Бервакыт аю солы ашарга ияләшеп китте. Һәр төнне килә дә басуны таптап китә.
Колхозчылар аучыга:
- Сысой Сысоич, безне бу бәладән коткар, - диделәр.
Сысой Сысоич - карт аучы, менә дигән оста. Ул җай белән генә эшкә тотынды.
Солыны урмандагы аланга чәчкәннәр иде. Сысой Сысоич шунда уңайлы урын сайлады һәм, берничә киртәне ботакларга беркетеп, үзенә качып утырырлык урын ясады. Мылтыгын көндез үк чистартып куйды, ай яктысында ялтырап күренеп тормасын өчен, көпшәсен дә майлады. Һәм кичтән үк сәндерәсенә менеп утырды да көтә башлады.
Караңгы төште. Урманда әллә нәрсәләр кыштырдый, шытырдый һәм пышылдый башлады. Нәкъ аю килгән сыман, анда ботак сына, монда солы кыштырдый кебек тоелды. Тик шундый караңгы, бернәрсә күренми.
Ниһаять, ай калыкты. Солы кыры көмеш күл шикелле ялтырый эашлады. Сысой Сысоич, караса, ни күрсен, менә ул аю! Нәкъ аның астында ук ята, солыны тәпиләре белән бөтәрләп ала да авызына тыга, болының татлы сөтен суыра, кәефләнеп, авызын чапылдата.
Сысой Сысоич акрын гына мылтыгын күтәрде дә төзәде.
Кинәт аның мылтык көпшәсенә бер кара нәрсә килеп кунды. Ул чебен икән.
Чебен ул үзе - кечкенә нәрсә, ә борын янында нәкъ менә бик зур булып, фил чаклы булып күренә. Ул Сысой Сысоичтан аюны каплый.
Сысой Сысоич аңа акрын гына:
-Көшш! - диде.
Чебен китмәде.
-Ффф! - дип өреп тә карады.
Чебен һаман кузгалмады.
Ул:
-Ффффы! - дип катырак өрде.
Чебенне очыртып җибәрде. Сысой Сысоичның тагын төзи генә башлавы булды, чебен янә әллә каян килеп чыкты.
Сысой Сысоич тагын да катырак өреп җибәрде:
-Ффыйф!
Чебен очып китте дә тагын көпшәгә килеп кунды. Шундый киребеткән чебен, һич куып җибәрә алмассың. Сысой Сысоич үзенең сәндерәсендә булдыра алган чаклы алгарак шуышты да чебенгә йодрыгын күтәрде...
Ул көпшәгә шундый каты бәрде! Тррах, бах, шатырдау һәм гөрселдәү! Шарт-шорт килеп, мылтык атылды, Сысой Сысоич астындагы колгалар шатыр-шотыр сындылар, аучы, агач башыннан егылып, туп-туры аюның өстенә үк мәтәлде.
Тыныч кына солы сөтен суырып яткан аю мондый һөҗүмне көтмәгән иде. Ул куркуыннан сикереп торды да, аңа кем ташланганын да карап тормыйча, коты чыгып, урманга чапты.
Сысой Сысоич үзе әллә ни имгәнмәде, тиздән сәламәтләнде.
Бу хәлдән соң аю да солыга бүтән килмәде. Ә аюны үлемнән коткарган чебен каядыр китеп югалды.