СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Рәис Сафин “Минем дә эш көнем бар”

Буласының буыннарыннан билгеле, диләр. Юк, тоткан җиреннән өзеп ала торган гайрәтле егет, җитмеш төрле Һөнәргә ия тәвәккәл ир чыкмады миннән. Әнә яшьтәш малайлар кышын кара мунчаларда кәрт сугып, әтиләренең фронтта ничек сугышып йөргәнен көзгеләрдән карыйлар, буразнада махра пыскытып, көч-хәл белән сука өстерәгән күтәрәм атларның сыртын сигездән үргән каеш чыбыркы былән каезлыйлар. Ындырга көлтә кертү, эскерткә салам тарттыру кебек эшләр дә алар кулында. Бигрәкләр иртә өлгерде шул ул сугыш чоры малайлары. Фәһим, Рәфкать кебекләребез «Кызыл олау» илтүдә катнаша. Алар инде кызлар белән хат алыша, хәтта очраша да дип сөйлиләр. Ә мин һаман авыл көтүен көтәм. Аңа кадәр ике ел каз көтүчесе идем. Боларга сигездән үргән каеш чыбыркы кирәк түгел, сүстән бөтергәне дә бик җиткән. Оят валлаһи! Бозауларын көтүгә китергән сылукайлар миңа игътибар да итмиләр. Малларын куып җибәрәләр дә, чебиле аяклары белән чыклы үлән аралап, өйләренә элдертәләр.
.Җиденче сыйныфны тәмамлаган елны беркөнне, ничектер, минем урынга көтүгә әнием чыгып китте. Мәктәптә сынаулар биргәннән соң туйганчы бер йокласын дигәндер инде. Чынан да, мин торганда тугызынчы киткән иде. Сөт белән черек бәрәңге кәлҗемәсе ашарга гына утырг ан идем, өйгә бригадир Салих абый килеп керде. Ул фронтта сул кулын югалтып кайткан иде.
— Рәис энем,— ди бу,— җитәр сиңа егет башың белән бозау койрыгы борып йөрергә! Анда ат караучы Габдуллаҗан абыең котеп тора. Ул сиңа үгез җигәргә булышыр, фермадан тирес түгәрсең.
Нишлисең, әйткәч бармый булмый. Тиз-тиз генә капкаладым да. киттем. Могҗиза бит, валлаһи! Ун яшеннән бирле иңеннән көтүче чыбыркысы төшмәгән, «пешмәгән», дип үчекләнүдән башы чыкмаган малай колхоз эшенә барсын әле! Эшнең дә ниндиенә диген! Үгез җигеп тирес түгәргә! Бу инде эскерткә салам тарттыру, яки конвеер тасмасына көлтә салып тору гына түгел. Андый вак-төяк эшләрне малай-шалай да башкара аны! Бәлкем әле, кайбер классташлар кебек, басудан көлтә дә ташый башлармын, «кызыл олау»ларга утырып ашлык та илтермен. Аннары инде кызлар миңа да мәхәббәт хатлары язмый калмас. Белмәссең, белмәссең...
— Бар,— диде Габдуллаҗан абый,— алып кил үгезеңне фермадан!
Үгезне эзләп азапланасы булмады. Ул анда берүзе калган икән. Башына йөгән салып өстери торгач, иярде бу минем арттан. Габдуллаҗан абый аны көч-хәл белән тәртә арасына кертеп, кырык ялгаулы, җитмеш төйнәүле баулар белән җигеп тә куйды.
Аллаһыга тапшырып, фермага таба киттем. Ундүрт яшемә җитеп, гомеремдә беренче мәртәбә дилбегә тотуым иде. Майланмаган көпчәкләр як-якка ава-түнә шыгырдаса да, аптырамыйм, чүтеки кулда дилбегә. Ә дилбегәне теләсә кемгә тотырмыйлар аны! Дөрес, җаным бик үк тыныч түгел, түгелен. Горурлык хисе күңелне ләззәтләп кытыкласа да, аны шом-шөбһә дә тырнап тора. Ул нәрсәдер сизенә кебек.
Ат абзары белән ферма арасы күп булса, 40-50 адым чамасыдыр. Тирес төяүче апалар сәнәкләренә сөялеп, арба килгәнен көтәләр. Мине күргәч, кайберләре сизелер-сизелмәс кенә елмаешып куйды кебек. Булдыра алырмы бу, янәсе.
— Куй арбаңны монда! — диде Кадрия апа, ишек янын күрсәтеп.
Арбаны ул әйткән урынга куярга берничә мәртәбә маташып карасам да, барып чыкмады, әле килеп җитми кала, әле узып кита
— И-и, пешмәгән егеткәем, менә болай итәләр аны! — дип, Кадрия апа үгезне, йөгәненнән җилтерәтеп, кирәкле урынга китереп тә бастырды.
Мин ары-бире каранганчы, арба тирес белән тулган да иде инде.
—Тарттыр үгезеңне!
Дилбегәне тарткалап, үгезне кузгатмакчы булам, ә ул кымшанмый да, нәләт төшкере.
Кадрия апа янә үгезнең башына тотынды.
— Халисә, тарт әле шуңа берәрне!
Сыртына сәнәк сабы төшкән үгез, әле уңга, әле сулга тайпылып, авыр итеп бер пошкырып алды да, киерелеп алга ыргылды. Кырык ялгаулы бауларын өзеп, тәртә арасыннан чыгып та чапты.
Бауларны ялгап, төйнәп бу киребеткәнне тагын тәртәгә керттек. Арбадагы тиреснең шактыен кире бушатып, җыйнаулашып этә-төртә торгач, ниһаять, коры җиргә чыгып бастык.
— Бар тегермән артына, анда тирес өемнәрен күрерсең, — диделәр апалар.
Киттем. Үгезем як-якка чайкала-чайкала әвеш-тәвеш килеп, әкрен генә атлый бирә. Тегермән арты дигәннәре күп булса ике чакырьш арадыр. Якын гына кебек. Ләкин миңа хәтта шунда җитәргә дә язмаган икән. Йомшак басуга кереп бер-ике адым атлауга үгез тагын коллыктан азат булды. Дилбегәгә ике куллап ябышып, аякларны җиргә тери-тери туктатырга тырышып карасам да, ул башын аска иеп, өстерәде дә, өстерәде. Нигә тыңларга теләмәгәндер, белмим. Үзем көтүдә йөртеп үстергән бозауларның берсе иде бит, югыйсә. Әллә, димен, ул чакларда үпкәләттем, хәтерен куалдырдым микән?
Хурлыклы хәбәр кене-сәгате белән бүген авылга таралды. Үземнең «пешмәгән»легемне тулысы белән расладым. Бу вакыйгадан соң авылда калу оят иде. Озакламый кирәкле кәгазь-документларны барлап, Казанга китеп бардым
Бу хәлдән соң ярты гасыр вакыт үтте. 45 еллык тоташ эш стажы белән лаеклы ялга чыктым. Бүген хәләл хезмәтемнең игелеген күреп яшим. Әллә, минәйтәм, авылга кайтып, белешмә-мазар алып килим микән? Минем анда да ярты хезмәт көнем теркәлмичә калды ләбаса. Бәлки пенсиямне арттырып куярлар?..