СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Амур Фәләх “Бала хакы”

— Сәлам, тетя Зоя! Килеп җиттем мин...
Ишектән Илдусның ахирие Иван килеп кергәч, Зифа шатланырга да, борчылырга да белми югалып калды. Ул бүген кунак көтми иде. Озак вакыт күрешмәгән дусларын колач җәеп каршы алырлар дип өметләнгән булса кирәк, Иван бераз үпкәләгән кыяфәт чыгарды.
— Ну, нәрсә инде бу, кунакны шулай каршылыйлармыни? — диде ул һәм кулындагы хризантемалар бәйләмен Зифага сузды. — Бәйрәмең белән, тетя Зоя!
«Ничек шул гомер минем туган көнемне хәтерендә тоткан бу Ваня? Хәтта минем нәкъ менә хризантемалар яратуымны да онытмаган... Кызганыч, бәйрәмем булса да, кәефсезләнеп утырырга гына калды шул...» Йөзенә елмайган төс кертеп, чәчәкләрне кабул итеп алса да, Зифаның күзләрендәге сагыш тышка бәреп чыккан иде.
— Тетя Зоя дигәнгә үпкәләдеңме әллә, Зифа апа? — Иван аңа элегрәк шулай дип дәшә иде.
Аның кәефе күтәренке, үзенчә шаярырга, хуҗабикәнең кәефен күтәрергә тырышты.
— Вакытсызрак килдемме әллә? Алайса... — Ул ишеккә таба кире баргандай итте.
— Юк, юк, Ваня, — дип, аны туктатырга ашыкты Зифа. — Зинһар, үпкәли күрмә. Мин сине күрүемә чиксез шат. Уз әйдә.
Иван кабат берни булмагандай шаяра, көлә башлады. Кулларын угалап, туп-туры түргә, зал ягына атлады. Зал ишеген шакыды:
— Ку-ку, мөмкинме?
Ишекне акрын гына ачты да, башын гына тыгып, залга күз ташлады. Анда беркем дә юк иде.
— Бәтәч, хуҗа өйдә юкмыни? Әй, кая качтың, Илдус? — дип кычкырды Иван буш залга.
— Ул... өйдә юк, Ваня, — диде Зифа тыныч кына һәм, бәллүр вазага су салып, Иван алып килгән чәчәкләрне шунда утыртып куйды.
— Тр-р, тетя Зоя, туктале. Ничек була инде бу? Шулай ярыймыни инде? Ул бит мине үзе чакырды. «Кил кунакка, әнием дә шат булыр», — дигән иде... Кая китте инде?
Зифаның йөзендә бернинди үзгәреш тә сизелмәде. Иван да җитдиләнеп калды.
— Тәк, сөйлә әле, нәрсә булды? Зифа апа, әллә әйткәләшкән идегезме?.. Була торган хәл инде... Салган вакытларында холкы хәтәр инде аның...
Зифа диван читенә генә утырды да... үксеп елап җибәрде. Бу хәл Иванның да кәефен төшерде, килеп кергәндәге күтәренке кәефтән җилләр искән иде инде. Ул югалып ук калды. Зифа елап туктаганчы бер сүз дә дәшмәде. Ул күзләрен ашъяулыгы читенә сөртеп алгач кына соравын кабатлады:
— Зифа апа, сөйлә инде.
Хуҗабикәнең карашы идән паласында катып калды.
— Кайда Илдус? — Иванның да түземлеге чигенә җитте. Шуңадырмы «Катырак кычкырып җибәрмәдемме икән?» дип, Зифага сораулы караш ташлады.
— Ул... милициядә, — диде инде тәмам тынычланган, үз-үзен кулга алган Зифа коры гына.
— Ничего себе! — Көтелмәгән яңалыктан Иван сызгырып ук куйды. — Төрмәдә?!
— Әйе, кулга алдылар. Наркоман бит ул...
Иванның күзләре шар булды:
— Кем? Илдусмы?! Нәрсә сөйлисең син? — Иван сикереп торып ишекле-түрле йөренә башлады. — Соң... сау-сәламәт ир иде ләбаса ул... Ыс-ыс... Вәт сиңа кирәк булса! Шул пычрак юлга бастымы? Нишләптер ышанасы килми бит әле мондый хәлгә.
— Килми дә бит... Нишләмәк кирәк...
— Үзе белән сөйләшә алдыңмы соң? — Сүзләре борчылып әйтелгәндәй булса да, әллә нишләп Зифага Иванның йөзендә ахирие язмышы өчен ихластан кайгыру чаткылары бар кебек тоелмады.
— Үзе нәрсә дисен инде, әйтми, кысылма, ди.
Зифа кабат ачыргаланып елый башлады.
— Ходаем! Ояты ни тора! Кеше күзенә ничек күреним, Раббым?
...Зифаны, йокыдан уянганнан бирле, уңышсызлыклар сагалап кына торды. Имеш-мимешләргә моңа кадәр әллә ни исе китмәсә дә, бүген, юыну бүлмәсенә аяк басуга, сөлге элгеч ишелеп төшкәч, кәефе кырылды. «Аһ, шайтан, бүген юлым уңмас микәнни?» дигән уй башыннан йөгереп узды. Юраганы юш килде. Инде тамак ялгап эшкә дип чыгып киткән җиреннән, автобус тукталышыннан кире борылырга мәҗбүр булды Зифа — газ плитәсен сүндерми калдыргандыр кебек тоелды. Плитә, әлбәттә, сүндерелгән, форточкалар ныклап ябылган, өй тәртипкә китерелгән иде. Бер сәбәпсез эшкә соңга калуын аңлап, Зифа гарьлегеннән елар дәрәҗәгә җитте.
Эшенең дә рәте булмады, әллә ничә хата җибәрде, җитәкчесе белән әйткәләште, тиктомалга хезмәттәшләренә җикерде...
Улы Илдус турындагы уй көне буе газаплады аны.
Зифа үзе зур элемтәләре булган замана хатыны. Белеме, һөнәре күп мөмкинлекләр ачты — шәһәрнең мәртәбәле басмасында бүлек мөдире булып эшли. Таныш-белешләре һәр урында бар. Нинди генә шартларда да югалып кала торганнардан түгел, һәрвакыт үз ипи кисәген таба белә. Ә менә улы белән килене нәкъ аның киресе.
Илдус озак еллар әнисенең җилкәсен кимереп кенә яшәде. Ничек итсә итте, «аз гына да булса акыл кермәсме, ичмасам» дип, шактый акча түгеп, Зифа улын өйләндерергә булды. Яшь гаилә икенче шәһәргә барып урнашты. Кечкенә уллары Айзат туды. Тик бу гына Илдуска җаваплылык өстәмәде. Егет беркайда да эшләргә теләмәде, көне-төне үзе кебек әрәмтамаклар белән хәмер эчүдән ары уза алмады. Яшь гаилә күрше шәһәрдән әниләре Зифа алып килгән ризык белән генә тукланып яшәде. Илдусның хатыны да «аристократка», бил бөгеп эшли торганнардан түгел, эшкә керергә исәбендә дә юк. Ире өйдә бот күтәреп яткан вакытта нишләп бөкре чыгарып эшләп йөрсен ди әле ул.
Илдус, хатынын, биш яшьлек баласын ташлап, әнисе яши торган калага күчеп килде дә заводка эшкә керде. Улының салгаларга яратканын Зифа күптәннән белә иде инде. Хатыны да шуны сәбәп итеп аерылган булып чыкты. Нинди генә булса да, үз улы шул, Зифа Илдусны, торак мәсьәләсен хәл иткәнче дип, үз фатирында яшәп торырга чакырды. Тик улы гына бу игелекнең кадерен белмәде: бертуктаусыз эчүен дәвам итте, төрле эшкә кереп карады — кудылар. Эчкече кешене, алтын куллы булса да, озак тотмыйлар шул. Соңгы тапкыр заводка кергәненә байтак вакыт үтте инде, шөкер, эшләп йөргән була әле. Сирәк-мирәк кенә сизелгәләсә дә, Зифа янына элекке шикелле лаякыл исереп кайтмый башлады. Бераз эшләгәч, тулай торактан урын да бирделәр үзенә. Тик Илдус төн кунарга барыбер әнисе янына кайтып йөрде...
...Зифа көне буе йөреп арыган, кургашын кебек авыраеп калган аякларын өстерәп кенә дигәндәй кайтып чишенде дә диванга ауды. Күзләрен йомган гына иде, ишекне дөбердәттеләр. Зифа, кабалана-кабалана киенеп, ишек ачарга ашыкты. «Кем булыр? Илдус эштән кайтырга иртәрәк әле, берәр күрше-фәлән микән?..»
Ишек катында, кош тоткандай елмаеп, өс-башы тузанга баткан улы басып тора иде.
— Бәтәч, Илдус, нәрсә булды, син эштә түгелмени?
Улының йөзендә үзгәреш сизелмәде.
— Фу, тагын эчтеңмени инде? Әле улым эчүен ташлады, ахрысы, дип шатланып кына йөри идем, кабат башладыңмы? — Зифа, улына үпкәләп, залга таба атлады.
— Юк инде, әни, борчылма, эчмәдем, — дип тынычландырырга ашыкты Илдус Зифаны. — Ышанмасаң, мә, иснәп кара...
Улының авызын очлайтып үзенә таба атлавын күреп, Зифаның җен ачулары чыкты.
— Таптама идәнне! — дип кычкырды ул ярсып. — Эчмәгәч, нигә мине котыртып, исерек булып кыланасың?
Илдус үзенең урынсыз шаярганлыгын аңлап алды булса кирәк, йөзенә азрак җитди кыяфәт кертергә тырышты. Тик, көзгегә күзе төшкән иде, андагы килбәтсез йөзне күреп, тилеләрчә шаркылдап көлеп җибәрде.
Зифа куркып калды. Якынрак килеп, улының күзләренә төбәлде. Илдусның күзләре ниндидер томан эчендә, үзләре түм-түгәрәк булып ачылган иде.
— Нәрсә булды сиңа? — Зифаның тавышы калтырап чыкты.
Илдус борынын җыерды.
— Ярар инде, әни, үпкәләмә. Нинди контроль инде бу? — диде ул һәм әнисен кочты. — Эшкә барып тормадым әле бүген. Ял иттем. Иптәш малайлар белән урамда... тартып утырдык...
Хуҗабикәнең күз аллары караңгыланып китте: «Тартып утырдык?.. Илдус, минем Илдусым — наркоман?! Йа Хода! Шундый ук караш... Әйтүе хак булса, аракы эчмәсә дә исерек, тиктомалга бертуктаусыз ыржаеп көлеп тора...»
Зифа, куртка якасыннан тотып, улын җилтерәтә башлады.
— Үтенәм синнән, тынычландыр мине, наркотик тартмадым диген...
— Ну... бәйләнмә әле...
— Илдус, кадерлем, — диде ул һаман да мәнсез генә ыржаеп утыручы улының алдына ук килеп басып. — Нишләп үз-үзеңне жәлләмисең, күрә торып упкынга кереп барасың бит. Үзеңне кызганмасаң, мине, нәселебезне мыскыллаганыңны аңла инде. Нәрсә булды соң сиңа, бала-чага түгел бит инде син...
— Мин Айзатымнан башка яши алмыйм, әни. Аңлыйсыңмы, яши алмыйм... — Илдус утырган җиреннән уктай атылып сикереп торды. — Бик беләсең килсә, мин беркөнне алар янына барып кайттым. Килеп керсәм, шул урам эте бер мужик белән кочаклашып утыра. Аяк асларында улыбыз бөтерелә. Минем улым!.. Икесен тиң канга батырганчы төйдем...
Зифага эсселе-суыклы булып китте.
— Кыйнадың?.. Әй, булдыргансың да инде... Синең ни хакың бар соң аларга кул күтәрергә? Аерылышкан бит инде сез.
— Ул анда рәхәтләнеп типтереп яшәсен, ә мин интегимме?.. Юк инде, аңа да көн күрсәтмәячәкмен... Бәреп үтерәм әле мин аны, минем тормышны ул гына җимерде...
— Соң, Илдус, син бит үзең гаепле, нужәли аңламыйсың?! Көне-төне эчеп яткан мужик кемгә кирәк? Ахыры аерылышу белән бетәчәге көн кебек ачык иде бит инде...
Илдусның ачудан күзләре түгәрәкләнде, битләре кызарып чыкты.
— ... сырлап торма әле син дә, яме. Ул эчми што ли?! Бирермен маңгаеңа берне... Лутчы, биш йөз тәңкә акча бир, — дип акырды Илдус һәм, аяк киемен салмый-нитми генә, диванга сузылып ятты.
Улының мондый кыланмышы Зифаны да чыгырыннан чыгарды.
— Хайван, — дип кычкырды ул аңа. — Бар, хәзер үк чыгып кит минем өемнән. Ашаган тәлинкәсенә кәкәй иткән дуңгыз! Рәхмәтең шушымы, бәдбәхет? Минем дә кешечә яшисем килмиме әллә? Нишләп мин сине карап ятарга тиеш монда? Тоттырырмын мин сиңа акча!
Зифа Илдусны тотып тукмар дәрәҗәгә җиткән иде, чак тыелып калды. Улы исә аның кычкыруына да, үксеп-үксеп елавына да игътибар итмәде, түшәмгә төбәлеп ятуын белде. Бераздан кесәсеннән тәмәке чыгарып авызына капты.
— Бирәсеңме акча? — диде ул тыныч кына һәм тәмәкесен кабызды. — Тагын бер кат сорыйм: бирәсеңме?
— Бирмим, ычкын минем өйдән, чыгып кит хәзер үк! Айныгач килерсең... — Зифа да үз-үзен кулга алырга өлгергән иде инде, бу сүзләрне акрын гына әйтте. Илдус тагын бераз ятты да кинәт сикереп торып «караңгы бүлмә»гә кереп китте. Кире чыкканда кулында балта иде.
— Бир акча, әни, чабып үтерәм мин сине...
Зифа, өстенә-аягына киеп тормыйча, урамга чыгып йөгерде...
Күрше подъездда яшәүче бер ирне ияртеп кергәндә, өй ишеге шыр ачык, ә Илдустан җилләр искән иде. Зифа бүлмә эчен күздән кичерде. Улы телевизор өстендә торган видеомагнитофонны алып киткән...
Илдус өченче тәүлек үтеп төн якынлашканда гына кайтты. Кайтты да, мескен кыяфәт чыгарып, әнисе каршына килеп утырды.
— Әни, җаным, миңа үпкәләмә инде, зинһар. Начар килеп чыкты бугай теге көнне. Әллә ничек кенә булды шунда, үзем дә аңламыйча калдым... Нишләргә икән миңа?.. Табибка барыргамы?.. Син мине кума инде, яме, кая барыйм инде мин тагын...
Теге көнге галәмәтләрен, башка кеше булса, кичермәгән дә булыр иде, билгеле. Зифа да башта Илдусны өенә бүтән аяк та атлатмаска ант итте. Тик... газиз баласының ялварулы сүзләре ана кешенең каткан бәгырен җебетте дә куйды...
...Редакция эшләре Зифаны күрше шәһәргә алып килде. Аз гына буш вакыт табып, ул килене Ирина белән оныгы Айзат яшәгән фатирга кереп чыгарга булды.
— Мөгаен, мин Айзатны үземә алырмын, Ирочка, — диде Зифа, фатирларында ниндидер зур гәүдәле ир-ат кочагында эреп утыручы исерек килененә. — Ул сиңа комачау гына ясый, ахры.
— Комачаулый шул, — дип килеште элекке каенанасы белән Ирина һәм кул гына селтәде. — Ал, ал!
— Мин аны Илдус янына алып кайтам. Анда урын күп.
— Ярар, әни. — Ирина чираттагы сөяркәсе белән икәүдән-икәү генә калырга ашыга иде, сөйләшеп торырга вакыты юк.
Әбисе оныгын үзләренә алып кайтты. Үзе тагын, эш чыгып, чит шәһәргә китте. Тик малай анда озак тормады. Көнлек наркотик дозасы турында гына уйлаучы «ата»га бала кирәк түгел иде. Көне-төне үз иркендә, ач-ялангач, урамда трай тибәргә мәҗбүр булды Айзат. Ахыр чиктә, әтисе аны җитәкләп ятим балалар йортына илтеп тапшырды.
Берничә көннән, азык-төлек тулы зур-зур сумкалар күтәреп, Зифа кайтты. Айзатның өйдә түгеллеген абайлап алгач, аты-юлы белән улын тирги башлады.
— Хәзер үк Айзатны кире монда алып кайт, хайван! — дип җикерде Зифа.
«Кире алып кайт!» Әйтүе генә җиңел. Рәсмиләштерелгән, документлар тутырылган, малай тулаем дәүләт карамагына күчкән. Илдус шыңшый ук башлады:
— Әни, ярар инде, аңа шулай рәхәтрәк бит...
Зифа улын тиз күндерде.
— Бар, күземнән югал, җирбит, инде хәзер үз балаңны сатып җибәрергә дә күп сорамыйсың син. Йа Ходай, нинди бәдбәхет үстергәнмен бит... Алып кайт оныгымны!..
Әнисенең үксеп-үксеп елавына түзә алмыйча, Илдус өйдән чыгып китте.
Айзатны бер ай чамасы үткәч кенә алып кайттылар. Менә шушы балалар йортында үткәргән бер ай малай тормышындагы иң бәхетле, иң рәхәт мизгелләр булды.
Айзатның гыйбрәтле язмышы турында Зифаның бик якын ахирәте, ишетеп, беркөн аның шәһәрдәге фатирына килде.
— Зифа, баланы миңа бир, мин аны ашатам, тәрбиялим, укытам, кеше итеп үстерәм.
Зифа башын гына селкеде:
— Юк, бирмим, Айзатик минем үземә дә бик кирәк.
— Үтенеп сорыйм!
— Ничек бирим инде мин аны сиңа, үзең уйлап кара. Минем оныгым бит ул... Балалар бакчасы белән дә килештем инде...
...Зифа беркөн кабат Ирина янына китте.
— Айзатикны миңа бөтенләйгә бир әле, Ирочка!
— Ул болай да синеке бит инде.
— Юк, син аны рәсми рәвештә миңа тапшыр.
— Ничек ул? — Ирина аңышмыйча каенанасының күзләренә төбәлде.
— Шулай. Мин аның опекуны булам... Хәзер шулай дип атала бугай...
Яшь ана бераз аңлый башлады:
— Мин нишләргә тиеш? — дип сорады ул.
— Рәсми рәвештә бу «баладан баш тарту» дип атала.
«Баш тарту»... Бу җирәнгеч, коточкыч сүзне ишеткәч, Ира тетрәнеп куйды. Башын селкеде.
— Соң, кызым, син бит балаңны түгел, үзеңне дә туендыра алмыйсың, — дип, киленен битәрли башлады ана. — Нәрсәгә өмет итәсең соң син?
Берничә көннән, ниһаять, Зифа Иринаны баласыннан баш тартырга күндерде. Элекке килене язган гаризаны кат-кат укып чыкты да:
— Ярый! — дип, пөхтә итеп икегә бөкләде дә сумкасына салып куйды. — Хәзер мин синең Айзатыңны ашатырмын, киендерермен, үз баламдай иркәләп үстерермен.
Хатын җиңел сулап куйды:
— Кара инде шунда, әни...
Кыйммәтле кәгазь салынган сумкасын култык астына кыстырып, Зифа үз фатирына кайтып китте.
...Илдусның башында бер генә кайгы: кайдан акча табарга? Эчтән генә аңа акча калдырып китмәгән әнисен битәрләп алды. Чыгарып сатардай әйбер әзләргә кереште. Тик өйдә тиз генә сатып җибәрердәй нәрсә күренмәде. «Ярар, бүген әҗәткә алып торырга да булыр, ә киләчәктә? Әнинең көне-төне шыңшуы да туйдырды...» Улы Айзатны балалар йортына илтеп тапшыргач, әнисеннән ишеткән сүзләр хәтеренә төште. «Карале, идея бит бу!» Аның игътибары идәндә дәфтәр битенә төсле карандаш белән рәсем ясап маташучы улына күчте...
Илдус бер ахиренә пышылдап кына үзенең яңа туган теләген әйтте, икенчесенә, өченчесенә... Тиздән Илдусның үз улын асрауга бирәсе килүен әйләнә-тирәдә бик күпләр белә иде инде.
Бу хәбәргә бик сирәкләр генә гаҗәпләнеп иңнәрен сикертеп куйды:
— Ничек инде тере баланы, нәни генә булса да, үз улыңны чит-ят кешеләргә бирмәк кирәк?!
Икенчеләре, киресенчә, Илдусның бу адымын хупладылар гына:
— Менә Илдус молодец. Баланың өсте бөтен, тамагы тук булачак, ичмасам. Иртәгесе көн өчен кайгырасы булмас, йөз процент гарантия дигән сүз. Ә болай...
Тик аларның берсе генә дә чын дөреслекне белмәде. Илдусның нияте баланы яхшы кулларга тапшыру түгел, ә бөтенләй башка иде. Улы өчен зур акча кулга төшерү иде аның нияте. Аннан соң Айзат белән нәрсә булыр, бу аны бер дә борчымады. Моның өчен Илдусның башы авыртырга тиеш түгел. Ә менә хәзер Айзат аның белән яши — монысы инде чын проблема.
Берничә көннән подъезд төбендәге баганага сөялеп торучы Илдус янына бик тә мәртәбәле кыяфәттәге берәү килеп басты.
— Илдус син буласыңмы? — диде ир коры гына.
— Мин. Ә нәрсә?
— Бала мәсьәләсендә сөйләшеп аласы иде...
Күренеп тора, акча муеннан моның — һәр тиенен саклап тотучылардан түгел. Илдус сүзне туры тотты:
— Малай үзегезгә кирәкме?
— Үземә түгел, — диде бай.
— Үз кирәк-яракларыгыз өчен түгел, димәк...
— Юк.
— Аңлашыла, — Илдус кыбырсый башлады. — Малай сау-сәламәт, нәрсәгә дә ярый, аңа инде биш яшь... Менә әнисенең аннан баш тарту турында гаризасының копиясе, менә минеке, балалар бакчасыннан медицина картасы копиясе... Сатам...
— Күпме сорыйсың?
— Э-ә... Әлегә тәгаен генә әйтмим. Шулай тиз булыр дип кем уйлаган... — Илдус башын аска иде. — Малай сезгә ошаса, икенче тапкыр очрашкач, бәясен әйтермен. Килештекме?
— Килештек.
Сатып алучы башындагы эшләпәсен бераз күтәрә төшеп елмайды да китеп барды.
Икенче тапкыр очрашкач, Илдус бәяне әйтте. Сатып алучы, ялгыш ишетмәдемме икән дигән кебек, аптырап калды. «Бу наркоман мужик кисәге биш, иң күбе ун мең сорар» дип уйлаган иде ул.
— Илле мең доллар! — Илдусның сүзләре катгый яңгырады.
Сатып алучы сызгырып ук куйды.
— Мин бит сезгә сау-сәламәт бала сатам, — диде Илдус, сатып алучыга таба иелеп. — Авыру бала түгел. Медицина картасын карагансыздыр. Сау-сәламәт! Мин бит сездән аны кая илтәсез, нишләтәчәксез дип сорамыйм...
— Барыбер кыйммәт. — Сатып алучы башын селкеп куйды. — Аз гына булса да төш инде.
— Бер тиен дә төшмим, — диде Илдус. — Бу бит минем үз улым.
— Ул, кабат иелеп, сатып алучы колагына пышылдады:
— Мин яхшы аңлыйм, малай сезгә уллык өчен түгел, органнары өчен кирәк, шуңа күрә кыйммәт сорыйм да... Арзанракка сезгә беркем дә бирмәячәк... Ә миннән кыйммәтрәккә дә алучылар бар. Бер кеше җитмеш меңгә дә риза, тик ул кадәр акча туплау өчен бераз вакыт сорый. Ә миңа акча хәзер кирәк, бүген үк! Аңлыйсызмы? Мани-мани кирәк! — Илдус бармак очларын ышкып алды.
Сатып алучы бераз гына сүзсез торды.
— Ярар, илле икән илле булсын, — дип, кулын селтәде ул. — Кайчан, кайда очрашабыз? Мин акча алып киләм, син — малайны.
— Мин үзем генә түгел, ахиремне дә алып киләм. Саклык өчен.
— Алай булгач, мин дә иптәшем белән булырмын, — диде сатып алучы. — Сумма шактый бит.
— Ярый, ярый, — Илдус ризалашты. — Иң мөһиме, алдау булмасын. Сез миңа акча бирәсез, мин — товар.
— Алдау булмас. — Сатып алучы вәгъдә бирде. — Урын-вакытны килешик.
Кич белән шәһәр үзәгендәге паркта очрашырга килештеләр. Киң, ачык урын, качып-посып кына килеп була торган түгел.
...Сатып алучы иптәше белән паркка килеп җиткәндә, Илдус, тагын бер ир заты, нәни бала фонтан янында мәш киләләр иде. Сатып алучы белән Илдус икесе беседкага барып утырдылар. Илдусның ахире бераз читкәрәк барып басты. Ә сатып алучының иптәше Айзат белән якындагы киоскка юнәлделәр. *
...Илдус калтыранган куллары белән сатып алучы биргән яшел төргәкне алып күкрәгенә кысты, иснәп карады да ахиренә тоттырды:
— Сана!
Йөз долларлык акчалардан торган биш төргәкне санап чыкканчы шактый вакыт узды. Илдус бер төргәкне түшенә кыстырды.
— Монысы вак-төяк чыгымнар өчен, — дип аңлатты ул аңа, сәерсенеп карап торучы сатып алучыга.
...Илдусның ахире, күзләрен акайтып, Илдуска сораулы караш ташлады. Ул калтыранган кулы белән соңгы төргәктәге акчалар арасыннан табылган кәгазь кисәген тотып тора иде. Анда эре хәрефләр белән «Сез кулга алынасыз!» дигән сүзләр язылган...