СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Әмирхан Еники "Җиз кыңгырау".

(Хикәянең дәвамы)
Барасы җир ерак булмаса да, кодаларны атта гына йөртәләр. Пар атлар, алар артыннан ялгыз атлар тезелешеп, артык кызуламыйча, урамны салмак кына бер әйләнеп, хуҗа йортына барып керәләр. Анда кунакларны бик зурлап каршы алгач, ирләрне бер табынга, хатыннарын икенче табынга кертеп утырталар.
Табыннарга аш-су килә, чирекләр белән бал килә, мәҗлес башлана. Бу инде эчке мәҗлесе, күңел ачу мәҗлесе. Монда аракы да була икән, ләкин аны ачыктан-ачык табынга куймыйлар. Яшьрәк кунакларны ымлап кына мич артына чакырып алалар да шунда гына кырлы стаканга салып бирәләр. Буеңа сеңдер, картларга сиздермә!
Мәҗлес башлангач та, кияү егетләре үзләренең кара һәм тимеркүк җиккән пар атларында ишегалдына чаптырып килеп керделәр. Аларны да хуҗалар зурлап, шаулап каршы алдылар. Гадәт буенча, алар, кияүне кәләш янында калдырып чыккач, менә шулай кодаларга кушылып, мәҗлестән мәҗлескә йөриләр. Тик һәр көнне иртән иң элек кияү янына кереп, кодачаларның коймагын ашап, чәй эчеп чыгалар.
Кияү егетләре килгәч, мәҗлес бердән җанланып китте. Дәртле, шат күңелле егетләр сәкегә менеп, аяк бөкләп утыруны белмиләр дә. Хуҗаларга каршы торып җырлау, җор- шаян сүзләр әйтү, мәҗлесне көлдерү - менә аларның бөтен эшләре шул. Шуның өчен дә алар кияү егетләре!
Кыз ягының яшьрәк туганнары - Хөбәйбулла кода, Нигъмәтулла абзыкай, тагын бер кара мыегын тәкә мөгезедәй бөтереп куйган чандыр кеше - гел аяк өсте торып, кунакларны сыйлыйлар. Әле берсе, әле икенчесе бал тулы стаканны кодаларның әле берсенә, әле икенчесенә җырлап бирә. Җырны күбрәк Нигъмәтулла абзыкай белән әлеге тәкә мөгезедәй кара мыеклы кеше алмашлап җырлыйлар. Кайчагында исә икәүләп, билләреннән тотынышып һәм көй уңаена чайкала биреп, җырлап җибәрәләр. Кара мыеклының тавышы калынрак, Нигъмәтулла абзыкайныкы нечкәрәк, бергә кушылгач, гаҗәеп матур, ягымлы килеп чыга, һәр җыр артыннан күңелләрне дәртләндереп җибәрердәй берәр кушымта әйтеп куялар:
Атлый-йөгерә килә күк юрга,
Безнең лә дуслык китсен күп елга.
Шулай үткәзеп җырлаганнан соң, кунаклар бер шаулашып алалар:
-һай, ирләрнең асыллары!
-Рәхмәт, афәрин, мең яшәгез!
Кияү егетләренең берсе кыстырып йөрткән кечкенә гармун да тик тормый. Егет аны бер тезе өстенә генә куеп, җәя бөккәндәй ике якка да тигез генә тартып, уйнап җибәрә. «Баламишкин», «Эрбет», «Сәфәр» кебек кыска көйләрне гаҗәп шәп сиптерә, парин!.. Көй уңаена иңбашларын да дәртле генә сикертеп тора, җитмәсә. Аңа карап, кунакларның да йөзләре, аяк-куллары ничектер үзлегеннән хәрәкәткә килә башлый. Ә бию көен тартып җибәргәч, шунда ук берәр җиңел сөякле абзый, бөеренә таянып, башын чөя биреп, уртага чыгып та баса һәм, читеге белән идән тактасын «чаш-чош» ышкый-ышкый, текә генә йөзеп тә китә. Аннары урта бер җирдә, иңбашларын уйнатып, вак-вак кына тыпырдап тора башлый. Кунакларның моңа бик тә кәефләре килә, барысы да шаулап көләргә, ә кайберләре исә, әтәч кагынган шикелле терсәкләрен җилпеп: «һайт сине, әйт шуны!» - дия-дия такмакларга тотыналар.
Әнә шулай, әле озын көйгә сузып, әле гармун тартып, җырлап та биеп дәвам итә бу туй мәҗлесе... Миңа да бик күңелле иде, мин хәтта зурлар рәтенә кереп, үземнең малай гына булуымны да онытып җибәрдем.
Мәҗлес бетеп, кунаклар таралганда, таң сызыла башлаган иде инде. Кодаларның күбесен туй күтәрүчеләр, бүлешеп, үзләренә алып киттеләр, ә төп кода белән башкода кыз йортына кайттылар. Анда аларны салкын итләр, әчегән бал белән чәй табыны көтә иде. Мин күргән-кичергәннәрдән бик арыганга күрә, чәйгә кереп тормыйча, мыштым гына лапас башына үрмәләдем. Лапаска үтешли, аш өенең ишеге төбендә басып торган кече кодачаны, тагын берничә кызны күрдем. Алар нәрсәдер көтәләр иде, ахрысы, миңа дәшмәделәр. Мин, нигә болар йокламыйлар икән дип, гаҗәпләнебрәк уздым.
Үткән төннән җыелмыйча калган хуш исле печәндәге урынга менеп ятуым булды - бөтен талчыккан тәнем рәхәткә чумгандай изрәп оеп та китте. Ләкин чү! Бу нинди тавышлар? Башымны кисәк кенә күтәреп, колак салып тора башладым: нечкә кыңгырау тавышына кушылып кызлар көлүе ишетелде, ул да булмый, сыздырып гармун уйнап җибәрде. Әнә нәрсә икән ул. Кияү егетләре, пар атларына ястыкчы кызларны утыртып, урам әйләнәләр... Әнә алар киттеләр, буш, тын авыл өстенә тәңкәләр чәчкәндәй, җыр, моң сибә-сибә киттеләр.
Мин изелгән мендәремә тизрәк капландым - йөрәгемне кинәт нидер бик авырттырып, телеп узды. Нигә мин алар белән бергә түгел, нигә мин алар кебек түгел?! Кызлар, кызлар, ни өчен минем берүземне генә калдырып киттегез? Малай гынамыни әле мин сезнең өчен?..
Сызланып, сискәнеп күпме йоклаганмындыр, белмим, менә берзаман кемнеңдер аягымнан кат-кат тартуын сизеп уянып киттем. Күземне ачсам, лапаска менә торган баскычта җиңгәчәйнең башы! Бите кып-кызыл, чәче юеш, маңгаенда, борынында сыпырып алырлык тир бөртекләре.
-Әхтәм, бар тизрәк мунча кереп чык, дәдәң киенә калды, - диде ул миңа.
-Әй лә, бармыйм, йоклыйм әле, - дидем мин.
-Юк, бармыйча ярамый, - диде җиңгәчәй, - сансызлык була ул... Туйда озак йоклап ятмыйлар, кайткач йокыңны туйдырырсың.
Берни эшләр хәл юк, тордым да, чалбар белән ботинкаларымны гына киеп, мунчага киттем. Туй уңае беләндер инде, сипләп яңартылган мунча курчак өе кебек иде. Кечкенә тәрәзәсенә ак пәрдә корылган. Чишенә торган мунча алды чип- чиста, агач чөйләргә кызыл башлы сөлгеләр эленгән, киң сәкегә зур ак җәймә ябылган... Шул сәкедә ычкырлы кызыл ыштаннан гына Нигъмәтулла абзыкай, тезләренә таянып, тәмәке тартып утыра. Какча тәне кара янган, беләк һәм күкрәк мускуллары таштай беленеп тора, сукса - җенеңне өзәр!
-Әйдә, шәкерт! - дип каршы алды ул мине. - Кияү мунчасында бер юынып чык.
Кияү мунчасы?! Их, ниләр генә күрсәтми бу туй миңа! Хәер, минем бу хакта ишеткәнем бар иде инде. Иртән иртүк, кеше-кара аякка басканчы, кияү белән кызны мунча кертеп чыгаралар. Гадәттә бу җаваплы эшне берәр уңган-җитез, тәҗрибәле хатын башкара. Ул мунчаны өлгертә, мунчаны карый, саклый, ә вакыты җиткәч, келәт ишеген әкрен генә шакып, яшьләрне мунчага дәшә. Моның өчен аңа, билгеле, кияүдән зур гына бүләк тә тия.
Яшьләрне шулай кеше күзеннән яшереп кенә кертеп чыгаргач, мунчаның парын-суын яңартып дигәндәй, башта кодаларны, аннары безнең ише кунакларны кертә башлыйлар. Мунча туйда иң зур сыйлардан санала.
Мин чишенеп эчкәре уздым. Мунча әле май кебек җылы иде, чиста иде, казанында һәм зур агач кисмәктә суы җитәрлек иде, хәтта мич авызында чуен белән селтесе дә тора иде. Идәндә ялт иткән зур таз белән җиз комган, тә рәзә төбендә исле сабын. Ләүкәдә яшь каеннан бәйләгән ике себерке ята, ахрысы, шулардан мунча эченә җиңел генә, тәмле генә бер хуш ис таралган...
Өстемә тагын берәрсе килеп кермәсен дип ашыкканга күрә, мин, чабынып-нитеп тормыйча, кечерәк бер табакка кайнар суны таманлап кына салып алдым да, ләүкәгә менеп, каткан чәчемне юарга тотындым.
Мунчадан чыккач та мине ак келәткә, кияү янына чакырдылар. Башта җиңгәчәй килеп әйтте:
-Хәзер бар инде, кияү белән күрешеп чык, - диде.
Мин аптырабрак калдым, ничектер тез буыннарым да хәлсезләнебрәк киткәндәй булды. Кияү янына керү бик зур эш булып тоелды миңа... Шул ук вакытта бу бик кызыктыргыч та иде, моңарчы минем хыялым гел шул кияү белән кыз тирәсендә әйләнде бит. Шулай да җиңгәчәйдән икеләнеп кенә сорадым:
-Ярар микән соң, җиңгәчәй, мин бит әле бик яшь, малай гына.
-Син инде егет исәбендә, үзең кунак кеше, - диде җиңгәчәй. - Керергә кирәк.
-Ә нишләрем соң мин анда?
-Кияү белән күрешерсең, никах белән котларсың... Син бит кала шәкерте.
Ул да булмый, безнең янга кече кодача очып килеп җитте. Мин аңа тагы да бер гаҗәпләнеп карадым: апасының кияүгә чыгуына бу кадәр дә исереп, шатланып йөрер икән сеңел дигәнең!.. Килеп җитүенә, мине тотарга теләгәндәй кулын сузып:
- Әйдәгез инде, әйдәгез җизни янына, сезне көтәләр,- диде ул, кабаланып.
Көтеп үк торалар микәнни дип, борчылып уйладым мин эчемнән генә һәм, каршы әйтер сүз тапмыйча, лапас түбәсеннән пинжәгемне алып, каккалап кидем дә кече кодача артыннан иярдем.
Көн яктысыннан келәт эченә килеп кергәч, башта бернәрсә шәйли алмыйча тордым. Ягымлы хатын-кыз тавышы: «Әйдәгез, рәхим итегез!» - диде һәм: «Менә монда утырыгыз», - дип, бер буш урындыкны күрсәтте. Мин утырдым. Шуннан соң гына тирә-юнемне ачыграк күрә башладым. Келәт эче иңеннән-иңенә зур, чуар чаршау белән бүленгән булып чыкты, ләкин хәзер аны, көн яктысы төшсен дип, ике якка тартып куйганнар. Сул яклап бүрәнә стена буена эре чәчәкле ситсы чыбылдык корылган. Чыбылдык эчендә карават... Менә шул чыбылдыклы карават янына гына кызыл чүпләм эскәтер япкан кечерәк өстәл куелган. Өстәлдә бармак төртер урын юк: тәлинкәләрдә өем-өем төрле камыр ашлары, эреле-ваклы савытларда бал, май, чәкчәк, конфетлар, чирек белән әчеткән бал, нәкъ уртада таба белән коймак... Өстәл әйләнәсендә дүрт егет утыралар. Ә өстенә күпертмә иңбашлы яшел сатин күлмәк, аягына сары читекләр кигән, күкрәкчәле ак алъяпкыч бәйләгән, ак батист яулыгын колаклары өстеннән генә кыстырып куйган, бер егерме биш-утызлар тирәсендәге чибәр хатын кунакларын аягүрә кыстап-кыстап сыйлый... Кияү белән кыз янына куелган хатын инде бу, - үзе бик алчак, җор булса кирәк, теле телгә йокмый, гел нидер әйтеп, көлдереп кенә тора.
Минем күзем, билгеле, барысыннан элек чыбылдык авызында гына утырган егеткә төште. Шушы кияү үзе! Нәкъ үз өендә яңа гына урыннан торган хуҗа сыман утыра: кыек якалы сары сатин күлмәгенең изүен чишеп җибәргән, кара кәләпүшен арткарак этәргән, кулындагы кызыл башлы озын сөлге белән тирләгән, кызарган муенын-битен әледән-әле сөрткәләп ала... Мин аңа карадым да каттым, башымда әл лә никадәр сораулар туды: кем ул, кемнең баласы, нинди кеше, яхшы егетме, белеме бармы, яратып өйләнгәнме, бәхетлеме?.. Заманның кемне үз, кемне үги итүен бик нык сизә башлаган чагым, шуңа күрә кемнең кем булуы мине үтә кызыксындыра иде. Сүз дә юк, бу кияү - чын авыл егете. Байданмы, ярлыданмы - ул кадәресен ачык белмим, һәрхәлдә, кода бабайларның үзләре кебек таза тормышлы кешенең баласы булырга тиеш дип уйлыйм. Ул инде бик яшьтән түгел, ким дигәндә бер егерме бишләрдә булыр. Кызыл Армиядә хезмәт итеп кайткан дип ишетеп калган идем, димәк, күпме-азмы чарланган егет!
Ул түгәрәк йөзле, киң генә маңгайлы, кысыграк күзле, туры гына борынлы, борын төбендә бер чеметем генә мыегы да бар. Юк, болай сөйкемле генә, Сәлимә кодача яратырлык егет, минемчә... Бәхетлеме ул? Хәер, бу бик балаларча уйлау инде. Бәхетле булмыймы соң! Әнә киң битендә елмаю катып калган, хәтта ашаган чагында да язылмый ул. Кысык күзләре аз гына түгәрәкләнеп, ничектер хәрәкәтсез карыйлар. Ул күзләрдә ниндидер хәйран калу, ис китү, хәтта бераз миңгерәүләнеп калу да сизелә кебек... Өстеңә шундый бәхет аугач ни, миңгерәүләнерсең дә шул!
Мин утыргач, күпмедер ара авыр гына тынлык булып алды. Ахырда кияү, телгә килеп, теге хатыннан йомшак кына сорады:
-Бу егетне кем дип беләбез инде?
Хатын, шуны гына көткәндәй, гаҗәп бер өлгерлек белән:
-Бу инде, кияү, Нигъмәтулла баҗаңның агасы Әхмәтҗан коданың улы Әхтәм була, - диде. - Безгә кече кода, кала шәкерте, зур кунак!
-Ә-ә! - дип кенә сузды кияү моңа каршы.
Мин уянып киткәндәй булдым.Бурлаттай кызардым. Әлеге шул «кала кунагы», «кала шәкерте» дигән сүзләре белән тәмам җелегемә үттеләр инде. Өфедән түгел мин, Бәләбәйдән дә түгел, ә Дәүләкән дигән зур бер авылдан гына... Дөрес, Дәүләкән ул волость үзәге, аның бик шәп базары була, ярминкәсе була, анда зур-зур таш тегермәннәр бар, станция белән элеватор да бар, ләкин шулай да аның беркайчан да кала булганы юк әле. Мин үзем дә шәкерт түгел, укучы (урта мәктәпнең 7 нче сыйныф укучысы) -«шәкерт» сүзе бездә күптән төшеп калды инде, аны хәзер кода бабай шикелле картлар гына әйтәләр. Ә монда шуны белепме, әллә белмичәме, тоталар да йә «шәкерт», йә «кала кунагы» диләр. Үзләренчә миңа куштанланып, зурлап дәшүләреме соң бу?! Әллә шулай исемләгәч, үзләренә күңелле буламы? - Янәсе, безнең туйда, малай гына булса да, кала кунагы да бар бит әле!..
Шул арада уңган хатын мине бик юмартланып кыстарга тотынды:
-Ягез әле, кече кода, балдан, майдан, коймактан рәхим итегез. Ягез, йә, тартынып тормагыз, кияү ашларын авыз итегез!
Шулай диде дә алдыма, стакан тутырып, әче бал да куйды.
Кылт итеп исемә төште: котларга кирәк ләбаса! Моңарчы кияүгә шаккатып утыру аркасында мин аны онытып та җибәргәнмен. Нишләргә хәзер! Әлбәттә, «кала шәкерте» була торып, миңа мокытлык, җебегәнлек күрсәтергә һич ярамый иде. Ахырда, үземне беркадәр кулга алып, бал тулы стаканны күтәрә төшеп:
-Сезне ни... никах белән котлыйм, ие, - дидем мин, тотлыгып кына.
Барысы да шуны көтеп кенә утыргандай беравыздан:
-Ә, рәхмәт, рәхмәт, кода, рәхмәт, шәкерт, - диештеләр. Кияү егетләре, тышаулары бушагандай, шактый җанланып та киттеләр. Алар барысы да тазалар һәм көязләр иде. Кәләш куенында яткан иптәшләренә җылы дуслык, куштанлык күрсәтеп, шул ук вакытта аңа ничектер яшерен бер кызыксыну-көнләшү белән дә карап, ләкин моны берәүгә дә сиздермәскә тырышып, күбрәк табынчы яшь хатынга уен- көлке әйткәләп кенә утыралар.
Хәер, минем уем аларда түгел, башкада иде: ни өчен табында яшь кәләш үзе юк - шуңа бик гаҗәпләнеп утырам. Хикмәт нәрсәдә икән? Әллә аңа, гомумән, кияү егетләре янына чыгып утырырга ярамыймы икән? Алай дисәң, кияү кырында гына эчелеп бетмәгән чынаяк тора, өлеш тәлинкәсендә ашала башлаган сыныклар ята. Болар аныкы булырга тиештер бит, югыйсә кияү белән янәшә кем утырсын?! Димәк, Сәлимә кодача мин керә башлагач кына торып, чы былдык эченә качкан. Ни өчен бу? Ни өчен ул ундүрт яшьлек малайдан кача. «Кала кунагын» санламыймы, өнәмиме, аңа юри күренәсе килмиме? Юк, мондый хәлнең булуы мөмкин түгел, бу мине соң дәрәҗәдә кимсетү булыр иде. Ышанмыйм, юк, ышана алмыйм. Әмма нәкъ менә шушы минутта мин кинәт бик ачык итеп, эчке бер калтырану белән эшнең серен аңлап алгандай булдым: Сәлимә кодача миннән ояла! Миннән, ундүрт яшьлек малайдан, оялып кача! Йа Тәңре, ул минем хәлемне аңлаган, ул минем артык сизгер, артык тиз җәрәхәтләнүчән йөрәгемне аяган!..
Әмма соң ул, кодача, минем күз алдымнан качса да, хыялымнан кача аламыни?! Менә ул нәкъ каршымда, чыбылдык эчендә генә утыра. Мин хәтта аның чыбылдыкны аз гына төртеп торган тез башларын да шәйлим шикелле... Тез башларын гына түгел, бөтен кыяфәтен - сөрмәле күзләрен дә, хуш исле чәчләрен дә, уйчанлана төшкән, әмма бәхетле көлемсерәгән йөзен дә, ничектер үсебрәк киткән нечкә-сылу гәүдәсен дә ап-ачык күреп торам кебек... Юк, ул минем хы ялымнан барыбер качып котыла алмый, котылу мөмкин түгел!
Ишегалдында кыңгырау тавышлары ишетелде, кодаларны тагын берәрсенә мәҗлескә алып китә торганнардыр. Тышта хәрәкәт көчәйде, кешеләрнең йөргән, сөйләшкән тавышлары ишетелә башлады. Кияү егетләре дә, сыйлаучы хатынга рәхмәтләр әйтеп, кияүгә, дусларча шаярту белән, кәләше янында күңелле вакыт үткәрүен теләп, урыннарыннан куз галдылар. Алар да хәзер кодалар белән бергә мәҗлескә китәргә тиешләр.
Келәттән чыккач, егетләрнең берсе, үз иткәндәй, минем җилкәмә кулын салып, сорады:
-Йә, Әхтәм, безнең белән йөрисеңме? - Бу дуслык ишарәсе миңа бик ошады, ләкин шулай да:
-Белмим шул, - дидем мин, икеләнебрәк. - Алай ярыймы соң?
-һи, ник ярамасын, - диде егет, бер дә исе китмичә. - Син дә кунак вет, бергә-бергә йөрү күңеллерәк булыр.
Белмим, бәлки, бу кагыйдәгә сыеп та бетмәгәндер (мин бит кыз ягыннан туйга катнашучы), ләкин Нигъмәтулла абзыкай да, җиңгәчәй дә миңа ярамый дип әйтмәделәр. Шулай итеп мин кияү егетләре белән бергә, аларның пар атларына утырып, мәҗлесләргә йөри башладым. Атлар шәп, егетләр шәп, билләреннән алышып, аягүрә генә баралар, юлда берәр җәяүле күренсә, «һайт!» дип бер кычкырып кына салалар. Мине алар, бу шәкерт очып төшә күрмәсен дигәндәй, урталарына алып кына йөртәләр иде.
Мин инде ничә җирдә мәҗлестә булуыбызны сөйләп тор мыйм, бик озынга китәчәк. Әмма берсен, гомерлеккә күңелдә уелып калганын, тулырак итеп сөйләмичә булдыра алмыйм.
(Дәвамы бар)