СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Фәтхулла Абдуллин “Соңгы сәяхәт”

Кайчандыр бер табактан ашаган туганнар бу хәлгә төшәр дип кем уйлаган.
Башта ару гына гәпләшеп, дөнья хәлләрен сөйләшеп утырдылар алар. Шуннан соң гына Кадыйр йомышын әйтте:
— Абый, әйдә, машинаң белән кайтып, әтинең каберенә чардуган корып килик әле.
Ул сәламәтлек өчен зыянлы цехта эшләп, илле биш яшьтән пенсиягә чыгарга әзерләнеп йөри. Яше турында белешмә кирәк булгач, күптән түгел генә авылына кайтып килгән иде.
Сәхби өстәл өстендәге төпчек савытына сөялгән калай кисәгенә ымлады:
— Машина төзек түгел.
Кадыйр да савытка сөялгән калай кисәгенә күз төшереп алды. Абыйсының кәефе күтәренке чагында, диванга кырын төшеп, машина номерына карап ята торган гадәтен ул белә иде. Нишлисең, һәркемнең бер яраткан шөгыле була бит инде.
— Нәрсәсе төзек түгел соң аның?
— Карбюратор эшләми.
Энесе, илленең өске ягында булса да, җәһәт кенә сикереп торды:
— Әйдә карыйк әле. Мин дә техниканы әзрәк беләм бит.
— Карбюраторын гына түгел, моторын да карыйсы бар. Быел Кырымнан кайтканда да төчкереп теңкәгә тиде.
Әйе, Сәхби сәяхәт итәргә ярата анысы. Ел саен, кая да булса барып, ял итеп кайта. Инде күрмәгән җире дә калмагандыр. Әле бүген дә, соңгы сәфәрендә күргән маҗараларын сөйләп, энесен көлдереп алды.
Кадыйр тагын телгә килде:
— Әйдә әле. Мотор сүтеп җыйган бар минем.
— Соң бит инде.
— Соң дип... Гаражыңда ут бардыр ич?
Сәхби аның сүзләрен әллә ишетмәде, әллә ишетеп ишетмәмешкә сабышты, дәшмәде.
Картлык кемгә дә шатлык түгел шул. Әле үткән атнада гына, аяклар сызлый, дип зарланып торган иде. Инде колагы да катылана башлаган бугай моның, дип, абыйсын жәлләп куйды энесе эченнән генә.
Өч аршын җиргә Кадыйр үзе дә чардуган кора алган булыр иде, билгеле. Әтисен җирләгәндә, укучы бала гына иде шул: урынын хәтерләп кала алмады. Хәер, сугыштан соңгы ачлыкта — көнаралаш үлем-китем булып торганда — кая инде ул чардуган корулар... һәркемнең үз хәле хәл. Мәрхүмнең баш очына имән казык кагалар да китәләр иде. Исәя төшкәч, аны ФЗӨгә җибәрделәр. Аннары, дөнья куып, бу турыда бөтенләй онытылды.
Еллар үтеп, менә шул уч төбе кадәр белешмә кирәк булгач, туган якка кайту Кадыйрның күңелен айкады да ташлады. Ул, ни өчен икәнен үзе дә аңламастан, зиратны әйләнеп чыкты. Әнисенең каберенә карап, озак кына уйланып торды. И гомерләр, гомерләр... Кабер өстендәге тупыл күккә үрләгән. Тимер рәшәткә бөтенләй тутыгып беткән — нинди төскә буялганын да белерлек түгел иде. Ә менә ничаклы гына эзләсә дә, әтисенең каберен тапмады... Кадыйр әллә каян, күкрәк түреннән, бәгырьне телгәли торган иңрәү авазлары чыгарып ыңгырашып куйды:
— И-эх!..
Дөньялар рәтләнгәч булса да ник кайтмаска инде югыйсә, ә? Ник кайтмаска?..
Кадыйр, уйларыннан арынып, башын күтәрде:
— Сине бит авылда әтинең каберен белә диделәр.
— Капка ягыннан уналтынчы багана турында инде.
— Ул гомердән бирле ничә тапкыр койма баганаларын алыштырганны беләсеңме соң син?
Сәхби әллә ишетмәде, әллә... тагын җавап бирмәде, диванга кырын төшкән килеш кенә шырпы кабын чөеп уйнарга тотынды. Аның бу кыланышы Кадыйрның ачуын китерә башлады. «Ни өчен туган авылга кайтырга теше-тырнагы белән карыша соң әле бу?» — дип уйлады ул күңеленнән генә. Ни өчен? Әти кабере турында сүз бара лабаса монда...
— Әйдә кайтып килик инде, — дип үгетләвен дәвам итте ул, әле һаман аның йомшаруына өметен өзмичә. — Мин Мөбарәк абый белән сөйләштем. Ярдәм итәрмен, диде.
— Куйдырсыннар. Әти бит бөкресе чыкканчы колхозда эшләде.
Анысы хак инде, дип килеште Кадыйр күңеленнән генә. Кайбер кешеләр сыман көн үтсенгә генә йөрмәде, булсын дип эшләде. Шул риясызлыгы өчен аны авылда олысы-кечесе хөрмәт итте.
Шырпы кабын чөю Сәхбине туйдырды бугай, ул аны өстәлгә ташлады да, торып, телевизорын кабызды. Анда яшелчәләрен черетеп яткыручы база җитәкчесен тәнкыйтьлиләр иде.
— Болай, кимчелекләрне экранга чыгарып, үзебезнең авторитетны гына төшерәбез ич без, — дип сукранырга кереште ул, ризасызлыгын яшермичә.
— Барысын да ал да гөл итеп күрсәтү, синеңчә, әйбәтмени? — диде Кадыйр аңа каршы. Ул, абыйсын «тешләп алырга» җай чыкканга куанып, мыек астыннан гына елмаеп алды. — Халык сукыр түгел...
Сәхби, бик зур сер сөйләгәндәй, тавышын түбәнәйтте:
— Телевизорны хәзер кем генә карамый. Дусы бар, дошманы...
— Дошман, имеш!.. Тырнак астыннан кер эзләп гомерең үтте инде.
Сәхби тиз генә җавап бирмәде, өстәл астында утырган шешәдән аракы салып эчте дә, бөкесен ябып, шешәне кире урынына шудырды. Аннары, телевизор каршыннан китеп, газеталар караштыра башлаган энесенә төбәлде:
— Бернәрсә дә аңламыйсың син, Кадыйр. Яши дә белмәдең.
Кадыйр, абыйсына җавап кайтарганчы, бераз уйланып торды. Әйе, чыннан да, тормышының рәте-чираты булмады бугай шул. Кая җибәрсәләр, шунда барып, ни кушсалар, шуны эшләп йөрде, кешеләр сыман машина да ала алмады. Бар тапкан-табынганы бер-бер артлы дөньяга килгән балаларына китеп барды.
Ул арада Сәхби тагын телгә килде:
— Бәләкәй чакта ук синең җебегәнлегең билгеле иде инде. Аксак каз бәбкәсе күтәреп төшкән рәсемеңне күрсәм, әле дә көләсе килә. — Сүзен әйтеп бетерер-бетермәс, үзе шаркылдап көләргә тотынды: — һоһ-һоһ-һоһ! Бот буе малай. Өстендә әтинең галифе чалбары. Фуражка астыннан борыны гына күренеп тора. Ә үзе ике кулы белән каз кочаклаган, һоһ-һоһ-һоһ!
Абыйсы ни өчен шул рәсемнән көлә соң әле? Дөрес, гаиләдә иң кечесе булгач, әнисе каз бәбкәләрен сакларга аңа куша торган иде. Арада бер аксагын, иптәшләреннән калып интеккәч, Кадыйр күтәреп йөрде, саклап үстерде. Ә көз көне, бер истәлек булсын дип, шул бәбкә-казны кочаклатып, рәсемгә төшерделәр. Җә, аның ни гаебе бар инде?
Сәхби, шаркылдап туйганнан соң, кабат өстәл астына үрелде:
— Абый, җитте сиңа! Җитмешне тутырдың, һаман аракы чөмерүдән туктаганың юк.
Сәхби эре генә кыяфәттә башын чайкап алды.
— Эчсәм, мин кешенекен эчәммени? Үзем тапкан акчага эчәм.
Ул, пенсиядә булса да, ресторан гардеробында эшләвенә ишарә ясый иде.
Энесе тагын телгә килде:
— Эш кемнекен эчүдәмени? Олы кеше бит инде син!
— Минем тормышка тыкшынма, белдеңме!
һәм, үзенең сүзен куәтләгәндәй, бушаган стаканын шапылдатып өстәлгә куйды.
— «Тыкшынма» дисең инде, ә? — Кадыйр да кулындагы газетасын өстәлгә ташлады. — Ә син хәтерлисеңме әтине, Сабантуйда фронтташ дустын очраткач, икесенә бер чүлли аракы алып утырган өчен дә елатканчы сүктең. Ә үзегез иптәшләрегез белән аракы чөмереп, бәлеш тыгындыгыз да, Мәрфуга түтиләрнең тасын мишень итеп, пистолеттан аттыгыз.
Сәхби ярыйсы ук мәлҗери башлаган иде, битараф кына кулын селкеп куйды:
— Исең киткән икән. Таска ату бит әле ул кеше ату түгел.
— Ә син хәтерлисеңме, тасдан иләк ясагач, урманга чыгып, көмеш акчаларга аттыгыз. Ә кем сурәте төшерелгән иде анда? Ә? Ә ник дәшмисең?
Кадыйрның сүзе Сәхбине кинәттән айнытып җибәрде. Ирексездән аның иреннәре тартышып куйды. Ул урыныннан сикереп торганын үзе дә сизми калды.
— Юк! Андый хәлнең булганы юк! Булганы юк! — диде ул, тотлыга-тотлыга. һәм ни өчендер үзе тиз генә телевизорын сүндерде. — Син авызыңны чамалап ач, малай актыгы!
Сәхби, тузынып, ишекле-түрле йөреп килгәннән соң, кабат урынына сеңде. Күзләрен кысып, сул кулы белән маңгаен ышкып алды. Ул энесен каралтырлык «фактлар» эзли иде. Әмма, никадәр генә хәтерендә казынмасын, Кадыйрга яла ягарлык вакыйга исенә төшмәде.
— Ә син хәтерлисеңме биш яшькә кадәр имгәнеңне? — диде ул, аптырагач. — Сөлек кебек әнинең җелеген суырганыңны? — һәм, үзенең сүзеннән канәгать булып, имән бармагын югары күтәрде. — Әһә! Менә ни өчен озак яши алмаган, значит, безнең әни! Ничек мин моны элегрәк уйламаганмын, ә? — Кипкән бармак, түбән төшкәндә, бер урында дерелдәп алды. — Бер җәзасыз калдырмаган булыр идем мин сине!
- Юкны сөйләмә, зинһар! — диде Кадыйр. Хәзер аның абыйсына ачуы кабарган иде. — Бала имезгән өчен кеше гүргә керми. Ул чакта менә синең кыланышың кырга сыймады. Әнине вакытсыз кабергә тыгучы син ул, беләсең килсә. Яшәрлеге бар иде әле аның. Ә җелек тәмен синнән дә яхшы белүче юк инде ул.
— Ә-ә, акланмакчы буласыңмы? Барып чыкмас!
Кадыйр абыйсының зәһәрләнгән чыраена күз төшереп алды. Бүсер чыгарлык авыр эштә дә эшләмәде. Яшьтәшләре сугышта кан коеп йөргәндә дә җаен табып бармый калды. Ә барыбер дуңгыз кылы кебек сирәк чәчләренә кырау төшкән, кайчандыр чиртсәң каны чыгарга торган битендә тирән-тирән җыерчыклар хасил булган. Алар ничектер, төрмә тәрәзәсе сыман, күңелгә шом салып, аркылы-торкылы шакмакланып торалар иде. Әйе, ни генә димә, вакыт үзенекен итә, үзенчә талкый. Сәхбинең болай зәһәрләнүе дә хәзер инде агуын суга агызган еланның ысылдавын хәтерләтә иде. Әнисенең үлемен күз алдына китергәч, Кадыйр да кызып китте.
— Налогың түләнмәгән, дип, ятим карчыкның актык кәҗәсен алып чыктыгыз! «Халык дошманы» дип, ничаклы кешенең башын ашадыгыз! — диде ул, ярсып. — Бер гаепсез авылдашларның җанын кыюдан да кабахәтрәк тагын ни бар, аңласаң. Шуңа күрә хәзер кайтырга куркасың.
Бөкрене кабер генә төзәтә ала, диләр ич. Сәхби, ык-мык килеп, акланмакчы булып маташты:
— Без үз функциябезне үтәдек. Жалоба булгач... Безгә ни... Безгә нәрсә...
— Беләм инде мин ул жалобаның ничек язылганын! Беләм! Берәрсе әзрәк бригадирга каршы әйтсә, тегесе яза да бирә. Икенче бер тинтәге көнчелектән шулай кылана. Ә сез шуны тикшереп тормыйсыз...
Сәхби борын астыннан мыгырданды:
— Бар иде инде ул контрлар. Бар иде.
Кадыйр бөкрәеп тәмәке кабызырга маташкан абыйсына, беренче кат күргәндәге сыман, сәерсенеп текәлде.
— «Бар иде» менә... «Бар иде»... Безнең җитмеш хуҗалыклы Биш Курай авылына вагоны белән китереп аударганнар иде ди сиңа ул контрларны. Заманында колхоз оештырып йөргән Мөхәммәтнур абзыйны контр дияр идеңме әллә? Ә сез аны ишек ачарга чыккан җиреннән ак күлмәк-ыштан белән алып киткәнсез. Кәвешне генә булса да киимче, Сәхби энем, дип инәлеп сораган бит. Бер гөнаһсыз сабыйлар, тилмереп, әтисез үсте. Егерме биш яшьтә тол калган Хәкимә җиңги әле дә ирен көтә...
— Без инструкция... — Сәхби ютәленә буылды. Шуның өчен аның сүзе дә беразга өзелеп торды: — ...буенча эшләдек.
— Ә син, абзыкаем, маташтырма! Бер гаепсез кешене алып китәргә диелгән идемени анда? Кешенең орлык бәрәңгесен алып чыгарга диелгән идемени?
— Ярар инде. Үткән-беткән. Бүгенгесе көндә мин — персональный пенсионер. Так что...
Энесе аны ярты сүздә бүлде:
— Персональный?! Беләм инде мин синең ул исемне ничек алганыңны...
Бу кадэресен Сәхби көтмәгән иде:
— Ах син, елан! Капитализм калдыгы! Төрмәдә черетәсе калган икән сине!
— Ә мин дөресен әйтәм.
— Дөреслек?.. Пычагыма кирәкме миңа ул дөреслек? — дип ысылдады Сәхби, ни өчендер күзлеген бер киеп, бер салып. — Дөреслек миңа пенсия ашатмый!
Кадыйр, башын селкеп, беркавым абыйсына карап торды. Ә бит кесәсендә партбилет йөртә югыйсә. Кайчандыр партия исеменнән сөйләп йөргәндер.
— Эх, абый, абый! Берүзеңә дүрт күз, ә берсендә бер намус әсәре юк.
Кадыйрның бу сүзләре утка керосин сипкәндәй тәэсир итте.
— Бар, чыгып кит! Эзең булмасын! — дип кычкырды Сәхби калтыраган тавыш белән.
Энесе дә җавапсыз калмады:
— һәм булмас та! Туфрагыңа да килмәм!
Шуннан соң ул җәһәт кенә урыныннан сикереп торды, җилләнеп, өстенә плащын киде һәм, ишекне шапылдатып ябып, урамга — саф һавага атылды...
Икенче көнне иртән ГАИ хезмәткәрләре күрше район территориясендә машинасы белән күпердән очкан җитмеш яшьлек картны судан тартып чыгардылар. Милиционер мәетнең пиджак кесәсендәге паспортын ачып карады. Аның «гаилә хәле...», «балалары...» дигән графалары бөтенләй буш иде. Үлекне моргка илткәч, туганнары яки якыннары бардыр дигән өмет белән торган урынына да, туган авылына да телеграмма суктылар.
Бераз көттереп булса да, Биш Курай авылыннан «Андый кешене белмибез! Бездә андый кешенең булганы юк!» дигән җавап килде.
Ә ул торган шәһәрдән, көтеп-көтеп тә, бернинди хәбәр килмәде...