СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Рөстәм Галиуллин "Йолдыз"
...Гадел сискәнеп уянып китте. Кояш нурлары аның керфекләре, ачылып җитмәгән күз кабагы аша үтеп кереп, әллә нинди ал төстәге җиһан хасил итте. Шуның уртасында сап-сары түгәрәк боҗра әле тулып, әле югалып бии иде; кинәт ниндидер бер күләгә болыты узды. Гадел күзләрен ачты. Башта бөтен җир сарыга манган кебек күренде. Аннары ул ямь-яшел болын тугаен, аның уртасындагы ялгыз агачны күрде.
Эссе кояшта янып-пешеп озак йоклагангамы, йокы томаны озак таралмый азаплады. Баштарак төш күрәм, ахры, дип өметләнгән малай тәмам уянып җитте — үзенең көтүче икәнен исенә төшерде. Шунда гына ул агач күләгәсенә ышыкланып, тәмләп йокы симерткән дуслары Илсаф белән Рүзәлне күреп алды. Тик тирә- ягына күпме генә караса да, болындагы кечкенә генә калкулыктан каш очына кулын куеп озаклап ерак юлны күзәтсә дә, көтү — таналар төркеме юк иде.
...Алар, быел алтынчы сыйныфны тәмамлап, җәйгә колхоз таналарын көтәргә алынганнар иде. Ферма мөдире Хәлиулла абый малайларның кечкенә буйларына шикләнебрәк күз салса да, эшкә алырга каршы килмәде. Тик бер генә сорау бирде:
— Чыбыркы шартлата беләсезме соң?
— Беләбез, беләбез! — диеште малайлар беравыздан.
Әтиләренең озын чыбыркыларын җилкәгә асып урамнан узу, болынлыкны яңгыратып бер чыбыркы шартлату — аларның күптәнге, кышын мәктәптә дәресләрдә тилмереп утырганда ук туган хыяллары иде!
...Беренче көнне Хәлиулла абый яшь таналарны санап чыкты да:
— Малайлар, монда алтмыш баш. Көзгә хәтле шулай саклансын, — диде. Аннары көтүне кайсы җирләрдә йөртергә икәнлекне аңлаткач, хәерле юл теләп, карда ишеген ачып җибәрде.
Берсен-берсе узып, сикерешә-сөзешә чабышкан таналарның иркенгә чыгуга төрле якка таралуларын күреп, малайлар аптырап калды. Хәлиулла абыйның:
— Нәрсә карап каттыгыз? Бергә туплагыз да болынлыкка куып алып төшегез! — дигән тавышыннан гына айнып киткәндәй булды алар. Малайлар, чыбыркы сабын күкрәкләренә кысып, таналар артыннан йөгерделәр. Арттан Хәлиулла абыйның:
— Көндезге унбергә кайтып җитегез! — дигән сүзләре куып җитте.
Болынлыкка төшә торган юл кырыенда зур булмаган сазлыклы җир бар. Алны-артны күрми ирек тәмен тоеп йөгерешкән таналар артыннан чапкан малайлар, шул җир турысыннан узып барышлый, анда өч тананың кереп батканын күрделәр. Берсе — тубыктан, икенчесе кабыргадан ук чумган, өченчесенең хәле ярыйсырак — арткы аягын гына тартып чыгарырга маташа. Нишләргә? Малайлар чарасыз иде. Ә төпсез сазлык һаман әкрен генә таналарны аска тарта. Муенына хәтле сазлык эчендә булган тананың күз кырыеннан яшьләр бәреп чыккан. «Әллә алар да елый инде?» — Гаделнең башыннан шушы уй сызылып үтте. Кап-кара башлы бу тананың нәкъ маңгай уртасында ап-ак йолдыз сугылган. Малайларның күзе шул танада иде. Үлем баткагына чумып барган тананы ничек кенә коткарырга соң?
— Трактор чакырыйк мәллә? — диде Илсаф.
— Ул килеп җиткәнче тончыгачак, — диде Гадел.
Кинәт Рүзәл:
— Егетләр, әйдәгез болай итәбез. Таналарның барысын бергә бәйлибез дә берьюлы тартып чыгарабыз?!
— Ничек итеп? — дип аптырап, җилкәләрен сикертте Илсаф.
— Хәзер күрерсең. Чыбыркыларыгызны бирегез әле?!
Малайлар арткы аягы гына баткан аклы-каралы тананың сыртыннан Рүзәлнең озын чыбыркысын әйләндереп чыгардылар. Аннары тубыктан баткан арык гәүдәле тананың мөгезеннән эләктерделәр. Шуннан соң аклы-каралы тананың да мөгезеннән, муеныннан чорнап, дәррәү тартырга керештеләр. Фикер нәтиҗәле булды: аклы-каралы тана бераздан коры җиргә басты, аның артыннан арык тана да сазлык читенә үк килеп җитте.
— Йолдызның да мөгезеннән эләктерергә кирәк! — диде Гадел. (Муеннан сазлык эченә чумган кара тананың кушаматы Йолдыз иде инде.)
Рүзәл чыбыркысын боҗра ясап бәйләде дә Йолдызның мөгезенә ыргытты. Беренчесендә үк боҗра уңышлы килеп төште. Ниһаять, ярты сәгатьләр тырышкач, сазлыктагы таналарны коткардылар. Малайлар, арып- талып, таралган көтү артыннан йөгерделәр. Иң гаҗәбе шул булды: сазлыктан чыгуга, ике тана да көтү артыннан чапты. Ә Йолдыз малайлар янәшәсеннән барды. Аның яшьләре кипкән күзләрендә буйсыну, рәхмәтле булуны сиздерә торган караш. Гадел бу карашны тоеп тетрәнеп китте. «Таналар да яхшылыкны аңлый икән!» — дип нәтиҗә ясады ул.
Малайлар колхозның иген басуында яңа баш төрткән уҗымнарны тәмләп сыптырган таналарны көч-хәл белән куалап чыгардылар. Ул көнне алар сәгать унбергә кайтып җитә алмадылар...
Малайларның көтүче булып эшли башлаганнарына ай ярымлап узды. Июль уртасы җитте.
Иң элек малайлар көтүне бергә тупланып йөртергә өйрәттеләр. Соңрак, чыбыркы шартлаткач, бергә җыела, Рүзәл әче итеп сызгыргач, кызурак адымнар белән атлый торган булдылар. Йолдыз хәзер көтү башында йөри. Әгәр берәр тана тыңламый читкә каерса, иген басуына керсә, шунда ук аның янына чабып бара. Инде тегесе аның килүенә игътибар бирми икән, озын, нечкә мөгезле башын усал итеп чайкап куя, кирәк булса, бергә-бер көрәшкә чыгарга да әзер тора. Йолдызда адәм акылы бар иде. Малайлар аңа көннән- көн гаҗәпләнәләр иде. Ерымнар аша узганда, тау биеклекләренә күтәрелгәндә, алар Йолдызга атланып йөри башладылар.
Җир җиләкләре тәмам сусылланып, күл сулары җылынгач, көтүне болынлыкта үзләрен генә калдыра башладылар. Су коенып, болында ятып шуыша-шуыша туйганчы җиләк сыптырганнан соң, Рүзәл һаваларны яңгыратып сызгырып җибәрүгә, атылып Йолдыз килеп җитә. Малайларның берсе, шуңа атланып, көтү артыннан китә. Ә калган икесе, ашыкмый гына атлап, фермага көтүне каршы алырга кузгала...
Ә соңгы көннәрдә малайлар тәмам шомарды: көтүне иртән чыгарып җибәрәләр, төшкә хәтле ферма янындагы агачлар арасына качып, йокы симертәләр. Көтүне туплап алып кайткан Йолдызның тавышына уянып, таналарны каршы алалар.
...Тик кичә Хәлиулла абыйлары бик ачуланды үзләрен:
— Председатель Гали абыегыз сүкте сезне. Кичә болынга төшкән булган. «Таналар үзләре генә йөри, көтүче малайлар юк иде», — ди. Нинди хәл бу? «Күпме генә эзләсәм дә табалмадым, кайда алар? Ник көтүләрен карамыйлар?!» — ди.
— Хәлиулла абый, таналар барысы да исән, колхоз басулары да тапталмаган бит? — дип куйды Рүзәл.
—Карагыз аны, авылда көтүче булырга теләгән малайлар күп. Эшкә кергәндә биргән вәгъдәләрегезне онытып барасыз! Моннан соң берәр нәрсә ишетсәм, чамалагыз, — дип, бармак янап бетерде сүзен.
...Бүген хәтта көтү артыннан болынлыкка да төшкәннәр иде, ләкин гадәт буенча тагын йоклап кителгән. Көтү юкка чыккан иде. Гадел малайларны уятырга ашыкты:
— Егетләр, торыгыз әле, көтү юк!
— Ә? Нәрсә? — диде берни аңламаган Рүзәл.
— Тапкансың борчылырлык сәбәп, — дип мыгырданды Илсаф, күзләрен алмый гына.
— Уяныгыз, дим! Хәлиулла абый бүген безне күзәтәм диде бит!
— Чыннан да, — диде Рүзәл. — Әйдәгез, йөгердек, ферма тирәсендә өелешеп торып, безне «сатмасыннар» тагын!
— Йолдыз нәрсә караган?! — диде Илсаф. Ул һаман йокыдан уятуларына риза түгел иде.
Фермага йөгергән малайлар юлда әле бер якка, әле икенче якка өелешкән көтүне күреп аптырадылар.
Йолдызның туктаусыз мөгрәгәне ишетелә. Якынлашуга, кемнеңдер көтүне арттан таяк белән куалавын күреп алдылар. Килеп җитүгә исә шаккаттылар: Хәлиулла абый арттан кычкыра-кычкыра куа, ә алда Йолдыз, таналар алдына басып, берсен дә атлатмый, шашып- шашып мөгри, мөгезләрен куркыныч итеп уйната иде. Малайлар телсез калды.
— Корт чаккыры, нинди кире тана булды бу! Кит дим юлдан, таяк белән орыйм! — дип кычкырынган Хәлиулла абый һәйкәл сыман катып басып торган малайларны — көтүчеләрне күреп алды. Шулчак әле генә күзенә ак-кара күренмәгән Йолдыз малайлар янәшәсенә басты. Кулларын болгый-болгый малайларга якынлашкан Хәлиулла абый, шаккатып, урынында катып калды. Нидер әйтергә дип ачылган авызыннан сүзе чыкмады...
Беркавым сүзсез карашып торгач кына, Хәлиулла абый телгә килде:
— Сез... сез... бу тана... ни... ни... көтү... ни...
Аның сүзен бүлеп, Йолдыз «Му-у!» дип тирә-якны яңгыратып җибәрде. Хәлиулла абый Йолдызга шикләнеп карап куйды.
— Йолдыз бу, безнең ярдәмчебез, — диде Гадел.
Хәлиулла абый елмайды.
— Җәй буе шушы тана көтү көткән бит, әй, вәт тамаша! Йолдыз көтүче булып чыга түгелме монда?
Малайлар дәшмәде.
— Булдыргансыз, егетләр! Моннан соң да көтүне шулай әйбәт йөртегез!
Йолдыз, шатлыклы мөгрәп, уйнаклап, шаярып, болынлыкка чапты. Аның артыннан башка таналар да иярде.
...Чыбыркысыз, ашыкмый гына, сөйләшә-сөйләшә болынлыкка таба кузгалган көтүче малайларга Хәлиулла абый елмаеп кул болгап калды...
2025-08-08 16:05