СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Татар халык әкияте “Игезәкләр”

Элек заманда була бер яшь кенә патша. Шәһәргә барганда, бу патшага бер авылны үтәргә туры килә. Авылны чыкканда гына, коедан су алып торучы бер кызны күреп гашыйк була бу. Кая кереп китәр икән дип карап тора. Кыз начар гына бер йортка кереп китә.
Ярар, хәзер бу патша кызга җибәрергә димче эзли башлый. Эзли торгач, бер карчыкны таба да әйтә: «Мин фәлән патша булам, — ди, — миңа фәлән кызны димләче», — ди.
Карчык, риза булып, кызның өенә китә. Баргач, патша әйткән сүзләрне әйтә бу.
Кызның ата-анасы әйтә:
— Булмас, ярлы кешенең кызын алмас ул, — ди.
Карчык әйтә:
— Алам дип әйтә инде, — ди.
— Ничек алсын ул, без аңарга бернәрсә дә бүләк итеп бирә алмыйбыз, бүләксез кызны алып китәргә риза булмас, — ди.
Карчык тегеләрнең сүзен патшага кайтып әйтә.
Шул сүзләрдән соң патша кызны киендерергә, аларга йорт салдырып бирергә, аны җиһазларга, туйга кирәк-ярак әйберләрне, ашау-эчү әйберләрен алып фәлән срокка хәзерләп бетерергә үз өстенә ала да карчыкка әйтә: «Мин бөтен эшләрне үз өстемә алам, ә кызның атасына фәлән кадәр алтын бирәм», — ди.
Ярар, карчык кызның атасына барып, патша сүзләрен әйтә. Шулай дигәч, кызның әти-әнисе риза булалар инде. Карчык боларның ризалыгын патшага кайтып әйтә, ә патша үз чиратында вәгъдә иткән алтынын кызның атасына җибәрә.
Йортларын җиткереп бетергәч, туйга хәзерләнәләр болар, ике айдан соң туй була. Бергә тора да башлыйлар болар. Патша бу кызны икенче хатын итеп алган инде.
Бу патша төрле шәһәрләргә, патшалыкларга чыгып китеп йөри икән. Шулай яши торгач, хатын йөкле була, патша икенче шәһәргә киткәч, бала таба бу. Моңа бер кендек әбисен алып керәләр. Хатын игезәк бала таба: берсе — кыз, берсе — ир бала. Шул вакыт боларның күршеләрендә бер эт балалаган була. Теге карчык моның балаларын коендырырга дип алып чыгып китә дә хатын янына шул эт балаларын кертеп сала. Бу эшне патшаның карт хатыны яшь хатынга үч итеп эшләтә дә, су кермәслек итеп бер сандык ясатып, теге балаларны шунда салып агызып җибәрәләр болар.
Патша юлдан кайткач, хатыны янына керсә, моның янында ике эт баласы ята. Шуннан патша гарьләнүеннән капка төбендә бер йорт салдырып, шунда «Үткән-барган кеше шуңа төкереп китсен» дигән язу язып куя. Эт балалары белән хатынны шул йортка куя. Ачка үлмәсен өчен генә ашарга биреп тора боларга.
Хәзер болар ике баланы агызып җибәргәннәр иде бит, яр буенда яшәүче бер балыкчы балык тотарга дип чыкса, сандык агып килгәнен күрә дә, карчыгы белән икәү сандыкны алып өйләренә алып кайталар. Сандыкны ачып карасалар, ике бала була монда: берсе — кыз, берсе — малай. Боларның үзләренең балалары булмый, бик сөенеп тәрбияләп үстерәләр балаларны.
Бервакыт карт белән карчык үлеп китәләр дә, балалар үзләре генә кала. Үлгәндә, карт әйтә малайга: «Минем бер арканым бар, — ди, — менә шул арканны беренче тартканда — йорт, икенче тартканда алтын яллы айгыр килеп чыгар. Алар безгә кирәк булмады, — ди, — син, кирәк булса, үзең шуны файдаланырсың», — ди. Шулай ди дә карт, үлеп китә.
Ярар, бу егет инде үсеп җитте.
Шулай беркөнне егет теге арканны тартып җибәргән иде, килеп чыга бер йорт. Йорт булгач, шунда тора башлыйлар болар.
Шулай яши торгач, беркөнне егет урманга барырга уйлый, ә аты булмый моның. Шул вакыт бабасының әйткән сүзе исенә төшә дә, кая әле, теге арканны тартып карыйм, дип тартуы була, алтын яллы айгыр килеп тә чыга.
Хәзер бу егет шул айгырга утырып урманга йөри башлый.
Бервакыт урманга барса, теге патша очрый да сорый егеттән:
— Син каян килдең, кем баласы? — ди.
— Мин — шундый-шундый балыкчы баласы. Ул безне, сандык белән агып килгәндә, судан өстерәп чыгарган, — ди.
Патша бу баланың үзенең дә, атының да матурлыгына шаккатып карап тора.
Өенә кайткач, патша бу хәлне сөйли: «Дөньяда бер чибәр егет күрдем, матур да соң инде, бер сеңлем дә бар, дип әйтте», — ди.
Шул сүзләрне ишеткәч, патшаның олы хатынының исенә төшә дә, әһә, теге балалар исән икән, дип уйлый. Шулай ди дә бу, тагын теге карчыкка барып әйтә. Карчык әйтә: «Тимә, мин аларны хәзер үтертәм», — ди.
Шулай ди дә карчык, китә тегеләр янына. Бара малай, кыз янына. Барса, малай өйдә булмый, кызга әйтә: «Бик яхшы яшисез икән, абыең да бар икән, йортыгыз да, айгырыгыз да бар икән. Инде бу йортыгыз янына җимеш бакчасы үстерергә кирәк, — ди. — Ул бакчаны үстерү өчен бер җирдә бер чәчкә бар, шуны абыең алып кайтып утыртса, бик матур җимеш бакчасы булачак», — ди.
Болар икесе бер вакытта туган булсалар да, кыз үзенең сыңарын «абый» дип йөри.
Кыз, абыйсы кайткач, карчык әйткән сүзләрне әйтә. Шуннан абыйсы алтын яллы айгыры янына чыга. Айгыр телгә килә дә әйтә: «Ул чәчкәне алып кайтуын кайтырбыз, тик син миңа яхшы гына ябыш, чапканда төшеп кала күрмә», — ди.
Шуннан соң айгырга атланып китәләр болар. Бара торгач, урман эченә килеп керәләр. Ат әйтә: «Чәчкәне алу белән, син тиз генә авызыңа кап», — ди.
Ярар, болар тиз генә чәчкәне алып кайтып китәләр. Болар артыннан җеннәр куып карыйлар, җитә алмыйлар, алтын яллы айгырга атланып, чәчкәне алып кайтып керә бу.
Шуннан егет теге чәчкәне авызына кабып өреп җибәргән иде, нинди җимеш агачы телисең, шундые барлыкка килә хәзер боларның бакчасында.
Шулай әйбәт кенә яшәп ятканда, егет яңадан урманга чыгып китә. Урманга барса, тагын теге патша очрый моңа. Хәзер патша кунакка килә инде боларга. Патша моның бакчасындагы җимешләрне күреп гаҗәпкә кала да, өйгә кайткач, тагын карт хатынына сөйли бу хәлне. Ә хатын тагын теге карчыкка барып сөйли. Карчык, тагын боларга килеп, кызга әйтә: «Мин әйткән идем бит бакча була дип, менә хәзер нинди җимешләр ашыйсыз. Хәзер абыең егет булган инде, аңа өйләнергә кирәк, сиңа да иптәш булыр, — ди. — Фәлән патшаның бер матур кызы бар икән», — дип, җен кызының кая торганын өйрәтә бу.
Кыз, абыйсы кайткач, карчык әйткән сүзләрне сөйли. Абыйсы: «Ярар», — ди дә айгыр янына чыга: «Менә шундый хәл, безгә яңадан юлга чыгарга туры килә», — ди. Айгыр: «Ай-Һай, монысы авыр, куркыныч эш, — ди. — Хәзер син минем аякка җидешәр потлы дага ясат, — ди. — Анда кирпечне ватмыйча кереп булмый, шунда җен патшасының кызы тора», — ди.
Егет, ат өйрәткәнчә аякларын дагалатып атлана да, чыгып китәләр юлга. Бара торгач, әллә нинди шәһәрләргә барып җитәләр. Бер шәһәргә кергәндә, айгыр аягы белән китереп бәрә дә таш стенаны ватып керә. Кыз ята торган бүлмәгә барып туктагач, җен патшасының кызы чыга да, сызгырып айгырны алып кереп сарайга ябалар. Ә егеткә әйтә: «Егет, син ничек килеп җиттең монда, мин сине әллә кайчаннан көтә идем. Хәзер җен патшасы керер, син аның белән сөйләшмә, мин үзем сөйләшермен», — ди. Иртә белән җен патшасы керә дә:
— Фу, адәм исе бар, — ди.
Кыз әйтә:
— Тимәсәң, кем икәнен әйтәм, — ди.Тимим, күрсәт, — ди җен патшасы.
— Миңа әллә ничә еллардан бирле төшемә кергән кеше килде, хәзер мин шуңа барырга тиеш, — ди.
Җен патшасы әйтә:
— Мин кушкан эшләрне эшләсә, тимәм, — ди дә бу егеткә эш куша башлый. — Син, егет, монда килеп керә алгансың, менә бер төндә кырык гектар бодайны чәчеп, урып, тегермәндә он иттереп тарттырып, икмәк пешереп, мин торуга өстәл өстенә куй, — ди.
Җен патшасы шу ларны әйтә дә чыгып китә.
Кыз әйтә:
— Моны эшләве җиңел, мин үзем эшләрмен, — ди.
Кич булгач, кыз тышка чыгып сызгырып җибәрүе була, җеннәр җыелалар, һич хисабы юк. Болар хәзер кыз әйткән эшләрне эшләргә тотыналар. Боларның берсе чәчү чәчә, икенчесе урак ура, кайсылары он тарттырырга тегермәнгә китә, шул арада икмәк тә пешеп чыга. Иртә торганда, икмәк пешкән, эш беткән була.
Җен патшасы кияү буласы егеткә икмәкне майлап бирергә куша. Егет майлап бирә дә:
— Булдымы инде? — ди.
— Булды, инде кыз синеке, — ди.
Кызга үзенең бер айгырын бирә дә, болар атларга атланып чыгып китәләр. Җен патшалыгын үткәндә, артларыннан куа чыгалар, тик куып җитә алмыйлар.
Бергә тора башлыйлар болар. Берзаман егет тагын урманга ауга чыгып китә. Чыкса, тагын теге патша очрый бит.
Хәзер бу патша боларны үзләренә кунакка чакыра инде. Болар китәләр кунакка. Кыз егеткә әйтә: «Мин нишләсәм, син шуны гына эшлә», — ди. Җен кызы булгач, бөтенесен белеп тора бит инде ул.
Ярар, китәләр болар патшага. Барганда кыз әйтә: «Анда барып җиткәч, капка төбендәге йортта бер хатын булыр, син, аның яныннан узганда, аңа төкермә», — ди.
Ярар, килеп җитеп, өйгә керәләр болар. Теге хатынга төкермәгәнгә, патша боларга бик ачулана. Ашарга утыралар, болар бер дә ашамыйлар. Патша, бу хәлне күреп, аш-суны тикшертергә табиб чакырта. Ашны тикшереп карасалар, аш агулы була. Бу эшне олы хатын эшләткән була инде. Олы хатын, болар киләсен белеп, ашка агу салдырган була.
Шуннан соң патша ашны яңадан пешертә, яңадан ашамыйлар болар. Монысын да тикшертеп карыйлар, аш чиста була, шулай да болар ашамыйлар.
Патша сорый:
— Ник ашамыйсыз? — ди.
Кыз әйтә:
— Әнә сезнең капка төбендәге хатынны чакырып ашатсагыз, без ашыйбыз, — ди.
— Нишләп алай? — ди. — Ул безне шушындый гарьлеккә китерде, — ди патша.
Кыз егетне өйрәтеп куйган була бит инде.
Ул әйтә:
— Без — синең балаларың, капка төбендәге хатын — синең хатының, мин аның улы булам, бу — аның килене, — ди.
Бу хәлгә патша шакката. Хәзер теге олы хатынны чакырталар, ул булган эшне сөйләп бирә.
Шуннан соң патша олы хатынны төрмәгә яптыра, үзе урынына малаен куя.
Әле дә булса шулай бергә гомер итәләр икән болар.