СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Дамир Гыйсметдин «Әманәт”

Татар кешесе бер аягы белән — авылда, икенчесе белән шәһәрдә яши. Аның күңеле далада, ә тәне калада. Яшьлектә авыл кешесе шәһәргә китеп, белем алып, һөнәр табып урнашырга тырыша. Максатлар зурдан. Кемдер инженер, кемдер кәсепче, кайсыдыр язучы булырга хыяллана. Ыгы-зыгылы шәһәр авыл балаларын кер юу машинасы кебек әйләндерә, тулгандыра, сыга. Көннәр, айлар, еллар уза. Авыл балалары шәһәрчә кылансалар да, мишәрчәләрен боргалап-үзгәртеп Казанча сөйләшергә тотынсалар да, аларны ерактан танып була. Бу балаларга авыл оеткысында тәрбияләнгәнгә күрә кала манералары сеңеп бетә алмый. Туган як — күңел азыгы, һаман үзенә тартып тора.
Уналты яшендә Казанга килеп төпләнгән Галим дә җае чыкканда туган якка кайтып, әти-әнисе белән аралашып, дус-ишләр белән күрешеп яши иде. Аннан соң калага ничектер яшәреп, көч туплап, дәртләнеп кайта. Яшерен-батырын түгел, ул чорларда авылдан кыстырып, күтәреп кайткан күчтәнәчләр дә шәһәрдә бик ярап тора иде. Ите, бәрәңгесе, мае, каймагы... Шәһәрдә тиенен санап, бер хезмәт хакына яшәгән гаиләле кешегә тормышны ялгап җибәрергә анысы да, кем әйтмешли, кесәне тишми.
Менә таныш капка. Кайчандыр өмә җыеп салган гараж, матур итеп буялган яшел койма, алмагачлар, кире ягы белән бастырып куелган тырманы хәтерләткән колга-антенна, ихата буйлап җим эзләп йөгерешкән тавыклар... Галимнең йөрәге йортка якынлашкан саен катырак тибә.
Менә хәзер матур яулыгын бәйләгән әнисе Гөлзада килеп чыгар да:
— Кайттыгызмы, балакайлар! — дип кочаклап алыр. Динары телевизор карап яткан әтисенә кычкырыр: — Нурулла, балалар кайткан бит, чык әйдә, каршы ал!.. — Нурулла — сугыш ветераны, укытучы, районда билгеле, ихтирамга лаек кеше.
— Исән-имин кайттыгызмы? Килен, нихәл? Бәрәкалла, бу Җәмилме? Су сиптереп үстерәсез, ахры, яраткан оныгымны...
Аннары сумка-биштәрләр ачыла, күчтәнәчләр тапшыру башлана. Кемгә нәрсә...
Шулай бер-ике көн ял иткәч, мунчалар кереп, гармун, баяннарны тартып, тамак карлыкканчы җырлап эчләрне бушаткач, Галим, зур бер гамәл башкарган инсан кебек, тынгысыз шәһәргә әйләнеп кайта иде. Яр буенда җыелышып кул болгап калган әти-әни, күрше-күлән, туган-тумача белән аерылу йөрәкләрне актара.
Авылымнан китеп барам,
Җилләрдә каен шаулый...
Әнкәй дә аңа сөялгән,
Күрешә алмам, дип елый...
Яр буенда ике ялгыз,
Озатып калдылар мине.
Борылып та карый алмыйм—
Утка салдылар мине...
Бу шигъри юллар күптән Галимнең күңелендә туып, авылдан киткән саен калкып чыга иде... Әле ярый әти-әни исән. Ә көннәрдән бер көнне шул шигырьдәге сүзләр рас килергә дә мөмкин бит! Юк-юк, бу турыда уйларга ярамый! Иртәрәк әле!
Соңгы кайтуда бер уңайсызрак хәл килеп чыкты. Ничектер серванттагы вак-төякләрне караштырып-актарып утырганда, Галим иске фоторәсемнәр арасында илле сумлык акчага тап булды. Заманына күрә аз акча түгел иде бу. Әллә соңгы арада шылдыр бедняк кебек яшәгәнгә, Галим саллы купюраны, фәрештәләр ярдәме дип кабул итеп, күп уйлап тормыйча, кесәсенә салып куйды. Өйдә берәү дә юк иде. Инде китәр алдыннан Гөлзада күчтәнәчләрен җыештырып, сервантны актара башлады:
— Шушында гына куйган идем бит... Кая китте инде?
— Әнисе, нәрсә эзлисең? — дип сорады Нурулла, ахыр чиктә түземлеген җуеп.
— Галимгә юл сәдакасы булсын дип пинсемнән бераз акча җыеп куйган ндем... Әллә Камил алды микән?..
Камил — уртанчы улы, Чабаксарда укый, соңгы арада каникулга кайтып, буйдакларча кәеф-сафа коргалап йөри иде. Клубтан соң кайтканга, әле уянып кына килүе. Вазгыятьне аңлаткач, күзләрен шар ачып:
— Сез нәрсә инде, нинди акча?! Абый, хет син әйт! Мин карак шту ли!..
Галим беравык дәшми торды.
— Ярар, әни, борчылма, табылыр... Килеп чыгар әле... Баш исән булсын! Безгә китәргә вакыт. Әйдә, әни, юл догасын укы!
Казанга беренче автобус белән кайтып киттеләр. Галимнең хатыны Саҗидә, нәрсәдер сизенгән кебек, иренең күңелен күтәрергә тырышты:
— Ярар, борчылма, үзләре разберутся...
Биш яшьлек Җәмил дә әтисеннән автобус тәрәзәсеннән күренеп барган манзаралар турында бертуктаусыз сораштыра. Галим теш арасыннан берәр сүз белән генә гамьсез җавап кайтара. Күңелен мәчеләр тырный иде аның. Әйтергә кирәк иде әнигә... Миңа дип җыйган акча да булган, җитмәсә! Камилне нинди хәлгә куйдым... Оятсызлык! Ахыр чиктә Галим иллелекне киләсе юлы сервантка алган җиренә кайтарып куярга булды. Әманәт!..
Вакыт уза торды. Көннәрдән бер көнне авылдан хәвефле телеграмма килеп төште: Камил Чабаксарда һәлак булган!.. Шул ук көнне милициядә эшләүче дусты белән Галим шунда китте. Юл һәлакәтенә эләгеп һәлак булган Камилне авылга алып кайтып җирләделәр. Аянычлы хәл һәркайсын тетрәндерде. Тормышын тәртипкә салып, өйләнеп, эшкә урнашып гаилә корып җибәргән, утызга да җитмәгән Камил бәгырьләрне телеп китте. Бу кайгы-хәсрәтләр белән исәңгерәп йөргән Галим әманәт турында Казанга кайткач кына исенә төшерде. «Алла боерса, бераздан авылга кайтып, әнигә барысын да сөйләп бирәм, гафу үтенәм, Камилнең рухына дога укытам», — дип тынычландырды ул үз-үзен.
Көннәр, айлар берсе артыннан берсе уза тордылар. Шәһәрдәге мәшәкатьләр, тагын бер бала тугач, артып китеп, чабудан гына түгел, якадан ук эләктереп алдылар. Авылга юллар киселмәсә дә, балалар әти-әни тарафына сирәгрәк кайта башладылар. Галимнең туган якны сагынуы чиксез булса да, авылга кайткач та әманәтне онытмаса да, башкара алмады. Бердән, илдәге тормышның йөзтүбән китүе, акча реформалары теге серванттан алынган совет иллелеген яңадан тартмага салу мөмкинлеген бөтенләй гамәлдән чыгарды. Әнисе кырына утырып, әманәт хакында сөйләп бирергә бик теләсә дә, теле әйләнмәде. Юл догалары укыр өчен, Галим әнисенә меңәр сумлык сәдакалар калдырып китә иде, ләкин дистәләгән ел элек кесәсенә шайтан коткысы белән оятсыз рәвештә салган иллелек турындагы хатирә кичектерелә килде.
Күп тә узмады, авылдан янә бер кайгылы хәбәр килеп гөште. Әнисе Гөлзада, йөрәк авыруыннан кинәт вафат булып, фани дөньядан китеп барды. Галим мәрхүмәнең җәсәде өстендә күз яшьләрен озак түкте. Газиз әнисен югалткан баланың үксеп елавы бер яктан табигый иде. Ләкин Галимгә икеләтә авыр булды. Аны берьюлы гарьлек вә күптәнге үкенеч буа иде. Бу фани дөньяда хаталарны үз вакытында төзәтергә кирәк шул!..