшеп. - Безнең өйдә ул бит кул эшләре остасы. Тукымалар турында да ул күбрәк белә, шулаймы, әбием?
-Минем үземә тукырга туры килмәде, әлбәттә, ә менә әбинең туку станогында эшләвен әйбәт хәтерлим. Белүемчә, Кытайда да әүвәле ефәкне кузылардан тукыган нар. Тукыганнар да шул нәфис тукымага берьюлы күз явын алырдай бизәк тә төшергәннәр. Бик күп көч куюны таләп итә торган эш булган ул. Күз алдына китерегез менә: шул юка гына җепләрне, өзмичә, бер-берсенә туры китереп кара әле! Җитмәсә, бизәк тә төшерергә кирәк бит, әйтик, рәсем ясаган кебек. Әнә Хәлим сыман. Зур осталык кирәк булган моның өчен.
-Тукылганнан соң инде, өрфиядәй нәфис, әзер ефәкне төргәк-төргәк итеп сәүдәгәрләргә сата, ә тегеләр үз чиратында тукыманы, дөяләргә төяп, ефәк ташый торган сәүдә юллары буйлап Европага алып китә торган булганнар, - дип, әңгәмәгә нокта куйды Хәлим.
-Син боларның барысын кайдан беләсең? - дип сорады энесе, урындыгыннан төшә-төшә. Абыйсы белән әбисе сөйләгәннәр кызык булса да, бер урында утырып ул инде арыган, һәм аның күптәннән йөгерәсе, сикерәсе килә иде.
Шулчак тышкы ишек ачылып, бусагада ике кулына ике сумка күтәргән әниләре күренде.
-Менә әниегез дә нәкъ рәсемдәге дөя сыман төянгән, - диде әбиләре, шаяртып.
-Кайсы дөя сыман? - дип сорады әниләре, аңламыйча.
-Без монда Бөек ефәк юлы турында сөйләшә идек, - дип аңлатма кертте әбиләре. - Хәлим әнә рәсемен дә ясады, нәкъ чын дөя сыман.
-И-и, бигрәк уңган-булган инде үзегез! Ярый, сез сөйләшә торыгыз, хәзер берәр тәмле әйбер әзерлим үзегезгә.
-Юк, хәзер инде әти кайтканны көтәргә кала, аңардан башка булмый, - диде Хәлим.
Әниләре шаяртып куйды:
-Әйе шул, сезнең әтиегез - Бөек ефәк юлы буенча иң зур белгеч! Дөрестән дә, әтиегезнең белмәгәне юк, тик менә аның вакыт ягы чамалы шул. Ә хәзер барыгыз, бераз һава сулап керегез, шунда әтиегезне дә каршы алырсыз.
Малайлар тышкы ишеккә таба атлауга:
-Туктагыз, мине дә көтегез! - дигән тавыш ишетелде. Карасалар, бүлмә ишеге төбендә, Хәлимнең рәсемендәге сыман, ике өркәчле Дөя басып тора. - Жираф кадәр үк озын булмасам да, ишегегез көчкә сыярлык, - дип сөйләнә-сөйләнә, башын ия төшеп, Дөя алгы бүлмәгә чыкты.
-Синең рәсемдәге Дөя түгелме соң бу?диде әбиләре, гаҗәпләнеп. - Нишлибез инде хәзер аның белән?
-Юкка борчылмагыз, - диде Дөя, аларны тынычландырып, - мин бик юашмын, малайлар белән бераз йөреп керәм дә урыныма барып ятам, ярыймы?
Аларның бәхетенә нәкъ шул вакытта әтиләре кайтып керде. Ишекне ачкан чакта, ул, күрәсең, эчке якта барган сөйләшүне ишетеп торган, шуңа күрә, бер сүз әйтмичә, Дөя муенына бәйләнгән бауны алды да, алар дүртәүләшеп - Хәлим, Сәлим, әтиләре һәм Дөя - баскыч буйлап унынчы каттан аска таба атлады, чөнки Дөя лифтка берничек тә сыймас иде.
-Әйтегез әле, зинһар, - диде Дөя, подъезд ишегеннән урамга аяк басуга, - саксаул үсә торган оазислар кайда сезнең? Яшь саксаул ботакларын бик яратам мин, ашыйсым да, эчәсем дә килә инде. Сәүдә юллары буйлап ефәк кәрваны белән Кытайдан Европага барган чакта, без һәрвакыт, оазиска җиткәч, ялга туктый идек.
-Чүлдә оазислар буламыни? - диде Сәлим. - Анда чәнечкеле үлән генә үсә ич.Их, дусларым, чүлдә оазислар бар, ә анда - су, туйганчы эчәргә дә, коенырга да мөмкин. Бер ягыма ятып су коенырга шундый яратам мин. Ә андагы саксаулның тәмлелеге - кечкенә бер ботагын тартуга, әллә күпме яшь, нечкә үсенте сузылып чыга.
-Шул кечкенә, тәбәнәк агачларны бер дә кызганмыйсыңмы? Безнең шәһәрдә агачларны ашарга ярамый, - дип кисәтте аны Хәлим.
-Саксаул шундук үсеп китә ул, күбрәк ашаган саен, куерак үсә, - диде Дөя.
-Бездәге сирень кебек инде, - дип әйтеп куйды аз сүзле әтиләре.
Көндезге эсселек әкренләп сүрелә башлады. Тар гына урамнар буйлап бара торгач, алар елга буена килеп җиттеләр. Кичке саф, салкынча һавада сулавы җиңелрәк иде.
-Әти, кайсыдыр китапта мин, шул оазислар урынында соңыннан кәрвансарайлар барлыкка килгән, дип укыган идем, - диде Хәлим.
-Әйе, башта кәрвансарайлар салынган, аннары шунда Сәмәрканд, Бохара, Ташкент, Дүшәнбе кебек әкияти гүзәл калалар калкып чыккан, - дип, әңгәмәне дәвам итте Дөя. - Шәһәрләрнең кайберләрен ком бар ханнары күмеп киткән, ул комны «сирокко» дип аталган кайнар җилләр алып килә торган булган.
Дөянең сөйләгәннәрен тыңлап, шәһәр буйлап озак йөрде алар. Малайлар да, әтиләре дә ком сахраларын, чүл буйлап сузылган дөя кәрваннарын, эссе көньяк шәһәрләрен үз күзләре белән күргән, үзләре дә ефәк юл лары буйлап узган сыман булдылар.
Өйләре янына әйләнеп кайтканда, кичке эңгер куера башлаган иде инде.
-Бөек ефәк юлын яңабаштан тергезергә уйлыйлар, бу эштә байтак илләр катнашырга җыена дип ишеткән идем. Бу хәбәр дөресме? - дип сорады шулчак Дөя.
-Әйе, дөрес хәбәр бу, - диде әтиләре, кинәт җитдиләнеп, - әмма тиз генә булмас әле ул.
-Димәк, миңа ерак юлга әзерләнә башларга вакыт, - диде Дөя, шатланып. - Барыбызга да хәерле юл телик!
2025-05-19 08:48