СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Әхәт Сафиуллин "Җинаятьле бәхет"

Мөршидә табак-савыт юып торганда, ишек шакыдылар. Гадәттә, авыл кешеләре алай шакып тормый. «Димәк, чит кеше. Бәлки, йорт сату турындагы белдерү буенчадыр?» дип уйлап алды ул һәм, ашыгып:
—Керегез, кер! — дип кычкырды.
Ишектән егерме алты-егерме сигез яшьләрдәге ир килеп керде һәм, итагатьле генә исәнләшкәннән соң:
—Белдерү буенча мин, — диде.
Мөршидә, тиз-тиз генә кулларын юып, кухнядан чыкты.
— Бик яхшы, — диде ул. — Бу йортның шушы ягы сатыла, икенче ягы исә бертуган абыем Мидхәтнеке. Аның ишеге икенче яктан...
Сөйләшеп киттеләр. Кунак үзен Вәлиулла дип таныштырды. Шәһәрдә яши, тик авыл җирендә йорт аласы килә икән. Аңа шәһәргә якын булган менә шушы Имәнлек авылы бик кулай тоелган. Ул ашыкмыйча гына сатыласы якның бәясе турында сораштырды, ләкин, ни гаҗәп, йорт-җирне үз күзләре белән карап чыгу теләген белдермәде. Бу нәрсә Мөршидәне шикләндерә төште. Җитмәсә, бу бәндә, бераз сөйләшеп утырганнан соң, нигәдер аның ире турында сораштыра башлады. Башта берни дә сизенмәгән Мөршидә аңа җавап бирде, әлбәттә: иренең исеме Ильяс, район хастаханәсендә ята, чөнки ике ел элек юл фаҗигасенә эләккән иде, хәзер елына бер-ике мәртәбә шулай дәваланып чыгарга мәҗбүр. Вәлиулла шунда кесәсеннән бер фоторәсем чыгарып, Мөршидәгә сузды да, ваемсыз булырга тырышып:
— Монда сезнең ирегез юктыр? — дип сорады. — Мин аны беләм шикелле.
Фотоны кулына алган Мөршидәнең кинәт күз аллары караңгыланып, башы әйләнеп китте, йөрәге, тынычсызланып, еш тибә башлады. Чөнки өчәү елмаешып карап торган бу фоторәсемдә ике егетнең берсе аның Ильясы иде. Өченчесе — чибәр генә кыз. «Мөгаен, бик дус булган болар, кулларын бер берсенең иңнәренә куеп төшкәннәр!» — дип уйлап алды Мөршидә. һәм башыннан яшен тизлеге белән «Туктале, әллә бу кеше өй сатып алу сылтавы белән аның Ильясын эзләп йөриме? Әллә аның берәр туганымы икән?» дигән уй йөгереп узды. Алай да ул фоторәсемдәге ирен тануын берничек тә сиздермәскә, үзен кулга алырга тырышты. Фотога бик дикъкать белән карап торган булды да бернинди дулкынлану да кичермәгән кыяфәт белән:
— Гафу итегез, миңа мондагы кешеләрнең берсе дә таныш түгел, - диде.
— Ярар, гафу итәсез, юк икән юк, — дип кулларын җәйде Вәлиулла һәм урыныннан күтәрелә башлады. — Минем район газетасы редакциясенә дә кагыласым бар иде әле... Йортыгыз миңа ошады, хатыным белән киңәшеп алгач, фикеребезне киләсе атнада җиткерермен. Аннары аны законлаштыру эшенә керешербез...
Вәлиулла исә бу хатынның ялганлавын фоторәсемгә күз төшергәннән соң ничектер дерт итеп куюыннан ук төшенде. Шуңа күрә «анда килгән-килгән район хастаханәсенә дә кагылып китәргә, бу Ильясны күрергә кирәк» дигән уй туды. Редакциягә кереп чыгу сәбәбе шушы уен яшерү өчен генә әйтелгән иде.
Тик Мөршидә дә бу кеше тарафыннан үзенә куркыныч янавын хатын-кыз сиземләве белән ачык тоеп алды. Әйе, йорт сатып алу бу кеше өчен бер сылтау гына бугай бит! Чынлап йорт сатып алырга җыенган кеше аның белән яхшы итеп танышыр, сораштырыр, бәясе турында сатулашкан, аны кыйбатсынган булыр иде. Ә моның максаты, монда килеп чыгуының чын сәбәбе аның ире Ильяс турында белешү генә иде бугай. Ләкин нигә кирәк булды икән соң ул аңа? Дуслар гынамы алар, әллә ниндидер туганнармы? Әллә бу Вәлиулланың үзе генә белә торган тагын ниндидер бүтән максаты бармы? Әгәр дә ул аның ире белән чынлап кызыксына икән, димәк, аны барыбер табачак, күрешәчәк бит, әй! Аннан соң... Аннан соң ни буласын күз алдына китерүе дә куркыныч. Йа Хода, нишләргә? Аннары Ильясының чын исеме дә ачылачак... Шуннан соң зур гауга кубу гына түгел, алдакчы дип, аның күзен дә ачырмаячаклар. Әле эш шуның белән генә бетсә ярый, монысына гына ничек тә түзәрсең, судка биреп куюлары да бар! Тфү-тфү, әйттем исә кайттым, Ходай күрсәтмәсен! Ә чын исемен белә калса, аннары Ильясының сәгате-минуты белән аны ташлап китеп баруын көт тә гор! Димәк, әллә кайдан килеп чыккан менә шушы Вәлиулла аркасында моңарчы тату гына яшәп яткан, үз бәхетенә сөенеп туя алмаган гаиләсе минут эчендә җимереләчәк дигән сүз. Йа Хода, ярдәм ит, шушы куркыныч хәлдән чыгу юлын күрсәт!
Мөршидәнең башыннан яшен тизлегедәй әнә шундый уйлар йөгереп узды. Юк, башыннан гына түгел, алар аның бөтен тәне буйлап энә кебек чәнчеп-чәнчеп уздылар да очлы ук сыман йөрәгенә барып кадалдылар. Халыкның «авыртмаган башка тимер таяк» дигәне менә шундый хәл-халәт буладыр инде, мөгаен. Әйе, тикмәгә генә килмәгән бу адәм монда, юкка гына төпченми ул аның Ильясы турында. Нәрсәдер эшләргә кирәк иде. Тик албасты шикелле алдына килеп баскан бу куркыныч хәлдән ничек, нинди юл белән котылырга? Әллә...
Менә хәзер бер дә көтмәгәндә-уйламаганда килеп чыккан Вәлиулланың ире белән кызыксынуы Мөршидәгә аяз көнне яшен суккандай булды. Чыннан да, килеп туган хәл аның өчен куркыныч иде. Тикмәгә генә дә түгел...
...Аларның әти-әнисе бик иртә вафат булды: әтисен, урман кискәндә, агач басып үтерде, ә әнисе, шул кайгысыннан мантый алмыйча, урын өстенә егылды да, ике елга якын яткач, дөнья куйды. Алардан калган менә шушы йортны абыйсы Мидхәт белән урталай бүлделәр. Шунсыз бергә яшәү мөмкин булмый башлады, чөнки абыйсы эчәргә ярата. Эчүе дә бер хәл, исергәч, юк-барга бәйләнеп, гел тавыш күтәрә торган гадәте бар. Шөкер, менә хәзер аның ишеге дә аерым. Алай да Мөршидә авылга кайткан чакларда абыйсы эчәренә акча сорап кергәли иде әле, аннары, бер тиен дә бирми башлагач, хәзер аның ягына аяк ба суын да туктатты. Тик Мөршидәнең үз ягын сатарга җыенуын белеп алгач кына, берничә мәртәбә кереп, тавыш-гауга күтәрде — сеңлесенең өлешен саттырасы килми иде аның: ни әйтсәң дә, туган нигез, әти-әнисенең хәтер-истәлеге бит!
Тора-бара Мөршидә якын гына булган шәһәргә барып эшкә урнашты һәм бер ялгыз әби квартирасының бер бүлмәсенә фатирга керде. Ә болай шәһәр белән авыллары арасында яшәде дияргә була — Имәнлеккә еш кайтып-китеп йөрде, чөнки башын эчүчелеккә салган абыйсыннан ни көтәсең? Алла сакласын, исерек баштан ут-күз чыгаруы да ихтимал. Шуңа күрә йорг-җиргә күз-колак булу да кирәк. Аннан соң ул бакчаларына бәрәңге белән яшелчәләр дә утырта бит әле.
Менә шулай берничә ел ике арада яшәп яткан көннәрнең берсендә инде утызынчы яше белән барган Мөршидә очраклы рәвештә, шәһәр паркында йөргәндә, чибәр генә бер егет белән танышты. Очраша башладылар. Кызык егет булып чыкты ул: автокатастрофага эләккән дә узган тормышының бер генә мизгелен дә хәтерләми! Карап торышка да гадәти кеше үзе, тик үткәненең бер мизгелен дә исенә төшерә алмый — катастрофа аларны аның миеннән сызып ташлаган.
Бераздан егет аңа үзенә кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Бу исә инде гаиләле булуыннан тәмам өметен өзгән Мөршидә өчен көтмәгәндә генә иңенә килеп кунган бәхет кошы итеп кабул ителде, ул бик теләп риза булды, аннары исеме Илдус булган бу егетне үз фатирына алып кайтты. «Бәладән баш-аяк, янымда булсын!» — дип уйлады ул. Шулай матур гына яшәп киттеләр. Үткәнен хәтерли алмаган Илдус бала-чага сыман бик күндәм, бернинди карышусыз, ул әйткәннең һәр сүзенә ышанучан, кыскасы, менә дигән аек, физик яктан сау-сәламәт ир-ат булып чыкты. Тора-бара Мөршидә, документларын югалткан, авто- катастрофадан соң берни дә хәтерләми дип, Илдуска башка, яңа паспорт алуга, аннары шул паспорт буенча калган документларын да яңартуга иреште. Дөрес, бу эшләр белән шактый гына чабарга туры килде. Аның каравы хәзер аның төскә-биткә чибәр, үзеннән шактый яшь ире бар иде! Моның өчен, кемдер әйтмешли, диңгез кичәргә дә әзер иде Мөршидә. Яңа паспортында һәм аның буенча торгызылган башка документларында элеккеге Илдус Шәйхуллин инде Ильяс Сәхибуллинга әйләнде. «Менә шушылай тынычрак булыр», һәм хатын иренең исеме Ильяс икәнен аның үзенә дә сеңдерде. Хәзер төнлә уятып, аннан, исем-фамилияң ничек дип сора, ул, һич тә икеләнмичә, «Ильяс Сәхибуллин» дип әйтәчәк. Бер елга якын бергә яшәгәч, иренең документларын рәтләгәч, алар үзләренең никахларын загста рәсмиләштерде. Шөкер, тормышлары матур гына бара. Дуслары белән хезмәттәшләре:
— Карале син кечкенә генә буйлы бу хатынга, баһадирдай нинди яшь ирне караткан, ә! — дип, Мөршидәдән көнләшеп тә куялар.
Язын көннәр тәмам җылыта башлагач, Ильяс авылга күчте. Мөршидә өчен аның монда торуы икеләтә уңай иде: йорт-җиргә дә күз-колак булып тора, аннары барлык бакча эшләрен дә башкара. Дөрес, табиблар киңәше буенча, ул елына бер-ике мәртәбә хастаханәгә кереп, бераз сәламәтлеген ныгытып чыга, тик монысына гына түзәргә була, чөнки ул ике атнадан артык ятмый, үзе үк сорап, авылга кайтып китә. Бу мәсьәләдә Мөршидә бары тик бер нәрсәдән, аның хәтере кире кайтудан гына курка иде. Аннары эшләр харап: бәхет кошының очып китүе дә бик ихтимал...
«Чыннан да, очып китүе дә бик мөмкин, — дип кабатлады Мөршидә эченнән, менә хәзер башында бөтерелгән, күңелендә кайнаган уйларыннан гаҗиз калып. — Тик ул очып китмәсен өчен нишләргә, ни хәлләр кылырга икән соң, Ходаем?» Кинәт аның башында куркыныч, шул ук вакытта килеп туган хәлне, һичшиксез, аның файдасына чишәргә, хәл кылырга тиешле уй туды. «Ә нәрсә, үз бәхетең өчен көрәшергә кирәк ләбаса! Ә моның өчен мөмкин булган бар юл да яхшы. Тик кул кушырып утырырга гына ярамый, вакыты ул түгел... Әгәр дә мәгәр уйлаганча килеп чыкса, — ә ул шулай килеп чыгарга тиеш тә! — аңа бу эштә гаеп ташлаучы да булмаячак. Ул минем сөекле абыем өстенә төшәчәк... Ә эчкечегә кайда утырса да барыбер... Инде аннан һич тә рәтле кеше чыкмаячак...»
Кайчак кешенең мие әллә ниткән көчле-куәтле, секундына мең гүгсл, ә миллионнарча операцияләр башкаручы электрон хисаплау машиналарыннан да тизрәк уйларга сәләтле бугай.Хәзер генә Мөршидә башында ниндидер санаулы секундлар эчендә туган уй-план шуны раслый иде...
Вәлиулла чыгып киткәч, Мөршидә абыйсы яшәгән як ишегалдыннан аның кыргычын алды да район юлына таба атлаган ир артыннан чыгып чапты. Шөкер, алар өе авыл кырыенда, күзенә бер кеше дә чалынмады. Ул Вәлиулланы авыл читендәге чокыр-чакырлы бер буш урында куып җитте...
...Шул көнне берәү очраклы рәвештә анда авылдашларына таныш булмаган Вәлиулланың үле гәүдәсенә тап булды. Аның баш чүмече канга баткан иде. Артыннан бер явызы аңа көрәк белән суккан. Әнә ул канга буялган көрәк шунда ук аунап та ята... Әлбәттә, ул тикшерүчеләр тарафыннан, җинаять коралы буларак, шунда ук әйберләтә раслау нәрсәсе сыйфатында бу җинаять буенча ачылган «эш»кә теркәлде.
Мондый коточкыч җинаятьне кем эшләгән? Район тикшерүчеләре, моны ачыклау өчен, җиң сызганып эшкә кереште. Беренче чиратта Имәнлек авылының шик төшәрдәй кешеләрен барлап чыктылар. Әһә, Хөснимәрданов Мидхәт эше түгелме икән бу? Үзе эчкече, җитмәсә, әйбер урлаган өчен, ике ел утырып та чыккан! Ул шундук кулга алынды. Көрәк сабындагы бармак эзләрен тикшереп карасалар — аныкы! Үзенә күрсәткәч, ул көрәген дә таныды. Әйе, минем көрәк, диде. Ләкин нишләп ул җинаять урынында табылган, моны аңлата алмады, берәрсе алгандыр, чөнки авылда беркем дә, шул исәптән ул да, беркайчан да капканы бикләп йөрми дип барды. Монысы да бер хәл, тентү вакытында аның кесәсеннән үтерелгән Вәлиулла Хөрмәтуллинның акча янчыгы табылды! Ә анда һәм андагы акчада — Мидхәтнең бармак эзләре. Кыскасы, бар нәрсә дә аның җинаятьче икәнен раслап тора. Шуннан соң тикшерүчеләр җиңел сулап куйды: ниһаять, бу коточкыч җинаять бик тиз ачылды! Тик Мидхәт җинаятен танырга теләмәде: акча янчыгын капкам төбендә таптым, әйе, анда биш меңлек акча бар иде, мин аны алып, сөенечемнән шундук кибеткә йөгердем, ләкин ул ябык булып чыкты, дип барды.
— Ул көнне җинаять булган вакытта мин авыл читендәге күл һәм аның янындагы урман тирәсендә буш шешәләр җыя ндем, — диде ул. — Ул күл буена ял итәргә машиналар белән шәһәр кешеләре дә килә, су коеналар, урманда хозурланып йөриләр, шашлык кыздыралар, эчәләр.
Имеш, ул шул тирәдә еш була, буш шешәләр җыеп кайта да кибеткә бирә, аз булса да акчасы була.
— Әйдә, сөйлә әкиятеңне, сөйлә! — дип елмайды тикшерүчеләр. — Тик син яхшы чакта җинаятеңне таны инде, моны судта искә алып, җәзаны азрак бирерләр... — Чыннан да, алар фикеренчә, җинаятьнең сәбәбе дә күз алдында. — Сез сеңлегез- нсң йортыгыздагы үз өлешен сатарга җыенганын белгәч, моңа теше-тырнагы белән каршы булгансыз (моны сеңлесе аның күз алдында раслап тора!), берничә мәртәбә тавыш та күтәргәнсез. Дөресме шул?
— Дөрес, булды безнең арада тавыш, чөнки мин йортыбызның сатылуын, бүлгәләнүен теләмәдем.
Ул йорт — әти-әнидән калган мирас, алар төсе, алар хәтере, — дип җавап бирде моңа Хөснимәрданов. — Ләкин мин моның аркасында үтерергә сәләтле кеше түгел, андый эш гомердә дә кулымнан килми.
Тиздән эш судка бирелде. Мидхәт анда да үзен гаепсез дип барды. Әле ярый, бәхетенәдер, яклаучы адвокаты да аның бу җинаятькә бернинди катнашы булмавын расларга тырышты. Менә аның үтенече буенча суд залына элек сорауга тартылмаган бер шаһит хатын чакырылды. Ул монда утыручы Ильясны шундук танып алды, хәтта, янына килеп:
— Син мине таныйсыңмы, Илдус? Бу — мин, Сания! Без институтта укыганда өчәү, Вәлиулла, син һәм мин, аерылгысыз дуслар идек бит! — дип, аңа үзен танытырга тырышып карады.
Шунда урыныннан торып баскан Ильяс:
— Гафу итегез, мин сезне танымыйм, минем исемем Илдус түгел, ә Ильяс, — диде.
Шунда дәүләт гаепләүчесе — прокурор урыныннан торып басты да:
— Мин бу шаһитның судка ни өчен чакырылуын һич тә аңлый алмыйм, хөрмәтле судья! — дип ризасызлык белдерде. — Без монда кемнеңдер кемнедер тану-танымавын түгел, ә үтереш турындагы җинаять эшен тикшерәбез түгелме? Адвокат исә судны төп мәсьәләдән читкә алып китәргә тырыша!
— Хөрмәтле судья, минем ышануымча, суд эскәмиясенә бер гаебе дә булмаган кешене китереп утыртканнар, — диде моңа каршы адвокат. — Әһә, утырып чыкканмы? Утырып чыккан. Көрәктә аның бармак эзләреме? Аныкы. Акчада аның бармак эзләреме? Тагын аныкы. Тик минем якланучым беренчел тикшерү вакытында да, менә хәзер дә боларны эзлекле рәвештә аңлатып бирде. Ә нишләп әле без аңа ышанмаска тиеш?! Утырып чыкканы өчен генәме? Шуңа күрә мин бу җинаятьне башка берәүнең эшләү мөмкинлеген расларга тырышам. Минемчә, бу эшне тикшерүчеләр бик ансат, чын җинаятьче сызган эздән киткән, башка фаразны тикшереп тә тормаганнар. Шуны гына исегезгә төшерәсем килә: чын җинаятьче, ай-һай, җинаять коралын шунда ук калдырыр идеме икән? Юк, йөз мәртәбә юк! Бу көрәк махсус калдырылган дигән фикергә этәрә түгелме? Акча янчыгының да гаепләнүченең капка төбенә махсус ташлануы да бик мөмкин һәм суд практикасында еш очрый торган күренеш. Мин судны читкә алып китмим... Статистика безгә, ни кызганыч, җитмеш процент гаепләнүченең бер гаепсез хөкем ителүен раслап тора. Мин менә шушы шаһит алып килгән видеоязманы карарга рөхсәт итүегезне сорар идем, хөрмәтле судья!
Ул видеоязма Вәлиулланың туган көнендә төшерелгән булып чыкты. Анда өч дус — юбиляр, Илдус-Ильяс һәм шушы шаһит хатын янәшә утыралар, кычкырып сөйләшә-сөйләшә күңел ачалар иде.
Инде сораштыру узып, анда бу җинаятьнең, һичшиксез, абыйсы тарафыннан эшләнүен расларга тырышкан суд залының беренче рәтендә утыручы Мөршидә, язма экранда пәйда булгач, эсселе-суыклы булып китте. Бу мизгелдә читтән күз төшергән кеше аның төсенә кадәр үзгәрүен сизми калмас иде, чөнки ул андагы бу өчәүне шундук таныды. Алар теге рәсемдә дә менә шулай өчесе янәшә утыралар иде. Кем белә, бәлки, ул фоторәсем шул көнне төшерелгәндер. Язманы карап бетергәннән соң, шаһит хатын, Ильяс-Илдус янына килеп:
— Хәтерләдеңме, Илдус? — дип сорады. — Без менә шулай Вәлиулланың туган көнендә бергә утырган идек бит! Таныдыңмы син үзеңне?
— Ул бернинди дә Илдус түгел, ә Ильяс! — дип кычкырды аңа Мөршидә.
Кинәт Илдус-Ильяс, залда утыручыларны гаҗәпләндереп, тиз генә торып басты да:
— Хәтерләдем мин, барысын да хәтерләдем! Син Сания бит, әйеме? — дип, шаһитны кочып алды. — Мин Ильяс түгел, хөрмәтле судья, мин — Илдус!
Аннан соң шаһит хатын Сания Вәлиулланың Илдусны инде шактый вакыттан бирле эзләве турында сөйләп бирде. Кемдер станциядә Илдусның йорт сату турындагы белдерүен элгәндә күреп калган булган да аңа бу турыда әйткән. Шуннан соң Вәлиулла, шул станциядә эленеп торучы шул белдерүне күреп, шушы авылга киткән булган... Өй сатып алу сәбәбе белән Мөршидә йортына килеп, аның белән очрашкан. Моны Мөршидә үзе әйтеп тора. Тик шушы очрашудан соң инде аны тере килеш күрүче булмаган... Мөршидә әйтүе буенча, ул алардан фәлән сәгатьтә чыгып киткән...
...Шулай итеп, абыйсын төрмәгә олактырып, үзе судан коры чыгарга уйлаган Мөршидәнең коточкыч җинаятькә этәргән яхшы, үтә дә ышанычлы дип санаган планы берничә айдан үзен суд эскәмиясенә китереп утыртты...
2025-05-20 13:53