Тирә-юнебездәге табигать шатлык һәм бәхет нурлары балкытып тора. Алдыбызда күңелгә рәхәтлек биреп юл сызылып киткән.
Үргә менгәч, мин бөдрә урманнарны, ак чәчкәләр белән бизәлгән ямь-яшел болынлыкларны сокланып күзәтәм.
Менә без элдертеп аска төшәбез. Өр-яңа күпердән, аның такталарын дөбер-дөбер яңгыратып узабыз. Күзләребезгә Казан суының шаян дулкынчыклары чагылып китә. Тагы үр менәбез. Мин барасы совхоз бик якын, бәләкәй өстәлемдәге кара савыты кебек, кул җитәрлек якын булып күренә.
Арбада ат тотып утыручы юлдашым — яшүсмер, совхозның калай түбәле өйләре күренә башлагач, тынычланып китте булса кирәк, сул аягын арба өстенә сузып, дилбегәне үкчәсенә кыстырды. Аның йөзеннән балалык китмәгән әле. Кояшта янып каралып беткән тулы йөз, чөенке борын, озын керфекле, зур, кара күзләр. Ул күзләр юл буе минем медальләремне текемләп-текемләп күзәтеп бардылар. Шулай да ул үзен бала дип санаудан ерак, аның оп-олы кеше булып кыйлануы күзгә ташланып тора.
Мин аңардан үземә кирәкле нәрсәләрне сорашып барам. Аның сөйләвеннән сугышта бергә хезмәт иткән командирым иптәш Вильданов Әфзалның шушы совхозда яшәгәнлеген тагын бер тапкыр беләм.
Мин монысына бик шат, күңел минем хәзер бөтенләй тыныч.
Мин, төпченеп, малайдан Вильданов турында сорашам, берничә тапкыр хәтта аның тышкы кыяфәтен дә сөйләтәм. Шул инде, шул! Артык җентекләүнең кирәге юк Кыскарак буйлы, тыныч вакытында ягымлы, елмаерга яратучан, ә ачуы килгәндә, аңа якын килергә дә куркыныч бер кеше. Мин Вильданов белән булачак очрашу минутларын күз алдына китерергә тырышам һәм мина : бик күңелле булып китә.
Әнә совхозның урманга ышыкланып утырган зәңгәр түбәле үзәк утары. Урталыкта иркен мәйдан, анда балалар атына торган ялгыз багана һәм бер кырыйдарак тарттырылган җәтмәле волейбол уйнау урыны. Тагы канатларын киергән уру машиналары, арырак калку бер урында силос башнялары, абзарлар тезелеп киткән.
Алгы сул аягына бераз аксый торган ак алашаны юырттырып, тиз арада без совхозга килеп керәбез. Котлары очкан тавыклар кыткылдап читкә ташлана. Зур бер катлы агач өй янына җиткәч, дилбегә тоткан малай, бөтенләй ярсыган атын көчкә тыеп:
— Контор менә шушы инде, абый! — ди. Дилбегәне : барлык көченә тартып, атын туктата. Мин малайга рәхмәт әйтәм, солдат капчыгымны беләгемә эләм һәм арбадан җиргә сикерәм. Совхоз конторының ачык тәрәзәсеннән борын очына күзлеген элгән бер абзыйның счет салып утыруы күренә. Янәшә тәрәзәдә сап-сары чәчле бер кыз, кәгазьләреннән аерылып, мине күзәтеп кала.
Вильдановны күрәм дип, юкка ашкынганмын икән. Әле генә командировкага Казанга киткән. Берсе дә мин уйлаганча барып чыкмады. Ул көнне дә, икенче көнне дә Вильдановны очрата алмадым. Бары эшкә билгеләнгәннән соң, эшчеләр торагының бер бүлмәсенә урнашып, совхозда биш көн яшәгәч кенә, Вильданов кайтып җитте.
Ул совхозның баш зоотехнигы булып эшли. Җитез җыйнак гәүдәсе, көләч йөзе белән минем каршыма килеп чыккач, мин шатлыгымнан ни эшләргә дә белмәдем. Аның йөзе һәм сын-кыяфәте әз генә дә үзгәрмәгән, бары авыл киемнәре генә мин белгән Вильдановны ничектер ятрак һәм сәер итеп күрсәтәләр кебек. Бернинди ятсынусыз озак кочаклашып торабыз.
Кадерле командирым! Менә без синең белән кайда очраштык! Сөт савучы хатыннарның кычкырып көлүләре, шаулап сөйләшүләре колагыма керә. Күрәсең, безнең өчен алар да бик шат.
Вильданов кочагымнан ычкына да, очкынланган күзләрен миннән алмыйча елмаеп, башын чайкап тора.
—Йә, гвардия сержанты, син ничек безгә килеп чыктың?
—Эшләргә килдем, иптәш гвардия капитаны.
Ул юрамалый ачулана:
—Нинди эш ул тагы? Командиры берни белми, ә ул бер төркем хатын-кыз арасында!
Тпрә-ягымда тагы көлү тавышлары яңгырый, Вильданов елмаеп иңбашыма дусларча кулын сала.
—Әйдә, Сәлихов, әйдә, рәхим ит. Бик шәп булган, ди.
Вильдановны күрү шатлыгы чит җирдә, ятлар арасында үз кешеңне очратудан туган шатлык кына түгел. Ул минем өчен атам кебек якын кеше. Мин Вильданов белән бергә Көнчыгыш Пруссиядә Фрисиш-Гафт култыгы янындагы сугышларда катнаштым, операция төгәлләнгәннән соң безнең армияне Бранденбург провинциясенә күчерделәр, һәм без Вильданов белән бергә дошманга каршы Берлин урамнарында сугыштык. Тик Вильданов сугыш бетәр алдыннан гына яраланып госпитальгә озатылды. Без шулай Җиңү бәйрәме алдыннан гына аерылыштык.
Ә менә хәзер без тагын бергә!
Без михнәтле, утлы сугыш көннәрен хәтерлибез.
"Исеңдәме, иптәш Вильданов?..» «Ә менә монысын онытмадыңмы, Сәлихов?..» Сыер савучы хатыннар безне сарып алганнар. Аларга да кызык, аларга да без узган юл истәлекләре кадерле.
—Яхшы,— ди Вильданов, эшкә вакыт дигәнне анлагып.— Монда да бергә тырышыйк. Ә кичен, эштән сон минем квартирага килеп чык, контор каршында, беләсеңдер инде...
Чирәмдә күшәп яткан сыерлар арасына җиңел адымнар белән уза ул, башкаларыннан үзенең зурлыгы, эре сөяклелеге белән аерылып торган ала сыерга күрсәтә:
—Ә менә бу безнең Римка-рекордисткабыз!
Вильдановның күзенә икенче бер сыер да чагыла. Ул хайванны аяк очы белән сак кына типкәләп торгыза да мине үз янына чакыра:
—Менә бу сыерны онытма, Сәлихов, сөтең яшерә. Һәрвакыт үзең тикшер. Кара син аның экстерьерын! Бары шуның өчен генә калдырдым...
Ул сыерлар белән мине таныштырганнан соң, савучы хатыннарга карап:
—Сезнең бригадир сугышта сынатмады,— дип куйды,—монда да сынатмас. Карагыз аны, кызлар, ярдәм итегез үзенә, сүзен тыңлагыз!
Ул саубуллашып тормады, минем аркамнан яратып каккалап куйды да: «Кичен килми калма»,—дип, сукмак янында чирәмдә никельле сынын кояшка ялтыратып яткан велосипедына иелде. Бераздан без аның, җилдәй очып, совхозга таба китүен күрдек. Велосипед кыңгыравының күңелле чыңы бераз вакыт ишетелеп торды. Мин эшемә чумдым.
Безнең бригадада совхозның иң яхшы сыерлары, Аларның иң аз дигәне көненә егерме сигез литр сөт бирә: бригадамда берсеннән-берсе шуграк алты сыер савучым бар. Алар беренче көнне үк миңа ошадылар. Җор, наян, ләкин кирәк вакытта җитди була да беләләр. Хатын-кыз алдында ачык авызланып торып булмый. Әле алар сыер савалар. Тирә-ягымда чыжлап сөт сауган тавышлар ишетелә. Сыерлар тездән чирәмдә. Бөтен көтүлекне төрле төстәге кыр чәчәкләре, бизи. Уң ягыбызда бормаланып текә ярлы Казан елгасы ага. Яр буена үскән тал-тирәкләр безне кояш нурларыннан ышыклыйлар. Сул якта иксез-чиксез яшеллек. Еракта, бик еракта бөдрә куаклар офыкка тоташа. Күк йөзе саф аяз, күзләрне иркәли торган төпсез, тирән яктылык сирпи ул. Баш өстендә генә безелдәп коңгызлар оча. Урман ягында кәккүкнең беркатлы, әмма кеше күңеленә якын моңлы җыры ишетелә...
Бала чактан ук минем өчен таныш, якын күренеш, Монда миңа рәхәт. Менә тагы шул эшемдә бит мин! Тагы тыныч, чәчәкле болыннар, көтүлекләр, рәшә дулкыны, чык тамчыларының ялтыравы, иртәнге сыер мөгрәве, сөт исе, савучы кызның сыерын иркәләве...
Сөт бидоннарын кояш нурларыннан яшереп үзем корган плащ-палатка күләгәсенә күчерәм. Яныма сөт чиләге тотып Әминә килә. Ул, миңа һич күтәрелеп карамастан, чиләгендәге күбекле сөтен алдымдагы калкавычлы үлчәгечкә коя.
— Иптәш бригадир,— ди ул, шкалага күз салып коры гына,— сыер җилененә май кирәк иде.
—Ветфельдшер эше түгелмени ул сездә?
— Сезнең эш ул,— ди кыз, кискен генә, һәм үзенең эшчәнлеге, матурлыгы һәм, белмим, миңа исе китмичә генә каравы беләнмедер, минем яшь йөрәгемә очкын ташлап китеп бара. Аның күзләре зәңгәр, кашлары кап кара, кыйгач. Читләре чак кына өскә күтәрелеп торган матур иреннәре арасыннан ак тешләре күренеп китә. Елмайганда, алсу бит урталары чокырлана. Аның күз карашында нәрсәдер бар. Ә бу «нәрсәдер»е әлеге, кызларга хас, әйбәт эчке горурлык булса кирәк.
Әминәнең җиңел гәүдәсе сыерлар арасында күздән югалды. Ләкин күңелем түренә ташлап киткән очкыны мине хафага салды. Мин, артык тыныч утыра алмыйча,сыер савучы хатыннарны карап йөрим һәм, Әминәне күргәч кенә, бидоннар янына кире кайтам.
Юк, бу яшь егеткә чибәр яшь кызның бер күрүдә ошавы гына түгел! Бу, гомумән, кешенең кешегә кеше буларак ошавы да иде. Ул минем күңелемдә үзенә ныклап урын ала башлады бит, каһәр, ә мин аны рәтләп белмим дә!
Кичен Вильданов квартирасында утырганда сакланып, кына Әминә турында сорашам. Минем беләсем килә! Кем ул? Нигә аның күзләре шулкадәр акыллы һәм тирән итеп карыйлар?
Тышта җылы, тымызык, җәйге кич. Волейбол җәтмәсе һәм гигант багана торган урында, совхоз мәйданчыгында, яшьләр төркеме; ял итү яки кызык күрү өчен мәйданга чыккан эшчеләрнең сөйләшү һәм көлешүләре, Туп сугу, балалайка чиртү тавышлары бүлмәнең тәрәзәсеннән ишетелә.
Вильданов яңа гына икенче бригададан кайткан. Ул мине бераз талчыккан кыяфәт белән, ләкин үз итеп, ачык Чырай белән каршылады. Аның хатыны да, үзе кебек, кечкенә генә буйлы. Ләкин ул сүзгә юмартлыгы һәм гәүдә тулылыгы белән иренә охшамаган, ул ак йөзле, кара кашлы. Маһруй атлы. Апа да минем килүемә шат. Ул мине, күптәнге танышы кебек, беренче очрашуда ук якын күрде, әйтерсең лә ул да минем белән бергә солдатның авыр язмышын уртаклашып, Балтыйк ярларында һәм Берлин урамнарында сугышып йөргән.
Вильданов белән без төчкелтем исле яран гөлләре торган тәрәзә янындагы кәнәфидә утырабыз. Өйдә бераз бөркү, кисея пәрдәләрне җилбердәтеп тәрәзәдән искән җил тәнгә рәхәтлек бирә. Вильданов, сүздән сүз чыгып миңа фән яңалыкларын сөйли. Мин Вильданов кебекләрне тыңлаган саен эчемнән тагын бер мәртәбә:
“Укырга! Укырга! — дип кабатлыйм.— Мин бары җидееллыкны гына бетергәнгә кем гаепле соң?» Сугыш, сугыш, әлбәттә. Әгәр ул булмаса, мин күптән институт тәмамлаган белгеч булыр идем инде.
Вильданов исә тәҗрибәгә бай белгеч, ул югары мәктәпне күптән, сугышка кадәр үк тәмамлаган.
Ул миңа текәлеп карый да, очыннан төтен тасмасы күтәрелгән папиросын пепельницага куеп, имтихан алучыдай, сораша башлый:
—Син элек эшләгән совхозыңны бик яратып сөйли идең. Исеңдәме, синең белән без совхозларның кайсы шәбрәк дип бәхәсләшә дә идек. Нишләп соң әле син безгә килеп чыгарга булдың?
—Мин шәһәрдә калмакчы идем...
—Соң?
—Түзмәдем. Мин авылда яшәү өчен туганмындыр инде.
Мин үземнең элек эшләгән совхозымда хәзер бер кемем дә булмавын сөйлим. Әни белән әти мин фронтта чакны үлгәннәр, апам белән җизнәм шәһәргә күчкән.
—Ярый,— дип кабатлый Вильданов.— Монда килеп чыгуың әйбәт булган.
Без берникадәр вакыт тәрәзәдән ишетелгән тавышларны тыңлап утырабыз. Алар арасыннан Әминәнең көлүе миңа аерата ачык ишетелә. Әйе, минем күңелем күптән җилкенсә дә, мин Әминә турында сүз башлый алмый утырам. «Бик кызык инде,— дип уйланам мин,— армиядә шушы ук Вильданов белән ниләр турында гына сөйләшенми иде, ә хәзер ни өчендер тартынам». Ләкин миңа озак көтәргә туры килми. Вильданов, минем теләкләремне сизенгәндәй, үзе үк сүз башлый.
—Син үзеңнең сыер савучыларың белән танышып! өлгердеңме әле? — ди ул.
—Бераз...
—Араларында Әминә дигәне бар,— ди ул, кинәт мине дулкынландырып.— Син аның белән кызыксын әле. Аның сиңа файдасы тияр.
Мин ирексездән елмаеп куям. Мин аның белән беренче күрешү минутларыннан бирле кызыксынам. Ләкин Вильданов моны сизми. Маһруй апа гына үзенең хатын- кыз сизгерлеге белән мине аңлый булса кирәк, кечкенә ак самоварны өстәлгә китереп утырта да:
— Ул егет кеше, син әйтмәсәң дә, чибәр кызлар белән кызыксынадыр әле,— ди.
Хатынына булышып, Вильданов салфетка астындагы савыт-сабаны тарата. Өйдә олы кеше буларак ул, крестьян гадәте буенча, икмәк кисә һәм хатынының сүзләренә әһәмият бирмәстән:
Ул совхозда сугыш елларында эшли башлаган,— дип Әминә турында сөйли.— Группасындагы сыерларының сөтен арттыру өчен нинди ысуллар гына кулланмады инде. Без аның белән монда чын-чынлап тәҗрибә станциясен ачып җибәрдек. Син аның сыерларын беләсең бит? Теге Римка дигән рекордистка Әминәнең беренче юанычы. Ул аны үзе тәрбияләп үстергән...
Вильданов Әминәнең сугышка кадәр абыйсы белән бергә торуын сөйли. Аның абыйсы элек совхозда бригадир булып эшләгән. Алар ятим үскәннәр, балалар йортында тәрбияләнгәннәр.
Вильданов шул җиргә җиткәч, сүзен бүлеп, ишеккә текәлә. Ачык ишектән безнең бригада көтүчесе Әхмәтша күренә. Аның башында кыңгыр салып киелгән кара кепка, өстендә галифе чалбарга кыстырылган ак күлмәк, аягында күн итек. Ул бусаганы атлау белән шаулап эчкә уза.
—Маһруй апа, су бир әле, малай, бик сусатты!
Әхмәтша йотлыгып су эчә һәм буш чүмечне кисмәк өстенә куя да, авызын җиңе белән сөртеп, тирән сулыш ала. Без аның күзенә шул вакытта гына чагылдык, ахры.
—Кая, берне төрдереп җибәрегез әле, начальниклар!
—Әйдә, чәй эчәргә утыр, Әхмәтша!
—Су эчеп туйгач, чәйгә кыстау җайлы шул! Кая, бир әле, бригадир,— ди ул минем янымда таптанып,— синең иртә белән махраң бик зәһәр иде.
Ул тәмәке төрә. Мин аның тупас бармагындагы көмеш йөзегенә карап торам. Әхмәтшаның йөзе түгәрәк, итләч һәм кып-кызыл, күз кабаклары шешенке, ә кашлары бритва белән кырып нечкәртелгән.
Аның йөзеге һәм кырылган кашы сәбәп булды, ахры, Вильданов әйтми кала алмады:
—Сыер савучы хатыннар, егет, синнән зарланалар, сыерларны начар көтә диләр. Син кызлар артыннан азрак чабып, эш турында күбрәк уйлан әле, Әхмәтша!
Әхмәтшаның күңелен төшерү ансат түгел икән, сүзне уенга әйләндереп котыла:
—Кызлар турында уйлар идем дә әле, бик чиртми,—ди һәм тәмәкесен кабызып чыгып китә.
Вильданов Әминә турында бүленеп калган хикәясен дәвам иттерә. Аның абыйсы кырык икенче елны фронтта һәлак булган. Күз алдымнан бер-бер артлы Әминәнең фаҗига-кичерешләре үтә, ул никадәр сабыр булса да абыйсының үлем хәбәрен бик авыр кичерә. Бу хәбәр аныклану белән фронтка китү, абыйсы урынына басу турында гына уйланып йөри башлый. Аны китмәскә үгетлиләр. Имеш, син әле дә фронт өчен кирәкле эш эшлисең, имеш, син сыер савып та абыеңның үчен ала аласың, диләр. Күрәсең, бу сүзләр күңелгә барып җитәрлек, ышанырлык итеп әйтелмәгәндер. Әминә гарьләнә генә. Совхоздан расчет-фәлән алмый, Казанга китә. Казанда аны милиционер итеп куймакчы булалар. Кыз качып Сталинградка китә. Фашистларның котырынып Сталинградка ташланган вакыты. Ут, бомба шартлау... күк йөзендә туктаусыз улаган дошман самолетлары... кан... дәһшәт... Күп маҗаралардан соң, Әминә менә шунда барып җитә. Алар бер карт белән каекта яралы солдатларны Идел аркылы икенче якка ташыйлар. Бер атнадан соң каек бомбежкада каплана. Карт яраланып бата, Әминәне коткаралар. Аны санитарный поездда Казанга озаталар, һәм ул, госпитальдә өч ай ятканнан соң, тәмам савыгып кире совхозга кайта. Элекке эшенә тотына, һәм көннәрдән бер көнне ул хезмәтнең иң авыр кичерешләрне дә җиңеләйтә ала торган хасиятен күрә. Хезмәт аның өчен җан азыгына әйләнә, көндәлек ихтыяҗ булып китә.
Бәлки, шул кичерешләре сәбәп булгандыр, Әминә хезмәтнең туган ил өчен булган әһәмиятен тирән аңлый башлый.
—Аннан шуны да әйтергә кирәк,— ди Вильданов, йөзенә аерата җитдилек чыгарып,— сөйләүләренә караганда, ул вакытны совхозда парторг булып бик яхшы бер фронтовик эшләгән. Беләсең бит, шундый ышанычлы, сине ярата торган кешенең эш башында булуы үзе генә дә әллә ни тора!
—Мин фронттан кайткач, Әминәне танымадым,— дип Вильданов елмаеп куйды: — ул сугыш вакытында бик үзгәргән: җитдиләнгән, тәмам җитлегеп, чибәр бер кызга әйләнгән.
Вильданов чәй эчә-эчә Әминә белән совхозда беренче кат очрашуын сөйли һәм, сүз арасында кинәт миңа текәлеп:
—Син ул кызны яшәүнең башка матур якларына кул селтәгән бер кеше дип уйлама тагы,— дип куя.
Яшермим, ачык тәрәзәдән үзенең сирәк-мирәк сөйләшү һәм көлү авазын ишеттергән Әминәдән мин бераз шүрли дә башлаган идем инде. Мин дәшмәдем, әмма чыраем белән «шулай булуы бик ихтимал» дигәнне аңлатырга тырыштым. Вильдановка бу барып җитте ахры, ул кәефләнеп көлде дә:
—Ю-у-к,— дип сузды,— гадәттә андый дөнья рэхәтенә кул селтәгән кешеләр, җигелеп, туктаусыз эшли алмыйлар, андый кешеләрнең иҗат чишмәләре тиз корый. Менә син аның белән якыннан танышырсың әле. Ул ял вакытында бик күңелле кыз. Кайбер китаплардагы кебек, ахмаклык ясаудан куркып, сүз дәшәргә дә кыймыйча елмаеп кына тора торган тәти туташлардан түгел. Ул җырчы да, биюче дә, кирәк вакытта авыз капларлык итеп, оста җавап та кайтара белә. Ләкин шул ук вакытта ул үзенең кыз кеше икәнлеген онытмый. Ләкин аның бер кимчелеге бар: кайбер чакта үз-үзенә кирәгеннән артык ышанучан.
Ни өчен Вильданов Әминәне шулкадәр мактый икән? Эчемнән генә, бу аның кызны миңа димләве түгел микән, дип шикләнеп тә куйдым:
—Ул кыз артыннан йөрүче егетләр байтактыр инде, алайса,— дип әйткәнемне сизми дә калдым. Алар ирле- хатынлы икесе дә бердәм кычкырып көлделәр. Кызаруымны сиздермәс өчен, мин тизрәк чәйле чынаягымны күтәрдем.
—Мин аның егетләр белән йөргәнен белмим әле,— диде Вильданов,—Бәлки, Маһруй апаң беләдер. Монда инде күбрәк хатын-кыз разведчик.
—Минем дә ишеткәнем юк,—диде Маһруй апа, ләкин аның күзләре серле ялтырый иде, димәк, ниндидер шик бар. Мин үземнең урынсыз соравыма үкенеп бетә алмадым. Без вак-төяк сүзгә күчтек. Тәрәзә алдындагы яшь-җилкенчәк күптән таралышкан иде инде, хәзер ачык тәрәзә аша бары юкә яфракларының шыбырдавы гына ишетелә.
Совхоз тирән йокыга чумган. Барлык нәрсә серле караңгылыкка төренеп тынып калган, һавада юкә чәчәгенең хуш исе аңкый, җирдән йөзгә дымсу салкын бәрелә Мин рәхәт тынлыкка кәефләнеп, үзалдыма сызгырына сызгырына совхоздан чыгып, үр башындагы терлек каралтыларына таба барам. Ни өчендер аякларым шунда тарта. Офык аклыгыннан чак кына аерылып күренгән силос башнясына кадәр өч йөз метр чамасы калды. Ике ягына да куе булып әрекмән үскән тар сукмакта фосфорлы яктырткыч бөҗәкләр ята. Миннән куркынган әллә кәлтәнең, әллә җизбаш еланның әрекмән яфракларын шыбырдатканы ишетелә. Башым көндезге кебек саф, күңелем — тыныч, миңа рәхәт. Мин үземне бу яңа урында да уз өемдәгедәй иркен, хөр сизәм.
Менә савым сыерлар абзарына килеп тә җиттем. Көне буе ашаган азыкларын сеңдерә алмыйча, авыр сулап һәм күшәп ятучы сыерлар янына үтәм. Алар мине бер нинди кызыксынусыз каршы алалар. Аларны борчыган нәрсә бары чебен-черки генә күрәсең, чөнки абзарның әле бер ягында, әле икенче ягында чылбыр тавышы ишетелеп китә. Барысы да ятканнар, бары караңгы почмактагы зур ала үгез «Наждак» кына һаман баскан килеш тора. Ул минем якынлашуымны сизгәч, гасабиланып мөгезе белән печән актара башлый, аягы белән идән тырный һәм ниндидер моңлы да, янаулы да тавыш белән мөгри. Мин абзарның фонарь балкыган почмагына узам Сары сакаллы, өстенә сырма кигән Егор абзый тирес көри. Ул мине күрү белән, себеркесен култык астына кыстырып, тәмәке янчыгын чыгара һәм сабыр тавыш белән сүзгә керешә. Без, аның белән сөйләшеп, тәмәке көйрәтәбез. Бу керәшен карты миңа сыерлар, үгезләр турында сөйли. Мин аны тыңлыйм, сүзгә кушылам, ләкин башымда — иртәгә эшләнәчәк эшләрем...
Агай тагы эшли башлый. Мин, сыерларны карап чыгу өчен, кире абзар эченә узам.
—Кем бу монда?
Ниндидер күләгә кинәт күтәрелеп, караңгы почмакта югала. Бераздан көлү тавышы ишетелә.
—Бу сезмени, Әминә?
Римкасы янына килгәндер ул. Әминә сыер тагарагындагы азыкны рәтли, кулындагы чиләкне азык хәзерләү бүлмәсенә кертеп куя. Аннан без, икәүләп абзардан чыгып, совхоз утарына таба китәбез.
Таң җиле исә. Күктәге йолдызлар тоныклана башлады инде. Көнчыгыштан яшькелт яктылык сирпелә, Совхоз өйләре якынайгандай булып күренәләр. Ләки алар караңгылыкта әле. Бары бер тәрәзәдә генә ут җемелди. Берәр тынгысыз ана уянган, күрәсең!
—Сез ничек әле болай вакытсыз килеп чыктыгыз иптәш бригадир? — ди Әминә.
—Ә сез?
—Ә мин һәр төнне киләм. Римкама чүпрәләндергән солы онын ашатам.
—Йокыгыз кала бит.
— Минем эш бит ул, иптәш бригадир,— ди Әминә. Мин эшләмәсәм, минем өчен кем эшләр? Сыерлар сөтне киметсәләр, моны бит йокы белән генә төзәтеп булмый!
Ю-у-к!..— диул бераздан сузып кына, үз-үзенә җавап биргәндәй,—Яратып эшләгән эш алҗытамыни ул?!
Без совхоз утарына якынлашкач, ул кинәт борчылып куйды:
Менә ичмаса буаны рәтләсеннәр иде тизрәк!
Нигә, әллә он тарттырасыгыз бармы?
Безнең совхозда электростанция бар иде,— диде ул, ашыгып:— Электростанция түгел, гидростанция,— дип төзәтте:— Буаны ташу алып киткәнгә өч ел була. .Ә совхоз аны торгызырга уйламый да әле. Сез электрик ярдәме белән сыер сауганны күргәнегез бармы? — ди ул һәм, минем аны ишетеп кенә белүемне аңлагач, шуның турында сөйли башлый.
Әрекмән яфракларында чык тамчылары күренде. Мин бая узган сукмакта яктырткыч бөҗәкләр юк хәзер. Табигать әкрен генә уяна. Үзләре күренмәгән кошчыкларның сайравы ишетелә. Совхоз өйләре караңгылыктан арынып әкрен генә өскә калыккан кебек тоелалар. Әнә, тау башындагы тегермәннең дә канатлары хәрәкәткә килгән, алар салмак кына әйләнә башлады. Ләкин совхозда әле һаман тирән тынлык. Йокының иң тәмле чагы...
Без, сөйләшә торгач, совхозга да килеп җиттек. Нинди уңган һәм акыллы кыз бу Әминә!
Ул хәзер мине үз итеп сөйләшә, ләкин ике төрле уйларга юл калдырмый. Ул бары эш турында сөйли, совхоз кешеләрен сөйли, җиңелчә көлеп, кайберәүләр турында эчкерсез гайбәт сата. Теләсә нәрсә сөйләсен, аның тавышы гына да миңа рәхәтлек бирә
Минем бүлмәнең тәрәзәсеннән күренгән алтын шардай кояш күзләрне чагылдыра. Мин ашык-пошык киенәм дә иртәнге савуга йөгерәм.
Кызлар җыелалар инде. Аларның йөзләреннән, күзләреннән йокы китмәгән әле. Күземә Әминә чагыла. Ул беренче булып сөтле чиләген миңа китерә һәм миңа күңелне эретә торган татлы елмаю бүләк итеп китә. Бәлки, бу болай гынадыр, гади генә елмаюдыр. Шулай да мина рәхәт, мине эшкә рухландыра.
Сыерлар савылып бетмәде әле, ә Әхмәтша үзенең ярдәмчесе Сережка белән килеп тә җитте. Ничек бүген шулай иртәләгән ул? Гаҗәп кеше! Сөйләвенә караганда, бик күп нәрсә белә, ә үзендә кирелектән башка берни дә юк, һәр нәрсәгә шик белән карый, һәр яңалыкның башта начар ягын эзли. Ул безнең Вильданов белән күптәнге дуслыгыбызны начарга юрый. Аның күзләрендә бер атнадан бирле инде мин ниндидер эчкерле масаю күрәм. Нигә ул алай? Әхмәтша, еландай озын чыбыркысын сөйрәп, минем яныма килә һәм мин утырган бүрәнәгә чүгә.
—Нихәл, бригадир? — ди, астыртын елмаеп.— Кичә ничек булды?
—Нәрсә ничек булды?
Ул күзләрен ялтыратып Әминәгә карап ала. Миңа хәйләкәр генә күз кыса. Ачудан тыным кысыла.
—Син нәрсә турында сөйлисең, Әхмәтша?
—Иә, йә, белмәмешкә салышкан булма инде!
—Үз аршыныңа үлчәмә, егет!
—Аршыны аршын, ә килүеңә атна юк, безнең кызларга бәйләнә дә башладың.
—Синең кызың икән, авыз ачып калмыйлар аны!
—Тукта, авыз ачып торыр дип уйлама.
—Иә, нишләрсең икән, карап карыйк!
Ул минем яныма якынрак елыша һәм шактый сүрәнләнеп:
—Менә нәрсә,— ди,— әйдә, бригадир, башта ук сүз бер булсын. Снн дә миңа тимә, мин дә сиңа тимәм.
—Минем берәүгә дә тигәнем юк.
—Тимә син, кызга да тимә, Әминәгә дә!
—Ни эшләдем мин аңа тиеп!
—Син аның башын әйләндермә, дус!
—Аңламыйм сине, иптәш. Ул синең хатыныңмы?: Ярәшкән кызыңмы?
—Мин яратам аны.
—Ә ул сине яратамы соң?
—Анысы безнең эш! Тик син генә аңа бәйләнмә. Минеке булачак ул.
Мин артык түзә алмыйча, урынымнан торып, читкә китәм. Борылып әйтәм:
—Бу кадәр үк юләр кеше күргәнем юк иде әле!
—Юләрме, түгелме, әйткәнне эшләмәсәң, үпкәләмә,— ди Әхмәтша.— Көтүченең абруе зур хәзер. Мине кайда да дүрт куллап каршы алачаклар.
Сыерлар савылды, сөт озатылды. Менә Әхмәтша үзенең озын чыбыркысын шартлатып җибәрә. Сыерлар куган Сережаның җитез гәүдәсе әле бер якта, әле икенче якта күренә. Ыгы-зыгы, шау-шудан соң тәртип урнаша, көтү кузгалып юл буйлап китә. Күтәрелгән тузан җай гына җиргә ята. Җилкәсенә озын чыбыркысын салган авыр гәүдәле Әхмәтша алдан атлый, аның артыннан күндәм сыерлар төркеме бара. Кызыл чәчәкле ак күлмәк кигән ялан башлы, ялан аяклы кечкенә Сережканың нечкә тавыш белән арттан сыерлар куганы ишетелә. Көтү урман юлына кереп югала.
Тынлык. Кояшта казыкка капланган чиләкләр ялтырын. Кызлар савыт-саба юалар, үзара гәпләшәләр, эчкерсез гайбәт, кеткелдәп көлү, ул арада бераз чәнечкеле үткен сүзләр... Без кайтырга дип юлга чыккач, бер хатын нәзек тавыш белән җырлый башлый. Ана башкалар кушыла. Гади дә, моңлы да, дәртле дә җырда ирекле һәм гүзәл мәхәббәт мактала. Җыр, канатын җилпеп, иркен болыннарга, басуларга оча, су өсте буйлап китә һәм кара урманга кереп югала. Без җырлап эштән кайтабыз. Мин үзем җырлыйм, үзем ирексездән Әхмәтша турында уйланам. Әминәгә кем соң ул? Әминә шуны чынлап та ярата микәнни? Хәер, кем белә тагы. Сугыш елларында биредә ир-атның абруе буй җитмәслек булып арткан. Армиягә эләкми калган Әхмәтша совхозда күз остендә каш кебек бәяләнгән. Аннан бит мәхәббәт дигән әйбернең күзе дә сукыр, диләр...
Берничә көннән соң мин шушы уйларымны туп-туры Әминәгә әйткәч, ул минем күзләремнән нидер эзләп, озак карап торды да, тыныч кына:
— Ә сез аңа игътибар итмәгез, иптәш бригадир,—диде
Кисәтүле, янаулы сүз ачыктан-ачык булганнан соң, мин Әхмәтшаны аерата дикъкать белән күзәтә башладым. Ул исә, минем бу эшемне сизенеп, юри минем ачуымны китерергә тырыша иде булса кирәк. Мине һәр даим түбәнсетүеннән тыш, Әминә турында миңа төрле ялган хәбәрләр, гайбәт сөйли иде.
Мин соңрак белдем, Әхмәтша Әминәнең авылдашы икән. Совхозда даими эшләмәсә дә, җәйләрен көтү көтә. Армиядә дә, сугышта да булмаган. Аны сугыш башында алган булсалар да, чирле дип тиздән өенә кайтарганнар. Ләкин Әхмәтша сугыш бетү белән төзәлә тагы, типсә тимер өзәрдәй егеткә әйләнә. Әйе, бу кешенең җаны гарип булса кирәк. Күтәрми иде ул кешенең бәхетле булуын, шатлыклы минутлар кичерүен. Аңа әйтелгән һәр сүзгә башта топтомалга каршы төшә, аннан соң гына кызыксыну теләге уяна. Менә шундый үзенчәлекләрен белдем ул егетнең.
Әхмәтша, әлбәттә, минем совхозга килеп урнашуымны, бригадир сыйфатында эшләвемне яратмады. Әминәнең миңа яхшы карашын сизенгәч, бигрәк каныкты. Бары үз ихтыяҗлары өчен генә яшәгәнгә, бөтенләй түбәнгә тәгәрәде: җинаять юлына басты һәм бездән туп-туры төрмәгә озатылды, гарип җаны өчен тиешле җәзасын алды
...Әйе, ул көнне иртәнчәк яңгыр явып үтте. Бөтен тирә- як озон һәм чәчәкләр хуш исе белән тулган иде. Без — өч кеше бер тарантаста, пар ат җигеп, үзәк утардан ун бер километр арадагы икенче бригадага барабыз. Комлы юлга күбекле яңгыр сулары җыелган. Яшеллек яңгырдан соң яңарып, чәчен тарап үргән кызлардай тагы да матурланып, көләчләнеп киткән.
Күңелләребез күтәренке. Юл буенча Вильданов безгә кызык вакыйгалар, үз күргән-белгәннәрен сөйләп бара Ул Әминә белән тарантас түрендә, мин исә кучердә утырам. Дилбегәләрне тарткалап, баш очыннан чыбыркымны бер уйнатып куям. Тарантас, яңгыр суларын чәчрәтеп, тигез юлдан алга таба күз иярмәслек кызулыкта элдертә. Атлар пошкырып куялар, башларын чайкыйлар һәм үзләреннән-үзләре дәртләнеп кызулыйлар.
—Кума ул кадәр,— ди Әфзал абый. Мин атларны тыя төшәм.
Хәйран күңелле! Биткә рәхәт җил бәрелә. Ун километр араны уздык та инде, бераздан икенче бригадага килеп җитәбез. Андагы ферма эшчеләре белән җыелыш уздырабыз. Безнең бригада икенче бригаданы ярышка чакыра. Җыелыш болында ук бара, хуш исле, бөдрә гөләп куаклары янында, яңгырдан соң кояш җылысына күтәрелеп чыккан күбәләкләр һәм бал кортлары белән бергә.
Башта җыелышны алып баручы Әфзал абый сөйли Ул сүз арасында Әминәгә карап куя:
—Әминә Җиһанова еллык планын якын көннәрдә; үтәячәк. Хәзер ул яңа йөкләмә ала,— ди.
Асларына сырган киемнәрен салып, чирәмгә утырышкан сыер савучы хатын-кызлар, театрдагы кебек, «Просим! Просим!» дип кычкырып кул чабалар. Әминә бу алкышның үзенә икәнен аңлап дулкынлана. Менә ул урыныннан күтәрелә. Аның йөзе ут булып яна, күзләре шатлык сирпи.
— Иптәшләр! — ди Әминә.— Хатыннар! Кызлар! Сугыштан соңгы бишьеллык планны үтәү өчен безгә бик нык тырышырга кирәк. Үзегез беләсез, сугыш бик күп афәт китерде. Шуңа күрә болай гына түгел, ә ярышып ярышып эшләргә кирәк. Безнең бригада сезне ярышка чакыра. Мин үземә төшкән еллык планны бер айдан үтәргә сүз бирәм. Римкамнан быел сөтне былтыргыга караганда мең литрга артыграк алырга сүз бирәм.
Ә барлык сыерларым буенча сөтне уртача өч йөз литрга артык алачакмын.
Аның тавышы кул чабулар астында күмелә. Мөгаен иң шатлыклы минутлары, көткән, өметләнгән минутлары иде бу аның.
Менә җыелыш бетте. Тантаналы тынлык урнашты. Без, сайланган кешеләр, түнтәрелгән чиләк өстендәге договорга берәм-берәм килеп кулларыбызны куябыз. Ә аннан соң саубуллашып, өйгә кайтырга җыена башлыйбыз.
Белмим, артык дулкынлануданмы яисә нидер сизенүдәнме, кул болгап озаткан ак яулыклы хатыннар күздән югалуга, без сүзсез тынып калабыз. Тарантас җиңелчә кылтырап, дырылдап бара, атлар, юл өйгә таба булгач, тагын да елдамрак юрталар. Хәзер юлда баягы яңгыр сулары юк, күлләр кипкән. Артыбыздан калмыйча безне чикерткәләр сайравы озата; арыш арасына поскан бытбылдыкның авазы ишетелеп китә; кайчак ачы елап өстебездән бибикләр әйләнеп уза.
Без беренче бригаданың тукранбаш чәчелгән көтүлекләренә килеп җитәбез. Сөзәк үрне менгәч, кара нокталар булып, көтүлектә йөргән безнең бригаданың сыерлары күренә. Әминә түзми, күтәрелеп, шуларга карап бара. Кинәт ул куркынып, миңа дәшә:
—Нигә кул изи ул?
—Кем?
—Әхмәтша.
—Болай гынадыр. Сәламләп кенә...
—Юк, ул кычкыра да, тыңлагыз әле!
Мин дилбегәләрне тартам. Барыбыз да игътибар белән тыңлап барабыз. Нечкә генә булып ерактан Әхмәт шаның тавышы ишетелә. Чынлап та, нидер булган, ахры. Әхмәтша кул изи, кычкыра, аның янында күренгән Сережа да безне чакырып нидер чәрелди.
Күңелләрне шомландырып, Вильданов:
—Монда нидер бар,— диде.—-Шунда бор атларны!
Мин атларны юлдан читкә борам. Чокырлар, түмгәкләр безне чөеп-чөеп җибәрәләр. Мин түрдә утыручыларга аерата Әминәгә карыйм. Ул әрҗә читенә чытырдап ябышкан. Үзе еш-еш сулый, зәңгәр күзләре зур булып ачылган, йөзе агарынган. Көтүгә якынлашу белән күзгә ташланган күренеш безне тетрәтеп җибәрде. Көтүдәге биш сыер күбенеп җирдә ята. Димәк, Әхмәтшаның
янаган вәгъдәсе шушы икән! Каршыбызга Әхмәтша үзе йөгерә. Ул безгә зарланамы, әллә сүгенәме, аерып булмый. Куркудан булса кирәк, тиешеннән артык кычкырып сөйләшә.
—Су алырга чишмәгә киткән идем. Ышандым бу малайга. Каян белим... мин гаеплемени?! Ул көтүне тота алмаган, клеверга җибәргән.
Йөзе кара янган, күзләре тонган. Без, аңа игътибар итмәстән, сыерларга таба йөгерәбез. Әминә, күз яшенә буылып, күбенеп яткан Римкасына ташлана. Җирдә ятучылар барысы да Әминә сыерлары. Без аларны торгызырга телибез, ләкин файдасыз.
—Ветлечебницага! Әминә, үзең, үзең! — дип кычкыра Вильданов.
Әминә, Римкасыннан аерылып, ни эшләргә дә белмичә кулларын салындырып торган Әхмәтшага яшьле күзләрен теки:
—Син мине агулар идең, әгәр үчең булса, нигә хөкүмәт малына тиясең, оятсыз!!
—Булышма, булышма,— ди Вильданов,— вакыты ул түгел,— тикшерербез.
Әминә тәгәрмәчкә чуалган дилбегәләрне ирләрчә кыюлык белән тартып чыгара да тарантаска менеп баса. Атлар куркынып башта арт аякларына күтәреләләр, аннан ыргылып алга ташланалар. Атларны бертуктаусыз чыбыркылап, ачы кычкыра-кычкыра Әминә күздән югала
Сыерларга без бертөрле дә ярдәм күрсәтә алмыйбыз, чөнки яныбызда инструмент та, дару да юк. Сабырсызланып ветфельдшерның килүен көтәбез. Вильданов Римканың күбенгән эчен уа.
Әхмәтшаның буталчык сүзләрен түзеп тыңлый да аның күзләренә туры карап сорый:
—Ә сыерлар ни өчен барысы да Әминәнеке?
—Белмим, белмим. Әйтәм ич мин чишмәгә киттем Мин берни дә белмим... Мин гаепле түгел!.. Белмим, белмим... мин.
Сережа туктала алмыйча елый. Аның сүзләрен аңлар хәл юк.
—Гаҗәп,— ди Әфзал, ачу белән,— гаҗәп! Яңгырдан соң чыланган клеверны бары Әминәнең сыерлары гына ярата икән, ә? Гаҗәп!
—Сыерлар әнә тегендә йөриләр иде... Ә мин китүгә алар клеверга кергәннәр...
—Син бу сыерларның совхозның беренче маллары икәнен яхшы беләсең бит,— ди Вильданов.
— Беләм, белсә ни?! Мин гаеплемени?..
—Шаярма, егет,— диде Вильданов, ачуланып.— Без синең Әминә артыннан сөйрәлүеңне яхшы беләбез!
—Кем, минме? Әйттең сүз! —ди Әхмәтша.
Минем Әхмәтша турында уем бер генә төрле: бу —аның эше, ул Әминәдән үч алу өчен шулай эшләгән. Аны бу кадәр үк түбәнлеккә барып җитәр дип уйламаган идем. Мин, аңа ачудан бигрәк, үземнең көчсезлегемне тоюдан ярсыйм. Ничек итеп бу сыерларны, совхозның алтын бәясе торган малын, үлемнән коткарырга? Бик. соң килеп җиттек шул. Ә ветфельдшер һаман күренми.
Мин Вильданов янына ашыгам.
—Ах, Римка, Римка! Әминә сиңа зур өметләр баглаган иде.
Римканың эче коточкыч булып күбенгән, күзләрен кан баскан, бик авырлык белән сулыш ала. Безнең тырышуыбыз файдасыз, кинәт Римка арт аякларын сузып калтырана башлады.
—Пәке бирегез! — дип кычкырды Вильданов.
Ул пәке белән Римканың сул яктан картасын тишеп жибәрә. Күбенгән эч әкренләп шиңә. Җирдә яткан сыер башын күтәрә. Безнең эчкә җылы кереп китә.
Ләкин бу сыерны коткару түгел әле. Операцияне ничек күтәрер? Без сулышыбызны кысып, Римканың һәрбер хәрәкәтен күзәтәбез. Вильданов хайванның йөрәген аңлый. Римка тагын муенын сузып, башын җиргә сала. Вильданов, авыр сулап, маңгай тирен сөртә. Мин сорау белән өметләнеп аның йөзенә текәләм.
—Соңга калдык,— ди ул. Аның йөзенә авыр хәсрат билгесе чыккан. Күз алдыбызда ук аның яңаклары суырылып калды. Артымда кемдер шыңшый. Мин борылып, ачу белән Әхмәтшага текәләм. Аның тонган күзләреннән хәзер яшь ага. Кулларын алга сузган килеш Вильдановка таба атлый, аның җилкәсеннән тота.
—Коткар инде Римканы, зинһар, коткар, үлмәсен!..
Вильдановның йөзенә кинәт ачу чыга, агарынган иреннәре калтырана.
—Кит!! Күземә күренмә, хәшәрәт!!
—Мин гаепле, мин гаепле, яшермим, туп-туры әйтәм,—-ди Әхмәтша,—төрмәдән куркып түгел, совхоз малын кызганып әйтәм.
—Кызгансаң, чыланган клеверга кертмәс идең,— дим мин.
Ул миңа җавап кайтармый, хәзер иңбашларыннан тотарга кыймаса да, Вильдановның каршысыннан китмичә, янында калкынып тора.
—Берәр нәрсә эшлә инде, Әфзал абый, үлмәсен инде сыер,— дип һаман ялвара.
Соңыннан өметен өзеп, читкә китте. Үзалдына сөйләнгәндәй, җиргә карап:
—Бер дә уйламаган идем. Мин бары бик масаймасын әле, сыерлары авырып, бераз сөтен киметсен әле, дип кенә эшләгән идем,— дип куйды.
Күбеккә манчылган атларга утырып, тиздән үзенең инструментларын тоткан карт ветеринар килеп җитте. Әминә дә, карт та, беребезгә дә сүз дәшмәстән, Римкага ташландылар.
Ветеринар Римка белән озак маташты. Ниһаять, ул безгә борылды. Күзләрендә өмет чаткысы яктыра иде.
Римка, озак авырса да, исән калды.
Бүгенге кебек хәтеремдә, карт ветфельдшер ул көн не эшен бетергәч:
—Мин булдыра алганымны эшләдем,— диде.— Калганы тәрбиядән тора. Сиңа бәйләнгән, Әминә, синең тырышлыгыңа, синең тапкырлыгыңа.
Шул көннән башлап Әминә көнен-төнен рекордисткасы яныннан китмәде. Римкасын карауны бер кемгә дә ышанмады. Сыер авырган атналарда совхоз мәйданында Әминәнең яңгыравык көлү авазлары ишетелмәде. Мәгәр бер көнне без аны ишеттек. Димәк, сөекле хайван аякка баскан... Әминә шулай итеп совхоздагы беренчелекне кулыннан ычкындырмады.
Ә миңа булган мөнәсәбәт ничегрәк соң? Хәзергә ярыйсы. Калганын киләчәк күрсә