СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Татар халык әкияте "Дүрт дус"

Борын-борын заманда Мәче, Әтәч, Каз һәм Үгез бик дуслашканнар, бик тату, бик күңелле яшәгәннәр.
Көз җиткән, Мәче өши башлаган, шуңа күрә ул Әтәчкә:
- Салкыннар җитә, әйдә, өй салыйк! - дигән.
Әтәч:
- Нигә ул өй? Мин Лапас башыннан йөрим, - дип җавап биргән.
Шуннан соң Мәче Каз янына барган:
- Каз дускай, салкыннар башлана бит, әйдә, өй салыйк!
Каз:
- Мин ишек төбеннән ишек төбенә йөрим, нигә ул өй? - дигән.
Шуннан соң Мәче Үгезгә дә бергәләп өй салырга тәкъдим иткән.
Үгез:
- Мин капка төбеннән капка төбенә йөрим, нигә ул өй? - дигән.
Шуннан соң Мәче үзе өй сала башлаган. Өй салуның ние бар, өясе дә мүклисе, дисәләр дә, Мәчегә өй салу җиңел булмаган.
Ул иртәдән алып кичкә чаклы бик күп көч куеп эшләгән. Аның маңгай тирләре чыккан. Көне буе эшләгәч, кичкә гәүдә сөякләре авырткан.
Шулай күп тырышып, Мәче өй салып бетергән, тора да башлаган. Көннәр дә суытып җибәргән. Мәчегә хәзер рәхәт, салкынга исе дә китми, җылыда яши.
Ләкин Әтәч салкынны сизә бит!
Аның җылы йоннары салкынга каршы тора алмый башлаган, ул өши, калтырый икән, шуңа күрә, иске дусты Мәчегә барып:
- Мәче дустым, миңа өендә урын бирсәңче, мин бик өшим, чыдар хәлем калмады, - дип ялынган.
Аңар Мәче:
- Әтәчкәй, син бит «лапас башыннан лапас башына йөрим» дигән идең, миндә урын юк, - дип җавап биргән.
Әтәчнең бик ачуы килгән.
- Кертмәсәң, тибенеп, өй түбәңнең бөтен туфракларын таратырмын! - дигән.
Мәче уйлап торган да шүрләгән, чыннан да, Әтәч туфракларны тарата ала бит, дип уйлап:
- Ярый, кер, Әтәч дус, кер, бергә торыйк, - дигән.
Менә Каз да Мәчегә килгән, аның да мамык туны җылыны тотмый башлаган. Ул да:
- Мәче дускай, өеңдә урын бирсәңче, мин өши башладым, чыдарым бетте, - дигән.
Мәче:
- Каз дус, ишек төбеннән ишек төбенә йөрсәң булмасмы, минем өйдә урын юк, - дип җавап биргән.
Казның бу җавапка бик ачуы килгән:
- Кертмәсәң, өеңнең мүген йолкып бете рермен!
Мәче, курка төшеп:
- Кер, Каз дускай, алайса, бергә торыйк, дигән.
Менә Үгезнең туны да салкынга каршы тора алмый, аны да салкын калтырата башлаган. Кая барсын, шул иске дусты Мәче янына килгән:
- Мәче дускай, салкыннар бик көчәйде бит, чыдар хәл юк, өендә урын бирсәңче, - дип сораган.
- Үгез дус, гадәтең буенча капка төбеннән капка төбенә йөрсәң ничек булыр соң, минем өйдә урын юк бит, - дигән.
Үгез, ачуланып:
- Алайса, өеңне төртеп аударам! - дигән. Мәче, ач кешенең ачуы яман дигәндәй, туңган Үгез чыннан да сөзеп аудармасын дип:
- Ярый, кер, Үгез дус, кер, - дигән.
Шулай итеп, болар тагын дүртәүләшеп бик дус, бик тату, бик күңелле тора башлаганнар.
Боларның дүртәү бер өйдә яшәгәннәрен белеп ,Аю белән Бүре килгән.
Өйнең ишек төбенә җиткәч, Бүре Аюга:
-Син башлап кер, Аю дускай, - дигән.
Аю:
- Син, Бүре дус, алдан кер, син көчлерәк, - дигән.
Кайсы да алдан керергә шикләнгән, шул рәвешле үзара сүз көрәштергәннән соң, җирдән бер озын гына чыбык алып тотышырга булганнар.
Тотышуда Бүре өскә чыккан, шуңа башлап аңа керергә туры килгән. Бүренең кинәт кенә ишекне ачып керүе булган, Үгез, моны күреп, койрыгын күтәреп, көчле мөгрәп сөзеп җибәргән.
Каз, канатларын җилпи-җилпи каңгылдап, чукырга ябышкан - кай җире кычыта. Мәче, йоннарын кабартып, тырнакларын чыгарып, мыекларын тырпайтып, мыраулап, әрле-бирле йөри икән.
Әтәч ачы тавыш бөлән: «Кик-ри-күк!» - дип кычкырырга тотынган.
Бүре ничек кирәк алай котылып чыккан.
Чыккач, Аюга әйтә икән:
- Әй, Аю дус, башым бетә язды! Берсе чабата ясап утыра иде, шөшлесе белән чөшкели башлады. Берсе коймак пешерә иде, табагач белән борып ала башлады. Берсе киштә башына баскан да «Кинҗә, кинҗә!» дип җикерә. Берсе идәндә «Тотыгыз, тотыгыз!» дип кычкыра. Йөрәгем ярыла язды, уф!.. - дигән, ди.