СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Заһид Фәйзи “Гыйбрәтле маҗара”

Йөгерә-атлый трамвайга килеп кергән Расих, арткы мәйданчыкка барып басуга, сумкасыннан конспект чыгарып укырга тотынды. Минуты сәгатькә торган чак. Иртәгә югары математикадан, студентларча әйткәндә, «вышка»дан имтихан бирәсе бар. Бу фәндә дә өстән йөзүчеләрдән саналмаса да, ул кайбер темалардан йомшаграк сизә иде үзен. Шуңа күрә, ныклап әзерләнү өчен, китапханәгә барышы иде әле.
Икенче тукталышта урта яшьләрдәге бер әзмәвер килеп керде. Болай да тулы йөзе, чиртсәң каны чыгардай булып, бүртеп-кызарып чыккан. Авызыннан аңкыган хәмер исе, ишекне ачуга бәреп кергән салкын һава болыты кебек бөркелеп, хәтта алда утыручыларның да күңелен болгатып җибәрде, чырайларын сытып, борылып карап алдылар.
— Нихәл, шәкерт? Фән кыяларын кимерәбезме? — дип, Расих янына килеп басты ул.
Сизелә, көчен-ачуын кая куярга белмәүдән каны уйный, теле кычыта әйтерсең. Шуңа күрә Расих бер-ике сүз белән генә җавап биреп артына әйләнүгә дә карамастан:
— Әйдә, әйдә, атлый бир, чукып — карга, укып мулла була алмассыңмы? Тик шуны бел, синең кебек береккән корсаклардан барыбер әфәнделәр чыкмаячак. Баш, белем кирәкми, акча кирәк хәзер, акча!.. Күрәсеңме, күпме күзле бүкән, халыкны алдап-талап, әфәндегә әйләнгәнне?! — дип дәвам итте ул.
Нервысы таза егет гүя боларны ишетми дә.
Әзмәвер, болай да Расихның игътибарын үзенә җәлеп итә алмагач, уртагарак үтте дә, буш урынга кунаклаган кебек, бер студент кызның алдына җәелеп утырды. Аның авырлыгыннан селкенә дә, тын да ала алмый торды мескен кыз. Алдыннан көчкә куптарып этеп төшерде. Ә әрсез сәрхушнең тынарга исәбендә дә юк иде.
— Сез тәмәке төтәтеп, сыра чөмереп йөрүчеләрдән юньле хатын чыкмаячак, — дип мыскыллады кызны. Шунда Расих түзмичә кисәтү ясаган иде, бу тел чарлавын көчәйтеп кенә җибәрде. Вагонда ир-атлар да шактый булуга карамастан, ник берсе Расих ягыннан торып берәр сүз әйтсен, гүя авызларына су капканнар.
Әлеге хәлне күреп барган трамвай йөртүче кәрәзле телефоннан посттагы милиционерларга хәбәр иткән икән. Тукталышларның берсендә, кулында тәпәчен уйнатып, сержант басып тора иде. Моны күреп алуга, сәрхуш әйтерсең бөтенләй икенче кешегә әйләнде. Шым булып, авызына грамм да аракы алмаган кеше сыман, йөзен тәрәзәгә борды. Әмма аны махсус көтеп алган тәртип саклаучы авыз ачып каламы соң! Ул, килеп керүгә, каранып-нитеп тормастан, туп-туры сәрхушкә килеп:
— Гражданин, әйдәгез минем белән! — диде, беләгеннән эләктереп.
Шунда тагын бер кәмит: әзмәвер, дөм исерек кебек, идәнгә ишелде дә төште. Мондый алып гәүдәле адәмне бер кеше генә аякка бастырып алып чыгып китә аламы соң, сержант янәшәдә басып торган Расихның булышуын сорады. Болай да минуты кадерле чагы булса да, егеткә мондый вакытта ярдәмнән баш тартырга уңайсыз иде, билгеле. Сержант үтенеп сорагач, исерекне вагоннан чыгарышып кына калмыйча, хәтта участокка кадәр илтешергә туры килде.
Үзен икесе ике яктан култыклап баралар. Ә ул, ава-түнә, абына-сөртенә барып, бөтен көчләрен суыра, мәлгунь.
Бер килсә килә бит. Якында гына машиналар бәрелешеп, аһ та ваһ килеп кешеләр җыела башлагач, күрәләр: берәү аңын югалту хәлендә. Сержант, күп уйлап тормастан, сәрхушне, Расихка каршылык күрсәтсә, җәза тагын да катырак буласын әйтеп кисәтте дә, «ашыгыч ярдәм» чакырырга, һәлакәт сәбәбен ачыкларга калды.
Әзмәвер бернинди кыланышсыз майлаган кебек атлагач, Расих рәхәтләнеп сулап җибәргән иде. Тик иртәрәк сөенгән булып чыкты. Милиция участогы урнашкан чатка борылуга:
— Җибәр, салага! Җибәр дә тай, юкса, бүсереңне чыгарып, арт сабагыңны укытам! — дип, бөтен авырлыгын Расихка салмасынмы!
«Әллә, чынлап та, үзенә төкереп, юлымда булыргамы?» — дип уйлап алды Расих. Аннары, юк, болай йомшаклык күрсәтү егетлек түгел: гражданлык бурычымны үтәп, ничек тә участокка илтеп тапшырырга кирәк бу оятсызны дигән карарга килеп, уеннан кире кайтты.
Ул да булмый, участокка җиткәндә генә әзмәвер Расихтан кулын йолкып алды да, үзе җинаятьчене тоткан кебек эләктереп:
- Әйдә, әйдә, тәпиләвеңне бел! Атла!.. — дип җикеренергә тотынды.
Болай да шабыр тиргә батып хәлдән тайган Расих аптырау-каушавыннан коелды да төште. Шулай аңын югалткандай беравык өнсез торганнан соң, үзен кулга алып:
— Җибәр, дуңгыз! — дип тартылып караган иде, кая җибәрү, әйтерсең тимер кыскыч белән эләктергән әзмәвер.
Шулай тарткалаша-даулаша участок инспекторы бүлмәсенә килеп керделәр. Өстәл янында, сәрхуш кебек, чиртсәң, каны чыгарга торгандай юан муенлы капитан берәү белән шашкалы уйнап утыра иде. Ул аларга каш астыннан гына күз төшереп алды да, берни булмагандай, уйнавын дәвам итте.
— Хә-зер!.. Каяле, монысын дамка итеп куйыйк та... Әһә, алаймы, дружище? Алай булса, мин бусын юлдан алып атыйм әле, менә шулай. Хә-зер, күгәрченнәрем, хәзер, уенны түгәрәклик тә, сезнең белән шөгыльләнермен.
Әйтерсең сәрхуш шуны гына көткән:
— Ашыкмагыз, иптәш капитан! Бер дә борчылмыйча дәвам итегез! Мин бу кесә тазартучыны беркая да җибәрмим! — дип куймасынмы.
— Син нәрсә?! Ни лыгырдыйсың, алкаш?! Кеше өстенә пычрак ягып котылмакчы буласыңмы? — дип җикереп җибәрде Расих, калтыранулы тавыш белән.
— Син түгел, Сез, диген! Син бит студент кисәге. Кешеләрне олылап сөйләшергә өйрәнергә кирәк, агач тел!
Шулай әрепләшү-даулашу киткәч, инспектор партнерына:
— Торып торсын, соңыннан... — дип, шашка тактасын читкәрәк шудырып, протокол төзергә тотынды.
Ник Расихка бер генә сорау биреп тикшерсен, сәрхуш әйткәнне генә тыңлап, язуын белә.
Шулай өстенә гаеп өелүне күргән Расих үзен:
— Иптәш капитан! — дип туктатмакчы булган иде:
— Ә-ә, акланасың киләме, шәкерт, маташма! Утыртып, чыгармыйча черетергә кирәк сез кесә тазартучы, бүрек салдыручы паразитларны! — дип әйтеп алды сәрхуш.
Инспектор исә аңа игътибарлап карап та тормастан яза бирә.
Шүрләү һәм ачуы ташудан Расихның йөзләре агарынып киткән иде. «Ник бу эт җан белән бәйләндем икән? Вагонда күпме ир-ат булып, берсе-бер дәшми утыра, ә мин, юләр, шуны тәртипкә китерәм, имеш», — дип, эчтән генә сыкранып, үкенеп куйды.
Алай да бәхете бар икән. Инспектор протоколны түгәрәкләп килгәндә генә, сержант кайтып кереп хәлне белеп алуга:
— Ялгышасыз, иптәш капитан, егет гаепле түгел, киресенчә, — дип туктатып, хәлне ачыклап-аңлатып бирде.
— Шулаймыни?! — дип, капитан протокол кәгазен йомарлап чүп-чар кәрзиненә томырды. — Хәзер икенче төрлесен язабыз инде, болай булгач!..
Расихның өстеннән авыр йөк төште әйтерсең! Ул күшеккән тавык кыяфәтенә кергән әрсез сәрхушкә төзелгән протоколга имзасын куюга, имтиханга әзерләнергә ашыгып чыгып та китте.
«Гаҗәп бу тормыш, кешенең, яхшылык эшлим дип, яманлыкка таруы да бар икән бит. Сталин чорында нахакка сөргенгә озатылганнар арасында шушы оятсыз төтенле баш кебекләрнең дә корбаннары булгандыр, мөгаен. Ләкин ничек тә бозыклык-җинаятькә каршы көрәштән читләшергә ярамый. Гомумән, бу — яшьләрнең вөҗдан эше», — дип уйланып барды ул.
Бүген үзенең тәвәккәллеге аркасында шушындый яман маҗарага тарыса да үкенми иде Расих.