Төн уртасында күктә фәрештә очып узды.
М. Ю. Лермонтов
Әнием Хәятның изге рухына багышлыйм.
Ул сөеп, яратып кияүгә чыкты.
Салихҗан да аны өзелеп яратты. Әлегедәй хәтерендә — никах укылып, туй мәҗлесеннән соң аларның икәвен генә калдырып, әти-әниләре, туган-тумачалары таралып беткәч, алар Салихҗан белән алгы якка чыктылар да тып-тын калдылар. Сабира мичкә барып сөялде, Салихҗан урындык кырыена чүмәште. Алар, үпкәләшкән кешеләр сыман, бер- берсенә карарга уңайсызланып, шулай шактый сүзсез тордылар. Сабира, күтәрелеп карарга оялып, күлмәк җиңен бөтәрләде, Салихҗан, беренче күргәндәй, кулларына, тырнакларына текәлде.
Киеренкелекнең озакка китүен чамалап, кияү башын күтәргәч, аларның карашлары очрашты. Икесе дә көлеп җибәрделәр, күңелләренә җиңел булып китте. Салихҗан, очып килеп, Сабираны күтәреп алды, битләреннән, күзләреннән үбә-үбә аны караватка, ап-ак җәймәләр, мендәрләр остенә китереп салды...
Ире белән тәүге йокы урынын Сабира үзе әзерләде. Оялмады, «ястык кызлары» эшен ул үзе эшләде. Ап- ак җәймәләрне үтүкләде, мамык мендәрләрне кабартты, тышларын киертте. Чигелгән кашагалар, сөлгеләр эленгән, пөхтә итеп җыештырылган өйдә ап-ак чыбылдык эчендәге биек агач карават патша кызлары ятагыдай күпереп, бизәнеп, беркем аңлата алмаслык тәмле-ләззәтле, ялкынлы-канатлы, шикәрле-баллы, сихри мәхәббәт, сөю хисе белән өртелгән ике бәхетле җан-тәннең берегеп эрүен көтеп калды. Менә ул гомергә бер генә килә торган бөек, хәләл мизгел җитте.
Бу чәчәкле, хуш исле яз, май ахыры, бөтен тереклек гөж килеп торган, тугайдагы таллар арасында сандугачлар мәхәббәтләреннән шашынган май, 1941 елның гүзәл май төне иде.
Ә озакламый дөньяга коточкыч афәт килде, адәм аждаһасы кешеләр өстенә ыжгырып ябырылды, яшьләрнең баллы-ширбәтле көннәре дип тормады. Инде әллә кайда, еракта, бик еракта адашып калган ул көннәрне хәтеренә китерергә тырышса да, хәзер Сабирәттәй күз алдына һаман да бер генә манзара килеп баса. Әнә аның Салихҗаны җигүле арбага утырган да яшьле күзләрен яшь хатынына төбәгән... Әнә ул, күздән югалганчы кул изи-изи, калкулык астына төшеп югала. Сабирәттәй җанашы белән тулыр- тулмас бер ай гомеренең матур, күңелле мизгелләрен дә искә алырга тырыша. Тик алар биектә, зәңгәр күктәге каурый болытлар сыман беленер-беленмәс, сизелер-сизелмәс кенә каядыр шуалар да шуалар. Күз алдына тагын шул кузгалырга теләмәгәндәй таптанып торган ат, артка карап утырган иренең кул изи-изи китеп югалу күренеше пәйда була...
Аннары Сабирәттәй Салихҗан белән сөйләшә башлый:
— Салихҗан, Салихҗаным, күз нурым! Киттең дә югалдың. Фронттан, Мәскәү астыннан бер-ике генә хат салдың да суга төшкән сыман юк булдың. Изге сөякләрең кайда гына тилмереп яга икән? Син бит Сабираңның кайнар назын татып кына өлгердең. Син бит икебез бәгыреннән өзелеп төшкән улыбызның дөньяга килүен дә, чупырдап тәпи йөреп китүен, ай үсәсен көн үсеп, ни арада кул астына керүен дә, минем таянычым булып китүен дә белмисең.
...Көтте, кышкы озын төннәрдә, җәйге озын көннәрдә, салкын яңгырлы көзләрдә көтте Сабира Салихҗанын. Язгы таңнарда елап, сагынып көтте бит ул сине. Син төшеп югалган калкулык өсләренә менеп, күзләре талганчы карап та, капка төбегездәге такта урындыкка утырып, язгы салкынча кичләрдә дә, яңгырлы өшеткеч көзге кичләрдә дә, эштә дә, ялда да, төштә дә, өндә дә туктаусыз көтте. Кайтыр, бер кайтыр, дип, күңеле белән ышанып көтте.
Кайчан кайтыр икән соң ул, аның кара-кучкыл чәчле, кара кашлы, яшел күзле, киң маңгайлы, елмайса, тирә- якка кояштай нур сипкәндәй якты йөзле Салихҗаны. Яз кайтса, Сабира аны җиңел, йон күлмәге өстеннән ап-ак алъяпкыч, башына ак яулыгын арттан бәйләп каршы алыр иде.
Аның иренә генә хас тәмле әчкелтем тир исен тирән итеп, туйганчы иснәп, кочагына сеңеп, озак итеп басып торыр иде. Елар идеме икән? Юк, ярамый, еламас иде, янында улы булгач, аңа күз яше күрсәтү килешмәс иде. Сабыр гына карап, улын кулына күтәреп, әтисенә бирер иде дә, ике ирнең кочаклашып сөешүенә шатланып, бәхетле елмаеп басып торыр иде. Аннары, Салихҗанының бер кулын үзе, икенче кулын улы тоткан килеш, алар авыл урамы буйлап өйләренә кайтырлар иде. Аннары...
Юк шул, кайтмый аның Салихҗаны, кайтмый.
Кыш кайтса, ире калкулыкка күтәрелүгә, аның сандык төбеннән әллә кайчан бәйләп куйган оекбашларын алып, каршына йөгерер иде дә, салкын битеннән үбеп, бәсләнгән мыегын чип-чиста кулъяулыгы белән сөртер иде. Озак хәбәрсез югалып йөргәнгә, күңелендә мең кат борнап, мең дә бер кат эреп юкка чыккан үпкәсен сиздермәс иде. Сиздерсә дә, аннары гына, Салихҗанның тимердәй нык күкрәгенә башын салгач, иренең хәтерен саклап кына:
—Шулай бик сагындырып кына кайтырга булдыңмыни? — дияр иде. Аннары...
Юк шул, отыры кайтмый Салихҗан. Җәйге эссе көндә кайтса, кулына тәмле катыктан сап-салкын чишмә суына гына ясаган, Салихҗан ярата торган әйрәнне банкага салып, каршына йөгерер иде. Аның сусынын басканчы йотлыга-йотлыга әйрән эчүен карап торгач, Салихҗанның исен китереп:
—Карале, улың да монда, чистый егет булды бит инде. Печән чаба, бәрәңге утырта, утын кисә. Инде үзенә кызлар да күз сала башладылар. Син генә озак йөрдең. Инде көтә-көтә тәкатем калмады лабаса, Салихҗан. Әти-әни картайды. Сине көтә-көтә елап, әнинең күзләре тоныкланды бит, — дияр иде. Аннары... аннары, ул сап-салкын су белән Салихҗанның бит-кулын юдырыр иде, тиз-тиз чәй өлгертер иде. Аннары кайнар итеп мунча ягар иде. Аннары инде...
Юк шул, һаман кайтмый Салихҗаны. Шулай кайтмас булды микәнни инде. Аның бит үлем хәбәре килмәде. Димәк, исән.
Көз кайтса, алдан хәбәр дә бирсә, ул, Каратун стансасына алдан ук барып, поезд килгәнне көтеп алыр иде. Юк-юк, улы Рушан авыргалап торган олы яшьтәге әнисен ялгыз гына юлга чыгарып җибәрәме соң! Алар икәүләп Салихҗанны көтеп алырлар иде дә күрше Фәсах машинасына утыртып алып кайтырлар иде. Ә юлда сөйләшеп туйгач, Салихҗанын моннан соң бер генә сәгатькә дә аерылышмаска ант иттерер иде. Әй, оныта язган ич әле ул. Әтисе белән Рушанны таныштырганда әйтәсе сүзләрен дә уйлап куйган иде ич.
—Менә, Салихҗан, бу җегеткә карале син. Бу бит синең улың, минем күз нурым, — дияр иде. — Ул булмаса, мин сине сагынудан саргайган булыр идем. Әле дә җарый ул булды, — дияр иде. Аннары... аннары Салихҗанының агарган чәчләрен сыйпар иде, маңгаендагы, битендәге җыерчыкларын сыпырып үбәр иде. Әгәр инде Са лихҗан:
—Әй, Сабира, синең чәчләрең, кашларың агарган икән ич, — дисә аптырамас иде.
—Чәчне аны хәзер буяп та җөриләр, җанкисәгем. Тик менә исәпсез-сансыз йокысыз төннәр, йөрәкне кыршаулаган кайгылы-хәсрәтле көннәр тулы узган гомерне, бер күрергә зар булып үткән гомерне ничек кире кайтарасың, — дияр иде.
Юк шул, кайтмый Салихҗан. Кайчан да бер кайтса, Сабирәттәй, күзлеген кат-кат сөртеп, бәрәңге басуының түренә үк чыгып каршылар, ике куллап күрешер иде.
—Кайттыңмы, җаным! Бик-бик көттек бит без сине. Көтә-көтә җелегебез корыды бит инде. Әти-әни гүр иясе булдылар. Мин дә инде менә карчык булдым. Юк, син уйлама, мин сине әүвәлгечә үк җаратам. Исәнлегең-саулыгың ничек, авырмыйсыңмы? Син мине алай ук кысма әле. Билләрем, аякларым, буыннарым сызлап тора шул, — дияр иде. — Сез, ирләр булмагач, бөтен авырлык безгә төште шул, җаным! Ватылдык, ватылдык. Ил йомышы белән күп йөгердек, күп. Йөрәкме? Чәнчешә шул, чәнчешә. Ничек чәнчешмәсен соң ул! Барына да түзгән, нәүмиз йөрәк бит, җаным! Инде улың да күптәннән кайтканы юк. Әфган дигән гыйфрит чыкты лабаса. Шунда әфисәр бит ул, — дияр иде. — Ярар, бу хакта аннары сөйләшербез, җә үзең сөйлә инде. Кайларда югалып йөрдең, ничек болай кайтасы иттең, мин бит картаеп барам инде, — дияр иде. Аннары инде, Салихҗанының күңеле кителмәсен дип, улларының күз явын алырлык егет булып үсеп җиткәнен, менә дигән чибәр, акыллы кызга өйләнеп җибәргәнен сөйләр иде. Үзләренең зөфаф төнендә Салихҗанның:
— Хур кызлары да мондый итеп урын җәя алмас. Мин синең уңганлыгыңны беләм. Ну бу хәтле үк дип башыма да килми иде, матурым, — дигән сүзләрен истә тотып, яшьләргә урын-җирне үзе җәйгәнен сөйләр иде. Салихҗанның мактау сүзләре аның колак төбендә гомере буе яңгырап торды лабаса.
Әйе, яшьләр дуслары белән зык кубып инеш буена төшеп киткәч, Сабирәттәй болай да пөхтә, матур итеп җыелган урын-җирне таратып ташлады. Дога укый-укый карават матрасын сыйпады, комодтан өр-яңа җәймәләр алып җәйде, каз мамыгыннан гына ясалган мендәрләрне кабат-кабат кабартты, иснәп-иснәп карады, чыбылдыкны алыштырды. Аннары, читкәрәк китеп, караватка карап торды да, елмаеп, эшеннән канәгать калып, бүлмәдән чыгып китте. Ана бүген әйтеп бетермәслек шат иде. Улы өйләнә бит, аның улы!
Ата күргән ук юнар, ди халык. Ә аның улына ата тәрбиясе насыйп булмады шул, нишләтәсең. Рушан аның үз канаты астында үсте, сүз тыңлаучан бала булды. Тәмәке, хәмер дигән нәрсәләрне авызына якын да китермәде. Баш ярып, күз чыгарып йөрүчеләрне әйләнеп узды, колагына чөй тыкканнарны яратмады, аралашмады. Кешелекле, уңган, елмаеп кына торган егет булып җитеште. Кай арада булды соң әле бу? Йа Хода! Бәхетле ит баламны, изге теләкләремне кабул ит!
Киленебез Сәрия дә болай сабыр холыклы күренә, Салихҗан. Ихахай да михахайлап йөрүче кызга охшамаган, ачылып сөйләшә белә. Тәрбияле гаиләдән. Ә Рушаныбызга карап торулары! Иншалла, тәүфыйклы килен булыр. Күгәрченнәр күк гөрләшеп, тату, бәхетле гомер итә күрсеннәр инде, йа Раббым!
Әй, Салихждн, җанкисәгем! Син бер генә дә күрмәгән, кулыңа алып сөймәгән улыңны синнән башка гына өйләндерәм бит. Син инде мине гафу ит! Үзең безнең белән булсаң, фатихаңны бирер идең микән? Бирмичә, бирер идең, бирер идең. Улың бөтен яктан да коеп куйган үзең бит. Их, шушы шатлыклы бәйрәм кичендә кайтып керсәң соң, Салихҗан! Салих-җа-а-ан!
...Инде монысын ничек итеп сөйлим икән сиңа, күз нурым! Мин хәзер тулы бер ятимә карчык бит, бәгърем. Рушаныбыз әфисәр, хәзер Әфганда әле менә, хаты да күптән килми шул, дип әйткән идем ич әле. Инде хәзер ул да юк, Салихҗаным.
Улыбызның кургашын табутка салган гәүдәсе генә кайтты шул, җаным. Ачып карарга да рөхсәт юк, диделәр. Инде мин, Салихҗан, бөтенләй ятимә. Син җук, Рушан җук. Сәрия, дисеңме? Ул да җук шул хәзер. Кияүгә чыкты бит ул. Рушанны ул да минем күк өзелеп көтте-көтте дә, табуты килгәч, үзен-үзе белештерми ничә айлар буе җылады. Мин инде, акылына зыян килмәсен дип, кара кайгыга баттым. Тора-бара игә килде инде аннары. Ничек чыдадың, дисеңме?
Әй җаным!.. Минем җөрәгем урынында кара җанган кисәү башы гына калгандыр инде. Ачуланмасаң, бер сүз әйтим әле, Салихҗан. Нитикле авыр булмасын, Рушанымның кабере янына барсам, дога укысам, җанымны басып яткан авыр таш төшкән сыман тоела. Аның, ичмаса, кабере бар. Ә синең? Мин Рушан белән сөйләшәм, киңәшәм дә җаныма талда була.
Бер кеше башына шултиклем кайгы-хәсрәт килсен әле, ә?
Сәрия китте шул, китте. Рушанны күмгәннән соң, ике еллап бергә яшәдек. Бик тату тордык. Тик яшь җан бит ул. Бермәлне күрше авылда укытучы булып эшләүче Хәниф атлы җегет килеп аягыма җыгылды.
—Сабирәттәй, җаным, мин бит гомерем буе Сәрияне яраттым. Рушанга чыккач та уйлаганым, яратканым ул булды. Зинһар өчен, гафу ит! Без сине ташламабыз, рөхсәт ит, бергә булыйк ла, — диде.
Рәхмәт, Сәрия үзе:
—Әнкәй, син ничек әйтәсең, мин шулай итәм. Тик рәнҗемә генә, зинһар, — дигәч, мин кызым шикелле якын, үз иткән кешемә ничек итеп каршы торыйм ди. Үзәгем озелсә өзелде... Фатиха бирдем. Син дә шулай итәр идең бит, Салихҗан, шулаймы?
И-и, Салихҗан, канатым, күз нурым! Мин аларга үз кулым белән урын җәйдем бит, җаным, һай, ул кичтәге хәлемне белсәң иде!
Әйе, Сабирәттәй килененең ай-ваена карамый, бу юлы да яшьләргә үзе урын хәзерләде. Тыпырчынган йөрәген баса алды, бу көн берәүләрнең кадерле, матур никах көне иде бит. Караватка яңа мендәр-юрганнарын китереп өйде, бер бөртек тузан да калдырмыйча тәрәзә төпләрен сөртеп чыкты, гөлләргә су бөркеп, сөртеп хушландырды, бүлмә һавасын алыштырды. Бизәкле ак чыбылдык артында кияү ятагы, бизәнеп-ясанып, яшьләрне көтеп калды. Бу юлы инде теге агач карават түгел, ә көмеш шарлары ялтырап торган тимер карават иде...
Кунаклар яшьләргә бәхет-сәгадәт, ямьле тормыш теләп таралгач, Сабирәттәй дә, догаларын укып, ак келәткә җәйгән урынына кереп ауды. Бик арыган иде ул, бик арыган иде, тик күзенә йокы гына кермәде. Миен-йөрәген сыз лавык сыман имеп торган авыр уйларыннан арыныр өчен, кат-кат дога укып та карады, юк шул, йокы алмады.
Кая алсын соң ул, кая алсын! Бүген бит ул Рушаны ятагына кияү итеп бөтенләй чит кешене салды. Үз кулы белән урын җәйде. Йөзенә әз генә дә әрнү, үкенү, ризасызлык галәмәте чыгармады. Елмайды, сүзгә катнашты, кунаклар сыйлады, ә уе, йөрәге аның читтә иде. Ул күңеле белән барын да аңлый, үзе үк килененә ризалык биргәнгә, аңа берни дә әйтә алмады. Ә менә улы урынына чит кеше кереп ятуы аның аңын, зиһенен томалый, күкрәгенең әллә кай җиреннән борнап чыккан әрнү карчыкның йөрәгенә, башына үрмәли, богаулый, буа, тынын кыса иде. Мондый чакларда кайры корты сыман җанын-рухын кимергән, адәм күтәргесез газаптан гаҗиз булган Сабирәттәй Ходайга сыена иде.
Йөрәге тартышып-тартышып чәнчи башлагач, карчык торып утырды.
— Йа Ходаем, йа Раббым, шушы колыңа сабырлык бирсәнә! — диде ул. — Бу җан газабын үзең бирдең ләбаса, ник кенә соң аның тегермән ташыдай авырлыгын җиңеләйтмисең, ә? Мин, Син кушканча, барына да разый булдым. Инде бу хәлләрнең дә газабын күтәрдем. Ник соң инде җөрәгемне баскан шул авырлыкны алып ташламыйсың, бер Ходаем?! Син бар, Син хак лабаса! Син минем кан җотып җөргәнемне күреп, белеп торасың ич. Күрә торып син ник мине ташладың? Ник ташладың? Нинди гөнаһларым өчен? Гаделлегең кайда соң Синең, йа Раббым?
Әстәгъфирулла-тәүбә! Бер Ходаем, үзең ярлыкый күр!
Гөнаһ сөйлим ләбаса. Әстәгъфирулла!.. Хак Тәгаләм, бу гөнаһлы сүзләр иң якыннарын югалткан, интеккән тол карчык авызыннан чыкканны үзең белеп торасың лабаса. Кодрәтең киң, җиңеләйт хәлемне...
Сабирәттәй күпме генә тырышса да, йоклап китә алмады. Инде ай да, югары күтәрелеп, салкын нурларын йокыдан изрәгән гамьсез урамнарга, йортларга, урман-кырларга сибә иде. Келәт ишеге ярыгыннан төшкән яктылыкка карап утыра торгач, карчык урамга чыгарга ниятләде. Шыгырдатмаска тырышып, капка келәсен күтәрде дә тышка атлады. Урындык янына килде, тик утырырга онытты. Тулган ай нурларында коенган җиһан аңа тирән көрсенгән сыман тоелды.
Юк, йөрәкнең сызлавы монда да басылмады, тартышып- тартышып әрнүен дәвам итте. Бу мәлне янына берәр кеше килеп чыкса, никадәр сабыр булмасын, карчык, аның җилкәсенә башын салып, әрнеп елар, бәлкем, йөрәге дә басылыр иде. Юк шул, урамда кем дә күренми, авыл тып- тын, изрәп йоклый нде.
Сабираттәй шундый иксез-чиксез галәмдә үзен котылгысыз ятим итеп тойды. Карчык күңеленнән тулып ташыган үпкә-рәнҗүле сүзләрен айга сөйли башлавын да абайламады.
— И якты ай, — диде бугай ул. Әллә әйтмәдеме икән? — Минем шултикле җорәгемне талаган уй-хисләремә бер син генә шаһит лабаса. Шушы иксез-чиксез җиһанда, күпме кеше яшәгән дөньяда, хәлемне сөйләрлек бер генә зат та юкмыни соң? Инде нишләргә, ни кылырга, ялгыз башымны кайларга куярга соң миңа? Җөрәгемнән өзелеп төшкән балам ятагында, үз кулым белән җәеп биргән ятакта, улымның хәләл җефете чит-ят кеше кочагында ята.
Гаеп итеп әйтмим. Ходай шулай язгандыр. Ул кешенең бер гаебе дә юк, үз бәхете үзенә. Мин күпсенмим. Тик менә минем улым соң, улым... И газиз улым, күңелем канаты! Сине җөрәк астымда җөрткәндә, инде җакты дөньяга килеп тәпи җөри башлаганда, «әннә» дип тәүге сүзең әйткәндә, үсеп буйга тартылганда, җегет булып җитлеккәндә бу хәлләр уема да кермәде. Менә бит, мәрхүмем, синең хатыныңны чит ир белән синең түшәгеңә салдым. Мәрхүмем, гафу кыл син мине, гөнаһлы анаңны гафу ит, бәгърем! Әтиең минем бу эшемне хуплар идеме икән, улым? Мин бит беркемгә начарлык эшләмәдем, күңелем-җаным гел изгелектә генә булды. Ник соң миңа шултикле авыр, иңнәремне изеп, сабыр канатларым, рухым сынарлык тау-тау газап өелә?..
Шулай әрнүле уйларына бирелеп басып торган бер мәлдә Сабирәттәй колагына каяндыр таныш җыр ишетелгән күк булды. Җыр, көчәя барып, аның бөтен күңелен биләп алды. Бу җыр аның үз җыры лабаса. Сагыш баскан саен, ул шушы җырны авыз эченнән генә көйләп йөри иде:
Бәхет, диләр, бәхет, диләр,
Бәхет кемгә төс икән?
Чәчәк аткан язлар дисәм,
Инде салкын көз икән.
Бу юлы да үзе чыгарган шушы җыр карчыкның күңеленнән, сагыштан йончыган, арыган йөрәгеннән тышка бәреп чыкты. Җыры беткәндә, йөрәге бераз урынына утыра төшкән Сабирәттәй инеш буасы янында басып тора иде. Яулыгын, салып, якындагы куакка элде дә карчык учлап- учлап битенә су сибә башлады. Тын буаның пыяладай шома суы өстендә, аны әллә кайларга чакырып, алтын ай юлы ялтырап ята иде...